Финляндиядә ничек яшиләр?

Үз гомеремдә беренче мәртәбә чит илгә җыендым, цивилизацияле дөньяны үз күзләрем белән күреп кайтасы бик килә иде, ниһаять, хыялларым тормышка ашты.


...Автобуста Финляндия чиген үтәбез. Төз баскан чыршылар безгә сәлам биреп кала. Чик буенда бензин салу колонкасына күзем төште. Бер кеше дә юк, барысын да автомат хәл итә, акчаңны түләп, бензин агыз да, юлыңда бул. Шуңа игътибар иттем, 92 маркалы бензин гомумән юк, аларның маркалары 95тән башлана, аннан 98 китә, ә соңгысы инде дизель ягулыгы. Бензин салам дисәң дә, кибеткә керсәң дә, хәтта бәдрәфкә дә бары тик евро кирәк. Гафу итегез, бәдрәф дигәннән, аларның башкаласында бәдрәфкә бер мәртәбә керү – бер евро. Ә евроның бәясен бүген һәркем белә.

Юллар сокландыра. Әгәр шар тәгәрәтеп җибәрсәң, тукталмыйча бик озак барыр иде. Әллә бу финнар мәйтәм, бер эш белән дә шөгыльләнмичә, юллар гына төзеп яталар микән дип уйлап куйдым. Юлларның исәбе-хисабы юк. Биредә нинди генә чишелешләр (развязка) ясамаганнар. Өске якта эстакадалар булса, аскы якта туннельләр. Бер генә урында да, горизонталь рәвештә кисешкән юллар күрмәдем. Алар я астан, я өстән узышлы итеп эшләнелгән.

Илнең мәйданы 338 145 кв.км., ягъни Татарстан Республикасына караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм валуннар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били. Шуңа күрә һава биредә кислородка бай, суларга җиңел һәм рәхәт. Төп юлның ике ягына да челтәрләп койма корганнар, бу хайваннар юлга кереп тапталмасын өчен икән. Ул койма бөтен юл буйлап сузылган дияргә мөмкин.

Татарстан Республикасында 3,8 млн.халык яшәсә, биредә 5,2 млн. кеше яши. Биредә җан башына тулай эчке продукция җитештерү 35 750 АКШ доллары белән хисапланылса, Русиядә ул җан башына 4080 доллар тәшкил итә.

Халыкның тормыш озынлыгына күз салсак та, аерма безнең файдага түгел. Ир-атлар биредә 76 яшькә җитсә, (Русиядә – 58,7 яшь), ә хатын-кызларның гомер озынлыгы 82,4 яшь (бездә – 71,8). Русиядә сәламәтлек саклауга тулай эчке продукциянең 5,6 проценты тотылса, Финляндиядә – 6,4 процент.

Табигать үз хәлендә сакланган, күлләр исәпсез (60 000 чамасы).

Яр буйларын күзәтәм. Алар бик тәбәнәк, тоташ ылыслы урманнар белән капланганнар. Күлләр бер-берләре белән табигый рәвештә, я булмаса ясалма рәвештә тоташканнар. Яр буенда көймәләр бик күп, халык балык тота. Финнарны көймәсез күз алдына китереп тә булмый.

Уңган халык яши биредә. Сөрү җирләре бик кечкенә, аларны да валуннардан тартып алып кына тигезләгәннәр, чөнки гранит катламы биредә җир өстендә үк ята. Алар борынгы бозлану аркасында җимерелеп, зур-зур валуннар, таш кисәкләре хасил иткәннәр һәм бөтен җир шулардан тора дисәк тә ялгыш булмас.

Моннан бик күп гасырлар элек биредә борынгы бозлану булган. Бозларның калынлыгы Скандинавия тауларында 3000 м га җиткән, алар акрынлап эри башлаганнар, көньякка таба шуышканнар һәм җир өстен бик нык үзгәрткәннәр, кечкенә авыл өйләре, авыл мунчалары зурлыгы чаклы валуннар калдырганнар. Ничәмә-ничә гасыр дәвамында фин кешесе шул гаять зур валуннарны ватып, эшкәртү өчен җир яулап алган. Шуңа күрәдер, җир кадерен беләләр биредә. Басулар бик кечкенә, ләкин бик пөхтә итеп, җиренә җиткереп эшкәртелгән. Сазлыклар дренаж ярдәмендә киптерелгәннәр. Мин сазлыкларны гомумән күрә алмадым, югыйсә, биредә алар исәпсез булырга тиеш шикелле иде. Биредә халык башлыча сөт-ит юнәлешендә терлек асрый, бөртекле культуралардан солы, бодай, арыш игә, терлек өчен бик күп күләмдә үлән үстерә.

