Исландиядә ничек яшиләр?

Исландиягә аяк басуга иң беренче тойгы: әкияткә эләктем! Монда капма-каршы ике мохит – элеккеге һәм бүгенге әкият янәшә яши. Гомер-гомергә кеше кулы тимәгән табигать һәм әкияткә тиң бүгенге цивилизация. Нибары 300 мең халкы булган кепкечкенә ил ул. Бердәнбер шәһәре – башкаласы Рейкьявик (БМО мәгълүматлары буенча, дөньяның иң чиста һавалы шәһәре), калган территориясе авыллар һәм бушлык. Цивилизациянең биредә иң югары дәрәҗәдә икәнен түбәндәге факт та дәлилли: берничә илнең икътисадчыларыннан һәм социологларыннан торган халыкара төркем тикшеренүләр үткәргәннән соң, дөньяда кешегә яшәү өчен иң рәхәт урын дип нәкъ менә Исландияне таныды.

* * *

Төрле төсләргә буялган кечкенә генә йортлар, һәр йорт янында гаҗәеп матур һәм тип-тигез газоннар, ул газоннарда батутлар тора, уенчыклар чәчелеп ята. Авыллары менә шундый аның. Тәрәзәләрнең күпчелегендә пәрдәләр юк, шуңа күрә, әгәр син бик кызыксынучан кеше икән, кичләрен аларга күз салып, исландлыларның ничек яшәүләрен күрә аласың. Тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра, әмма шул гөл янәшәсендә төрле кечкенә сыннар да бар. Бу сыннар – риваять геройлары. Эш шунда, Исландия халкы хорафат-әкиятләргә мөкиббән. Риваятьләргә караганда, кеше аяк басканчы бу җирдә серле җан ияләре – изге күңелле җеннәр, кәрләләр һ.б. яшәгән. Алар бик яхшы аура тудырганнар һәм шуңа да Исландия халкы бүген шәп яши. Исландлылар шуның өчен бу җан ияләрен бик тә хөрмәт итәләр. Хәтта йортлар, биналар салыр алдыннан да, махсус комиссия, төрле әфсен-төфсен, багулар ярдәмендә башта бу төзелешнең әлеге җеннәрнең тынычлыгын алмыймы икән дип яхшылап тикшерә.

* * *

Әле 20 нче гасыр башында гына хәерчелектә яшәгән (башта ул Норвегия, ә аннары Дания колониясе саналган, бары тик 1944 елда гына аерым дәүләткә әйләнгән) Исландия соңгы берничә дистә ел эчендә тормыш дәрәҗәсе гаять югары булган, эшсезлек проблемасының нәрсә икәнен белмәгән дәүләткә әверелде. Халыкны эш һәм акча белән өч алюминий заводы тәэмин итә. Монда бөтен йортларны бетоннан гына төзиләр, аларның күпчелеге бер катлы. Йортларның түбәләре, кагыйдә буларак, ачык кызыл яки ачык яшел төстә. Көзге кебек асфальтлы юлларда җиңел машиналар элдерә. Монда машиналар кеше саныннан да күбрәк кебек. Чыннан да, бүген Исландия җан башына туры килгән автомобильләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыкты. Халык шулай ук елкылдап торган ачык төсле киемнәр кияргә ярата. Исландлылар шундый түбәләр, шундый киемнәр белән соры, яңгырлы, чагыш-тырмача салкын табигатьне бераз матурларга, ачарга омтылалар, күрәсең.

* * *

Исландиянең иң зур проблемасы – вулканнар. Илгә нигез салынганнан, ягъни 900 нче еллардан бирле аның әллә никадәр халкы вулканнар атуы аркасында һәлак булган. Көйсез табигать халык яшәгән районнарны даими рәвештә лава һәм көл астында калдыра. Шуның иң аянычлысы – 1783 елдагы Лаки вулканының атылуы. Сигез ай дәвамында аккан лава нәтиҗәсендә һава агулы газлар белән нык зарарлана, нәтиҗәдә халыкның – 22, мал-туарның 70 проценты һәлак була. Ә 1875 елда Аскья вулканы атылгач, Исландиянең 10 мең квадрат километр территориясе көл белән каплана һәм күпчелек исландлар илдән күчеп китә. Вулканнар 20 нче гасырда да тынычланмый. Әйтик, 1973 елда Вестман атылып, илгә лава астында калу куркынычы яный. Ләкин бу вакытка халык аңа каршы тору ысулын уйлап тапкан була – көчле насослар белән диңгездән су суыртып, аны лава өстенә сиптерәләр. Нәтиҗәдә Лава суынып катып кала.

