“АвтоВАЗ” каласында

ТАТАРЛАРЫМ


Язгы тыныч иртә. Машина тигез юлдан алга җилдерә. Салонда магнитофоннан Резидә Шәрәфиева җырлый. Шоферыбыз Иван татар җырларын яратып тыңлый, әле алай гына да түгел, кушылып җырлый да. Самара өлкәсеннән, 270 елга якын тарихы булган Тольятти каласыннан кайтып киләбез. Кая гына барсам да, халкымның булдыклы, талантлы, укымышлы икәнлегенә ышанып кайтам.

Язгы кояшның нурлары күзне чагылдыра. Ә мин уйларым белән бу шәһәрдә узган көннәрне, очрашкан кешеләрне барлыйм.

Эше барның ашы бар

“АвтоВаз”да миңа берничә тапкыр булырга туры килде. Килгән саен Тольяттиның үзенчәлекле шәһәр икәненә инанып кайтам. Ул Үзәк, Комсомол, Автозавод районнарыннан тора. Алар шәһәрнең өч почмагында урнашкан. Каланы икегә бүлеп, яңа һәм иске шәһәр дип атыйлар. Уртада – урман. Урман эчендә кунакханәләр, шифаханәләр, ял итү урыннары. Мәһабәт Жигули таулары әллә кайдан күренеп тора.

“АвтоВаз” төзелеше башлангач, элеккеге Советлар иленең төрле төбәкләреннән бирегә килеп урнашкан халык арасында татарлар да шактый була. Бүген бу шәһәрдә милләттәшләребезнең саны кырык меңнән артык. Һәр җирдәгечә, туган телебез юкка чыга барган чорда, Тольяттида яшәүче кардәшләребез, татарлыкны саклап калу максатыннан, Русия законына нигезләнеп, 2001 елның февралендә Татар милли-мәдәни автономиясен оештыралар. Автономиягә җитәкче итеп бертавыштан Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллин сайлана. Җәмил үзе Татарстанның Нурлат районы, Яңа Әмзә авылы егете. Бүгенге көндә ул – Тольяттидагы “Зур Татарстан” сәүдә йорты директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы. БТКның 2007 елның декабрь аенда узган IV съездында Җәмил Рәхимҗан улына Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, татар милли тормышында башкарган барлык хезмәтләрен искә алып, “Рәхмәт хаты” тапшырды. Бу Җәмил Вәлиуллин эшенә генә түгел, әлеге җирлектә яшәүче халкыбыз тормышына югары бәя.

Тольяттига килгәч, без, әлбәттә, беренче эш итеп Татар милли-мәдәни автономиясе бинасы ишеген кагабыз. Бик күп төбәкләр өчен көнләшерлек бина ул. Түбәсендә Татарстан әләме дә җилферди. Бинага килеп керешкә милли, җылы рух урап ала. Милли тормыштагы һәр эшнең башлангычы монда туа, җанлана. Автономия каршында татар эшкуарларын берләштергән Координацияләү советы эшли. Яшьләрне аралаштыру, очраштыру, татар гаиләләре төзү өчен төрле кичәләр оештыруны җанландырып җибәргәннәр. Автономия каршында эшләп килүче иҗади коллективларга яңа концерт костюмнары тектерткәннәр. Әлбәттә, милли эшкә акча да түләнми, үзең өчен файдасы да юк кебек. Бу эш белән үз халкын яраткан, милләтенең фанаты булган кеше генә шөгыльләнә ала. Ә автономия җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин нәкъ шундый кеше.

Иман йорты

Тольяттига иман нуры сибеп утыручы Җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды. Әлеге эшнең башында хезмәт ветераны, шәһәрнең Аксакаллар шурасы рәисе, 78 яшьлек Харис Хәйдәр улы Диниулов тора. “Кайсы ташның кая куелганын, кайсы кадакның кая кагылганын беләм”, – ди Харис ага.

Мәчетнең тышкы күренеше генә түгел, эчке ягы да зәвык белән эшләнгән. 25 пәйгамбәрнең, 4 хәлифнең исемнәре мәчет стенасына алтын хәрефләр белән язылган. Ир-атлар, хатын-кызлар өчен аерым намаз заллары, гарәп теленә, дин сабакларын өйрәнергә теләүчеләр өчен класс бүлмәләре бар.