Фин крестьяны йортны биек итеп төземи. Барысы да бик гади, авылча һәм җыйнак. Тоташ авыллар бик сирәк, йортлар хуторсыман аерым-аерым утыралар. Шунысы игътибарга лаек, эш өчен кирәкле сарайлары йортларыннан да зуррак. Аларның барысы да бер үк стандартта, әйтерсең лә ул сарайларны бер үк кеше ясап куйган.

Хельсинкида йортлар аерым бер зәвык белән төзелгәннәр. Шәһәр чиста, төзек.

Башкала – портлы, Фин култыгы яры буена урнашкан. Халкы күп түгел (500 мең чамасы кеше). Биредә башлыча ил өчен һәм чит илләргә суднолар төзиләр. Метросы да бар. Шәһәргә 1550 елда нигез салынган.

Халкы гади, аралашучан. Синең белән елмаеп сөйләшә, урыс телен ватып-җимереп булса да синең белән аралашырга тырыша. Азык-төлек, кием-салым безнең илдәгегә караганда кыйммәт. Безнең акчага биредә яшәп булмас иде.

Элек Финляндия Русия империясе составында була. Бу төрле тарихи һәйкәлләрдә дә чагыла. Гомумән, Русиягә карата ихтирам зур биредә.

Финнар табигатьне нык яраталар, хайваннар дөньясына сак карыйлар. Яр буенда, бер фин картының ала карганы үз кулыннан ашатып торганын күрдем.

Юлыбызны көнбатышка таба Турку дигән шәһәргә юнәлтәбез. Ул Финляндиянең провинциаль шәһәре. Стиле һәм архитектурасы белән Хельсинкига тартым, халкы 165 мең чамасы гына, ләкин әһәмиятле порт санала. Шәһәрдә сәнәгать предприятиеләре күп, төрле машиналар төзиләр, текстиль һәм нефть эшкәртү тармаклары эшли, университет та бар. Элекке заманда бу урында бер сәүдә торагы гына булган, югыйсә, ә XII гасырда әлеге территория Швеция карамагына күчә. Тарихи һәйкәлләрдән собор, замок, сарайлар сакланып калган.

Менә паром килде. Ул Швеция флагы астында, тугыз катлы йорт биеклегендә, биниһая зур. Каюталары иркен, бер-ике, дүрт кешелек итеп тә ясаганнар. Урын-җирләре пөхтә, йомшак, ятуга изрәтеп йоклата. Без Балтыйк диңгезе суыннан, Ботник култыгы аша, тавыш-тынсыз гына Швециягә таба йөзәбез. Биредә яр буе тулы утраулар. Аларны биредә шхерлы яр буе дип йөртәләр. Утраулар кыялардан тора, шул кыя өсләрендә, таш өстендә диярлек, ни гаҗәп булмасын, нарат агачлары үсә. Әлеге утраулар Финляндия территориясе булып санала, аларның гомуми мәйданы 1,5 мең кв.км дан арта. Утрауларда халык яшәп ята, чегәннәр дә безгә бик күп очрады биредә. Халык нигездә балык тота һәм диңгез курортларына хезмәт күрсәтә.

Швециядә

Ниһаять, Швециянең башкаласы Стокгольмга килеп җитәбез. Шәһәр олы бер күл – Меларен күле буена урнашкан, зур порт һәм тимер юл төене. Халкы Хельсинкиныкыннан артык – биредә 700 мең чамасы халык яши. Әгәр инде шәһәр тирә-юне халкын да кушсаң, 1,63 млн. кешегә җыела. Метрополитены бар. Арланда халыкара аэропорты белән дә билгеле. Шәһәр илнең төп икътисадый һәм мәдәни үзәге санала. Аңа 1252 елда ук нигез салганнар.

