Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова шушы көннәрдә Уралтау якларыннан сәяхәттән кайтты. Шул уңайдан игътибарыгызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Уралтауда татар эзләре

– Фәүзия ханым, сезне Урал тауларына барып кайткан дип ишеттем. Анда нинди максат белән бардыгыз, ниләр күрдегез?

– Моңа кадәр Чиләбе, Магнитогорскига барганда Урал тауларын күп тапкырлар үтеп китәргә туры килсә дә, махсус Уралтауга барганым юк иде әле. Мин бу сәяхәткә инде берничә ел җыендым. Менә бу көздә, Аллага шөкер, насыйп булды. Сәяхәтемнең төп максаты – Уралтаудагы борынгы тарихи урыннар белән танышу, язачак әдәби әсәрем өчен материал туплау иде. 4 тәүлек эчендә без 2 мең чакрым юл үтеп, Урал тауларын аркылыга-буйга йөреп, бик күп тарихи урыннарда булдык. Урал аръягындагы Баймак, Тимәшләргә хәтле барып җиттек. Без дигәнем ирем Җәмил, мин һәм “Агыйдел” оешмасы җитәкчесе Мәүзир Гыйниятуллин, шулай имин генә йөреп кайттык.

– Бу урыннар татар тарихы белән бәйле булмаса, сез алай ук кызыксынмас идегез. Димәк, Уралтауда сез татар эзләренә тап булдыгыз, борынгы татар тарихын шуннан эзләдегез, шунда өйрәндегез булып чыга?

– Мин бу мәсьәләгә киңрәк карар идем. Сүз, әлбәттә, беренче чиратта, борынгы төрки цивилизация турында бара, ә төрки дөньясының үзәгендә бу төбәктә татарлар тора. Кайбер галимнәрнең әйтүе буенча, Идел-Урал төбәге – борынгы төркиләрнең төп Ватаны, ягъни алар, кайберәүләр уйлаганча, Алтай-Себердә түгел, ә менә Идел-Урал арасында барлыкка килгәннәр һәм шуннан бөтен дөньяга таралганнар. Бу хәл безнең эрага кадәр III-IV Кмеңьеллыкта була. Урман-дала зонасында бу борынгылыкны инде курганнарда һәм Аркаим кебек шәһәрлекләрдә генә күрергә мөмкин, ә Урал тауларында борынгы төрки цивилизациясенең үз эзләре, үз билгеләре бар. Без шуларны эзләргә бардык та инде.

– Сезгә Уфадан татар яки башкорт галимнәре, милләтчеләре ярдәм иттеме? Маршрутны билгеләгәндә кемнәргә таяндыгыз?

– Без Уфада галимнәргә дә, милләтчеләргә дә мөрәҗәгать итмәдек. Бу сәяхәтне сәясәт белән бутыйсыбыз килмәде. Башкортстанда Президент сайлау кампаниясе башланды бит. Анда хәзер барысы да шул турыда уйлый. Уралтауда төрки цивилизациясе эзләп йөрүеңә беркем ышанмас иде. Шуңа күрә без беркемгә дә әйтеп тормадык. Кайда барасын үзебездә булган мәгълүматлар буенча Чаллыда ук билгеләдек. Уфаның “Ихлас” мәчетенә тукталып ял иттек тә, Башкортстанның көньяк-көнчыгыш чигенә – Урал тауларына чыгып киттек. Без халык телендә “чи башкорт яклары” дип аталган Бөрҗән, Әбҗәлил, Белорет районнарына юнәлдек. Чаллыда вакытта ук безне бу тирәләрдә бик сак булырга дип кисәткәннәр, биредә әле һаман угрылык та, кыргыйлык та барлыгын әйткәннәр иде. Машинабызда Татарстан номеры, ялгыз ак “Волга” Урал тауларында әллә кайдан күренеп тора... Әмма, Аллаһының рәхмәте белән, безнең юлыбызда гел яхшы кешеләр очрап торды. Бернинди дә кыенлык күрмәдек, ниятләгән эшләребезне исән-имин башкарып чыктык.

– Беренче кая бардыгыз?

