уйлар

Тозлы-карбызлы тормыш

Соль-Илецк - Русиягә тозлы күлләре һәм татлы карбызы белән танылган шәһәр. Шуңамы җәй айларында меңләгән кеше әлеге җирләргә агыла. Былтыр “Т.Я.” укучылары арасында шактый бәхәсләр тудырган тозлы күлгә мөмкинлек чыгу белән мин дә барып кайтырга булдым...

“Ак алтынлы” шәһәр

Үзебезнең Ютазы, Баулы районнарын, аннан Абдуллино бистәсен, Муса Җәлилнең туган авылы - Мостафа аша үткәч, Оренбургка килеп керәсең. Ара әллә ни ерак түгел, әмма табигатьнең үзгәрәк булуы шундук сизелә: урманнар сирәк, бездәге кебек куе түгел, агачлар тәбәнәгрәк. Ә юл кырыендагы куаклар эсседән корып ук беткәннәр. Соль-Илецкка якынлашкан саен карбыз басулары ешая. Көнбагыш басулары да матурлыклары белән күзне камаштыра.

Соль-Илецк шәһәренә быел 254 ел. Иске, авышып беткән йортлар күп, кайбер урамнар юлсыз. Шәһәр борынгы гына түгел, ә ярлы да. Җирле халыкның күбесенең төпле эш урыны юк, җәйге сезонда гына килгән туристлар хисабына бераз акча эшләп алалар: яшәргә йортларына кешеләр кертәләр (бер көн тору кеше башына 150 сум һәм аннан да артыграк), таксида эшлиләр, курортта туңдырма, көнбагыш ише вак-төякне икеләтә арттырып саталар, карбыз-кавын, көнбагыш басуында эшлиләр. 900 гә якын кеше – тоз шахтасында (Соль-Илецкта барлыгы 30 меңләп кеше яши).

Зур бер авыл тормышын хәтерләтә бу шәһәр. Халык сыер, сарык, кәҗә асрый. Оста итеп кымыз ясыйлар. Пони атлары һәм дөя тотучылар да бар: андыйлар курортта туристларны шулар өстенә утыртып йөртеп, фотога төшереп акча эшли. Соль-Илецк халкы ап-ак мамык шәлләре белән дә тирә-юньгә танылган.

“Ак алтын” – тоз өстендә урнашуы шәһәрнең төп горурлыгы санала. Шуңа да ерак яклардан килгән туристлар бу урыннарны “Тозлы күлләр иле” дип йөртә.

Соль-Илецк элек Илек Саклануы дип аталган. Тоз чыгарыла башлагач шәһәрнең исемен үзгәрткәннәр. 19 гасыр башыннан тозны шахталар ясап чыгара башлаганнар. Бүген “Илецксоль” оешмасы елына якынча 1250000 тонна тоз чыгара һәм Илек тозы дөньяда иң яхшы аш тозы санала.

Җирле халык тоз шахталарын бик матур һәм иркен дип сөйли. 300 метр тирәнлектәге тоз шахтасында шәраб саклап та, теннис мәйданчыгы ясап та, кирәк булса солдатларны яшереп тә була икән. Ләкин тоз шахтасының иң яхшы ягы бронх, үпкә һәм башка авыруларны дәвалый торган шифаханә төзеп булуында. Мондый төр шифаханәләр Соль-Илецкта әлегә юк, чөнки аны төзү бик кыйммәткә төшә диләр.

Күлдән ерак түгел Илек елгасы ага, шунда Яңа дип исемләнгән күл дә бар. Күп туристлар шул тозсыз күл буенда урнашып ( шәһәрдә чиста суга кытлык бар, тозсыз дигән сулыклардан да тоз тәме килә), палаткаларда яши. “Палаточный городок” яки “Дикий пляж” дип йөртәләр ул урыннарны. Андагы халык! Машина өстендә машина. Без дә “дикарём” килгән идек. Иске йортларда торганчы, табигать кочагында яшәүне хуп күрдек. Алдан ук әйтеп куйыйм – алай яшәү үзе бер рәхәт икән. Учакта пешкән аш, шашлык ашау, мәтрүшкәле чәй эчү, палаткаларда куну көн саен тәтеми бит. Җирле халык та күбрәк шул Яңа күленә килеп коена булып чыкты. Безгә тансык булса да, алар тозлы судан туйган, күрәсең.

Могҗизалы күлләр

Соль-Илецкта җәй бик эссе, 50 градустан да артырга мөмкин. Шуңа ял итәргә килгән бөтен кеше көне буе күлләрдә ята. Эсседән качып та, дәваланып та. Ә тоз күлләре, чыннан да, файдалы. Күлләр ничек ясалган дисәгез, җирдән тоз чыгару нәтиҗәсендә тоз катламнарында эре карст бүрәнкәләре хасил булган да, аларга су тулып тозлы һәм минераль күлләр барлыкка килгән. Соль-Илецктагы 6 күлне дә бик көчле биоэнергетикага ия, күз тию һәм бозымнарны бетерергә сәләтле диләр. Шуңа күрә әлеге җирләр мөселманнар өчен “Кече хаҗ” санала. Һәр елны июньнең өченче шимбәсендә Тузтубе тавында татар картлары корбан чалып дога кылалар, бу изге җирләргә баш ияләр. Мондагы иң зур күл – Развал урынында элек Тузтубе (казахчадан тәрҗемә иткәндә тоз түбәсе) дигән тоз тавы булган. Әле хәзер дә ул тау өлешчә бар. Элек халык арасында күлгә исәнлек-саулык теләп алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре ыргыту гадәте дә яшәгән диләр. Әле хәзер дә күл төпләре хисапсыз бизәнгечләр белән тулып ята, имеш.

