уйлар

Фидаилык үрнәге

Шәйхи ага Маннур үзенчәлекле шәхес иде. Каты муен, үҗәт кысылган иреннәр, бик эчкәре урнашкан кечкенә күзләре сине үтәли күрә шикелле. Беренче тапкыр күрешкәндә шүрләбрәк тә калдым бугай, чөнки мин, университетка укырга керергә әзерләнгәндә, аның куш кирпеч калынлыгы “Муса” романын ничәмә көн, ничәмә төн өстендә йоклап китә-китә дә, барыбер, азагына кадәр укып чыга алмаган идем. Күкрәгемә мылтык терәсәләр дә бу романга кабат тотынмаячакмын дип сүз биргән идем. Шәйхи ага, үткен соры күзләре белән бораулап: “Синмени ул егет!” – дип кычкырып җибәрер кебек иде. Әмма ул табигате белән тыныч холыклы иде. Кискен минутларда эчтәге ярсуын тыя белеп, фикерен юка иреннәре аша сытып чыгарып, бәгыреңә төбәп атса ата, ләкин, дуамалланып, кызып китми иде.

Миңа аның көтүче чыбыркысы сыман бормаланып сузылган биниһая озын шигырьләре дә ошап бетми иде; Муса Җәлилләр дәверен күргән, әдәбиятка кирәкле олы бер кеше итеп кенә кабул итә идем мин аны.

Гаделлеккә дәгъва иткән усаллык та, чынбарлыкка бирешәсе килмәү кырыслыгы да чагыла иде аның холкында. Кайчагында җитди битлеген салып ташлап, мәгез инде алайса дигән кебек, уенчак холкына да ирек биреп, көтелмәгән берәр мәзәк эшләп куя иде. Менә бер мисал.

Ул елларда (70 нче еллар азагы) язучылар оешмасында “Тынгысыз каләм” дигән шактый кыю юморлы стена газетасы чыгара идек. Ул газетаны әллә кайлардан килеп җыелышып укый торганнар иде. Менә шул 3-4 метр озынлыктагы газетаны коридор стенасына элеп маташабыз. Шәйхи ага карап торды да:

– Егетләр, гел туры да, гел туры, менә болай элеп карагыз әле! – дип үзе килеп тотынды да... Ул әйткәнчә, газетаны кыйгачлап сузып стенага беркетеп куйдык. Шәйхи ага канәгать калып, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Шундый җитди, кырыс кешенең бу малайлыгы миңа ошап куйды. Димәк, аның күңелендә, кырыс яшәү рәвешен җиңеп, бу системага ярашасы килмәү үҗәтлеге, күнегелгәнне бозасы килү дәрте, уенчак холык, шагыйрьлек җүләрлеге ята...

Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов, тавышына рәсмилек төсмере кертеп:

– Нигә болай итеп элдегез газетаны?! – дип сүз башлаган иде дә, “Шәйхи Маннур шулай кушты”, дигәч, шым гына китеп барды.

Бер елны Брежневның “Чирәм җир” дигән язмасын (үзе язганмы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә) шау-гөр килеп мактап, бөтен илне саташтыру мәрәкәсе кузгалды. Бу саташу безнең Тукай клубына да килеп җитте. Шундый тойгы: илдә бер генә язучы калган, бер генә әсәр шәп икән ләбаса! Моңа кадәр теләсә нинди китап укып җүләр булып йөргәнбез.

Тукай клубында үткәрелә торган җыелышларда, гадәттә, өлкәннәр алгы, урта рәтләрдә утыра, без, яшьләр, ишек катында урын ала идек. Җыелышның иң кызыксыз җирендә Шәйхи ага тора да, тәмәкесен бармаклары арасында яратып бөтерә-бөтерә, ишеккә таба юнәлә, мыскыллы карашы “утырасызмы, мокытларым, шул кирәк сезгә” дигән шикелле тирә-як рәтләрне чәнчеп бара.

Мин дә чыгып тәмәке кабызгач, Шәйхи ага зал ишеге ягына ымлап: “Артистлар!” – дип куйды. Мирсәй Әмир әйткән “мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык”ка караганда миңа Шәйхи ага кебек “почмаклы” кешеләр ошый иде. Шушы Тукай клубында бит инде, кайчандыр, Пастернакның “Доктор Живаго” әсәрен тетеп сүгүне партия өлкә комитеты оештырган җыелышта Шәйхи ага торып: “Ул әсәрне башта укып карыйсы иде бит!” – дип ярып салган булган.

Шәйхи Маннур ялгызы яши, әдәби мохиттә дә дуслары юк иде шикелле. Баксаң, ул Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Хәмит Ярми белән якыннан аралашып, туган көннәр үткәрешеп, төннәр буе алар белән гәпләшеп, сер бүлешеп яшәгән икән. Иҗат алымнары белән дә, сәләт-мөмкинлеге, холыклары белән дә янәшә куеп булмаслык бу шәхесләрне нәрсә берләштергән? Бәлки уртак имандыр?.. Цензура каты булса да, кирәкле фикерне кәгазьгә төшереп булмаса да, ул чорда да халкының бүгенгесе, киләчәге турында җан атып уйланучылар булган бит. Андый әдипләр өчен вөҗдан дигән бөек мәгънә кан тибешенә табигый таралып типкән булган.