– Иң элек Башкортстан дәүләт тыюлыгында, Шүлгәнташ мәгарәсендә булдык. Урысча ул “Каповая пещера” дип атала һәм Гомумрусия дәрәҗәсендәге тарихи урын санала. Ул Бөрҗән районында, Иске Сөбхәнкол авылыннан 30-40 чакрым ераклыкта – Агыйделнең уң як ярына урнашкан. Галимнәр әйтүенчә, бу зур тау куышында 14-15 мең еллар элек борынгы кешеләр яшәгән. Алар мәгарә диварларына йонлач мамонт, мөгезборын, кыргый атлар, кеше сурәтләре ясап калдырганнар. Бөтен дөньяда мондый рәсемле мәгарәләр берничә генә. Тау куышының биеклеге 30 метрлар чамасы, әмма андагы юллар тау эченә 3 чакрымга сузылган. Мәгарәдә җәен җылылык 7 градустан артмый, кышын да шул чама. Мәгарә аша җир асты елгасы Шүлгән ага. Ул мәгарә авызыннан 12 чакрым ераклыкта чыга башлый һәм тау куышына 2 чакрым кала җир астына китә дә мәгарә авызы янында яңадан дөньяга бәреп чыга. Тау куышы бик зур, берничә яруслы, 12 ләп залга бүленгән. Әле аның кайбер почмакларын галимнәр үзләре дә тикшереп бетермәгән, шуңа күрә анда кеше кертмиләр. Заманында бу мәгарәдә 400 атлы качакның качып ятуын сөйлиләр. Бер Бөрҗән районында гына да эреле-ваклы 320 тау куышы бар икән, алар барысы да милициядә хисапта тора. Шүлгәнташ мәгарәсенең аяк очыннан Агыйдел елгасы агып уза. Бу тирәләрдә Агыйделнең башы. Татарстанның Актаныш районына Кама елгасына койганчы, ул 1000 чакрымнан артык юк үтә... Безнең юлыбызны да ул дистәләгән урында кисеп үтте, чал тарихның үзе кебек, Урал тауларыннан Чулмангача безне озата барды.

Аннан юлыбызны Баймак районы буенча дәвам иттек. Ул урал аръягы дип аталса да, юлыбыз барыбер тау арасыннан барды. Әйтергә кирәк, Баймак районы борынгы төрки цивилизация өчен дә, татар тарихында да бик истәлекле төбәк. Без ерак һәм якын татар тарихы буенча истәлекле урыннар карарга, барларга тырыштык.

– Уралда андый урыннар бармы?

– Бик күп. Инде мин бу тирәләрдә зур җирләр биләгән кодрәтле дәүләтләр тоткан сөннәр, төрки каганатлары, Алтын Урда, Нугай Урдасы, Казан, Себер ханлыклары турында әйтеп тә тормыйм – алар барысы да татар дәүләтләре. Татарлар гомер буе бу ил-җирләрнең чын хуҗалары булганнар. Моңа тарих шаһит.

Казан ханлыгы җимерелгәч тә, татарлар бирегә буш урынга килмәгәннәр, үз кардәшләренә – нугай татарларына килеп сыенганнар. Милләттәшләребез бу җирләрдә мәчет-мәдрәсәләр тотканнар, дөнья белән сәүдә иткәннәр, алтын приискалары хуҗалары булганнар. Урал тауларында якын татар тарихы дигәндә, мин менә шуларны күздә тотам. Моннан 100 ел элек бер Баймак районында гына да татар Рәмиевләрнең дистәләгән алтын шахталары булган, алар бу тирә авылларда мәчетләр төзеткәннәр, кибет-лавкалар ачканнар. Без аларны Тимәштә (Темәс), Түбәдә, Баймакта күрдек. Рәмиевләр алтыны Урал аръягына, Ырынбур далаларына яңа тормыш, төзелешләр, мәдәният алып килә. Күренекле татар шагыйре Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) өч яшеннән Баймак районының Юлык авылында үсә, шунда беренче шигырьләрен иҗат итә.

Күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи дә Баймак районында якты эз калдырган. 1919-1921 елларда ул Юлык авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан Тимәштә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” газетасында хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Туба (Түбә) руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. Шушы Ирәндек таулары буенда ул үзенең данлыклы “Асылъяр” (1920), “Ак калфак” (1922), “Адашкан күңел” (1923) драмаларын яза. Ул 1928 елның 9 июлендә Баймакта вафат була һәм шунда җирләнә.