Шәһәр көнбатышның роман-готика архитектура истәлекләрен саклый. Биредә Швеция корольлегенең фәннәр академиясе урнашкан. Музейлар бик күп. Без «Васа» дип атала торган музейга юл алабыз. 1628 елның 10 августында «Васа» паруслы корабы Стокгольм гаванендә беренче рейсы вакытында су төбенә китә. 1961 елда, ягъни батып 333 вакыт үткәннән соң, әлеге корабны судан тартып чыгаралар. Бүген ул дөньяда иң билгеле кораблар рәтендә, әһәмиятле туристлык объекты санала. Ул үзе турында гына түгел, ә бәлки XVII гасыр башындагы Швеция корольлеге хакында бик күп нәрсәләр сөйли.

XIII гасыр азагыннан бирле инде биредә корольлек саклана. Король сарае каршында без бик матур милли киемле сакчыны күрдек. Сарай барокко стилендә салынган. Шуннан танылган шәхесләрнең затлы сарайлары бер-бер артлы тезелеп китә. Иске Стокгольм урамнары бик тар, кайберләреннән янәшә ике кеше дә үтеп китә алмый. Ратуша мәйданы аерым игътибарга лаек. Биредә халык, бала-чага ял итә. Без барган вакыт июнь башы булуга карамастан, мәктәп балалары укуда иделәр. Алар 20 июньгә чаклы, укытучылары җитәкчелегендә төрле проектларны тормышка ашырып, саф һавада дәресләр үткәрәләр. Укытучы буларак, балаларга аерым игътибар иттем, тәртиплеләр, артык тавыш-гауга чыгармыйлар, укытучыны игътибар белән тыңлыйлар «Швеция социализмының» нигезе шулай салынгандыр инде, тәртип булмаса, халык биредә үзен бәхетле итеп тоймас иде.

Биредә мин бер генә хәер-сәдака сораган кешене күрмәдем. Биредә олы яшьтәге кешеләргә карата халык бик ихтирамлы, алар ял итәләр, күңел ачалар.

Ул шулай булырга да тиеш инде. Чөнки олы кеше вакытында тир түккән, эшләгән бит инде, ул ихтирамлы ялга хокуклы. (Ә бездә, киресенчә, олы кеше башта баласы өчен тырыша, аны аякка бастырганнан соң, оныгын тәрбияли, аны аякка бастырам дигәндә генә, якты дөнья белән хушлаша. Ял итәргә вакыты да, мөмкинлеге дә калмый бичараның).

Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона, барлык халкы 9 млн. чамасы. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә, бу инде финнарга караганда тормышның яхшырак булуына дәлил. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Әлеге саннар да, Финляндия белән чагыштырганда, шведлар файдасына сөйли. Әгәр инде тормыш озынлыгын чагыштырып карасаң, ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә инде хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр. Кайсы гына яктан карасаң да, шведларның тормыш-көнкүрешләре алда тора.

Минем өчен тагын шунысы кызыклы булды: биредә велосипедка аерым юллар төзелгән, анда җәяүлеләргә керү тыела. Асфальт өстендә аерым билгеләр аларга хәрәкәт юнәлешен, туктау урыннарын күрсәтеп тора. Велосипедчыларның башларында каскалары бар, алар үз юллары буенча туктаусыз җилдерәләр генә. Эх, бездә дә шундый юллар булса иде, мин дә шулар шикелле ук җилдерер идем дип уфтанып куйдым. Сәламәтлегем дә сакланыр иде, һава да пычранмас иде. Бу цивилизация үрнәге кайчан да булса безгә килеп җитәр җитүен, тик инде ул вакытта, кем әйтмешли, без булмабыз.

Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли, ләкин халык моңа һич кенә дә зарланмый. Югыйсә, бу ифрат дәрәҗәдә зур сан. Димәк, салым – халыкның киләчәк тормышына, картлык көненә тотыла, халык шуңа риза. Картаймый торган яшь кеше әлегә дөньяга тумаган бит. Нәкъ менә шундый факторлар «Швеция социализмы»моделен тудыра да инде.

Чит тормыш кызыктыра, ләкин ул безнеке түгел, чөнки сөйләнелгән тормыш өчен безгә әле тагын күп еллар дәвамында яңарыш баскычларыннан үтәсе бар...

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ.
Казан.


Рәсемнәрдә: автор Хельсинки урамында.