фән һәм техник
Бу көннәрдә мәгълүмат чараларында бездә әлегә аз мәгълүм бер күренекле шәхесебез хакында кызыклы хәбәрләр бирелде. Сүз Русия Фәннәр академиясе әгъзасы, мәшһүр астрофизик Рәшид Али улы Сүнәев (Сюняев) ирешкән зур гыйльми казанышлар хакында бара. Читтә яшәүче олуг галим белән зур тиражлы газетабыз укучылары да таныш булсыннар дип, без берничә сорау белән профессор Миркасыйм Госмановка мөрәҗәгать иттек.

Редакция.

Аңа җир дә, күк тә якын

– Миркасыйм ага, укучыларыбызга кыскача булса да академик Рәшид Сүнәев турында мәгълүмат бирсәгез иде.

– Рәшид Сүнәев хәзер дөньякүләм мәгълүм, мәшһүр астрофизикларның берсе. Ул 1966 елда Мәскәүдәге атаклы Физика-техника институтын уңышлы тәмамлагач, шул чордагы күренекле физиклардан академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый, бер-бер артлы кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклый. 1992 елда фән өлкәсендәге зур казанышлары өчен Русия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Аның төп эш урыны – атаклы Космосны өйрәнү институты, шунда ул Югары энергияләр астрофизикасы дигән бүлекне җитәкли. Бу институт һәм анда эшләүчеләр Космосны үзләштерү буенча һәм теоретик, һәм практик эшләрнең иң авыр йөген тартып барулары белән мәгълүм. Берзаман космосны өйрәнү буенча СССР дөньяда иң алдынгы урынга чыккан иде, – монда шушы институтның өлеше бик зур. Институт белән күп еллар дәвамында һәммәбезгә мәгълүм академик Роальд Зиннур улы Сәгъдиев җитәкчелек итүен, ул киткәч, институтның директоры булып тагын бер милләттәшебез – академик Альберт Әбүбәкер улы Галиев торуын искәртү дә артык булмастыр.

70 нче елларда ук космоска иярченнәр җибәрү эшенә актив катнашкан, мөһим проектларга җитәкчелек иткән Рәшид әфәнде Сүнәев исә менә шактыйдан бирле, үз институтында әлеге бүлеккә җитәкчелек итүдән тыш, Германиядәге Мюнхен янында урнашкан Макс Планк исемендәге астрофизика институтында директор булып эшли. Ул хәзер күп кенә халыкара масштабтагы мөһим программалар белән җитәкчелек итә. Аның Германиядәге зур институтка җитәкче рәвешендә чакырылуы – ул ирешкән фәнни казанышларның нәтиҗәсе, әлбәттә. Р.Сүнәев күпләгән гыйльми ачышларның авторы. Аның яшьрәк чагында ук остазы белән берлектә тәкъдим иткән бер гипотезасы – “Зельдович-Сүнәев эффекты” исеме белән мәгълүм кыю фәнни юравы 25-30 елдан соң тулысынча раслана һәм галәмне өйрәнү эшенә зур өлеш булып керә.

Гомумән, Сүнәевнең күпләгән халыкара бүләкләргә, әллә ничә алтын медальләргә лаек булуы аның фән өлкәсендәге зур казанышларының бәхәссез икәнлеген раслый. Шулардан иң соңгы берничәсен генә махсус атап узу да җитәр. Мәсәлән, Америка астрономия җәмгыяте 2002 нче елда ирешелгән казанышлары өчен аңа Һейнеман бүләген бирү хакында карар кабул итте. Мондый бүләкне алган галим гадәттә “Ел астрофизигы” дип игълан ителә. Бүләк бирү хакындагы карар болай яңгырый: “Бар галәмнән алып “кара тишекләргә” кадәр нурланыш белән матдә арасындагы багланыш мәсьәләләрен гаҗәеп дәрәҗәдә тирән аңлауга ирешкәне өчен”. Шуны да өстәргә кирәк: 1980 нче елдан башлап бирелә килгән Һейнеман премиясен алучы 23 кеше арасында моңарчы СССР һәм Русиядән бер галим дә булмаган. Һейнеман бүләген алган галимнәрнең кайберләренә шул хезмәтләре өчен соңрак Нобель премиясе дә бирелде (Ж. Тейлор, Р.Жаккони). һәм менә шушы көннәрдә тагын бер хәбәр килеп төште: Рәшид Сүнәев янә бер кыйммәтле бүләккә – Петер Грубер премиясенә лаек булган (бүләкнең акчалата бирелә торган кыйммәте 150 мең доллар).

– Рәшид әфәнденең нинди мәшһүр галим булуы хакында беркадәр белдек инде. Әмма гади укучыда нәрсә ул астрофизика, аннан кешеләргә нинди файда дигән “җүләр” сорауның да тууы ихтимал бит...

