Висагинас татарлары

Литва, Белоруссия һәм Латвия чикләре кисешкән тирәдә Висагинас шәһәрчеге бар. Висагинас – Литваның иң яшь шәһәре буларак, шәһәр статусын 1995 елда гына алган. Анда чама белән 30000 кеше яши. Халыкның 86 процентын этник азчылыклар, шул исәптән татарлар тәшкил итә. Висагинас беренче чиратта Игналина исемле атом станциясе белән бөтен дөньяга танылган. Станцияне планлаштыру һәм төзү 1970 нче елларда башлана һәм бүтән милләтләр белән бергә бирегә татарлар да килеп, эшкә урнаша.

Бүгенге Висагинас татарлары арасында татарстанлылар да шактый. 1997 нче елда Висагинас татарлары үз оешмаларын төзегәннәр.

Швециядә яшәүче Гөлүзә Зиятдин Литвага барып кайтканнан соң болай дип сөйләде:

– Алар татар телен һәм мәдәниятен сакларга омтылалар. Араларында җитәкче булган Зилә Кәрим якшәмбе мәктәбендә 20 ләп балага татар телен укыта. Тагын бер максатлары – Литвада татар мәдәниятен пропагандалау. Шул балалар һәм Висагинас татарларының «Мирас» коллективы бу эшне ил эчендә һәм чит илләрдә дә башкара. Татарстан белән элемтәләре нык. Сабантуйларга хәтта Латвия, Польша, Эстония, Татарстан һәм башка илләрдән килүчеләр дә бар. Төрле кичәләр дә үткәрелә.

Мин җитәкче Зилә ханым белән 2005 елда Казанда очраклы гына танышып, гәпләшеп алган идем. Ул минем җырчы икәнлегемне белде. Онытмаган, күрәсең, чөнки Висагинаска, милләттәшләремнең 29 ноябрьдә узган кичәсенә җырларга чакырды. Бардым, әлбәттә. Бик әйбәт каршыладылар, искиткеч кунакчыллар. Бергәләшеп җырладык, биедек. «Мирас» коллективы да, яшьләр дә чыгыш ясады, шигырьләр укыдылар. Балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Ул балаларга бүләкләр бирелде. Мин андагы татарларның булдыклыгына сокландым. Аларның искиткеч нык бердәмлеген дә тойдым. Аларга бик рәхмәтле буларак, киләчәктә иң изге теләкләремне юллыйм.

* * *

Әйе, татар кайда гына сибелмәсен, милләттәшләрен таба, барлый, җәмгыять оештыра, якшәмбе мәктәпләре ача, горефгадәтләрен саклар өчен Сабантуйлар үткәрә. Мондый мисаллар бик күп. Висагинас тагын бер дәлил. Шундый милләт ничек инде юкка чыксын?

Стокгольмдагы махсус хәбәрчебез Түркәр СОУККАН.


Рәсемдә: Висагинас татарларының бер өлеше. Уртада чәчәк белән Гөлүзә, аның сул ягында Зилә Кәрим.