Бөек ана

2007 ел ахырында язучы Чыңгыз Айтматов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә хат юллап, Татарстанга килергә, әнисе ягыннан ата-бабалары яшәгән җирләрне – Кукмара районының Мәчкәрә авылын күрергә, туганнары белән күрешеп кайтырга ниятләве турында язган иде. Әлеге сәфәрне ул үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан Мәскәүдәге дуслары төшерә башлаган документаль фильмның бер сәхифәсе дип тә күзаллады. Шул истәлекле фильмда күптәнге фикердәше Минтимер Шәймиев белән очрашуның да уелып калуын теләде. Очрашу елның матур вакытына – 2008 елның 16 маена билгеләнде. Минтимер Шәрипович һәм Чыңгыз Төрекулович, рәсми кысалардан чыгып, саф һавада – җәйге бакчада сөйләшеп утыруны мәгъкуль күрделәр. Ләкин бөтенләй башкача килеп чыкты: Чыңгыз Айтматов Казанда авырып китте һәм әлеге көтеп алынган очрашу ямьле бакчада түгел, сырхауханә палатасында узды...

Әлеге очрашуга әзерләнү йөзеннән ТР Президентының матбугат хезмәте Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова, бабасы Хәмзә Габделвәлиев, аның туганнары турында төрле чыганаклардан белешмә материаллар туплаган иде. “Татарстан яшьләре”ндә дә бөек язучының шәҗәрәсе турында кайбер мәгълүматлар бар. Бүген сезгә шул язмаларны тәкъдим итәбез.

Хәмзә Габделвәлиев

Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзә Габделвәлиев 1840 елда Казанда туа. Ул XIX гасырның 60-80 нче елларындагы күченү шаукымына бирелеп, Урта Азиягә баручы кәрванга ярдәмчелеккә яллана да, Верный шәһәрендә яшәп ятучы абзасы (әтисенең бертуганы) Исхак янына юл тота. Үзе белән энесе Әхмәтгали һәм сеңлесе Галияне дә ияртә. (Верный шәһәре – соңрак Алматы – Казахстанның элеккеге башкаласы). Исхак Габделвәлиев 1875 елда Верный шәһәрендә I гильдияле бердәнбер сәүдәгәр булган. Хәмзәләр Исхак абзыйлары янына барып җитәләр, әмма анда тукталмыйлар, кәрванга ияреп, Ыссык күл сөзәклегеннән юлларын дәвам итәләр. Кәрван Ак Су авылында туктый. Хәмзә Габделвәлиев шушы урында төпләнергә карар итә һәм үз гомерендә бүтән беркая да кузгалмый. Хәмзәнең эчке сиземләве көчле булган, күрәсең. Күп тә үтми, алар килгән юлдан бу якларга Н.М. Пржевальскийның 5 нче экспедициясе килеп төшә. Бу төбәктә тормыш җанланып китә. Әлеге урында, Кашгар чигендә, патша хөкүмәте ашыга-ашыга хәрби ныгытма төзегән. Каракүл (Каракол) шәһәренә нигез салынган.

Хәмзә Габделвәлиев башта бер сәүдәгәргә хезмәтче булып ялланган, эшли-эшли бераз акча җыйгач, үзе бер кечкенә кибет ачкан. Ул эшчән, зиһенле, тырыш булган, шуңа күрә эшләре дә алга киткән. Тиздән ул берничә зур кибет хуҗасына әйләнгән.

Гомумән, бу төбәктә һөнәрчелек сәнәгате, мәдәният, көнкүреш үсешенә Каракүлнең I гильдия сәүдәгәре Хәмзә Габделвәлиев һәм аның энесе Әхмәтгали зур өлеш керткәннәр. Мәсәлән, Хәмзәнең күчемсез милеге 1907 елның 1 гыйнварына – 2120 сум алтын, энесенеке 1200 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: ул заманда шул төбәктә иң бай саналган сәнәгатьче сәүдәгәрләр Дмитрий Ильинның милеге – 7500 сум, Николай Бакинның – 4200 сум, Низмөхәммәтовның 6000 сум булган.

Каракүл шәһәрендә Русиядән килгән өч татар – Абдулкадыйр Милушев, Гали Кензин һәм Хәмзә Габделвәлиев үзара килешенеп сәүдә иткәннәр. Өстәвенә, балаларын өйләнештереп, нәсел бәйләнешләрен дә ныгытканнар. Тирә-як сәүдәгәрләр бу көчле нәсел белән санлашмый булдыра алмаганнар.