– Астрофизика дип астрономия фәненең махсус һәм чагыштырмача яңарак тармагына әйтәләр. Астрофизика, гади итеп әйткәндә, төрле төгәл, табигый һәм иҗтимагый фәннәрнең мөмкинлекләреннән файдаланып, галәмнең, матдәнең төрле рәвешләрен, халәтләрен, шартлау, дулкынлану, нурланыш кебек күренешләрен яңа тип телескоплар ярдәмендә Хәрәкәт һәм Вакыт бизмәнендә өйрәнә торган катлаулы, киләчәге бик зур һәм күп чыгым сорый торган фәнни юнәлеш ул.

Файда мәсьәләсенә килгәндә... әйдәгез, Коперник, Галилей ачышларын, аларга кадәрге белем дәрәҗәсен, кит “балыкларын”, кояшның җир “тирәли әйләнүен” искә төшерик һәм аларны хәзерге галәм, космос хакындагы белемнәребез белән чагыштырып карыйк. Аерма җир белән күк арасы кебек. Ә тәгаен хәзерге астрофизикага килсәк, аның барлыгын да белмәгән, белергә дә теләмәгән кешеләр үз өйләрендә йомшак кәнәфиләргә утырып, телевизордан Париж яки Лондон тапшыруларын карыйлар, Интернеттан файдаланалар, кәрәзле телефоннан Нью-Йорк яисә Австралиядәге туганнары белән сөйләшәләр. Хәзерге чор коммуникациясенең һәрберсендә астрофизиканың өлеше бар. Димәк, ул өйләребезгә үк кереп утырган! Ул Зөһрә йолдызына, Марс якларына иярченнәр җибәрүне, Айда кешеләр булып кайтуны, космостан карап кайда, нинди җир асты байлыклары булуны әйтә, яисә кайда яңа тайфун-бураннар оешу хакында хәбәр итә. Астрофизика фәненең матдә-материяне атом-төш кебек беренчел дип әйтерлек кечкенә төреннән алып, иксез-чиксез, хәтта башы-ахыры иңләнмәслек галәм рәвешенә кадәр өйрәнә торган фундаменталь белем икәнлеген белү зарур. Ягъни ул бүген галәм кайчан барлыкка килгән һәм аның тагын күпме яшәү ихтималы бар кебек яшәешнең фундаменталь сорауларына җавап эзли. Бу юнәлештә ирешелгән кайбер нәтиҗәләр дә мәгълүм. Мәсәлән, АКШ астрономнары исәпләп чыгаруынча, без бүген галәмдәге материяләрнең нибары 4 проценты чамасын гына беләбез, ә 96 процентын тәшкил иткән “кара тишек”, “кара матдә”, “кара энергия” дигәннәренең нәрсәләрдән гыйбарәт икәнлеген әле белмибез икән. Бүгенге астрофизика менә шушы өлкәләрдә белем туплап баш вата.

– Сез астрофизика белән даими кызыксынасызмы?

– Юк дип әйтергә мәҗбүрмен. Аның өчен, кызганычка каршы, әзерлегем, махсус белемем җитми. Ә бу җавапларны мин, сездән сораулар буласын ишеткәч, беркадәр популяр белешмәләрдән, сүзлекләрдән укып тупладым. Дөресен әйткәндә, мин астрофизиканың үзеннән бигрәк, астрофизик Рәшид Сүнәевнең шәхесен, аның интеллектуаль сыйфатларын аңлау белән кызыксынам дип әйтер идем. Ни өченме? Гадәттә, бер фән өлкәсендәге кешеләр икенче белемнәргә өстәнрәк, ят итеп караучан. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар шикелле. Әйтик, төгәл фәннәрнең вәкилләре гуманитарларның (бигрәк тә совет чоры гуманитарларының) чикләнгәнлекләренә карата “тәкәбберлек” күрсәтәләр. Безнең социологларның, тарихчы һәм филологларның бер өлеше исә, үз нәүбәтендә, үзләренең гомуми белемдә “чамалырак” булуларын яшерер өчен шулайрак кыланалар... Ә менә Рәшид Сүнәев гаҗәп киң карашлы, аң-белемнең төрле өлкәләре белән кызыксына торган, иҗтимагый, гуманитар фәннәрнең дә төрле тармакларыннан хәбәрдар кеше. Миңа, мәсәлән, аның татар тарихының “четерекле” мәсьәләләреннән ярыйсы гына мәгълүматлы булуына кат-кат ышанырга туры килде.

– Сөйләвегезгә караганда, Сез Рәшид Сүнәевне күптәннән беләсез шикелле. Җирдә генә “казынучы” тарихчының галәмне күзәтүче астрофизик белән танышуы, аралашып торуы ничек килеп чыкты соң?

