Шагыйранә ялган ул...

...”Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул...” ди Тукаебыз. Хәер, әдәбият тарихында андый ялганнар аз түгел. Мәсәлән, Даниэль Дефоның Робинзон Крузосы дөньякүләм билгеле персонаж. Ә үз заманында ул популяр булганмы соң? Моны дөресрәк күзаллау өчен авторның биографиясенә күз салыйк. Әйтергә кирәк, ул бик үк пакь түгел.

Д. Дефо 1660 елда Лондонда шәмнәр белән сату итүчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисенең вафатыннан соң аның эшен дәвам итеп баерга уйлый, ләкин бөлә. Әмма тапкыр егет аптырап калмый, рибачы (процентлар исәбенә яшәүче) Таффлиның искиткеч ямьсез кызына өйләнеп, берничә мең фунт бирнә иясе була һәм шул акчага Британия колонияләренә китеп, андагы җирле халыкны алдап сәүдә итә, бик нык баеп китәргә уйлый. Тик бәхетең бер булмаса булмый инде – юлда алар корабына пиратлар һөҗүм итә, бөтен пассажирларны һәм команданы батыра. Әмма авантюрист бу юлы да котылу җыен таба – пиратларга кушыла. Күп тә үтми, баеп Лондонга кайтып төшә. Тик монда аны берничә таланган кеше танып ала һәм полициягә хәбәр итә. Киләчәктә күренекле язучы булачак Даниэль хөкем каршына баса. Ләкин бу юлы да котыла, хөкемдарларга бөтен байлыгын ришвәт кыла. Кем белә, бәлки шушы хөкем булмаса, һәм егет тагын фәкыйрьлектә калмаса, Даниэль Дефо, язучы булмыйча, гомеренең соңгы көнен бай гына буржуа булып каршылар, ә атаклы Робинзон Крузо маҗаралары язылмый калыр иде. Әмма фәкыйрьлек үзенекен итә: егетебез тагын авантюрага тотына. Ул заманда карт диңгезчеләрнең мемуарлары модада була. Яшь каләм әһеле булмаган кешеләр исеменнән шундый тарихлар язарга керешә, шактый гына баеп та китә... Тагын бәхетсезлек – ялганы ачыла. Һәм авторны хурлык баганасына бәйләп куялар, ә китапларын бастырмый башлыйлар. Киләчәктә атаклы булачак язучы 70 яшендә хәерчелектә вафат була, бөтен байлыгын бер өем макулатура гына тәшкил итә. Шул кәгазьләрне бер нәшир табып ала һәм язучыны үлеменнән соң да яшәткән “Робинзон Крузо” дөнья күрә. Бик күп гонорарларының чит кулга эләгәсен белсә, пират, авантюрист Дефо кабереннән торып чыгар иде, мөгаен.

Дөнья әдәбиятының иң оста ялганчысы Александр Дюма (өлкәне) булгандыр, мөгаен. Д.Артаньян образын без язучының фантазиясенә бәйлибез һәм ялгышабыз. Франция тарихында эз калдырган унике Д.Артаньян билгеле. Тик алар берсе дә, “Өч мушкетер” романында тасвирланганча, король Людовик Унөченченең сараенда яшәмәгән һәм кардинал Ришельены белмәгән. Д.Артаньян, җитмәсә, әле король яклы да түгел, ә, киресенчә, кардинал Мазаринига хезмәт иткән. Чын исеме исә Шарль де Бац Кастельмор Д.Артаньян. “Графиня де Монсоро” да – тискәре ягына әйләндереп язылган әсәр. Әсәрнең героинясы гаҗәеп шәп егет, миһербан иясе де Бюссига гыйшык тоткан, ә граф де Монсоро Дианага алдау юлы белән өйләнгән. Бу тулысы белән уйдырма. Беренчедән, де Бюсси үзенең кансызлыгы һәм бозыклыгы белән дан тоткан бик ямьсез һәм үчле кеше булган, крестьяннарын җәберләгән. Икенчедән, Диана ирен бик яраткан. Әмма де Бюсси чибәр графиняга гашыйк булып, аның ирен үтерткән. Гүзәл Диана бу яман кешегә эләкмәс өчен Монсоролар замогының иң югары манарасыннан сикереп үлгән.

Әмма Дюманың гүзәл Диана һәм батыр де Бюсси мәхәббәте турындагы уйдырмасы бүген дә Франциягә хезмәт итә. Чөнки бу матур романны укыган гашыйклар Монсоро замогына бөтен дөньядан агылалар. Ә туризм һәр ил өчен файдалы вә табышлы бизнес ул.

Тарих тузанында
Искәндәр Сираҗи казынды.