Мәчетнең имам-хатибы – Татарстанның Чирмешән районы, Иске Кади авылы егете Ислам хәзрәт Гомәров. 2000 елдан бирле ул гаиләсе белән Тольяттида яши. Шушы вакыт эчендә хәзрәт биредәге татарларның ихтирамын һәм хөрмәтен яулап өлгергән шәхес. Хатыны Альбина ханым белән кызлары Әминә, уллары Әмирдә дә туган телгә, татар тарихына, ислам диненә карата мәхәббәт тәрбиялиләр. Милли тормыштагы һәр эш Ислам хәзрәтнең хәер-фатихасы белән эшләнә. “Соңгы елларда милләттәшләребез ныклап дингә тартыла башлады. Җомга намазларына 400ләп кеше җыела. Араларында яшьләрнең дә күп булуы сөендерә. Ә Ураза, Корбан гаетләре вакытында халык мәчеткә сыеп бетә алмый”, – ди хәзрәт.

Якшәмбе мәктәбе

Менә дүрт ел инде шәһәрнең 81 нче мәктәбендә “Якшәмбе татар гуманитар мәктәбе” эшли. Моңа хәтле мәктәп турында ишетеп кенә белә идем, үз күзләрем белән барып күргәч, бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең фидакарьлегенә, булганлыгына, тәртипкә исем китте.

Биредә җиде яшьтән җитмеш яшькәчә 120 кеше белем ала. Татар телен өйрәнергә йөрүчеләр арасында башка милләт кешеләре дә бар икән. Укытучылары – Тәнзилә Таһир кызы Хәйруллина. Ул үзе Татарстанның Нурлат районыннан. Арча педагогия училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә Әлмәттә мөселман мәдрәсәсендә укый.

Якшәмбе мәктәбендә укучы балаларның кызыксынучанлыгы, укытучыларына хөрмәт йөзләренә чыккан.

Тольяттида татар балаларына үз мохитләрендә белем бирүче тагын бер уку йорты бар. Ул – “Олимпия” прогимназиясе. Бакча-мәктәптә “Мода театры” эшли. Анда йөрүчеләр милли киемнәрдән шәһәрнең мәдәният йортларында чыгышлар ясыйлар. Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән Казанга килеп Камал театры бинасында башкалабыз тамашачысын да шаккатырганнар иде. Ә милли костюмнар тегәргә Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе ярдәм итә икән. Мәктәптә “Татар өе” почмагы да бар. Директорлары Светлана Пунченко әйтүенчә, киләсе уку елыннан, милли-мәдәни автономия белән берлектә, татар теле түгәрәге дә ачарга телиләр.

Сәнгатькәрләр

Быел Тольяттида беренче тапкыр “Уйнагыз, гармуннар” һәм “Татар җыры” бәйгеләрен берләштергән “Язлар моңы” фестивале узды. Әлеге чарада миңа да катнашырга туры килде. “Беренче коймак төерле була” дигән халык мәкален белсәм дә, шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе уздырган “Язлар моңы”н да “төер” күрмәдем. Бәйге тоткан алтмышка якын конкурсант арасында Тольяттиның үзеннән, өлкәнең Самара шәһәреннән, Камышлы районыннан, Ставрополь районының Сускан авылыннан да милләттәшләребез бар иде. Тольяттиның филармония концертлар залында ул көнне тальян моңы, татар җырлары, халкыбыз биюләре хакимлек итте.

Тольятти милли-мәдәни автономиясе уздырган тагын бер милли бәйрәмебез – Сабан туена да тукталасым килә. Моннан ике дистә еллар элек бу шәһәрдә милләтпәрвәрләребез тарафыннан кабат торгызылган бәйрәмебезне автономия оештыра башлагач, ул бигрәк тә җанланды. Шәһәрнең уртасында, Идел елгасы буенда уза Сабантуй. Мәйдан һәр елны өлкәнең якын-тирә авыллары, шәһәрләрендә яшәүче илле меңнән артык милләттәшләребезне үз кочагына җыя. Шунысын да әйтергә кирәк, Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты.

