Күк күгәрчен күкләрдә

Күгәрчен борынгыдан ат, мәче, эт һәм башка йорт хайваннары кебек үк, адәм баласының тугрылыклы юлдашы булган. Мисырда археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә моннан биш мең ел элек өй күгәрченнәре асралуы ачыкланган.

Ислам динендә дә бу кош изгеләштерелә. Риваять буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр с.г.в. үзен үтерергә дип куып килгән каферләрдән тау куышына кереп кача. Нәкъ шул мизгелдә куышка керү сукмагына күгәрчен килеп куна һәм оя ясап, йомырка салып куя. Моның өстенә үрмәкүч пәйда булып, куышка керү юлын “җәтмә” белән бикләп өлгерә. Дошманнар бу билгеләрне күреп, ялгыш юлдан китеп баралар һәм сөекле пәйгамбәребез с.г.в. исән кала.

Күптән түгел Казанда күгәрченнәр күргәзмәсе булып узды. Анда шәһәребездән генә түгел, башка калалардан да йөзләгән һәвәскәр кошчы катнашты. Шуларның берсе – Югары Ослан районы, Медведково авылыннан тәҗрибәле күгәрчен үрчетүче Рәшит абый Әхмәтшин.

– Рәшит әфәнде, сезнең мавыгуыгыз ничек башланды?

– Бу хәл моннан нәкъ 53 ел элек, миңа алты яшь тулган көнне булды. Безгә кунаклар килгән иде. Ул чакта без Чаллыда, үз йортыбызда яши идек. Шунда әтиемнең дусты миңа бер пар ап-ак күгәрчен бүләк итте. Менә шуннан бирле мин күгәрчен үрчетәм, аларны тәрбияләп, карап очыртам.

Күгәрчен асрау минем гомерлек мавыгуым. Матурлык, гүзәллек, шатлык чыганагы алар. Тормыш ваклыкларыннан, борчу-мәшәкатьләрдән аерылыйм дисәм, кошларым янына киләм. Аларның гөрли-гөрли җим җыюын, җиде кат күк йөзенә менеп китеп, зәп-зәңгәр күктә энә очыдай ак нокта булып, кояш нурларында ялтырап алуларын күрү миңа чиксез куаныч, күңел күтәренкелеге бирә. Үзем, нигездә, югарыга һәм озак очучы күгәрченнәр асрыйм. Алар бер мең метр югарылыкка күтәрелеп, тоташ 7-8 сәгать очарга мөмкиннәр. Рекордчылар 12-13 сәгать буена очып йөриләр. Андый кошларны, очып кайткач, 4-5 көн ял иттерергә, ныклап тукландырырга кирәк. Көндәлек рационнарына яшел азык, хәтта кычыткан да өстәп бирү файдалы.

– Күгәрченнәр тышкы кыяфәтләре, токымнары буенча да аерылалар. Шул хакта ниләр әйтер идегез?

– Күгәрченнәр декоратив, спорт токымы һәм хат ташучыларга аерыла. Мәсәлән, чыгышы буенча, төрле төбәк исеменнән “Чистай”, “Пермь”, “Бохара” токымнары билгеле. Аерым төрләре килеш-килбәтенә бәйле. Мәсәлән: “Акчарлак”, “Күбәләк”, “Дутыш” (мөгаен, Тутый кош”тан алынган – Р.М.), “Турман”, “Чубарый” (алар яшелле, кызыллы, сарылы төстә була), “Гривун” (ягъни, “яллы”). Ә урамда очып йөргән күк күгәрченнәр “Сизарь” дип атала.

Бик кыйммәтле нәселле кошлар читтән – Скандинавия илләреннән, Европадан, Гарәбстаннан кайтарыла. Гарәб илләрендә алар дәүләт милке булып санала һәм кошлар белән сәүдә итү ныклы күзәтү астында. Бер дустым Мисырга ял итәргә барган җиреннән әмир белән таныша, тегесе моның да кошлар белән мавыгуын белгәч, берничә күгәрчен бүләк итә. Кошларны чик аша аерым рөхсәт белән генә чыгарганнар.

Үзем узган ел Алманиядән “Типлер” токымлы бер пар күгәрчен сатып алдым. Хаклары хәйран гына.

Миңа өч ел Әфганстанда хезмәт итәргә туры килде. Анда да халык күгәрченнәрнең гүзәллеген күреп ләззәтләнү өчен нигездә декоратив токымлыларын үрчетә, сугыштырыр өчен үзенә бер төрле, ә хат ташу өчен бүтән төрле күгәрченнәр асрый.

Шунысы да мәгълүм: Бөек Ватан сугышы вакытында почта күгәрченнәре хәрби шифровкалар ташып, Мәскәү оборонасы вакытында һәм Рига шәһәрен азат иткәндә мөһим роль уйнаганнар. Почта күгәрченнәре сәгатенә 140 километр тизлек белән, 3 мең чакрым ераклыкка очарга сәләтле.

