Cузылып киткән таулыклар, таң калырлык гүзәллеге белән бөтен дөньяга данлыклы фьордлар (тауларны ергачлап урнашкан сулыклар) иленә сәяхәт кылырга теләвем очраклы түгел иде. Рәсми мәгълүмат чыганакларында Норвегия халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча дөньяның иң алга киткән иле буларак танылган. Шул югары цивилизацияле ил халкының яшәү рәвешен күзәтәсем килде. Нинди микән ул - минем күз алдыма салкын, карга төренеп утыручы бер ил булып килеп басучы Норвегия? Атаклы пиратлар, алыптай варяглар төбәге.

«Cоциализм»
утравына
сәяхәт

“Үз илем – дөнья кендеге”

Скандинавия илләре Русиягә бик якын булса да, җәен безнең туристлар һаман да шул Төркиядә кызынырга ярата. Соңгы вакытта, әйтергә кирәк, Финляндиягә сәяхәт кылучылар ешайды. Әмма Норвегия әле һаман да иң кыйммәт маршрутларның берсе булып кала бирә. Бирегә бер турпакетны 1 мең долларга сатып алып була. Ә самолетның эконом классында очу бәясе 400 долларга барып баса. Шуңа күрә чын “социализм утравына” кешеләр бары тик җитди йомыш белән яисә кунакка гына барып чыккалыйлар. Иллюминатордан караганда, бөтен җирне урман басып алган диярсең, берән-сәрән генә укмашып утырган авыл өйләренең кызыл чирәп түбәләре күренгәләп ала, тип-тигез итеп бүленгән басу-кырлар да махсус күргәзмәгә әзерләп куелган кебек тора. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Норвегия табигате, климаты белән Русиядән әлләни аерылмый. Тик анда табигатьне саклый беләләр һәм чисталыкка зур игътибар бирәләр. Таулар иле булганга, Норвегиянең автомобиль юллары тар: бер юнәлештә бер генә машина сыешлы итеп эшләнгән. Әмма чагыштыру өчен: Татарстанда көненә ким дигәндә 5-6 кеше фаҗигале рәвештә дөньядан китеп барса, Норвегиядә атнасына 5-6 кешенең юл һәлакәтенә очрап, якты дөнья белән саубуллашуы моңарчы күрелмәгән хәл дип кабул ителә. Норвегия җиренә аяк баскач, Русия кешесенең беренче аптыраганы – юлларда бер генә “гаишник” та булмау. Әлбәттә, юл хәрәкәтен көйләүдә зур рольне “автографик” камералар – берничә километр саен урнаштырылган видеокамералар башкара. Монда куаклар арасына качып-посып, синең җилдереп килүеңне радар белән көтеп торучы ГАИ хезмәткәрләре юк. Барысы да тыныч кына хәл ителә: олы юлда тизлеген арттырган машина йөртүчене компьютер “эләктерә” һәм бераз вакыт үтүгә гаеплегә почта аша штраф кәгазе җибәрелә. Әйтергә кирәк, Скандинавиядә машинаны тиешсез урынга куеп торган өчен дә зур штраф чәпиләр. Уйланырлык урын бар... Скандинавия илләренә сәяхәтен Вахит Юныс үзенең “6000 көн чит илләрдә” дигән китабында бик кызыклы, көнләшерлек итеп тасвирлап биргән. Аерым алганда Швециядә, Финляндиядә социалистик оҗмах төзүгә ирешкән һәм шул система кануннары буенча яшәп ятучы халыкның тормышына, чынлап та, кызыгырлык. Ләкин финнарны, шведларны, норвегиялеләрне тиккә генә халык телендә “салкын канлы төньяк кешеләре” дип атап йөртмиләр икән. Моның сәбәпләре күп төрле. “Эче-тышы күренеп тора торган русская душа” дан аермалы буларак, норвегиялеләр сабыр холыклы, һәрвакыт елмаеп торсалар да, ул елмаю чынлыкта ясалма кунакчыллык билгесе генә. Гомумән алганда, гап-гади норвегиялене сурәтләп бирер өчен берничә сыйфат та җитәр кебек: принцип – анын канында, авызыннан бервакытта да артык сүз тартып алып булмас, буш вакытын ялгызлыкта үткәрүне хуп күрә, Норвегияне дөньяның үзәге дип кабул итә.