Автономия шәһәрдәге татар рәссамнары белән дә ныклы элемтәдә тора. Ринат Бикташев – шундый талантлы милләттәшләребезнең берсе. Ул 1982 елда Куйбышев инженер-төзүчеләр институтын тәмамлагач, Тольяттиның архитектура идарәсенә яшь белгеч буларак эшкә килә. Аннан “АвтоВаз”да эшли. 1987 елдан бирле Самара өлкәсе, Ставрополь районының баш архитекторы. Ринат әфәнде СССР архитекторлар берлеге әгъзасы, Русиянең почетлы төзүчесе. Ул бик күп картиналар авторы. Ринат Бикташев сурәтләгән пейзажлар белән танышкач, кешенең чыннан да табигатьнең бер кыйпылчыгы икәненә ышанасың. Самара өлкәсендә, шулай ук Русиянең башка шәһәрләрендә узган күргәзмәләрдә катнашкан рәссамның узган ел тагын бер хыялы тормышка ашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Тольятти шәһәре милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Казан милли-мәдәни үзәгендә Ринат Бикташевның шәхси күргәзмәсе узды.

Әлеге күргәзмәдә Тольятти кызы Лариса Хафизованың да эшләре урын алган иде. Лариса шулай ук искиткеч талант иясе. Аның иҗат җимешләре белән танышкач, дөньяга, тормышка карата мәрхәмәт, мәхәббәт, чын күңелдән өметле ышану сизәсең. Милләттәшебезнең картиналары Тольятти, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Казан шәһәрләрендә, Франция, Германия, АКШта узган күргәзмә-бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган.

Татарские Выселки- Бритовка-Сускан

Бер авыл исемнәре бу. Тольяттидан 14 чакрым гына ераклыкта урнашкан авыл менә шулай әллә ничә исем йөртә. Аңа 1765 елда патшабикә Екатерина II идарә иткән чорда нигез салына. Бу җиргә Пенза, Сембер якларыннан сөрелгән татарлар килеп урнаша, алар терлекчелек, игенчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнгәннәр. “Усал халык яши ул авылда”, – дигәнне ишеткәнем бар иде. Авылга аяк баскач, халыкның мул яшәгәнлегенә игътибар итәсең. Дөрес, үзгәртеп кору җилләре кайчандыр миллионер булган колхозны тараткан. Шулай да безнең татар югалып калучылардан түгел. Авыл халкы турында безгә: “Тольятти базарын тота алар”, – диделәр. Шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүләренә ишарә икән.

Бүген биредә 2500 кеше яши, 70 проценты – татарлар. Өч мәчетләре бар. Урта мәктәптә 180 бала белем ала. Шуларның 92се – безнең милләттән. 40 ел дәвамында мәктәп белән Равил Садриев җитәкчелек иткән. Авыл музеен да Равил әфәнде төзегән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытуны да шушы мөхтәрәм зат тырышлыгы белән уку программасына керткән булганнар. Ул вакытта балаларга ана теленең асылына Клара апа Сирачева төшендергән. Бүген ул лаеклы ялда. Аның эшен дәвам иттерүче алмаш бар барын, кызы Зөлфия Шамил кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. “Татар теле беркайчан да бетмәячәк. Син ана теле укытучысы бул, дип Зөлфияне Равил абый институтка җибәргән иде”, – ди Клара апа. Ләкин бүген инде мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмый икән. Равил абый да безнең арада юк, урыны җәннәттә булсын.

Сусканда балалар музыка мәктәбе эшли. Анда Наҗия Мусина җитәкчелегендә “Алтынчәч” фольклор ансамбле иҗат итә. “Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе, аның җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, без аңа рәхмәтлебез”, – ди музыка мәктәбе директоры Елизавета Сафиулова. Мәктәптә 120 бала сәнгать серләренә төшенә. Узган ел 60 мең сумлык грант та отканнар әле.

Авылда татар-милли мәдәни үзәген төзегәннәр. Аның җитәкчесе – Ставрополь районы Җыелышы депутаты Рифкать Низамов. Халкымның мул тормышта яшәүләренә, милли рухны сакларга тырышуларына сөенеп, кабат юлга кузгалдык. Алда безне яңа очрашулар көтә...

Гөлназ ШӘЙХИ.