Фәннең милләте юк, галимнәрнеке – бар

Узган атнада Казан бөтен дөньядан татар галимнәрен бергә җыйды.


Бу – беренче зур җыелышу. Татар галимнәре моңарчы да теге яки бу конференциядә, семинарда, фәнни җыелышта күпләп катнашса да, мондый максатчан очрашу, чыннан да, беренче тапкыр. Оештыручылар (ә алар – Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм Татарстанның Фәннәр Академиясе) аны Татар галимнәренең Беренче бөтендөнья Форумы дип атаганнар. Читтән – Германиядән, АКШтан, Румыниядән, Үзбәкстаннан, Төркиядән, Русия төбәкләреннән, кыскасы, дистәләп илдән җыелган 250 татар галиме янына үзебезнекеләр дә өстәлгәч, 500гә якын кеше булып, Фәннәр Академиясенең зур залы тулып китте. Кунаклар арасында исемнәре илгә һәм дөньяга билгеле шәхесләр бар: Германиядәге Макс Планка җәмгыятенең Астрофизика институты директоры академик Рәшит Сүнәев, Русия Фәннәр Академиясенең Океанология фәнни-тикшеренү институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Әхтәмҗан, Русия Хәрбиләр Академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев, атаклы физик Камил Вәлиев... Казанлы галимнәребез дә төшеп калганнардан түгел – Миркасыйм Госманов, Әхмәт Мәзһаров, Рафаэль Хәкимов, дистәләгән телче, әдәбиятчы, тарихчы, физик, химик, астроном, сәясәтчеләр.

Академия мөнбәреннән күпләр тәкрарлаганча, фәннең милләте юк аның. Төгәл фәннәрнең – бигрәк тә. Аның каравы, фәндә хезмәт куючы кешеләрнең һәркайсы – теге яки бу милләт баласы. Димәк, аның күңелендә, фәненә мәхәббәттән тыш, әле тагын үз милләтенең мәдәниятына, теленә, сәнгатенә тартылу да бар. Форумда «киңәшле йорт таркалмас» дигән татар халык мәкале еш яңгырады. Шул образга ияреп әйтсәк, бу җыелышуның, ягъни фикерләр йортының түбәсе – фәннәр булса, идәне, нигезе – милләт гаме булып чыга. Дөрес, чыгышлар вакытында, пленар утырыш көнне, һәр галим үз өлкәсендәге эшчәнлек хакында сөйләде: Әхмәт Мәзһаров – үзе җитәкли торган Татарстан Фәннәр Академиясе структурасы, эше хакында, икътисад министры урынбасары Алевтина Кудрявцева – республиканың матди-икътисадый хәле, халыкның көнкүреш дәрәҗәсе турында, Рәшит Сүнәев – галәм, күк, галактикаларның «яшә-еше» хакында... Читтән кереп, форумның нинди максат белән җыелганын искәрмәгән берәр кемсә тыңлап торса, сөйләшүнең үзәге ни соң монда, дип аптырап та калыр иде, мөгаен. Һәркайсы үз «җырын җырлый» бит биредә. Ләкин әнә шул төрле рухтагы, мозаик чыгышларны бер нәрсә – без һәммәбез дә татарлар, зур фәндә үз өлешебез бар, инде бергәләшеп үз милләтебезне дә кайгыртыйк, дигән мәгънә берләштерә. Ә менә гуманитар фәннәр өлкәсе галимнәре – сәясәтчеләр, тарихчылар, әдәбиятчы-телчеләр, этнографлар, әлбәттә инде, турыдан туры милләт хәле, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер йөртә. Румыниянең Төрекмәнстандагы илчесе Тасин Җәмилнең чыгышы һәркем йөрәгенә барып тигәндер, мөгаен. «Румыниядә 40 мең татар яши. Яшьләр туган телләрен җуеп бара. 1989 елдан соң, Чаушеску режимы җимерелгәч, беркадәр гайрәтләндек: ике татарча газета ачтык, татарча китаплар бастырдык, 1994 елда Констанса шәһәрендә татар симпозиумы җыйдык. Киләсе елга тагын берсен үткәрергә уйлыйбыз. Казанга да чакырулар җибәрәчәкбез.»

Фәннәр Академиябез бар, дибез. Ә бит, ныклап уйлап карасаң, нәкъ менә татар милләтенең сулышын, яшәү пульсын өйрәнүче институтларыбыз әлләни күп түгел. БТК БК рәисе Ренат Закиров чыгышында: «Без туплаган мәгълүмат базасында татарлардан 800 Русия галиме һәм 150 чит илләр вәкиле бар», – диде. Кайберләренең милләткә файдалы эшләрен дә санап үтте. Мәсәлән, Мәскәүдән – миллимәдәни автономия турында Думага закон проектын эшләгән Әгъдәс Борһановны, Саратовта – татар тарихы буенча уңышлы дәреслекләр язган профессор Фрид Рәшитовны, Казахстанда, Уральскида Тукайга музей ачкан Разак Әбүзаровны, хирург Ринат Акчуринны һәм башкаларны.

Пленар җыелышны ачып, Дәүсовет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул китергән мәгълүматлар да гыйбрәтле. Әйтик, безнең Фәннәр Академиясендәге фән докторларыннан 1323 кешенең 568е татарлар, Академия әгъзаларыннан 124 кешенең 79ы – татар. «Җыелуыбыз очраклы түгел: бу – милләт бөтенлеген, әлеге эштә Татарстанның җаваплылыгын дәлилли», – диде Фәрит әфәнде. Яңарак кына имзаланган шартнамәнең әһәмиятен дә әйтеп китте. Шунысы бик күңелле булды – Фәрит Мөхәммәтшин чыгышының төп өлешен татарча сөйләде. Гомумән, Форумның эш телләре өчәү дип игълан ителде – татар, урыс һәм инглиз телләре. Кайсыдыр берсен белмәүчеләргә, колакчыннар аша, тәрҗемәләр җиткерелеп барылды. Форумда җыелган «милләт каймагын», телеграмма җибәреп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә сәламләде. Аннары Форум үз эшен секцияләргә бүленеп дәвам итте. Анда ниләр сөйләнгәнлеген, кунакларның кызыклы фикерләрен алга таба ирештерербез.

Зөләйха КЫДАШЕВА.