Без кем дә, сез - кем?

Скандинавия илләрендә Русиядән килгән кешеләргә бик шикләнеп карыйлар. Беренчедән, анда урыс иммигрантлары күп. Икенчедән, ватандашларыбыз вак җинаятьчелектә (урлау, кибет басу һ.б) мәгълүм урын билиләр. Урамнан барганда, берәр супермаркетта сигнализация чылтыраганын ишетсәләр, норвегиялеләр шунда ук: “Әнә, урыслар кибет баса”,– диләр. Әлбәттә, алар күпмедер дәрәҗәдә хаклы. Шунлыктан хәзер Русиядән ташкын-ташкын булып килүче иммигрантларны колач җәеп каршы алмыйлар. Туган илләреннән ваз кичеп, бай Көнбатышка тез чүгеп килүче “ватанпәрвәрләр”не полициядә җентекләп тикшерәләр дә, 20 тәүлектән дә соңга калмыйча кире Русиягә озаталар. Гомумән алганда, Норвегия бүген халкының күплегеннән зарлана алмый. Киресенчә, илдәге демографик хәл елдан-ел авырлаша: карьера артыннан куучы хатын-кызлар ир кочагына керергә һәм бала табарга ашкынмыйлар. Санап карасаң, бүген Норвегия халкы 4-5 миллионнан артмый. Ләкин ил үзенең “демографик казна”сын чит ил качаклары исәбенә баета. Мисалга, Ослоның үзендә 1 миллионлап кеше яшәсә, аларның зур өлешен иммигрантлар тәшкил итә. Биредә нигездә “тыныч түгел” илләрдән килүчеләр – Иран, Гыйрак, Алжир, Әфганстан халкы күп. Качакларга зур социаль пособиеләр каралган һәм аларның күпчелеге шул акча хисабына эшләмичә генә яшәп яталар. Эшлим дисәң, әлбәттә, Норвегиядә дә үзеңә яраклы берәр шөгыль табарга була. Әмма иң элек махсус курсларда тел өйрәнергә кирәк. “Европадагы демографик сәясәт минем өчен бераз сәеррәк тоела. Читтән кергән качакларны ничәшәр ел буе социаль пособиегә яшәтеп, соңыннан алар илдәге эшсезләр армиясен тулыландырмасмы?”– дип сорадым Ларс исемле норвегияле танышымнан. Ул, бер дә гаҗәпләнмичә: “Бүген Норвегиянең җирле халкы кимүгә таба бара. Гомумән алганда, “җирле халык” дип без Норвегиядә яшәүче саамиларны да, шведларны, финнарны да атыйбыз. Ә илдәге демографик ярлылыкны нәкъ менә качаклар исәбенә көйләү эчке сәясәткә үк үтеп керде. Мисалга, качакларга түләнә торган социаль пособиеләр салымнардан җыела. Биредә һәркем, һәркайда салым түләргә тиеш һәм ул салым күләме буенча Европада иң беренче урында тора. Бигрәк тә күчемле, күчемсез милеккә, хезмәт хакына салымнар зур. Шул салымнар аннары социаль өлкәне тәэмин итүгә бүлеп бирелә. Мисалга, бездә уку, дәвалану, спорт белән шөгыльләнү түләүсез. Ә качакларны исә без башта биредәге тормыш рәвешенә күнектерәбез, аннары инде ихтыяҗ зур булган өлкәләргә – хезмәт күрсәтү кебек эшләргә урнаштырабыз. Әйтәсе килгәнем шул: качаклар белән эшләү программасы озак вакытлы перспективага юнәлтелгән”, – диде. Менә шулай. Чит державалар агымсуга хәйләкәр генә елмаеп кармак салып утыра. Ләкин ул качакларның һәркайсын да түгел, ә каймагын гына сайлап ала.