Күгәрченнең махсус ит токымлысы да бар. Алар гади кошлардан зуррак, тавыктан кечерәк. Итеннән ризык әзерлиләр.

– Кошларның яшәү шартлары нинди булырга тиеш?

– Күгәрчен читлеге коры, кояш яктысы төшәрлек урында булырга тиеш. Барлык кошлар кебек үк, күгәрченнәрне дә үтәли җилдән сакларга кирәк. Читлектә даими саф һава, кошларның коенырга яратуын истә тотып, яннарында чиста су салынган савыт куелуы зарур. Ә ашау ягына килсәк, бер кошка тәүлегенә 40-50 грамм исәбеннән бодай, тары, ясмык, вика бөртеге катнашмасыннан торган җим бирелә. Аларны иртән һәм төштән соң ашатырга кирәк. Мәгълүмдер, күгәрчен парсыз була алмый. Аларның кайберләре сайлаган парына гомере буена тугрылык саклый. Күгәрчен 13-15 яшькә җитеп картая, очмас була.

– Кошларны нәрсәдән сакларга кирәк?

– Күгәрченнең ике дошманы бар. Ерткыч кошлардан – карчыга, ә җирдәгеләрдән – мәче. Шунысы кызык, карчыга күренүгә, каргалар гауга күтәреп, игътибарны җәлеп итәләр, хәтта һөҗүмгә күчәләр. Карап торсаң, нәкъ сугыш вакытындагы дошман самолетлары белән безнең истребительләрнең бәрелеше. Карчыга – карганың кан дошманы, чөнки ул карга оясын туздыра, салган йомыркаларын, балаларын бетерә. Карчыга якынаю белән, алар сигнал бирә, шуңа да күгәрчен асраучылар каргаларга рәхмәтле.

– Күгәрчен турында сүз алып барганда, замана чире – кош гриппы турында әйтмәсәк килешмәс. Бу хакта фикерегезне беләсе килә...

– Кош гриппы, минем уйлавымча, ясалма рәвештә фәнни үзәкләрдә уйлап чыгарылган бактериологик коралның яңа төре, галимнәрнең “хезмәт җимеше”. Матбугат чаралары да бу афәтне күпертеп күрсәтүгә шактый тырышлык куя. Ә элек чирләрнең әсәре дә юк иде. Химик ашлама, төрле гербицидлар куллану нәтиҗәсе бу. Авыру кошны тануы бик ансат. Ул нәкъ кеше сыман кәефсезләнә, бөрешеп килә, башын бер якка янтайта, күзләрендәге нурлар сүрелә.

Сәламәт, яхшы токымлы кошлар булдырыйм дисәң, селекция эшен алып барырга кирәк. Кошларның күпме һәм ничек очуларын көндәлеккә теркәп барам. Токымнарны бутарга ярамый. Гарәбстаннан алынган нәселле күгәрченнәрнең асыл сыйфатлары хәтта 16 нчы буында да калкып чыгарга мөмкин. Узган җәйдә 150 күгәрченем бар иде. Бер болытлы көнне 25 кошым югалды. Чөнки бик югарыга күтәрелеп, болыт өстеннән очып йөрделәр, төнгә калып, ориентирларын югалтып китеп бардылар. Бишесе генә 2-3 көннән кайтып утырды.

Хуҗасын сизү, тоемлау, тану дигән нәрсә дә бар кошкайларда. Тавышымнан таныйлар дип фаразлыйм. Иртән читлеккә кереп “гүли-гүли” дип дәшүем була, очып килеп, җимне чүпли башлыйлар. Ә менә көтүләре белән утырып торганда сызгырып җибәрсәм – һавага күтәрелеп, канатларын җилпеп очып китәләр. Кошкайларымның тагы бер асыл сыйфаты – гаҗәп дәрәҗәдә үткен күзлелек. Әлеге сыйфат буенча алар хәтта карчыганы да уздыралар.

Рәшит абый сөйләгәннәргә өстәп шуны да искәртеп үтик – халкыбыз үзенә якын җан ияләрен поэтик образ итеп, бәет, әкият, мәзәкләрдә мәңгеләштерә. Энҗе-мәрҗәннән дә затлырак вә җанга ятышлы борынгы җырларда сандугач, тургай, кыр казы, кәккүк кебек кошлар белән беррәттән күгәрчен дә бар. “Сандугач-күгәрчен”, “Карауҗа авылы көе”, “Күк күгәрчен” кебек популяр җырларны гына искә төшереп үтик:

... Күк күгәрчен күктә уйный,

Күләгәсе җирдә уйный.

Минем күңелем сине уйлый,

Күк күгәрчен, сандугачым,

Синең күңелең кемне уйлый?

Рөстәм МӘҺДИЕВ.