Бәллүр бокалларда шампан шәрабе...

Гаҗәп бит ә, аракы, арзанлы портвейн иле саналган Советлар Союзында матур традиция – Яңа елны шампан шәрабе белән каршылау гадәткә кергән. Дөрес, Шампаньныкы белән түгел, ә “Советское” дигәне белән. Ләкин анысы да барыбер бөкеле, күбекләнә һәм күбекләре сикерешеп уйный. Тагын шунысы кызык: күпчелек халык ил гимны уйнаганда аягүрә басарга иренә, ә менә шушы шәрабне кулына тоткач, бердәм торып баса.

Тарихтан

Шампан шәрабенең туган ягы булып Франциянең Шампань провинциясе санала. XVII гасырда Дом Пьер исемле монах шәрабне шешә эчендә икенче кабат ачыту ысулын уйлап таба, болай иткәндә шәрабнең чемердәү сыйфатлары саклана. Белгечләр шампанны өч төркемгә бүләләр: елсыз шампан – мондый шәрабнең этикеткасында уңышның кайсы елда җыелганлыгы язылмый, ә исеме, кагыйдә буларак, шәрабтәге шикәр күләмен күрсәтә (коры, ярымкоры, ярымбаллы, баллы); винтаж шампан – уңыш яхшы булган елларда бер генә төрле җимештән ясала, һәм затлы шампан –виноградның иң шәп сортыннан, технология кагыйдәләренең бөтен нечкәлекләрен саклап ясала, елы күрсәтелә һәм махсус исеме була, мәсәлән, данлыклы Клико шәрабе.

Безнең шампан (чемердәүче шәраб) ХХ гасыр башында Кырымда барлыкка килә һәм бераз соңрак “Советское” дигән исем ала. Аның төрләре дә бик гади: шәрабтәге шикәр күләменә (1,5 тән 8 процентка кадәр) бәйле рәвештә брют, коры, ярымкоры, ярымбаллы, баллы дигән маркаларга бүленә (ягъни елы күрсәтелмәгән шампан).

Брют барыбер яхшырак

Шәрабне күпләп җитештергәнлектән, безнең илдә “коры” һәм “ачы” дигән сүзләр бер үк нәрсәне диярлек аңлата, ләкин бу дөрес түгел. Коры – димәк, бу шәрабтә шикәр бөтенләй юк. Ә ачысында кислота барлыгы сизелеп тора, аның үзенчәлекле әчкелт тәме була. Әмма шәраб сыйфатсыз эшләнгәнлектән, бездә еш кына “коры”сы да, “ачысы” да ачып китә, анда серкә барлыкка килә. Шәраб ясаучылар кайвакыт шушы ачылыкны шикәр белән капларга тырышалар һәм шикәр өстәлгәч, үзеннән-үзе без яратып, “әчемәгән” дип мактап эчә торган баллы шәрабләр килеп чыга.

Хәзер исә кибетләрдә “Советское” дигәненнән тыш, чит илләрдән килгән чын шәрабләр дә күп. Шуңа күрә акчасын кызганмаган кешегә шампанның брют дигән иң сыйфатлысын, чынын, иң корысын татып карарга мөмкинлек бар.

Ничек һәм нәрсә белән эчәргә?

Аны эчәр алдыннан 6-8 градуска кадәр суытырга кирәк. Шешәне әйләндергәләргә, селкергә, транспортта йөртергә ярамый.

Шампан өчен бокал тар, биек һәм 150 миллилитр чамасы зурлыкта булырга тиеш. Шампанны балык уылдыгы, кош ите, җир җиләге һәм ананас белән эчәләр. Шулай ук балыктан әзерләнгән ризыклар, диңгез ризыклары һәм ит тә бара. Ләкин ул майонез салып болгатылган салат һәм шоколад белән бер дә ярашмый.

Кайсы кыйммәтрәк?

Төренә карап, шампан шәрабенең бәяләрендә аерма йөзәр мәртәбәгә җитә. Иң арзаны 60-80 сум тирәсе. Әгәр 200-250 сумыгыз бар икән, Абрау-Дюрсо дигән брют алыгыз. Казан кибетләрендә 300-600 сумга Италиядә эшләнгән Prosecco, Испаниядән килгән Cava Codorniu шампаннары сатыла. Кесәләре калынракларга 1500 сумга Charles Heidsieck яки Nicolas Feuillatte шәрабләре киңәш итәбез. Ә инде череп баеганнар яки Яңа елны онытылмас итеп каршыларга теләүчеләргә шешәсе 6000 сумга Франциядән килгән Dom Perignon, Pol Roger ише дөньякүләм танылган шампаннар бар.