– Урал аръягында төбәк тарихында тирән эз калдырган бу татарларның истәлеге сакланамы?

– Рәмиевләрдән калган кайбер биналарны бүген файдалансалар да, аларны олылап искә алуны күрмәдек бу якларда. Ә менә Мирхәйдәр Фәйзи белән эш башкачарак. Баймак шәһәренең үзәгендә аның бюсты тора, каберенә истәлекле монумент куелган. Шәһәр китапханәсендә дә аның исемен хөрмәтләп саклыйлар. Китапханә турында берничә сүз. Анда мин татар китапларын бик аз күрдем. Башкорт китаплары 15 мең данә булса, татарча китаплар ике киштә, ягъни 40-50 данә, алары да кайчандыр Уфадан китерелгәннәр. Районда 26 данә “Казан утлар”ы журналы алдыралар икән. Китапханәдә берничә татар хатыны да эшли, алар татар дөньясы белән элемтәнең бик аз булуын әйттеләр. Без китапханәгә үзебезнең китапларны бүләк иттек. Шунысын әйтергә кирәк, Баймак башкорт язучыларының һәм милләтчеләренең иң яраткан урыны, төрле көчләрнең җыелып ята торган оясы... Безгә биредә татарларны яратмауларын алдан ук әйттеләр, һәрхәлдә, татарлар төбәк тарихында тирән эз калдырсалар да...

– Татар тарихы белән бәйле тагын нинди урыннарда булдыгыз?

– Без нигездә Батырша явы башланган урыннарда йөрдек, ягъни Батырша хәзрәт эзләрен барладык. Шуларның иң билгелесе, әлбәттә, Талкыш (Талкас) күле. 1755 елның маенда бердәм яуга әзерлек көннәрендә, Батыршаның күтәрелүгә әмерен көтеп тормастан, башкортлар экспедиция җитәкчесе Брагинны үтереп, Талкыш күленә салалар. Җирле халыкка карата төрле җәзалар китә. Һәм Батырша явы вакытыннан алда, оешып бетмәгән килеш башлана. Һәм, әлбәттә, җиңелүгә дучар була. Галимнәр әйтүе буенча, яуны әзерләр алдыннан, Батырша биредә күп тапкырлар булган. Җәмит Рәхимовның язуы буенча, тау куышларында да яткан. Хәзер шул юллар буенча без йөрибез... Батырша татар-башкортларны империягә каршы яуга күтәреп караган, әмма бердәмлек булмау аркасында бу эш барып чыкмаган. Хәзер дә шул ук хәл... Моннан кемнәр гыйбрәт алыр соң?

Без 1919 елда башкортларның беренче башкаласы булып торган Тимәштә дә булдык, биредә Зәки Вәлиди Башкорт Республикасы игълан иткән. Ул зур гына авыл икән, мәчет, мәктәп, музейлары бар. Башкорт милләтчелегенең үзәге булган Тимәштә дә укыту урыс телендә. Башкорт теле предмет буларак кына кертелә. Менә нәрсәгә каршы көрәшергә кирәк тә бит башкортларга, әмма аларга һаман татар дошман булып күренә. Һәрхәлдә, Тимәш тарихында да татарлар фәкать яхшы эз генә калдырганнар. Биредә алтынчы Рәмиевләрнең тукталу урыннары булган. Дәрдмәнд тә Тимәшкә килеп-китеп йөргән. Әле авыл уртасында Рәмиевләр 1884 елда төзеткән кибет, лавка бүген дә эшли. Шушы авыл татарлары Рәшит Нигъмәтуллин һәм Дамир Мортазин гомер буе совхоз белән җитәкчелек иткәннәр. Авыл имамы Әгъзәм Газизов та татар кешесе. Аның бер туганы Әкраметдин – Сибайда, икенчесе Магнитогорскида имам булып эшли икән. Музей директоры Иршат Бижановның үзе әйтүенчә, әнисе үткен мишәр хатыны булган. Башкортстанда 70 процент гаиләләрнең татар-башкорт катнаш никахлардан торганын да әйтергә кирәк. Биредә татарлар, төпкә җигелеп, хуҗалык эшләрен алып баралар, дин белән идарә итәләр, башкортлар өчен мәдәният тудыралар...

