Бәллүр бокалларда...

“Шампан – корольләр һәм шәрабләр шампаны” ди француз әйтеме. Күңелсезләнеп утыручының кәефен күтәрүче, шат күңеллене урыныннан торып биерлек дәрәҗәдә сөендерүче башка берәр эчемлек бар микән? Шуңа да тормыштагы куанычлы вакыйгаларны әлеге эчемлек белән билгеләп үтәләр.

Шампан шәрабенең тарихы риваятьләргә бик бай. Шуларның берсе буенча караганда, бу эчемлекне Шампань графлыгында (шәраб исеме әлеге графлык белән бәйле, әлбәттә) яшәүче француз монахы Дом Периньон уйлап тапкан. Периньонны монастырьдагы шәрабләр базын тикшереп-карап торырга билгелиләр. 1688 елның көзе бик салкын була, шунлыктан виноградны соң җыялар һәм нәтиҗәдә шешәләргә шәраб әчетелеп бетмичә генә тутырыла. Җылы яз җиткәч, туңган чүпрәләргә “җан керә” һәм бөкеләп куелган шешәләрдән күбек-күбек булып углекислый газ күтәрелә башлый. Периньонның шәрабләр бозылган дип коты алына һәм ул күбекләрне “тынычландырып” төпкә утыртырга тели. Моның өчен ул шешәләрне ача да, төрле сорт шәрабләрне бергә куша. Бу да нәтиҗә бирми. Аптыраганнан ул барысына да кул селти һәм кайгысын басар өчен мичкәдәге катнаш шәрабне салып эчә. Һәм бик ошата ул аны!

* * *

1945 елда Германияне җиңәр алдыннан Сталин үз янына Берияне чакырта да болай ди: “Совет халкы Бөек Җиңүне шампан шәрабе белән билгеләп үтәргә тиеш. Ул йөзәрлек булсын!” Сүз дә юк, илнең җимерелгән промышленностендә французлар технологиясе буенча шампан җитештерү мөмкин хәл булмый. Шулвакыт Берия СССРның барлык почмагыннан шәраб җитештерүчеләрне җыя да: “Шампанны тиз арада җитештерү технологиясен уйлап табарга кирәк, шуның өстенә ул үзенең классик үзлекләрен дә сакласын. Шампанны айярым эчендә булдырыйк”, – ди. Нәтиҗәдә СССРда классик шампан әзерләү буенча дөньяда тиңе булмаган, әмма сыйфаты ягыннан алардан калышмый торган рецепт уйлап табыла.

* * *

Яхшы шампанны начарыннан ничек аерырга соң? Чын шампан яшькелт төсмерле ачык салам төсендә булырга тиеш. Сары, сары-чия, гәрәбә төслеләре эчемлекнең сыйфатсыз булуын күрсәтә. Анда җиңелчә генә чүпрә тәме дә булсын. Бу тәм бөтенләй юк икән, димәк, шәраб ачытылмаган, бәлки баллондагы углекислый газ белән ясалма рәвештә тукландырылган гына. Чүпрә тәме артыкка китсә сыйфатсыз чүпрә салганнар дигән сүз.

Чын, сыйфатлы шампан икән, аның күбекләре вак-вак була һәм озак “уйный”. Әйтик, кыйммәтле француз шампаннары бокалга салгач тәүлек буе “уйнап” тора. Сыйфатсызының күбеге зур “бүрек” булып торып баса да, тиз арада утырып та бетә.