– Җитмешенче еллар ахыры иде бугай... Мәскәүгә бер килгәндә, кичен, атаклы тюрколог Әмир ага Нәҗипкә чылтыраткан идем. “Син Мәскәүдәме? – диде ул. – Такси ал да безгә кил. Монда кунак егетләр бар, алар белән танышу сиңа да кызыклы булыр. Пылау да пешеп ята, тиз кил!” Киттем, әлбәттә. Әмир аганың пылауны бик оста пешерүен моңарчы да белә идем.

Ханымы белән икәү генә яшәүче Әмир агаларда өч кунак утыра иде: үзенең улы Аурик Нәҗип, Кырым астрономик станциясенең мөдире Эрнст Апуш улы Дибай (Казаннан чыккан, КДУда укыган кеше) һәм физик Рәшид Али улы Сүнәев. Әңгәмә вакытында сөйләшкән сүзләрнең күбесе Казан хәлләре, татар тарихы һәм филология белемнәренең хәзерге торышы булды дисәм әлләни артмастыр. Иң актив сорашучы, кайбер мәсьәләләр буенча үзен яхшы ук хәбәрдар итеп күрсәтүче Рәшид әфәнде булды. Кеше белән мөгамәләдә аның гаҗәп гади һәм самими, ачык булуы игътибарымны җәлеп итте. Эрнст Дибай да күңелле кеше иде. Тик, кызганычка каршы, күп тә узмыйча ул вафат булды... Хушлашканда бер-беребезгә адреслар бирешеп, очрашкалап торырга булдык. Моннан соң да, Мәскәүдә булган саен диярлек, йә телефоннан сөйләшә, йә Рәшидләрнең өендә очраша, озак-озак әңгәмәләшә идек. Алманиядән дә аның сәламнәре килгәләп тора.

– Планеталар белән эш итүче зур галимнең Казан хәлләре, татар тарихы кебек “җирдә яткан” фәннәр белән кызыксынуы күңелле күренеш, әлбәттә.

– Мин дә мәсьәләнең нәкъ шул ягына игътибар иттем. Шул ук вакытта, мондый күренештән мин бер гыйбрәтле нәтиҗә дә чыгардым үзем өчен. Моннан өч ел элек Рәшид Сүнәев Казанга килеп, КДУда хәзерге астрофизика белеменең казанышлары һәм актуаль мәсьәләләре хакында укыган лекциясен тыңлап утырган чакта, котларым чыгарлык дәрәҗәдә “бөрешү” белән бергә гаҗәеп горурлану хисе дә кичергән идем.

Галәм әйтеп бетергесез иксез-чиксез, аның башы-ахыры юк, Җир шарының, кешелек дөньясының исә шул галәмәт дәү галәмдә бер нокта гына, хәтта ноктаның да кечтеки өлеше генә икәнлеген аңлаудан, дөресрәге, тоюдан, аркама салкын йөгереп үткәнен хәтерлим. Шул ук вакытта, адәм балалары дигән бәләкәй генә җан ияләренең дә шундый иксез-чиксез галәмне өйрәнә, үлчи, саный, аның асыл сыйфатларын аңлый алуыннан Кеше галиҗәнабларының интеллектуаль кодрәтенә сокландым, горурланып, иңнәремне киереп дигәндәй утырдым. Рәшид әфәнденең галактикалар, йолдызлар югарылыгыннан “җиргә төшеп”, гадәти тарих белән кызыксынуында менә шушы катлаулы бердәмлекне, диалектиканы аңлау чагыла булса кирәк. Җир шары да, халыклар да, аларның бик бәләкәй ярчыгы гына булган татарлар да, үзләре әлеге галәмнең бер “тузан бөртеге” генә кадәр булсалар да, шул зур галәмнең аерылгысыз өлешләре бит. Ә өлешне белми торып, бөтеннең дә барлык сыйфатларын аңлап булмас, минемчә.

Лекция тыңлап утырганда башка килгән әлеге фикерләрнең дөреслеккә таба тартуын Рәшид әфәнде икенче көнне үзе үк раслады. Казанда тарихыбызның чын бөеклеген яктырта торган “Алтын Урда хәзинәләре” дигән, гомумән, дөньяда беренче мәртәбә оештырылган күргәзмә барлыгын ишеткәч, ул икенче көнне, сәгате-минутына кадәр исәпләнгән программасын үзгәртеп, шул күргәзмәгә барды, сәгатьләр буена андагы экспонатларны карап йөрде. Шунысы да гыйбрәтле: академик Р.А.Сүнәевнең әлеге күргәзмәгә зур игътибар бирүен ишеткәч, безнең кайбер түрәләребез дә, “күктән” төшеп дигәндәй, “юк вакытларын бар” итеп, әлеге күргәзмәгә бара башлаганнар икән...