Күпләр Соль-Илецк курортын ошатмыйча кайталар. Янәсе суы пычрак, кеше күп, ял итәргә бернинди шартлар юк. Былтыр моның турында күп тапкырлар язып та чыктылар инде. Тик Соль-Илецк беренче чиратта ял итү түгел, ә дәвалану урыны. Аның сәламәтлек өчен файдалы булуы турында күптәннән сөйлиләр. Әгәр зыяны булса бирегә һәр елны миллионнан артык кеше килмәс иде. Зыяны дигәннән, тозлы күлдә бер генә чит бактерия дә үрчи һәм тарала алмый! Һәр 10-12 сәгать саен бактерияләр үлеп, су үзеннән-үзе чистарып тора икән.

Бүген бирегә килеп үз аякларында кайтып киткән карт-корының, дәваланган балаларның исәбе юк. Псориаз, экзема, артрит, остеохондроз, радикулит, пневмония, простатит, хәтта балага уза алмау, ДЦП (детский церебральный паралич) кебек авырулардан да дәваланалар. Дөрес, бу бер тапкыр тозлы, ләмле, минераль күлләрдә коенып чыктың да, чирең бетте дигән сүз түгел. Тулысынча савыгыр өчен бирегә берничә ел рәттән килергә кирәк.

“Карбыз үстерү – үзе бер фән!”

Соль-Илецк халкының карбыз кәсебе белән көн күрүен алда язып үттем инде. Хәер, Соль-Илецк кына карбыз үстереп сатмый, гомумән Оренбургның туфрагы карбыз, кавын кебек җимешләр үстерергә бик тә уңдырышлы. Ә Соль-Илецк карбызлары башкалардан бик татлы булулары белән аерылып торалар. Биредә бер сезонга уртача 195-260 миллион килограмм карбыз үстерәләр икән! Былтыр август-сентябрь айларында вагоннарга төяп 52 тонна карбыз чит якларга җибәрелгән.

Кореялылар Алёна һәм Дима Югай карбызчылык белән 1995 елдан бирле шөгыльләнәләр икән. Аларны шәһәрдә күпләр белә, чөнки Югайлар нәселе үз карбызларын беренче булып сатуга чыгаручылар. Алёнаның әтисе Алексей Юн да бу тирәләрдә билгеле карбызчы. Шәһәрдән 12 чакрым ераклыктагы Угольное бистәсендә аның барлыгы 30 (!) гектар карбыз бакчасы бар икән (карбыз басуын бакча дип йөртәләр). Ә кияве Дима белән кызы карбыз-кавынны 5 гектар җирдә үстерә. Башта алар әтиләренә эшләгәннәр, аннан соң гына аерылып чыгып, үз бакчаларын булдырганнар.

– Карбыз үстереп сату күп чыгымнар сорый, җиңел һәм отышлы бизнес дип карарга кирәкми, – ди 27 яшьлек яшь карбызчы Алена. – Гадәттә эшне февральдән башлыйбыз: теплицаларга рассадалар утыртабыз, апрель уртасында, кар эреп беткәч, рассадаларны кырга күчерәбез. Карбыз суык яратмый, шуңа рассадаларны өч кат полиэтилен белән каплыйбыз. Хәзер яңа голланд орлыкларын алып кайтып утыртабыз. Карбызны гел карап, су сибеп торырга кирәк.

– Карбыз үстерү – ул үзе бер фән. Безнең карбызлар иртә җитешә торган. Шуңа күрә Ташкент карбызларыннан кечкенәрәк, 6 килограммга кадәр генә үсә ала, сорты шундый, – дип сүзгә кушылды Алёнаның ире. – Торпедо кавыны бездә үсә алмый, аңа гел җылы һава кирәк.

Июль башларында Югайлар беренче уңышларын ала, базарга сатуга да беренчеләрдән булып чыгалар. Беренче карбызларның бәясе дә шуңа кыйммәт Р карбызның килосы – 25, ә кавын – 35 сум. Бәя сезон азагында бишәр-өчәр сумга кадәр төшә ди.

Карбыз-кавынны төнлә җыеп, иртәнгә сатуга чыгарырга кирәк. Ул 5 гектар бакчаны Алёна һәм Дима үзләре генә карап бетерә алмыйлар билгеле, шуңа да Үзбәкстан карбызчыларын яллап эшләтәләр. Карбызчылык вак һәм авыр эш булса да, Югайлар зарланмый, тормыш итәргә, ике балаларын үстерергә җитә диләр.