Тормышка капиталистик караш

Норвегия ни өчен алга киткән илләр исемлегенең башында тора соң? Табигый байлыклары, чыгарыла торган нефте, балык тоту промыселы аңа бүгенгәчә кайгы-хәсрәтсез яшәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук илгә бик күп инвестицияләр агыла, әмма, гомумән алганда, мин барысын да сакчыллык нәтиҗәсе дип бәяләр идем. Мин кунак булып төшкән Лиллехаммер шәһәре Ослодан 176 чакрымда урнашкан. Хәтерегездә булса, 1994 елгы кышкы Олимпия уеннары нәкъ менә шунда узган иде. Олимпия символы – тау битендә ясалган зур трамплин ерактан ук үзенә чакырып тора. Гломма елгасының ике як яры буйлап мәһабәт таулар сузылып киткән. Шул тау битләрендә бер-берсенә сыенышып диярлек йортлар тезелешеп утыра. Бер дә шәһәр димәссең! Халкы да 25 меңләп кенә икән. Әмма бездә 65 мең халкы булган шәһәрләр дә цивилизациягә ул кадәр якынаймаган. Лиллехаммерның үз университеты бар. Август ахырында, яңа уку елы башлангач, бу шәһәр студентлар исәбенә тагын 5 мең кешегә арта. Шунысын да әйтим: безнең 60-70 мең халкы булган шәһәрләр белән чагыштырганда, шушы бер Лиллехаммердагы яшәү шартлары өч-дүрт тапкыр яхшырак. Иң зур игътибар халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенә бирелә. Гипермаркет-супермаркетларның саны һәм чит ил туристларын кабул итү буенча Лиллехаммер Казан белән ярыша ала. Норвегиягә сәяхәтем башында мин “Европа кешесенең яшәү рәвешен аңларга кирәк” дигән уй белән барган идем. Чынлап та, бөтен нәрсәсе булган, тынычлыкта гомер сөрүче кешегә тагын нәрсә кирәк? Ахырдан шундый нәтиҗәгә килдем: алар булганын саклап яшиләр һәм тагын да яхшыракка омтылалар. Мәсәлән, урта хәлле норвегияле өр-яңа машинасы өстенә тагын да кәттәрәген алырга хыяллана. Я булмаса җәйгелеккә яхта сатып алырга планнар кора. Нәфес дигән сыйфат аларга да хас. Әмма безнең тормыш белән чагыштырганда, аларның нәфесләре бик тиз арада тормышка аша. Скандинавия илләрендә череп баеганнар да, артык хәерчеләр дә юк. Күпчелек халык урта хәллеләр классына керә. Ягъни уртача тормышта яшәүченең үз шәхси йорты (арендага алынган түгел), гаилә хәленә карап бер-ике машинасы һәм... кредит карточкасы бар. Биредә һәркем кредитка күчемсез милек сатып ала ала. Күпчелек норвегиялеләр нәкъ шулай яшиләр дә: йорттан башлап машина һәм өй җиһазларына кадәр кредитка алынган һәм алар гомер буе шул кредит процентын аз-азлап түлиләр. Ә кредит – ул үзенә күрә илнең тотрыклылык билгесе дә. Йорт дигәннән, нарат-чыршылы таулыклар илендә өйләрнең яртысы агачтан төзелә. Ослоның үзендә күп катлы мәһабәт таш биналарны еш очратырга мөмкин, әмма, үзәктән