Табигать һәм без  

Миллион еллар үзгәрешсез

Мәһабәт кипарисның туганы булган артыш (можжевельник) һәм арчан (вереск) – бик борынгы мезозой эрасыннан бирле бернинди үзгәреш кичермичә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән куаклар. Әлеге ике реликт куак берни үсми торган гранит кыяда да, урман эчендә дә, кипкән торф сазлыкларында да, наратлыкларда да үсә.


Карелия, Себер һәм Ерак Көнчыгышның ылыслы урманнарын артыш һәм арчаннан башка күз алдына да китереп булмый. Миллион еллар буе исән калу өчен барган көрәш аларны чыныктырган, шуңа күрә бу куаклар корылыкка да, гарасатларга да, чиләкләп койган яңгырларга да бирешмиләр.

Мең еллар элек реликт урманнар борынгы кешегә туң, салкын җирләрдә, кыяларда, елга-күл буйларында төпләнергә ярдәм иткәннәр. Урманнан башка яшәүне күз алдына китерә алмаган борынгы кеше. Урман аны торак, ягулык, көймә һәм корал белән тәэмин иткән. Борынгы бабаларыбыз урманга зур хөрмәт белән караган.

Гасырлар уза барган саен, кешенең урманга бәйлелеге, урманга илаһи хөрмәт белән каравы да кими барган. Урманнарны аяусыз кисү, аучылар һәм туристларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан янгыннар урман киек-җәнлекләрен – табигый яшәү урыннарыннан, кешене исә чиста һава бирүче «үпкәләрдән» мәхрүм итә. Ләкин ни генә булмасын, табигать әле барыбер үзенең кабатланмас матурлыгын, бөеклеген саклый. Урман матурлыгына экзотик борынгы артыш һәм көяз арчан өстәмә ямь кертә .

Артыш – кечерәк агач яки куак, аның хәтта өч метрга кадәр җиткәннәре дә бар. Кытыршы кайрысы соры яки кызгылт төстә, ул кәүсәне салкын яңгырлардан, гарасат җилләрдән, чатнаган суыклардан саклый. Яфраклары – чәнечкеле ылыс-энәләр, өчәр-өчәр булып утырып, шәмәхә-кара җиләкләрне саклыйлар. Ир чәчәкләр – озынча сары алкалар, ә хатын чәчәкләр исә яшел. Җәй көне яшел җиләкләре барлыкка килә. Көзгә алар, каралып, өлгерә. Кышкы суык көннәрдә салкыннан бераз балланып киткән җиләк һәм сусыл ылыслары белән кошлар һәм аюлар, пошилар һәм кабан дуңгызлары сыйлана.

Артышның җиләген җыйганда, ботакларны кисәргә кирәкми, чөнки зыян күргән куак еш кына корый. Артыш бик авыр үрчи һәм икенче урынга күчереп утыртуны начар кичерә. Ә менә корткыч бөҗәкләр артышны күралмыйлар: аларның аңа «тешләре» үтми.

Артыш кеше өчен искитмәле файдалы. Элегрәк заманнарда ботаклары белән идән ышкыганнар, сәламәтлек өчен мунча эченә элә торган булганнар, ә кайберәүләр хәтта артыш себеркесе белән чабынган да. Озынборын һәм чебенгә каршы да артыш кулланылган. Савыт-саба юар өчен ботакларыннан мунчала ясаганнар. Кәбестә һәм гөмбәне артыш ботаклары белән парлаган мичкәдә тозлаганнар, бу аларга үзенә бер аерым хуш ис биргән. Артыш төтене белән азык-төлек амбарларын, мунча һәм өйләрне төтәсләгәннәр. Яшелчә уңышын әлеге уникаль куакның ботаклары белән аралаштырып куя торган булганнар, бу кимерүчеләрне куркыткан. Сугышчы галлар – нимесләрнең борынгы бабалары артыш җиләгеннән, ылыс һәм ботакларыннан, тамырыннан май ясап, яраларына япканнар. Америка индеецлары авыру кешеләрне артыш куаклыклары арасына күчереп, терелеп җиткәнче шунда тотканнар.