– Миркасыйм абый, бер олуг милләттәшебез заманында “мин – космополит” дип, шунысы белән горурланып, үз халкына карата битараф булуын белдергән иде. Рәшид әфәнде исә, сүзләрегезгә караганда, андый иманда тормый икән. Нәрсәдән килә соң мондый сыйфат?

– Минемчә, гап-гади кешелекле нормаль тәрбиядән киләдер.

– Бәлки аның нәсел-нәсәбе, ата-анасы, гаиләсе хакында да әйтерсез?

– Болар хакында әлләни күп белмәсәм дә, кайбер мәгълүматларым бар. Борынгы морзалардан калган Сүнәевләр чыгышлары буенча Пенза губернасы татарларыннан. Унтугызынчы йөздә Сүнәевләрнең берсе гаскәри хезмәттә торып, гвардейский полк офицеры булганлыгын, зур гына дәрәҗәләргә ирешкәнлеген беләм. Мәсәлән, озак еллар Варшавада хезмәт иткән Сәйфетдин Хөсәен улы Сүнәев. Тик аның бүгенге Сүнәевләргә нинди кардәшлектә торганлыгын төгәл әйтә алмыйм. Ә инде Рәшид дөньяга килеп, тәрбия алган гаиләгә килсәк, аның атасы Али Абдрахман улы хәзерге Мордовиягә керә торган Кадошкин районындагы Латыш авылында туган, Рузаевкадагы мәктәптә белем алган кеше. 1917 елга кадәр ул сәүдә һәм кәсәбәлек белән шөгыльләнгән. Күрше Иса авылында туган әнисе Сәйдә Исхак кызы шулай ук морзалар, кенәзләр биргән атаклы Дәүләткилдиевләр нәселеннән. (Төркиядә яшәүче безгә күбрәк таныш профессор Надир Дәүләт тә шул зур нәселнең бер ботагыннан.) Совет хакимияте урнашып, хәлле-бай кешеләрне эзәрлекләү, җәзалау хөкем сөрә башлагач, Али ага белән Сәйдә апа Ташкент якларына күченеп китә. Шунда 1943 елның 1 мартында Рәшид дөньяга килә. Аның җәмәгате Гүзәл ханым тарих фәннәре докторы, профессор Разия ханым Мөэминованың кызы (Мәскәүдә, Рәшидләрдә бер булган чакта, аларда күптәнге танышым булган Разия ханымны күреп, аның Рәшидкә каенана булуын белеп шаккаткан идем – “дөнья тар” диләр бит...). Рәшид әфәнде белән Гүзәл ханым дүрт бала үстерәләр. Аларның олы уллары Шамил, ишетүемә караганда, хәзер Америкада яши, бер университетта профессор булып эшли. Икенчесе Усман исемле, ул студент, Мәскәүдә укый. Өченче уллары Али, кызлары Зөлфия әни-әтиләре белән Алманиядә яшиләр, мәктәптә укыйлар. Игътибар итәсездер, балаларына бирелгән исемнәрдә Пенза ягы татарларына хас традиция бозылмыйча дәвам итә.

Пенза якларына ишарәләүдән берьяклы нәтиҗә чыгарырга да ашыкмыйк. Р.Сүнәев үз халкын бүлгәләү ягында түгел. Аның белән ешрак аралашучы Казан галиме, астроном Наил әфәнде Сәхибуллинның сүзләренә караганда, бик күп һәм дәрәҗәле гыйльми җәмгыятьләрнең хөрмәтле әгъзасы булып сайланган Рәшид әфәнде Казан университетының шәрәфле профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы булуы белән аерата горурлана икән.

Җыеп әйткәндә, Рәшид Сүнәевнең үз тормыш юлы да, ата-анасы, нәсел-нәсәбенең тарихы да, гаиләсе дә төрле яклап уйландыра торган дәрәҗәдә гыйбрәтле. Соңгы сүз итеп шуны гына өстисе килә. Безнең алда, күргәнебезчә, гыйлемнәрнең иң абруйлы, иң кызыклы, шул ук вакытта иң катлаулы өлкәсендә шундый “уңышлардан баш әйләнерлек” зур казанышларга ирешкән, “гомумкешелек биеклегеннән” торып, глобаль рәвештә фикер йөртергә хокуклы һәм шулай фикер йөртүе белән дөньякүләм танылган олуг галим икән. Шул ук вакытта Рәшид әфәнде Сүнәев үз халкының тарихы, үз нәселенең узганы белән дә якыннан кызыксынып, үз кауменең традицияләренә тугры б лырга, аларны сакларга тырышкан горур табигатьле ир-егет тә икән!

Кешенең иң кешелекле сыйфаты аның үз асылына карата булган мөнәсәбәтендә чагыла. Мөнәсәбәтнең гаделлек дәрәҗәсе иман һәм аң-белем сыйфатына бәйледер.