Мондый афәтләргә су басу куркынычын да өстәргә кирәк. Эш шунда ки, Исландия – бозлыкларга бай ил (илнең 12 процент территориясен бозлыклар били, ә Ватна дигән иң зур бозлыкның мәйданы 8400 квадрат километр тәшкил итә, бозның калынлыгы 1 километр), ә вулканнар шул бозлыклар астында. Вулканнар җылысында эреп утыра торгач, бозлык кинәт кенә миллионлаган тонна су һәм боз кисәкләре аттыра.

* * *

Исландия вулканнар агып чыккан лава «басулары» белән капланган. Урыны-урыны белән алар плитә кебек шома, ә кайбер җирләрдә дулкын-дулкын булып катып калган, кайсы шәрә, кайсы мүк белән капланган. Төсләре дә төрледән-төрле: кара, җирән, ямь-яшел, сап-сары... Мондый «басулар» бик зур территорияне били. Мәсәлән, Оудауда дигән лава кыры 3,5 мең квадрат чакрымга җәелгән. Ә лава басуларыннан калган өлеш бозлы таулардан һәм шәрә үзәннәрдән тора. Бу ил пейзажында ике үзенчәлек күзгә ташлана. Беренчесе: Исландиянең теләсә-кайсы урыныннан, хәтта башкаласыннан да ерак таулар-үзәннәр күренеп тора, икенчесе: монда табигатькә кеше кулы тимәгән. Үзәннәр, шул ук бозлыклар, гейзерлар, шарлавыклар – барысы да Ходай тәгалә миллионлаган ел элек ничек тудырган, шул килеш калган. Кеше ышанмаслык хәл: илнең хәтта кеше аяк басмаган урыннары да бар, чөнки исландлылар анда изге күңелле җан ияләре яшәргә мөмкин, аларны борчырга ярамый диләр. Ә ерактагы тауларның күренеп торуы һаваның үтә күренмәле булуы һәм урманнар булмау белән бәйле. Биредә урманнар гына түгел, хәтта агачлар да юк диярлек. Ара-тирә миләш, каеннар гына очраштыргалый.

* * *

Исландиянең аз санлы халыклы ил икәне адым саен сизелеп тора: урамнарда, кибетләрдә кеше аз һәм иң кызыгы – хәтта зур шәһәрләрдә дә халык бер-берсен танып белә дияргә мөмкин. Шуңа да монда аерым кешенең гомумхалык эшенә җаваплылыгы, аның бу эштә катнашуы сизелеп тора. Мәсәлән, дәүләт аппаратында җитәкче урын биләүче шул ук эш урынында канцелярия өчен дә җавап бирергә мөмкин. Ә эстрада җырчысы билетлар таратудан башлап, сәхнәне бизәүгә кадәр бар эшне үзе башкара. Исландия газеталарында үзләреннән соң якты хатирәләр калдырган – диңгезчеләр, фермерлар, агрономнар, табиблар, укытучыларга некрологлар басыла. Газеталар шулай ук илдә язылышучылар хакында да хәбәрләр биреп бара, кияү белән кәләшнең фотосын бастыра.