Шәйхи Маннурның мәгълүм бер шигыре бар иде:

Сак булыгыз, мәгърур гулливерлар,

Лилипутлар килә шигырьгә!

Гәүдә озынлыгы-кыскалыгына карап әйтелгән микән бу, Лермонтов-Пушкиннар, Тукай-Мөдәррис Әгъләмнәр буй белән мактана алмаганнар дип, аның бу фикереннән көлеп йөргәнебез хәтердә. Хикмәт бит кешенең буенда түгел, уенда икәнен Шәйхи ага белмәгән димени! Бәлки ул әдәбиятка үз мәнфәгатен генә кайгырта торган, елгыр, чәберчекләр, кәрлә җанлылар килә башлады дип чаң суккан булгандыр. Еллар аша бу фикернең хаклыгына инана барасың.

Әйе, Шәйхи Маннур үз бәясен белгән, туган теле, туган халкы алдында олы миссиясен аңлаган әдип иде. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Ә нигә кыңгыр эш кенә?.. Игелекле эш тә илле елдан соң гына билгеле булырга мөмкин икән бит!

Моңа дәлил булып өстәлемдә “Гасырлар авазы” (“Эхо веков”) журналы ята. Тарихыбызны төпле документларда яктыртып килгән бу бик әтрафлы журналның 2 нче санындагы (2007 ел) язманы укыгач, тетрәнеп киттем. Шәйхи ага Маннур 1957 елда КПСС Үзәк комитетына хат юллаган булган. Бу хатны Мәскәү архивларыннан тарих фәннәре кандидаты Әлфия Галләмова табып алган (рәхмәт аңа!).

1957 елда Сталин үлгәнгә әле 4 кенә ел узган. Сталин золымы тудырган курку берничә буынга барачак әле, дигән иде Мәскәү профессоры Куницын. Шушы хәтәр чорда үз халкыңны, үз республикаңны яклап хат язу – бу бөек батырлык түгелмени! Шәйхи агага карата хөрмәтем еллар аша булса да, тагын бер башка үсеп китте. Өлкәнрәк язучылардан сорап карадым, бу хакта берәү дә, беркайчан да ишеткәне булмаган. Димәк, бу вакыйга шулай олы бер сер булып калган. Аңа нинди җавап килгән, кайларга чакырып, нинди янаулар булган – монысы да сер.

Шундыйрак хатны Әмирхан ага Еники 1965 елның 5 мартында яза. Киңәшкә дип, ул Татарстанның Югары Советы Президиумы рәисе, үзен “президент” дип атарга яраткан Салих Гыйлемхан улы Батыевка керә.

“Син әкиятләрне матур язасың, шуларны күбрәк яз!” – ди Батыев. Шулай итеп, Брежневка адресланган хат җибәрелмичә кала.

Шәйхи ага Маннур исә алай киңәш-табыш итеп тормаган, күрәсең. Тәвәккәл кеше иде шул. Бу инде таңнан чыгып, Казан урамында Ленин белән сөйләшеп йөрү генә түгел, бу – фидаилык үрнәге, үз ихтыярың белән күкрәгеңне амбразурага кую!

Гаҗәп бит, ярты гасыр элек язылган хат эчтәлеге – бүген дә актуаль...


Из письма Ш.Маннура Первому секретарю ЦК КПСС Н.С.Хрущеву

18 мая 1957 г.


“Дорогой Никита Сергеевич!

... Еще обрадовала нас шестая сессия Верховного Совета СССР, с трибуны которой было объявлено о восстановлении прав тех малых народов, которые в недавнем прошлом совершенно незаконно были ликвидированы. Этот акт смоет то позорное пятно, которым когда-то было запачкано лицо социалистической страны перед историей. (Только непонятно, почему оставлены в изгнании одни крымские татары?)

Все эти мероприятия партии глубоко нас радуют и вдохновляют. Тем не менее, однако, на местах не все обстоит благополучно... Нам кажется, что права автономных республик за последние 25 лет все больше и больше свертываются. И вот в настоящее время в Татарской АССР создалось такое положение, которое вызывает тревогу у ряда коммунистов, у ряда честных людей.

Во-первых, колхозное крестьянство республики переживает глубокое экономическое затруднение. Подавляющее большинство из них не ест досыта хлеба, хотя само производит его. Вот уже примерно 18-20 лет как это большинство получает на трудодень по 200-500 г зерна в среднем. ...Сейчас в народе выросло даже такое поколение молодежи – мелких недоростков, которое зовут “картофельным племенем”.

... Положение колхозов усугубляется еще и тем, что пахотные земли, в особенности в северо-восточных районах, довольно-таки истощены.