Артышның дәва үзлекләре күптәннән билгеле. Ылысын һәм ботакларын үпкә, бөер, бавыр һәм ашказаны авыруларын дәвалаганда кулланалар. Әмма дәва өчен гади артыш кына яраклы, ә себер артышы һәм кәрлә артыш дигәннәре бу эшкә ярамый. Җиләгеннән һәм энәсеннән май гына түгел, спирт та, артыш аракысы да ясыйлар. Болар эчке әгъзаларны гына түгел, ә бәлки подагра, радикулит, ревматизм, пеләшләнүне һәм зыянлы бөҗәк тешләгән җирләрне дә дәвалый.

Артыш белән арчан медицинада киң кулланыла. Ләкин докторлар дару буларак бик кечкенә дозаларны гына куллана, чөнки җиләкнең согы һәм кайрысын, ботагын, тамырын кайнаткан су зур дозаларда куркыныч санала.

Борынгы мисырлылар һәм греклар чирләрне куучы артыш себеркесенә мәдхия укыганнар. Рим шагыйрьләренең артыш үсемлегенең могҗизалы көченә багышланган шаян шигырьләре дә сакланып калган: «... чыгарыр йонны кирәк җиргә дә, кирәкмәгән җиргә дә...»

Көмешсыман төстәге агачы һәм гаять каты тамыры остакуллар өчен бер дигән материал. Болардан бик чыдам һәм матур җиһаз: тирбәлгеч креслодыр, ширма, бизәкле диван, бала караваты, дача өстәл-урындыклары, рамнар, кәрзиндер-тартмадыр ише әйберләр ясыйлар. Болар торакка ямь кертеп җибәрә, күңелне җылыта.

Артыш ботагыннан ясалган икебаналар музейларны, концерт залларын, театр һәм картина галереяларын бизи.

Биек кыя һәм тау башларында кечкенә арчан куакларына юлыгасың. Миллион еллар эчендә арчан тышкы табигый шартларга җайлаша алган, ул кышкы зәмһәрир суыкка да, җәйге челләгә дә түзә. Гранит кыяларны яратса да, арчан тау түбәсендә дә, киселгән урманнарда, шәрә ташта да үсә ала. Кайчандыр өчәр метрлы булган арчан бүген 30 сантиметрлы гына булса да, матур-матур куаклыклар булып үсә. Арчан Русиянең урта полосасын да үз итә. Әмма бик акрын үрчи, шуңа күрә Җир йөзендә ул кимегәннән-кими бара. Яфрагы каты, өчкырлы дияргә була, вак ылысны хәтерләтә, әмма бик үк кадаучан түгел. Июль-августта алсу-шәмәхә, сирәк очракта ак чәчәк ата.

Яфрагының чәе һәм арчан балы – зур деликатес һәм бик сирәк тәти торган ризык.

Авылларда бүген дә әле арчанны абзарлар, мунча, агач өй салганда файдалану гадәте бар. Кипкән ботаклары стеналарда җылыны бик әйбәт тотучы материал булып исәпләнә, дымны яхшы сеңдерә, торакны кышкы суыктан һәм озакка сузылган яңгырлардан саклый.

Артыш һәм арчан куаклары борын-борыннан патша сарайлары тирәсен бизәүче иң модалы үсемлек саналган. Хәер, бу бүген дә шулай булып кала бирә. Ямь-яшел артыш куагын әйләндереп алган алсу чәчәкле арчан куаклыгы бүген дә иң затлы композиция буларак модадан төшми. Арчаннан бөркелүче балисе артышның куе хуш исе белән кушылып, нервыларны тынычландыра һәм кәефне күтәрә.

Әйдәгез әле, уртак йортыбыз булган Җир планетасын бездән алдарак үзләштерә башлаган яшел дусларыбызга карата игътибарлырак һәм кайгыртучанрак булыйк!

Наталья ВОРСОВА.