читкә киткән саен, монолит йортларны ике-өч катлы җыйнак коттеджлар алыштыра. Гомумән, җирле халык үз йорты белән яшәүне кулайрак күрә. Гадәттә йортның беренче катында гараж урнашса, хуҗалар үзләре икенче-өченче катларны билиләр. Норвегия үзе иксез-чиксез таулыкларда урнашканга күрә, йортлар да шул тау битләренә сыенып утырган. Бу инде, әлбәттә, төзелеш эшләренең бик төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарылуын таләп итә. Скандинавиядә йортлар җылыга-суыкка чыдамлы итеп салына. Кышын утыз градуслы салкыннарда да кешеләр тәрәзәләрен ачып йоклыйлар. “Кышка тәрәзә рамнарын ябыштырасызмы соң?” – дип сорап, оятка кала яздым. Норвегиялеләр, канализация юллары тыгылу, түшәмнән су агуларның нәрсә икәнен дә белмиләр. Мине бик гаҗәпләндергәне: биредә кечкенә авыллар бик күп икән. Ләкин безнең колхозлар белән чагыштырганда, бу “виллидж”лар әкияттәге утраучыкларны хәтерләтәләр. Һәр ил үзенчәлекле бер сыйфатка ия диләр бит. Норвегиянең үзенчәлеге дә бик тиз күренде: авыл йортларының түбәләрендә чирәм үскәнен күргәч, тагын бер кат гаҗәпкә калдым. Ә чирәм түбәле йортның сере бик гади икән – җәен анда эссе булмый, кышын исә салкын керми. Чынбарлыкта социализм төзүгә ирешкән халык капиталистларча тормышта яшәп ята. Өйдә барлык кирәкле җиһазлар да кул астында, бөтен нәрсә автоматка көйләнгән. Гади норвегияле, хәтта, савыт-сабаны да кул белән юмый, машинага гына кертеп җибәрә. Ник? Чөнки андый эш вакытны ала дип саный ул. Ашау-эчүдә дә шул ук принцип саклана: өйдә иң аз вакыт таләп итә торган ризыклар гына пешерелә. Мин кунак булып төшкән йортның хуҗасы Йоханн: ”Пицца ашыйсым килсә, мин телефон буенча заказ бирәм һәм ярты сәгатьтән аны кайнар килеш китереп тә җиткерәчәкләр. Ә үзем ясарга тотынсам, мин шул бер калач пиццаны әвәләр өчен бер сәгать вакыт сарыф итәр идем. Шулкадәр вакытны әрәмгә уздырганчы, пешекчегә 10 доллар түләү кулайрак”, – ди. Гомумән, һәр норвегияленең вакыты сәгатьләп, долларларда исәпләнә (ил эчендә кулланылышта Норвегия маркасы йөрсә дә). Шуңадырмы, “һәр эшнең үз белгече бар” диләр. Мисалга, өеңнең обойлары ошамый башласа, ремонт осталарын чакырасың да, алар тиз арада обой алыштырып, яисә стеналарны теләгән төсеңә буяп бирәчәкләр. Сыйфатлы да, очсызрак та, буш вакытың да янга кала. Ә сакчыллык дигән үҗәт сыйфат норвегиялеләрнең канына сеңгән. Саранлык дияргә ашыкмагыз. Салкын канлылык кына түгел, бәрәкәтлелек бөркелеп тора алардан. Кулланудан соң бушап калган пластик, калай һәм пыяла шешәләрне, кәгазь төргәкләрне аерым-аерым җыеп барып, махсус эшкәртү урыннарына тапшыралар.

