...Симаш... Федор Петрович Симашев...

Балачак дустым иде дип әйтә алмыйм, әмма яшүсмерлек чорының, иң хыялый, иң дуамал вакытның кадерле истәлеге булып хәтеремдә калды ул.

... Симаш... Кем соң ул? Инде яңа буын килде. Шуңа күрә искәртеп үтим әле.

Ул – СССРның атказанган спорт мастеры (1970), Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре иде (1994).

Күп тапкырлар СССР чемпионы булды. 1970, 1974 елларда Дөнья чемпионатында алтын, көмеш, бронза медальләр яулады. 1972 елда Саппорода (Япония) 15 чакрымда – көмеш, эстафетада алтын медальләр алды.

Халыкара ярышларда ул һәрвакыт игътибар үзәгендә иде. Финнарның ике метрлы атаклы чаңгычысы Мието аның хакында ярымшаярып болай дигән иде: “Урамда, бергә атлаганда култык астыннан гына булган бу егеткә каян Ходай шундый көч, җегәр биргән? Чаңгы юлында әллә каян, аяк арасыннан гына чыга да китә, күрми дә каласың!”

1970 елдан башлап туган төбәгем Зәйдә аның исемендәге призга чаңгы ярышлары уздырыла. Аны оештырып җибәрүгә “Татарстан яшьләре” газетасы да зур өлеш кертте. Болар мин белгәннәре генә. Хәтердән. Төгәлсезлекләр китмәсен өчен бүтәннәренә кагылып тормыйм.

Терекөмеш кебек
КЕРӘШЕН

... Симаш... Керәшен татары. Ялтырап торучы бераз кысык күзләр. Бер сүз әйтүгә авызы ерылып китә. Безнең авылларны Баграж урманнары аерып тора. Шушы туфракның суын эчеп, шушы урманның җиләген, чикләвеген, шомыртын, балтырганын, кукысын ашап, шул урманның диләнкәләрендә киселгән бүрәнәләреннән салынган йортлардагы мичләрдә җылынып кемнәр генә үсмәгән?!

Симашның үз тирәсендәге авыллардан гына да үз керәшене – хөр табигатьле, гаять үзенчә холыклы язучыбыз Гурий Тавлин, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев, олуг галимебез, академик Хатыйп Миңнеголов чыккан.

Урманның бирге ягына чыксаң авыллар тезелеп китә. Беренчесе Пусташит (Бишсубашы) – минем туган авылым.

Менә атаклы урта мәктәпле, сырхауханәле, даруханәле, без укыган чагында йөзгә якын баланы сыйдырган интернатлы Түбән Биш авылы.

Бераз гына сулга тайпылсак – Шыкмай авылы. Монысы – Роберт Батулланыкы.

Әз генә түбән төшсәк – Әхмәт авылы. Николай Дунаев авылы. Камал театры артисты Наил Дунаевның алмаган бер генә дәрәҗәле исеме дә калмады.

Менә шушы бөтен тирәлектәге балаларны бергә җыеп, тәрбияләргә алынган Түбән Биш урта мәктәбе тарихи мәктәп иде. Әле генә Роберт Батулланы, Наил Дунаевны телгә алдым. Алар бер класста укыган балалар. Тагын берсе – Хәмзә Арсланов бар әле. Алар мәктәп бетергән чорда Мәскәүдә Щепкин исемендәге артистлар әзерләү Академиясендә (төгәл ничек аталадыр, белмим) татар бүлеге ачып, студентлар кабул итәләр. Әнә шунда безнең мәктәптән әлеге өч егет керә.

Симаш әнә шундый мәктәптә укыды. Ишле гаиләдән. Эшкә карусыз. Мәктәптә ул вакытта физкультура дәресләре нәрсәдән гыйбарәт иде? Утын кисүдән. Чөнки, егермедән артык мич ягыла. Алай гына булса әле. Өстәвенә, мәктәп тирәли тереклек итеп яткан укытучыларны да онытмаска кирәк. Алар, олы башларын кече итеп, безнең алда, авыл алдында утын кисеп, утын ярып йөрмәсләр бит инде!

Укытучыларның дәрәҗәсе шундый зур иде. Алар урамнан узганда, бүрәнә өстендә тезелешеп утырган авыл агайлары пыскытып утырган тәмәкеләрен тизрәк яшерәләр иде.

Симаш әнә шул итагатьле мохиттә калыпланды, үсте.

Кыш көне физкультура дәресләренең вазифасы тагын бер эштән гыйбарәт иде. Мәктәп тирәли кар көрәү. Симаш аны үзе көри. Тирләми дә. Без көтүебез белән аның артыннан җыештырып, себереп кенә барабыз.

Мәктәптә ул бердәнбер чаңгычы малай. Ул аны үзе ясый, үзе буйый, үзе каз маена ниндидер майлар кушып ясаган кушылма белән майлый. Аның чаңгысы кар өстендә оча гына!

Безнең авылдан урманга өч чакрым. Кышкы иртәләрдә урманнан бер нокта – Симаш килеп чыга.

– Әнә, Симашың күренде, мәктәпкә җыен, – диләр миңа.

Ул булганда сәгать кирәкми. Мин җыенып чыгам. Инде ун чакрымнан артык чаңгыда ыжгырып килгән дустымда ник бер бөртек тир булсын.

– Тирләмәдеңдәме? – дим.

– Сау-сәламәт кеше мунчада гына тирләргә тиеш, – дип шаркылдап көлә ул.

Аның бу көлүен ишетү, ут янган күзләрен күрү җанга шулкадәр рәхәт. Көне буе үзеңне шул халәттә тоясың, шул рәхәт белән яшисең.

1997 елның 21 декабрендә мине эзләп табып “Шәһри Казан” редакторы, Симашның якын дусты Илдус Илдарханов чылтырата:

– Беләсеңме, дустым, арабызда инде Симаш юк!

Мин каушап, куркып калдым. Ни дияргә дә, ни сүз катарга да белмәдем. Бераз аңыма килгәч, гадәтемчә, кулыма каләм алдым:
Декабрьның уртасында яшен,
Яшен бәрде...
Башка сыймаслык.
Илдус чылтырата:
Арабызда
Терекөмеш кебек Симаш юк!
Үз-үзенә чаңгы юлы салып,
Баграж урманнары эченнән,
Авылыма килеп төшә иде
Кичерелгән бит бу!!!
Кичелгән.

* * *

Симаш укуга артык исе китмәсә дә, кул эшенә бик оста иде. Яшь кенә булуына карамастан, менә дигән балта остасы. Аның ятагы астында торган биштәрендә өтерге, ышкы, борау... хәтта пыяла кисәргә алмаз да бар. Сельпода, сырхауханәдә, мәктәптә, интернатта, ишек ачылмаса-ябылмаса, тәрәзә пыяласы коелып төшсә – ул аны ялт итеп куя.

Мәктәпкә ниндидер уңай белән “Рекорд” телевизоры бүләк иткәннәр иде. Интернат балалары кич белән мәктәпкә дәрес әзерләргә җыелалар. Дежур укытучылар бар. Дәресләр әзерләнеп беткәч, ике сәгать телевизор карарга рөхсәт ителә. Еш кына артып та китә. Монда гаиләләре белән укытучылар да, врачлар да, күрше-тирә дә җыела.

Әнә шул “Рекорд” эшләми башлады. Симаш аның артында кармаланды да:

– Паяльник кирәк, – диде.

– Кыйммәтме соң ул? – диделәр өлкәннәр.

– Чаллыда кибеттә бар ул, – диде Симаш. – 32 сум.

“Аһ!” – иттеләр. 70-80 сум акча алып эшләгән укытучылар өчен бу бик зур акча иде. Укучыларның әти-әниләреннән тиенләп-сумлап акча җыйдылар. Симаш алып кайтты ул нәрсәне. Кичкә... “Рекорд” гөрләп эшли иде инде.

– Беләсеңме, Мөдәррис, мин моны үз гомеремдә дә сатып ала алмас идем бит. Ә мин хәзер күпме радиоприемникларны төзәтә алачакмын.

Чынлап шулай булды да.

Бер җәйне бу безгә килеп керде. 9 да укыган вакыт. Мине эшкә чакыра. “Подсобник итеп”, – ди. – “Нәрсә ул?” – дим.

– Ну, ярдәмче инде! – ди авызын ерып.

Мәлем авылында бу бер абзыйга мунча бурарга килешкән икән. Киттек. Эш кораллары күтәреп бардык. Сөйләшү китте.

– Абзый, түбәңне нәрсә белән ябасың?

– Шифер бар!

– Цементың бармы?

– Юк. Табарга була.

– Бурага цемент нигә кирәк?

– Сиңа мунча кирәкме? Кирәк! Аңа нигез кирәкме? Кирәк!

– Соң, минем кирпеч бар.

– Мунча нигезенә кирпеч салмыйлар, син таш тап, цемент тап!

– Соң, таш ул яр буе тулы, җый гына!

– Менә шуны җыеп ташы, ун-унбиш көннән мунча керерсең.

Абзыең авызын ачты да катты.

Без бер көн көне буе агач каезладык. Симаш аны җеге-җепкә туры килердәй тәртиптә дүрт якка таратып тезә барды.

Икенче көнне миңа үлчәп урыннар билгеләде дә алты чокыр казырга кушты. Үзе үлчәү, карандаш белән бүрәнә башларына сызыклар сыза. Хуҗа белән хуҗабикә балалары белән яр буеннан таш ташый.

– Абзый, мүгең бармы?

– Бар, бар, улым!

Ул бернәрсә дә аңламый. Цемент табып кайтты. Мүк чыгарды. Ни кушсаң, шуны эшли.

– Абзый, зур гына ялгаш тап, ком, кызыл балчык китер, нигез куябыз.

– Соң, энем, бура буралмаган бит әле?!