Тынгы белмәс кореялылар ел әйләнәсе тик тормыйлар: кышын теплицаларда кыяр, помидор, кәбестә рассадалары, бәрәңге ише яшелчәләр дә үстереп саталар икән. “Соль-Илецкның беренче байлыгы Р тоз булса, икенчесе Р карбыз! Безнең карбызлар татлы, анда шикәр күп, һәр-вакыт яңа гына өзелгән. Ашламалар гомумән салмыйбыз. Ташкент карбызлары кебек зур булып үсмәсәләр дә, августта Кемерово, Чита, Себер якларыннан ук күпләп сатып алырга киләләр», – дип үз эшләре белән мактанып та алдылар карбызчылар.

Безнең хисапка байыйлар?!

Соль-Илецкка килгән туристлардан күп акча «кысып» булганын һәркем яхшы аңлый. Җирле халык та, килгән үзбәкләр, казахлар да. Пляжда иң керемле эшләрнең берсе – үзбәк милли ризыклары – пылау, сумса һ.б. пешереп сату. Ни өчен дигәндә, үзбәкләрнең казанда пешкән чын пылаулары телеңне йотарлык тәмле, шуңа алучы да күп. Марат һәм аның апасы Шәвинә дә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәреннән алтынчы елны монда килеп эшлиләр. 4 айга киләләр икән. Былтыр сыер, бәрәннәр сатып алып (пылауга да, сумсага да күп ит кирәк), шуларны асраганнар. Хәзер, андый вариант отышлы булмагач, итне сатып кына алалар. Пляжда “эш урыннары” янына учак ягар өчен тандыр да ясап куйганнар. Һәр көнне таң беленүгә торып, 20 кг. пылау пешереп, 300 сумса, 50-60 пәрәмәч ясап, пляждагы халыкны туендыралар. Бер тәлинкә пылауны – 70, бер сумсаны 30 сумнан саталар. Шушында килеп 4 ай туплаган табыш ел буена җитә икән.

– Көненә азык-төлеккә 4000-5000 сумлык чыгым китә. Иртән-иртүк торып пешерә башлыйбыз. Пляжга кеше җыелганчы чыгып басабыз, соң гына кайтып китәбез. Суда коенып чыгарга да вакыт калмый, – дип сөйләде Марат.

Җәен ял итәргә вакыт булмавын бер алар гына әйтми. Туристларның “көен көйләп”, җирле халыкның янда гына булган күлгә коенырга төшкәне дә юк икән! Йортына туристларны кертеп гаиләсен туйдырган Аня шулай диде. Чыгышы белән ул Соль-Илецктан. “Без кечерәк чакта күлгә керү бушлай, болай уратып та алмаганнар иде. Гел шунда ята идек. Ә хәзер төшкән дә юк. Җәй эшләп үтеп китә. Үзем мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшлим. Хезмәт хакын үзегез чамалагыз. Ирем эшсез – өйдә ята. Элек карбыз басуында каравылчы булып эшли иде. Ике ел элек шунда бик нык кыйнадылар. Шуннан зәгыйфьләнеп калды, күп нәрсәләрне белештерми. Балалар мәктәптә генә әле. “Соленщик”лардан (Соль-Илецкка килгән туристларны шулай дип йөртәләр - Ф.Д.) кергән акчага яшибез дисәң дә була”.

Аларның йортлары иске генә, килгән кешеләр өчен ике катлы махсус җәйге бүлмә ясап куйганнар. Барлыгы 7-8 кеше сыярлык. Җәй буе өйләре буш тормый икән. Көненә 700-800 сум керә дип исәпләсәң дә, 3 айга түгәрәк кенә сумма чыга.

– Соль-Илецкка башкортлар, татарлар күп килә. Кызык халык алар. Төннәр буе сөйләшеп, җырлап, биеп чыгалар. Тавыш астында йокларга күнеккән инде без. Бөтен шәһәр төне буе гөж килә. Әле иртән торып маллар карыйсым да бар... - диде Аня.

Татарлар дигәннән, чыннан да, Соль-Илецкка Татарстаннан бик күп кеше килә. Хәер, шәһәрнең үзендә дә ике меңнән артык татар яши. Биредә 26 ел гөрләп эшләгән мәчет тә бар хәтта. Татарлар күп булганга “Старая мельница” дигән ресторанда махсус татар кафесы, татар халык көйләре белән дискотека да ачканнар. Пермь, Ульян, Чиләбе, Башкортстан татарлары барысы бергә шунда җыелып күңел ача.

Соль-Илецкның курорт дип йөртелә башлавына 5 кенә ел икән. Элек анда теләге булган һәр кеше бушка кереп ял итә алган. Хәзер күлләрне тимер рәшәткә белән уратып алганнар, Ходай биргән тозлы күлдә дәвалану өчен көн саен 100 сум түлисе. Күпләр шуңа ризасызлык белдерә. Шәхсән миңа ошады Соль-Илецкта. Күңелле итеп ял итә, дәвалана белгән кешегә менә дигән урын бу. Юкка гына Соль-Илецк Русиянең 18 уникаль курортлары исемлегенә кертелмәгән шул.

Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА.
Казан - Соль-Илецк -
Казан.