Шуннан кергән вак акча да гаилә бюджетын тулыландыруга китә. Кем әйтмешли, “иш янына куш” ясаудан бае да, ярлысы да тарсынып тормый. Ә бездә хәлле тормышта яшәүчеләргә буш шешә җыйдыртып кара – алар андый эшне оятка саныйлар! Тормышка караш еллар, чорлар дәверендә формалаша ул. Күп вакыт тормышның асылын аңлауда каршылыклар да килеп чыга. Бермәлне Йоханн миңа: “Сез Русиядә үткәнегезне сагынып һәм киләчәккә өмет тотып яшисез. Ә без бүгенге көндә яшәргә күнеккән”, – диде. Чынлап та, аның сүзләрендә хаклык бар. Чөнки бүгенге Русиядә ышаныч дигән төшенчә тулаем юкка чыгып бара бит.

Кемгә нәрсә җитми бит

“Кадер-хөрмәт” төшенчәсен төрле илдә төрлечә кабул итәләр. Хәзер Европада халык бердәм рәвештә спортка мөкиббән китә башлады. Моны модага иярү дип кенә бәяләү дөрес түгелдер. Норвегиядә, мәсәлән, спорт элек-электән үк иң лаеклы шөгыль дип саналган. Алай гына түгел, спорт һәм сәламәтлек аларның яшәү рәвешенә әверелгән. Рәсми чыганакларда “Норвегияле тумыштан ук чаңгыга баса” дип юкка әйтмиләрдер. Беркөнне олы яшьләрдәге бер парның парк буйлап чаңгы таяклары өстерәп йөрүләрен күреп, чак кына һуштан язмадым, җүләрләрдер болар дип уйладым. Ялгышканмын икән, Норвегиядә илле яшьтән узган кешеләр, сәламәтлекләрен кайгыртып, җәен дә “чаңгы шуалар” икән: чаңгылары урынына аяклары гына хәрәкәтләнә, ә таякның башы махсус рәвештә тупас итеп эшләнгән. Шул рәвешле “чаңгы шуып” йөрүчеләрне хәттин очратырга туры килде. Табигатьне саклауга да зур игътибар бирәләр Скандинавия ярымутравында. Климаты, үсемлек дөньясы Русиянеке белән бердәй булса да, биредәге чисталык-пөхтәлек безнекеннән аерылып тора. Пикник ясап, табигать кочагында ял итү өчен махсус урыннар билгеләп куелган. Бөтен таулыкларны басып алган катнаш урманнар да тыюлык булып санала. Кыскасы, Норвегиядәге һәр квадрат метр мәйданны күз карасыдай саклыйлар. Табигатькә шундый караш махсус законнар белән беркетелгән һәм тәртипкә буйсынырга теләмәүчеләргә штраф чәпиләр. Чит илдә булып кайткан кешеләр: “Ах, анда асфальтны шампунь белән юалар икән”,– дип сөйлиләр. Хәер, бүген безнең өчен анысы яңалык түгел инде. Әнә, Мәскәүнең таш җәелгән Кызыл мәйданын зур тантаналар алдыннан яхшылап шампунь белән юып чыгаралар. Ләкин аңа карап кына урамдагы тузан кимеми. Ә чит илдә нишләп тузан юк соң? Яшьләр асфальтка утырып гәп коралар, чирәмгә ятып хәл җыялар – кием-фәлән пычрана дип куркучы юк. Үзем исә, дусларым күпме генә үгетләсә дә, ак чалбар белән чирәмгә утырырга базмадым: буялыр дигән уй баштан чыкмый. Ә менә урамнардагы чисталыкка төзелеш вакытында ук нигез салына икән. Йорт-фәләннәрне төзеп, куллануга тапшырганда тирә-якның чисталыгын кайгыртырга да онытмыйлар: яшел газоннар утыртыла, таш сукмаклар, чүплек савытлары, эскәмияләр ясала. Ә бездә? Әлбәттә, җәннәти илләрдә булганнан соң, үзебезнең чынбарлыкка килеп төшкәч, бераз аңга килә алмыйча йөрисең дә, аннары тагын көндәлек мәшәкать-борчуларга кереп чумасың. Ләкин вакыт-вакыт Көн атыш цивилизациясендәге тормыш белән үзебезнекен чагыштырып тору кирәктер. Аларча яшәргә омтылу җүләрлек кебек тоелса да, үзебезнең яшәештәге хаталарны ачыклауда чит ил тәҗрибәсе ярап куя ул.

Рәүфә Әүхәдиева.