Хәтта ил башкаласы Рейкьявик шәһәрендә дә зур проспектлар һәм мәйданнар, күп катлы йортлар юк, шуңа да биредә үзеңне иркен, тыныч хис итәсең. Йортларның беренче катларында кафе-рестораннар һәм кибетләр урнашкан. Шәһәрнең бар халкы да диярлек әбәдкә дә, кичке ашка да шуларга йөри. Хәтта президент та! Аның белән бер кафеда ашап чыгу Рейкьявикта гадәти хәл санала. Һәм берәү дә президент килә дип тә, аны күрдем дип тә ах-уһ килми, аңа хәтта игътибар да итмиләр. Чөнки ул да шундый ук кеше бит, ул да башкалар кебек үк хезмәт итә, шуның өчен хезмәт хакы ала. Ил җитәкчеләрен шулай ук кибеттә азык-төлек алганда да, бассейннарда йөзгәндә дә башкалар белән рәттән күрергә мөмкин. Танылган сәясәтчеләр, галимнәр, язучылар да гади халык арасында. Күпләр алар белән «син» дип сөйләшә, чөнки ул синең йә мәктәптә, йә институтта бергә укыган иптәшең. Халык аз илдә, әлбәттә, бюрократиянең дә нәрсә икәнен белмиләр. Исландиядә дәүләт аппаратының никадәр зурлыкта икәнен президент идарәсе, хөкүмәт һәм тышкы эшләр министрлыгының (ә башка министрлыклар юк) бер катлы кечкенә генә йортта урнашканлыгыннан да чамаларга була. Илдә нибары 50ләп кенә полиция хезмәткәре бар. Бер җирдә дә – мөһим учреждениеләрдә дә, электр станцияләрендә дә, портларда да кораллы сак юк, илдә бер генә хәрби дә юк. Исландиядә гомер-гомергә армия дә, сугыш та булмаган.

* * *

Бу илнең зур горурлыгы, үзенчәлеге – ачык бассейннар турында да әйтеп китәргә кирәктер. Исландиядә аларның исәбе-саны юк. Шәһәр уртасында да, читендә дә, авылларда да, юл буйларында да ясап куйганнар аларны. Ясамый ни, чөнки шулай эшләргә, урысча әйтмешли, сам Бог велел. Исландия гейзерлар, вулканнар иле бит, шуңа күрә анда җир асты тулы су һәм иң мөһиме – ул суларның температурасы бик югары. Шуңа күрә җир астыннан бәреп чыккан кайнар суны әйләндереп алып, бассейн итеп ясап куюның берние дә юк. Билгеле булганча, Исландия – шактый салкын ил. Биредә җәй айларында да температура плүс 12 градустан югары күтәрелмәгәнлектән (моңа әле пыскак яңгыр белән җилне дә өстәргә кирәк), кайнар сулы бассейнга чумудан да ләззәтрәк шөгыльне күз алдына китерү мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез: салкын караңгы кич, хәтта кар да яву ихтималы бар, күк йөзе тулы йолдызлар, тирә-якта лава кырлары һәм кар таулары, ә син зәңгәрсу сулы җып-җылы бассейнда ятасың... Сөйләүләргә караганда, бу процедура сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән. Хатын-кызлар шундый бассейнда коенып чыккач ун елга яшәрәләр, ди. Шуңа күрә бу илдә халыкның иң яраткан шөгыле – бассейннарда коену. Яшьләр бер-берсе белән шунда таныша, бәйрәмнәрне шунда уздыралар, бассейнга гаиләләре белән йөриләр, хәтта карт-карчыклар да шунда көннәр буе бер-берсе белән аралашып ята.


Ходай Исландиягә җылы һава торышы урынына кайнар су биргән, күрәсең. Биредә өйләрдәге краннардан да җир астыннан килгән кайнар су гына ага, аны файдалану өчен башта суытырга туры килә. Йортлар да нигездә табигый кайнар су ярдәмендә генә җылытыла. Геотермаль станцияләр, гидроэлектростанцияләр илне ел дәвамында җылылык, электр белән тәэмин итеп тора.

