Толба-Шөн арасы Чакрым ярым барасы

ТАТАРЛАРЫМ

Киров өлкәсенең очсыз-кырыйсыз урманнары арасында, бормаланып агучы Нократ елгасы буенда, Татарстаннан Ленинның мәкерле сәясәте аркасында ук аерылып калган өч татар авылы җәйрәп ята. Түбән Шөн, Урта Шөн һәм Сасмакны бер яктан республикабыз белән чик бүлеп торса, икенче яктан инде бетеп, нигезләре тузып баручы урыс авыллары әйләндереп алган. Ләкин урыс мохите биредә тоелмый да кебек. Татарлар үз дөньясында яши. Тик ансат тормыш түгел бу. Нократ Аланы районына юл алганда мин әнә шул татарлыкны саклап калу серләренә төшенергә ниятләдем. Кукмара районының Татар Толбасы авылы яныннан тау гына менәсе. Аннан инде Урта Шөнгә кул сузымы гына. Чик бар да кебек, юк та. Ләкин Шөнне Татарстаннан аерып торучы бу чакрым ярым ара барыбер үзенекен итә, үзенең йогынтысын сиздерә икән...

“Нократ түгел, Идел ул...”

Урта Шөннең тарихы белән кызыксынам. Олы агайлар бик теләп, тәмләп сөйли аны. Бактың исә, борынгы бабалары бирегә моннан әле 450 ел элек үк, Иван Грозныйның чукындыру сәясәтеннән качып килгән икән. Нократ елгасын алар Идел дип йөртәләр. Ник алай дип сорагач, шулай гадәтләнелгән инде, ата-бабалар шулай атап йөрткән, без генә үзгәртә алмыйбыз, диләр...

Борынгы елларны хәтерләтеп, авылда әле дә сакланган икешәр катлы таш йортлар, сәүдәгәрләрнең кибетләре тора. Димәк, элек-электән бай яшәгән болар. Авыл үзәгендә борынгы мәчет. Аның манарасын совет хакимияте дә кистерә алмаган. Хәзер исә, заманалар үзгәргәч, төзекләндереп, манарасын яңартып куйганнар.

– Фатыйх мулла саклап калган аны, – ди авыл мөәзине Гәптрәүф Сәлахов. – Нык торган ул кеше. Шунда, мәчеттә үк яшәгән дә. Беркем җиңә алмаган үзен. Хәтта совет заманындагы салымнар да сындырмаган, түләп барган. Намазын укып, мәрхүмнәрне дин буенча җирләгән. Ул хәзер мәрхүм инде...

Бүген Фатыйх мулланың эшен Гәптрәүф ага дәвам итә. Мәчеткә егермеләп кеше йөри икән. Яшьләрне дә дингә тартырга тырышам, ди. Хәер, динне, халыкның рухын шактый мыскыл иткән совет заманасы. 70 нче еллар азагында иске зират өстенә сыер фермасы салып куйганнар. Бүген дә мәрхүмнәр җәсаде өстендә көтүлек... Хәзер күмелә торганының капкасына “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип язылган...

Дөрес, әледән-әле өлкәдә кайбер басмалар “татарлар арасында ваһһабчылык чәчәк ата” дип чәчрәп чыгалар икән. Тик халык моңа күнеккән бугай инде. “Яхшы яшәгәнебезгә көнләшәләр, шуңа аптыраталар, аңа игътибар итмибез”, – дип җавап кайтардылар алар минем бу хактагы соравыма. “Татарларның башкаларга зыяны тими”, – дигәч, кемдер: “Кызганыч, бу хакта татарлар үзләре генә белә шул”, – дип өстәп куйды...

Өч авыл – Түбән, Урта Шөн һәм Сасмак бер гаилә булып, бер-берсенә ябышып яшәвен белә. Үзләренең микроклиматлары бар димме шунда. һәрхәлдә, татар телендә шатырдаттырып сөйләшәләр, гореф-гадәтләрне саклыйлар, гармунчылары, көрәшчеләре белән дан тоталар.

Өч татар авылы бер хуҗалыкка берләшкән. Бүген ул “Нократ” дип атала. Районда иң алдынгы, аягында ныклап басып кала алган бердәнбер хуҗалык икән. Тирә-юньдәге урыс авыллары таркалып бетә, өлкәнең төньягына китсәң, басуларны инде алабута түгел, урман-чатырманлык каплап бара. Ә боларда әле эшләр чагыштырмача әйбәт. Сабан туен да колхоз хисабына оештырып, баш батырга ат бүләк иттеләр. Дөрес, колхоз электән калган көч-куәт хисабына гына яши. “Заманында без миллионер-хуҗалык идек, – дип искә ала Түбән Шөннән Фәрит Нәкыйпов. – Хәзер заманалар үзгәрде инде. Яңа техника да бик кайтмый... Һәрхәлдә, күршеләр хәлендә түгел әле без. Яшәрлек көч бар, исән-имин генә булыйк”.