... Несмотря на все это, норма хлебопоставок для нашей республики довольно-таки высокая. ... Бывают годы, когда у колхозников не остается даже семенного фонда, самого необходимого фуража, забирается все, чтобы выполнить хлебозадание...

... Город Казань – столица автономной республики – снабжается товарами и продуктами первой необходимости гораздо хуже, чем Киев, Харьков, Свердловск, Ташкент, не сравнивая уже с Москвой и Ленинградом. Подавляющая часть населения Казани питается с рынка по двойной-тройной цене за продукты. А сельские районы нормально не снабжаются даже чаем, сахаром. ... В Казани крайне плохо обстоит дело с жилищным вопросом. В городе очень много аварийных, полуаварийных домов, зданий, требующих капитального ремонта, где живут многочисленные семьи рабочих и служащих в весьма тяжелых условиях. Работники горисполкома мало беспокоятся об этом, жилищное строительство в самом городе мизерное. ...Город крайне запущен, улицы содержатся в безобразном состоянии, гниют и разваливаются даже великолепные здания только из-за отсутствия своевременного ремонта крыш, водосточных систем, подвалов и т.д.

В-третьих, национальные кадры в производстве и науке составляют ничтожный процент. ...Не менее 90 процентов (если не больше) инженерно-технического персонала нашей нефтяной промышленности завезено извне.

Крайне мало у нас докторов и кандидатов наук, профессоров, преподавателей (из) татар в казанских вузах. Нет ни одного академика...

В четвертых, у нас много запутанности, порой извращения, в области просвещения, языка и литературы, культуры и искусства. В Казани и многих районах все делопроизводство, даже судопроизводство, поставлено на русском языке. Наши руководители выступают только на русском языке. В программах для татарских средних школ все меньше и меньше отводится часов для преподавания татарского языка и литературы...

В результате такого положения в Казани имеется всего 45 татарских школ. Скоро и их не будет. Родители отказываются отдавать туда своих детей. А ведь вопросы образования на родном языке и развития культуры в национальной форме были одним из революционных завоеваний народа, благодаря великому Октябрю.

Далее, многие сельские школы, клубы и районные дома культуры находятся в плачевном состоянии. Большинству из них требуется капитальный ремонт или нужно построить заново. Никакая культпросветработа в этих клубах не ведется. Наше министерство культуры ими не занимается. Главная беда в том, что нет для всех этих нужд денежных средств.

За послевоенное десятилетие татарская литература и искусство имеют очень незначительные сдвиги. Татарский драматический театр в особо трудном положении. Он из года в год расстается со своими лучшими старыми кадрами, а новых не выращивает. В это десятилетие секретари обкома руководили литературой и искусством только путем окрика, проработки, исключения и громовых постановлений. Поэтому развитие литературы и искусства не только не поощряется, а искуственно ограничивается...

Нас особо угнетает положение, что почему-то существует два права: право союзных республик, право автономных. Отсюда два отношения к ним. Союзные республики имеют больше преимущества в любом вопросе, больше прав в политической, экономической и культурной жизни, получают больше бюджетных ассигнований и других средств и т.д.

... И вот получается такое грустное впечатление, что мы, “автономщики”, являемся как бы второсортными людьми. Правильно ли все это?

Дорогой Никита Сергеевич, есть еще один вопрос. Дело в том, что за пределами ТАССР находятся еще три с лишним миллиона татар. Они живут как коренное население Ульяновской, Куйбышевской, Рязанской, Пензенской, Горьковской, Саратовской, Московской, Астраханьской, Сталинградской, Чкаловской, Молотовской, Тюменской, Омской, Томской, Кемеровской, Новосибирской и других областей, Башкирской АССР, Узбекской, Казахской, Киргизской и др(угих) ССР. Для них до 1935 г. издавались в различных городах свыше 10 газет и 3-4 журнала, были открыты национальные школы, культурные учреждения, работали театральные коллективы. Теперь все это ликвидировано. Местами ликвидируются даже сельские начальные школы и вместо них открываются смешанные или русские школы. Таким образом, огромная масса татар искусственно оторвана от своей культуры, от родного языка...

Наконец, последний вопрос. Татария дает стране миллионы тонн нефти, но благами этого богатства народ почти не пользуется, неплохо было бы, если бы РСФСР или другие инстанции отпустили бы значительную сумму нефтяных денег для улучшения жизни и благосостояния татарского народа, для его культурного обслуживания.

...Убедительно прошу только мое письмо не присылать в Татарский обком. Ибо люди там займутся не решением поднятых вопросов, а проработкой автора письма.

С глубоким уважением к Вам и горячим приветом.

Маннуров Ш.Ф., член партии с 1944 г. № 04269603".


(Хат кыскартып бирелде).


Рәсемдә: Шәйхи Маннур тормыш иптәше Тәгъзимә Һади кызы белән. 1938 ел. Фотосурәтне редакциягә язучының кызы Миләүшә ханым алып килде.

Марсель ГАЛИЕВ.