Болардан тыш, без тагын Белорет шәһәре мәчетләренә кереп, дин эшләре белән кызыксындык. Кайда булсак та, үзебезнең китапларыбызны калдырдык. Урал таулары арасында бик күп истәлекле урыннар белән таныштык, борынгы курган урыннарын, тарихи җирләрне күрдек. Әмма үзебез ниятләгән иң истәлекле урынга, Көньяк Уралның иң биек тавы – Ямантауга якын килә алмадык. Ул кешеләр өчен ябык, бикле булып чыкты.

– Ничек инде бикле? Тау хәтле тауны да ябып, бикләп куеп буламыни? Бәлки бу Башкортстанда гына шушы хәлдер?

– Юк, монда Башкортстанның да, башкортларның да катнашы юк. Эш шунда, борынгы төрки цивилизациясенең бишеге булган Ямантауга бүген атомчылар хуҗа. Ул тулысы белән Мәскәү кулында. Уран рудасы, атом белән бәйле булганга, ул ябык зона дип игълан ителгән. Бирегә урнашкан Межгорье шәһәренә дә, Ямантауга да 10-15 чакрым кала чит кешеләрне кертмиләр. Халыкның әйтүе буенча, ул тирәдә җир астында хәрби шәһәр, ракеталар белән бәйле завод һәм бункерлар бар икән. Имеш, атом сугышы булса, Мәскәүдән хөкүмәтне шунда күчерәселәр ди. Бу, әлбәттә, дөрес түгел, мондый радиацияле, атом белән бәйле урынга хөкүмәтне күчермәсләр, ә менә чит илләрнең атом калдыкларын шунда тутыра башлаганнар дип сөйләүләре чынга туры килергә мөмкин. Менә шулай итеп, Ямантау итәгенә, Кузъелга дип аталган татар-башкорт авылы өстенә салынган атом аждаһасы бүген бөтен тирә-юньгә хуҗа... Хәтта тауга да якын килеп булмый. Нәкъ Чыңгыз Айтматовның “Гасырларга тиң көн” әсәрендәге кебек – атом полигоны булуы сәбәпле, әби-бабайлар зиратларына керә алмый йөрерсең. Без Ямантауны ерактан гына фотога төшереп алу белән чикләнергә мәҗбүр булдык.

– Фәүзия ханым, инде әдәбиятка тукталыйк. Сезнең бу әсәрегез нинди жанрда, кемнәргә адреслана, төп конфликт нинди булыр дип көтелә? Татар-башкорт конфликты түгелдер бит?

– Юк, әлбәттә. Татар-башкорт конфликты юк бит ул, ә башкорт түрәләренең татарларга карата гаделсез мөнәсәбәте бар. Алар биредә яшәүче миллионланган татар халкын килгән килмешәккә саныйлар, галимнәре шулай дип яза. Урыс телен дәүләт теле иткәндә дә, тугандаш татар теленә мондый статусны бирмиләр. Мәктәпләрдә татар балаларына көчләп башкорт телен тагалар, татарларны башкорт булып яздырырга көчлиләр... Әмма минем әсәрем болар турында түгел, болары ике дәүләт арасында бүген хәл ителәсе нәрсәләр. Әдәбиятка, тарихка аларны кертергә ярамый. Минем максатым – үсмер балалар өчен маҗаралы тарихи әсәр язу. Шуңа материал җыям. Вакыйга Урал тауларында, төрки цивилизация туган җирдә бара. Хәзергә шуны гына әйтә алам. Тарихта гыйбрәт алырлык нәрсәләр бик күп һәм балалар моны кечкенәдән белеп үсәргә тиешләр. Урал таулары барыбыз өчен дә җитәрлек, әмма аның байлыгына бүген татарлар да, башкортлар да хуҗа түгел – барысы да Мәскәү казанына китә. Безгә бүген И ел-Урал төрки цивилизациясен якларлык көчле әдәби әсәрләр, тарихи язмалар, яңа ачышлар кирәк. Мин моны яшьләребездән көтәм. Шуның өчен киләчәккә эшлим.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ.