Норвегиядә ничек яшиләр?

Норвегия Төньяк Европада урнашкан. Ләкин төньякта булуга карамастан, аның һава температурасы, хәтта кыш көне дә, ноль градустан түбән төшми. Җәй кызу түгел, әмма су коенырга, яшелчә үстерергә мөмкин. Территориясе зур булса да, халкы 4 миллион чамасы гына. Норвегиянең һәр дүртенче кешесе авылда яши. Дәүләт башлыгы – король. Илдә уртача хезмәт хакы – елына 35 мең доллар, ягъни безнең акча белән аена 65 мең сум чамасы. Хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 81 ел, ир-атларныкы – 76.

Норвегиянең төп байлыгы – аның табигате. Искиткеч матур, чиста табигатьле ил ул. Халкы шул матурлык белән горурлана, аны сакларга тырыша. Барлык ризыклары – экологик яктан чиста. Норвегия – җирле халык өчен генә түгел, зур шәһәрләрдәге ыгы-зыгылы тормыштан ял итәргә теләүчеләр өчен дә чын оҗмах . Диңгез буйларындагы меңләгән аулак бухталар, урманнар һәм болыннар белән капланган тәбәнәк таулар, бозлыклар кабатланмас манзара тудыра. Күп сандагы чиста күлләр һәм елгалар балык тотып ләззәтләнергә, су спорты белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Шуңа да карамастан, җирнең тигезсезлеге, сулыклар күплеге биредә яшәүчеләргә шактый мәшәкатьләр тудыра. Норвегиядә җирнең 3 проценты гына авыл хуҗалыгы өчен яраклы. Онны Норвегия читтән сатып ала. Торак йортларның күпчелеге шул калкулыкларда урнашкан. Кайберәүләрнең юлны кыскарту өчен ташлар арасыннан кәҗә кебек үрмәләве безгә, ягъни лифтсыз ике этаж да күтәрелергә иренүче русиялеләргә, бик тә авыр эш кебек тоела. Әмма яшьтән спорт белән шөгыльләнүче норвегиялеләргә бу берни тормый, хәтта өлкән яшьтәгеләр дә шундый чокырлы, ташлы урыннарны бик җиңел үтә.

* * *

70 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан бик тә акыллы референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.

* * *

Илдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.

Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар. Аннары кешедә эш эзләү теләге уянсын өчен пособиенең күләме кими. Норвегия хөкүмәте объектив сәбәпләр аркасында эшен югалткан кеше лаеклы яшәргә тиеш дип саный.

Әлбәттә, шундый ил булганлыктан, аның кибетләрендә бар нәрсә дә кыйммәт (югыйсә, бирегә халык ыргылыр һәм Норвегия иммигрантлар белән тулар иде). Бер пачка тәмәке, мәсәлән, 10 доллар, бер шешә сыра – 2 доллар, бер кирпеч ипи яки күмәч – 1,6 доллар, итнең килосы –К10 доллар, май – 2,5 доллар.

* * *

Башкаласы Осло – җәяүлеләр һәм велосипедчылар шәһәре. Биредә автомобиль магистральләре җир асты туннельләреннән үтә һәм шул сәбәпле урамнарда күп илләрдәге кебек “бөке”ләр күрмәссең.

Шәһәрдә скульптуралар бихисап. Китап укый торган кыз, көймәдә бара торган ир-ат, чаңгыга баскан бала, кармакка капкан балык сыннары дисеңме... Ниндиләре генә юк! Алар адым саен. Ослода бөтен дөньяга танылган, тиңе булмаган чаңгылар музее, корабльләр музее, шулай ук палеонтология, этнография, минералогия музейлары.

* * *

Мәктәпкә җиде яшьтән керәләр һәм тугыз ел укыйлар, ә аннары югары белем алу өчен университетларда укуларын дәвам итәләр. Норвегиядә мәктәп системасында ата-аналар бик актив катнаша. Укыту программасы, ял дәресләре, физкультура төрләре, бер класста ничә бала укырга мөмкинлеге, нинди форма кияргә кирәклеге турында мәктәп башта ата-аналар белән киңәшә, вариантлар тәкъдим итә. Укучылар, ягъни балалары өчен кайсы файдалы, уңайлы – ата-аналар шуны сайлап алалар.

Югары белем илдәге дүрт университетта бирелә һәм ул тулысынча бушлай. Университетларда теләсә-нинди яшьтә дә укырга була. Шуңа күрә аларда 50 яшьлек студентларны да очратырга мөмкин. Студентларның барысына да стипендия түләнә. Ә яшәргә стипендия җитмәсә, алар махсус фондлардан бик түбән процентлы кредитлар ала алалар. Биредә югары белемгә караш бик җитди, укыту кырыс. Әгәр студентны күчергәндә тотсалар, аны яңадан берәр уку йортына керү хокукыннан мәхрүм итеп, куалар. Шуңа күрә берәү дә күчерми.

* * *

Норвегия хатын-кызлары – бик кыйммәтле кадрлар. Закон буенча, җитәкчеләрнең 40 проценты хатын-кыз булырга тиеш. Мәсәлән, берәр җаваплы вазыйфага тәҗрибәлерәк, укымышлырак ир-атны кире кагып, хатын-кызны алырга мөмкиннәр. Норвегиянең оборона министры да хатын-кыз.

* * *

Норвегиядә хезмәткә кагылышлы кызыклы гына бер закон бар. Әгәр хезмәткәр эшләп бик арыган икән һәм бу аның сәламәтлегенә яный дип санаса, ул хәле яхшырганчы эшкә йөрмичә тора ала. Бу вакытта җитәкчесе аңа чылтыратып, хәлен белешкәләргә һәм эшкә чыгарлык булмадыңмы әле дип итагатьле генә сорашырга тиеш. Әмма шушы закон булуга карамастан, моннан файдаланырга ашкынып тормыйлар: халык эшкә рәхәтләнеп йөри.

* * *

Җомга – норвегиялеләрнең хезмәт атнасы тәмамлану уңаеннан милли бәйрәме. Җомга кичендә бар халык диярлек йөзләгән рестораннар, барлар, дискотекаларга кереп тула. Иртәнге дүрткә кадәр барысы да рәхәтләнеп күңел ачалар. Шимбә көнне бәйрәм дәвам итә, ләкин җомга көнендәге кебек үк дәрәҗәдә түгел.

* * *

Норвегиядә “зәңгәрләр” законлы рәвештә өйләнешә ала. Халык бәйрәм көннәрдә бердәм рәвештә милли киемнәр кия. Ял көннәрендә гаиләләре белән паркларга, музейларга йөриләр, кышын спорт белән шөгыльләнәләр.

Ел саен үзәк газетада илнең барлык гражданнары исемлеге басыла: аларның туган еллары, көннәре, адреслары, телефоннары һәм ел буена кергән керемнәре, түләгән салымнары суммасы.

* * *

Норвегиянең төрмәләре турында да әйтми китми ярамас. Биредә дә хөкүмәтнең “беренче чиратта – кеше” дигән төп принцибы тулы куәтенә эшләгәне күренеп тора. Монда тоткыннар, күп дигәндә, дүрт кешелек камераларда утыра. Хәер, аларны камера дип тә әйтеп булмый: анда телевизор, өстәл, урындыклар, агач караватлар, чип-чиста урын-җир, шкафлар, суыткыч, магнитофон, китап киштәсе бар. Тәрәзәләрдә тимер рәшәткә түгел, ә пәрдәләр, идәндә йомшак келәм, янәшәдә юыну урыны, ялт иткән бәдрәф. Төрмә хезмәткәрләренең камерага анда “яшәүче” рөхсәтеннән башка, әгәр үтә дә җитди сәбәп булмаса, килеп керергә хаклары юк. Тоткыннар кичке тугызга кадәр камерадан коридорга, кухняга, ял итү бүлмәсенә ирекле рәвештә чыгып йөри алалар. Коридорда төрмә тормышына кагылышлы кызыклы белдерүләр, рәссамнар картиналары эленеп тора. Ял бүлмәсендә теннис һәм бильярд өстәлләре, зур аквариум, зур телевизор, китапханә, интернетка тоташкан компьютер, телефон автоматлары, шахмат-шашка уены өстәлләре тора, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Кичен тоткыннар футбол уйный, тренажер залларында шөгыльләнә, сауна керә алалар. Төрмә территориясендә иң кирәкле әйберләр сатыла торган кибет тә эшли. Ишегалдында ямь-яшел газоннарда матур чәчәкләр үсә.

Тоткыннар дәүләткә үзләре турында кайгырткан өчен эшләп җавап бирергә тиешләр. Җинаятьчеләр якындагы кырда иген үстерәләр, фермада терлекләр карыйлар. Аларның эшен берәү дә тикшереп тормый, бар да тоткынның намусында. Кыр киртәләп алынмаган. Дөрес эшкә кадәр һәрбер тоткынны бер сакчы озатып бара. Төрмә териториясендә шулай ук заманча җиһазланган кер юу урыны бар: предприятие хәрби частьләр, сырхауханәләр, картлар йортларыннан кер юарга заказлар кабул итә. Төрмәдә белем алырга, шофер, пешекче ише һөнәрләр үзләштерергә дә мөмкин. Укучы тоткын эштән азат ителә, җитмәсә укыган өчен аңа акча да түлиләр. Дөрес, эшләү дә, уку да мәҗбүри түгел. Болардан баш тартып бот күтәреп ятарга да мөмкин, ләкин ул вакытта телевизор карау һәм футбол уйнау ише ләззәтләрдән колак кагасың.

Эшләгәне өчен дәүләт тоткынга акча түли: көнгә 5 доллар чамасы. Хезмәт хакы нигездә кеше иреккә чыкканнан соң тотарга акчасы булсын өчен кенәгәгә күчереп барыла. Акчаның бер өлеше исә кесә чыгымнары өчен кулларына тоттырыла. Тәртипләре яхшы булса тоткыннарны бәйрәмнәрдә берничә көнгә өйләренә чыгаралар. Тагын бер кызыклы факт: Норвегиядә төрмәләрдә бик аз гына кеше тотыла, шуңа күрә кайбер җинаятьчеләр судтан соң өйләрендә төрмәдә урын бушаганын көтәргә мәҗбүрләр.

* * *

Норвегиялеләр аякларына чаңгы киеп туа дигән гыйбарәдә күпмедер хаклык бар. Биредә кышын да, җәен дә (җәен ясалма кар-бозларда) эте-бете чаңгыда, тимераякта, чанада шуа. Кышын якшәмбе иртәсендә электричкаларга чаңгылар күтәргән халык кереп тула: гаилә белән табигатькә чыгу биредә табигый күренеш. Бу инде хәзер спорт кына түгел, ә аларның яшәү рәвешләре: халык тормышын кышкы спорт төрләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Моның өчен илдә барлык мөмкинлекләр дә бар: менә дигән спорт базалары, гаҗәеп матур ландшафт, чаңгы курортлары, шәп трассалар, суперчаңгылар, тауга күтәргеч җайланмалар. Хәтерләсәгез, Унҗиденче кышкы олимпиада да Норвегиянең Лиллехаммер шәһәрендә уздырылды.

* * *

Кырыс табигате аркасында бу илнең кухнясы да үзенчәлекле. Беренче чиратта балык ризыкларына зур игътибар бирелә. Норвегиянең сельдь балыгын, башка төрле балык деликатесларын бөтен дөньяда беләләр. Халкының яраткан ризыгы, милли горурлыгы – клипфиск. Бу – киптергән треска балыгы. Ләкин норвегиялеләр милли кухнялары, ризык төрлелекләре белән мактана алмыйлар. Халыкның күпчелеге ризыкка ашказанын буш тотмау өчен генә кирәкле әйбер дип карый. Моның шулай икәнлеген зур мәҗлесләрдә төп ризык итеп солы боткасы куюларыннан да чамаларга мөмкин. Кайнар ризыкларына һәрвакыт төрле тәмләткечләр белән кушылган каймак салып ашыйлар.

* * *

Норвегиялеләрнең характерларында бик тә үзенчәлекле бер нәрсә бар: биредә үзеңнең байлыгыңны күрсәтү әдәпсезлек санала. Кеше никадәр бай булса да, аның көнкүреше тыйнак кына, башкаларныкыннан аерылып тормый. Ул байлыгы белән масаймый, үзен эре тотмый. Норвегиянең хәзерге коро енең атасы сарайга “эшкә” гомере буе трамвайда йөргән дип сөйлиләр. Хәзер дә король һәм аның гаиләсе әгъзалары иртән шәһәр паркына йөгерергә чыга һәм шунда гади кешеләр белән рәхәтләнеп аралаша.

Халидә МИНҺАҖЕВА әзерләде.