– Анысы безнең эш.

Чынлап та, кичкә таба нигез булды. Өч көннән соң мунчаның биш ниргәсен мүкләп күтәреп тә куйдык. Симаш кулында балта уйнап кына тора. Бүрәнә башын ул сызган билгегә кадәр абзый белән кисә торабыз, ул киртләп, мүкләп утырта бара. Менә ул абзыйдан такта таләп итә башлады. Түшәмгә, идәнгә, ләүкәгә ди. Хуҗа пилорамга чапты. Берничә көннән Симаш аның кирпечләрен ишегалдына чыгартты, өстенә чиләк-чиләк су сипте. “Сулы кирпеч бер-берсенә берегеп китә”, – ди. Тутыкмас калайдан казан эшләтергә җибәрде.

Чынлап та, 21 нче көнне без шаулатып мунча кердек.

Тагын бер хәл истә калган. Абзый безгә ачы бал тәкъдим итеп карый, хәмер дә чыгарып карады. Симаш аңа көлеп кенә әйтте:

– Кулыңнан килсә, син, агай, безгә шешәле сыра табып кара.

– Бездә булган нәрсә түгел бит, балалар. Чаллыга пароход килгәндә буфетыннан кереп алалар дип ишеткәнем бар...

Ничек итсә иткән, без беренче мунчаны кергән көнне дүрт шешә сыра чыгарды.

Шатлыктан аның күзләре балкый иде. Симаш икесен ачты да таш өстенә җибәрде. Абзыйның күзләренә шакмакланды:

– Нишлисең, нишлисең, мин бит аны... Чаллыларга барып... Ярты көн пароход көтеп.

– Йоласы шулай аның, агай, – диде Симаш.

Мунчага хуш ис таралды. Котыра-котыра чабынып мунча алдына чыгып тәгәрәгәч, абзый кеше:

– Һай, энем, бу сыраң белән... Һәйбәт йола икән, – дип берничә тапкыр тәгәрәп әйләнде.

* * *

Ул мәктәпне тәмамлады. Әле минем бер елым бар. Түбән Биш авылындагы урта мәктәп интернатында ятабыз. Инде бүлмәләр буш. Озакка, бик озакка аерылышасын сизәбез.

– Син, – ди ул, – үз юлыңны тапкансың инде, мин менә кая барырмын.

– Синең кулыңдагы һөнәрләр миндә булсамы?

– Хәзер бит һөнәр түгел, кәгазь заманы, – ди ул авыр сулап.

Дүрт-биш елдан ул үзенең Европа, дөнья чемпионы булачагын шәйләде микән. Шәйләгәндер дип беләм. Ул инде мәктәптән киткәндә үк зур спортчы иде. Безнең мәктәпкә ирле-хатынлы укытучылар килде. Ире безне тарихтан укыта. Хатыны физкультура институты бетергән, чая, усал, үҗәт марҗа. Бөтен районны, мәктәпне аякка бастырды. Физкультура дәресләрендә утын кисү, кар көрәү бетте. Мәктәпнең бер өлешеннән спортзал эшләтте. Спорт снарядлары белән җиһазлатты. Ә без аны кинода гына күргән. Врачлар чакырып, бөтен балалардан тикшерү уздырды. Тумыштан йөрәк авырулыларны физкультура, хезмәт дәресләреннән азат иттерде. Кулына сәгать тотып, бөтен мәктәпне чаңгыда чаптырды. Федор Симашевның чапканын секундомердан билгеләү белән әйтте:

– Әгәр ялкауланмасаң, 4-5 елдан дөнья чемпионы буласың!

Бөтен мәктәп тәгәрәп көлде. Ничек инде физика-математикадан көчкә-көчкә өчлегә укыган бала дөнья чемпионы була алсын!

Әгәр дә шул елларда рәсем дәресләрен укытырга бер талантлы педагог килгән булса, шигем юк, бездән зур рәссам чыккан булыр иде. Шундый ук җыр укытучысы килеп ноталар өйрәтсә, композиторлар да чыккан булыр иде. Симашның ул яктан бәхете булды.

* * *

Симашка быел март аенда 60 тулган булыр иде. Сүземне, аның китүе хәбәрен ишеткән төнне язылган (1997 ел, 21 декабрь) шигырьдәге юллар белән тәмамларга телим.
..Безгә шулай бергә очрашырга,
Аерылырга язган күрәсең.
Төшләремә Симаш ник керәсең –
Терекөмеш кебек керәшен...
Әле генә яши башлаган күк,
Уйлап баксаң шактый узылган –
Мин дә китәрмен бер шул син салган
Ап-ак карлы чаңгы юлыннан.

Мөдәррис ӘГЪЛӘМ.


Р ә с е м д ә : дөньяның иң көчле чаңгычыларыннан берсе Федор Симашев тормыш иптәше Зоя Ивановна (ул да чаңгычы, спорт остасы) белән. 1969 ел.

(Илдус Илдарханов архивыннан).