* * *

Исландия – фермерлар иле. Монда иң киң таралган терлек – сарык. Халык шулай ук балыкчылык белән дә көн күрә. Ә сарык ите, балык ашаган кешенең сәламәтлеге нинди икәнен чамалыйсыздыр. Шуңа күрә бүген исландлар, японнар кебек үк – җир йөзендәге иң сәламәт, иң озын гомерле (уртача гомер озынлыгы 79 яшь) халык санала. Сарык ите белән балык ризыкларына тагын менә дигән диңгез һәм ионлы тау һавасын, экологик чиста ризыкларны, витаминнарны да өстәргә кирәк. Исландиядә бөтен кеше балык һәм акула мае эчә. Әмма ул, без белгәнчә, авызга алмаслык тәмсез түгел, биредә аңа төрле әйберләр кушып, тәмен ашап туймаслык итеп ясыйлар. Шулай ук дөньядагы иң тәмле итеп тозланган сельдь балыгы, искиткеч тәмле сарык сыры бары тик Исландиядә генәдер!

Үзләренә килгәндә, исландлар – тиз кызып китүчән, хәвефле, ыгы-зыгы мәхшәренә бирешүчән халык. Алар үзләре мондый характерны еш үзгәрүчән һава торышы белән бәйлиләр. Илдә аерылышучылар күп булуын да алар шуның белән аңлаталар. Шул ук вакытта исландлар – аралашырга, сөйләшергә һәм сөйләргә хәвәс халык. Үз илләрендә гел тотрыклылык кына булганга, бернинди андый-мондый хәлләр чыгып тормаганга, күрәсең, алар радио-телевизордан яңалыклар тыңларга яраталар. Яңалыклар вакыты җиттеме – урамда бер кеше калмый. Бу илдә сәясәтче, җитәкче булу да начар түгел, чөнки исландлар кешенең хатасын бик җиңел кичерәләр. Җитәкче кешегә: «Гафу итегез, дөрес эшләмәгәнмен икән», – дип әйтү җитә һәм аны гафу итәләр. Шуңа күрә бу илдә гомер-гомергә отставкага китүчеләр дә булмаган.

Кечкенә генә ил булса да, аның үз акча берәмлеге бар. Ә халык исланд теле белән горурлана, аны саклый. Әйтик, бөтен телләрдә бер төсле яңгырый торган компьютер, телефон, маркетинг яки демократия кебек сүзләрнең исландча исемнәре бар. Үз телләреннән кала, Исландиядә барысы да, хәтта кечкенә балалар да, җыештыручылар да инглиз телендә дә камил сөйләшә.

* * *

Исландиянең тагын бер үзенчәлеге – монда кешенең фамилиясе юк. Хәтта 1925 елда исландлыларга фамилия йөртүне тыя торган махсус закон да кабул ителгән. Монда бары тик отчество гына бар. Ир-атларда әтиләренең исеменә «сон» иҗеге, ә хатын-кызларга «доттир» иҗеге генә өстәлә. Мәсәлән, син Гали Вәли улы икәнсең, исландча Гали Вәлисон буласың. Ә Сания Вәли кызы икәнсең, Исландиядә сине Сания Вәлидоттир дип йөртәләр. Фамилия булмау бер яктан яхшы анысы, кияүгә чыккач хатын-кызларга документ алыштырып йөрисе юк. Ләкин икенче яктан буталчыклык та китереп чыгара. Илнең телефон белешмәсендә, мәсәлән, беренче итеп исемнәр язылган. Ә Исландиядә исемнәр санаулы гына – исланд исеме йөртмәгән кеше беркайчан да бу илнең гражданины була алмый. Монда шулай ук үз белдегең белән балаңа теләсә-нинди исем дә куша алмыйсың. Хөкүмәт чыгарган рәсми исемлек бар һәм балаңа исемне бары тик шуннан гына алып куярга рөхсәт ителә.

* * *

Аз халыклы, бер генә шәһәрле ил булса да, Исландиягә дөньяның төрле почмагыннан туристлар агымы туктамый. Ә туристларга күрсәтерлек урыннары җитәрлек аның. Башкалада күп сандагы музейлар һәм галереялар эшли. Карап туймаслык искиткеч көчле агымлы, төрледән-төрле шарлавыклар, төтенләп утыручы вулканнар, гаять биек таш кыялар, поляр төннәр, тарлавыклар, гаярь океан, яр буйларында күренгәләп китүче китлар һәм тагын әллә нинди матурлыкларны Исландиядән кала дөньяның бер генә җирендә дә очрата алмыйсың.