Хуҗалык җитәкчесе Мирзаян Хәйруллинны беренче күргәч, берәр мулла-фәлән дип уйлаган идем. Сөйләме, киенү рәвеше шуңа тартым. Юк, кем әйтмешли, гап-гади, уртача статистик “персиятел” икән. Колхоз язмышы турында гәпләшеп киттек. Бездә инвесторлар килә бит, сездә бу яктан эшләр ничек дигән булам, колхоз озак яши алмас бит дим, күңел кылларын тарткалыйм.

– Яши әле ул, – ди Мирзаян әфәнде. – Менә сезнең ул инвесторлар белән кая да булса барып чыгуыгызга әллә ни ышанычым юк. Әйе, техника искерә, тик акрынлап яңарта торабыз. Унар-унбишәр миллион сум торган чит ил комплекслары безгә кирәк түгел. Үзебезнекендә дә эшләп була. Аннан соң, әгәр безгә инвестор, ягьни, хуҗа килсә, халык аңа эшләмәячәк. Өйрәнмәгән ул аңа, дөньяга карашы шундый. Кемгәдер бил бөккәнче, биш-алты сыер асраячак ул. Бездә печән мул бит. Нократны паром белән кичеп, аргы якта печән әзерли халык. Ә якын-тирәдәге урыс авылларына печән кирәк түгел. Шуңа күрә без колхозны таратырга җыенмыйбыз, элеккечә яшәргә исәп.

Элек-электән бу яклар муллыкка өйрәнгән. Түбән Шөн мәктәбе директоры Наил Габдрахмановтан ике төбәктәге тормыш аермасы турында сораштырам.

– Элек сезнең Татарстанда берни табып булмый, бездә товар күп иде. Асфальт юллар күптән бар инде, күрәсезме, авыл урамнарында юл билгеләренә кадәр куелган. Хәзер безнең юллар ватылып бетте, карап торучы юк, – диде ул. – Ә сездә, киресенчә, күтәрелеш.

Укытуы – татарча, имтиханы – урысча?!

Өч авылда да мәктәптә белем бирү татар телендә алып барыла. Гомер-гомергә шулай булган. Дөрес, моннан 30 еллап элек боларны да урыс мәктәбе итәргә маташып караганнар, тик барып кына чыкмаган.

– Безгә хәзер өлкәдән укыту планы төшерелә, – ди Түбән Шөн мәктәбе директоры Наил Габдрахманов. – Анда кайсы предметка ничә сәгать биреләсе язылган. Бюджет шул сәгатьләр өчен генә акча күчерә. Нигәдер, татар теле һәм әдәбиятын елдан-ел киметәләр. Татар теленә атнага – 2, әдәбиятка бер сәгать калдырылды... Китаплар белән тәэмин итү турында әйтәсе дә юк. Аңа өметләнмибез дә. Әле ярый Кукмаралар булыша. Дүртенче гимназиядән ел саен бишәр капчык дәреслек алып кайтабыз...

Белем бирү татар телендә барса, Бердәм дәүләт имтиханнары урыс телендә. Аларны балалар урыс авылларына барып бирәләр. Имтихан мәҗбүри. Чыгарылыш сыйныф укучылары бигрәк тә терминнарда саташып утыра. Уйлап карагыз, татарча вакланма “өчтән ике” булса, урысча “две третьих” бит. Гомумән, Бердәм дәүләт имтиханы чит төбәкләрдә яшәүче татарларның туган телен өйрәнүгә балта чабу ул. Бүген олы классларда кайбер предметларны урысча укытырга кирәк дигән сүзләр ишетелә башлаган. Чөнки имтиханнарны урысча бирәсе бит. Балалар үзләре үк, үз теләкләре белән урыс телендә укырга күчсен өчен эшләнгән мәкерле нәрсә түгелме икән бу БДИ? Юкса, әлеге авылларда туып-үскән балаларның күпчелеге югары белем алу өчен Казанга китү ягын карый бит. Ләкин БДИ белән мәктәп партасыннан ук “Сезнең татар телегез Түбән Шөннең бакча башыннан ары җирдә кирәкми”, – дигән фикер сеңдерелә...

Ләкин татарлык саклана әле. Өч авылга бер дискотека уздыралар, ул Урта Шөн авылы клубында үтә. Анда баргач, татар җырларына да биюләре шатландырды. Урта Шөндәге Сабан туе да һаман татар телендә генә алып барыла, көне буе мәйданда Салаватның җырларын кычкырттылар. Үзләре дә җыр дигәндә кимен куймый икән...

Урта Шөн, үзәк утар булгач, бай күренә. Кибетләр дә шактый биредә. Хоккей мәйданчыгы да бар. Аны Урта Шөн җирлеге башлыгы Мансур Фәләхетдинов карап-сипләп, балалар арасындагы командага ярдәм өчен спонсорлар табып тора икән. Гомумән, Мансур әфәнде Бөтендөнья татар конгрессы белән дә даими элемтәдә. Ул килгәч, халык, Казан белән элемтәләр тагын да ныгыр дип ышана.

Бөтен сүзләр, бөтен фикерләр, бөтен ышаныч Казанга юнәлтелгән. Өлкәдә татарларның барлыгын беләләр, ләкин ниндидер матди, рухи ярдәм күрсәтүче юк. Түбән Шөн китапханәсенә күптән түгел кайтарылган татарча китаплар да Бөтендөнья татар конгрессы аша алынган. Күптән түгел өлкәгә Минтимер Шәймиев килгәч, үзләренә дә кереп чыкмавына бераз үпкәләре дә бар шикелле... Хәер, Казаннан рухи гына түгел, матди ярдәм дә тоела. Бу өч татар авылына газны да Татарстан аша сузганнар. Газ ары китә алмаган, янәшәдәге урыс авылларында утын ягып кыш чыгалар.

Татарлыкны саклаучы, халыкны берләштерүче тагын бер нәрсә – әлеге дә баягы Сабантуй. Быел, тарихта беренче тапкыр, ул Түбән Шөндә оештырылмады. Хуҗалык өч авылга бер бәйрәмне Урта Шөндә үткәрде. Халык үпкәләп калды, әлбәттә. Ләкин Казаннар биредә дә хәлне төзәтә алдылар.

Татар барда, көрәш яши

Түбән Шөн авылы элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Бу яктан ике данлыклы баһадир – Фәнил Хәйруллин һәм Азат Шәрәфетдинов чыккан. Аларны Кукмарада да яхшы беләләр. Кызганыч, ике көрәшче дә мәрхүм инде. Тик якты истәлекләре яши. Казандагы бер спорт клубында җитәкче урында эшләүче, Урта Шөндә туып-үскән Фәрхать Хәйруллин менә инде алтынчы ел рәттән яшь көрәшчеләр Сабан туен үткәрә. Үз хисабына бүләкләр ала, дуслары булыша. Матур гадәткә әверелгән бу бәйге тирә-юньдәге авыллардан мәктәп балаларын үзенә җыя. Быел да Кукмара районыннан кадәр килүчеләр бар иде. Ә яшь көрәшчеләр Сабан туе олыларныкын алмаштырды, аланга барлык авылдашларны, кайткан кунакларны җыйды.

– Мин әлеге бәйгене махсус балалар арасында үткәрәм, – ди Фәрхать әфәнде. – Соңгы елларда көрәш безнең авылларда сүрелде. Ләкин татар яшәгән урын көрәшсез булмый ул. Беренче елларны бүләкләрне күбрәк Кукмара якларыннан килгән егетләр җыеп китә иде. Хәзер үзебездә дә җиңүчеләр күренә.

Көрәштән башка, ел саен ниндидер номинацияләрдә җиңүчеләрне билгелиләр. Әйтик, узган ел тальянда уйнаучыларны җыйганнар. Бу юлы иң шәп биючеләрне ачыкладылар.

Читкә карап елап утырып булмый шул. Юкса, изеп-таптап китәчәкләр. Шөн халкын шатландырганы – ниһаять, Татарстанның, Казанның барлыгы сизелә. Рухи яктан гына булса да, ярдәм итү. Җыелышып “Яңа гасыр” телеканалын карыйлар, Бөтендөнья татар конгрессы бүләк иткән китапларны укыйлар, мәркәзебез белән даими элемтәдә торалар. Картада сызылган чикләр аша булса да бүленмичә, аерылмыйча яшәү теләге бу. Һәм ул елдан-ел көчәя бара. Татарстан авылларыннан үзгә бер эчкерсезлек, яшәү көче тойдым мин биредә. Бернигә дә карамастан, меңнәрчә чакрымнарга сузылган тайга урманнары арасында адашуга да игътибар итмәстән, татар булып калу теләге...

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ.
Казан – Киров өлкәсе – Казан.