Хәмзә Кыргызстанга Себердән килгән бер сәүдәгәр кызы Газизәбану Шаһиевага өйләнгән. Сигез балалары туган: Мөхәммәтҗан, Сабир, Шәриф, Габдулла, Гөлша, Нәгыймә, Әсмәбикә, Зиннәт.

Гаиләдә Сабир белән Нәгыймә башка балалардан үзләренең әдәбиятка, мәдәнияткә тартылулары белән аерылып торганнар. Габдулла Тукай, Пушкин әсәрләре белән бик иртә танышканнар. Шуны әйтергә кирәк, Хәмзә сәүдәгәр балаларына белем бирүне беренчел максат итеп куйган, моңа акчасын жәлләмәгән. Хәмзә балаларын башта мөселман, аннан соң урыс мәктәбендә укыткан. Шуңа күрә алар барысы да укымышлы булганнар, татарча, урысча, гарәпчә укый-яза белгәннәр.

Хәмзәнең улы Сабир Европада көнчыгыш әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнеп кайткан. Табигый ки, Каракүл яшьләре аңа тартылган. 1920-30 елларда ул дуслары белән бергәләп Пушкин, Лермонтов, Тукай әсәрләре буенча өй спектакльләре куйганнар. Сабир белән Нәгыймә Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган музыкаль кичәләр үткәргәннәр. Ул заманнарда Хәмзә сәүдәгәрнең кунак залына эләгү зур бәхеткә саналган. “Хәмзә бай йортының ишеге, милләтенә карамастан, игелекле, эшчән, намуслы, риясыз бар кешегә ачык иде”, – дип язган кыргыз язучысы Үсән Карасаев. Гомумән, Хәмзә кыргызлар белән дус-тату яшәгән, ул күпләр өчен остаз булган.

Хәмзәнең кызы Нәгыймә бу өй спектакльләрендә төп рольләрне уйнаган.

Нәгыймә

1904 елда дөньяга килгән кызы Нәгыймәне Хәмзә бай аеруча нык яраткан. Нәгыймә үзенең игелекле, сабыр, күндәм холкы белән аерылып торган. Аны күбрәк әнисенә охшатканнар, әнисе кебек яшькелт күзле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан булган ул.

Нәгыймә 1925 елда икенче баскыч мәктәпне тәмамлаган. Медицина техникумына керергә тырышып караган, әмма, сәүдәгәр кызы булганга, аны алмаганнар. Нәгыймә стенографистлар курсы тәмамлый, комсомолга керә, Каракүл комсомол комитетында бүлек мөдире булып эшли. Алар гаиләсендә, туганнар һәм танышлар даирәсендә кызыл яулыклы комсомолларга мөнәсәбәт төрлечә булган, гадәттә, бу күренешне заман мәҗбүрияте дип кабул итмәгәннәр, шуңа күрә әлеге хәрәкәткә катнашкан сәүдәгәр балаларын еш кына үз тирәлекләреннән куып чыгарганнар. Әмма Нәгыймәне бу хәл куркытмаган.

Нәгыймәнең сөйкемлеге, калын, матур чәч толымнары шәһәрдәге татар егетләренең һушын алган. Әмма Нәгыймә Фрунзега (Бишкәк) комсомол курсларына баргач, кыргыз егете Төрекул белән таныша һәм аңа бер күрүдә гашыйк була. Күп тә үтми Төрекулны партиянең Каракүл-Нарын комитетына секретарь итеп җибәрәләр. Язмыш аларны кабат очраштыра. 1925 елның 3 сентябрендә алар өйләнешәләр. Габделвәлиевләр гаиләсе яшь кияүне җылы каршылый, Төрекул Нәгыймәнең туганнары белән нык дуслашып китә.

1927 елда яшь гаилә Җәләл-Абад шәһәренә китә, Төрекул Җәләл-Абад һәм Ош округларында партия органнарын җитәкли. Бу өлкәләрдә хәл гаять киеренке булган, әмма оештыру сәләтенә ия Төрекул сынатмый. Ул кыргыз һәм урыс телләрен яхшы белә, халык белән теләп аралаша, шуңа күрә яхшы җитәкче булып таныла. Нәгыймә комсомолның шәһәр комитеты секретаре, соңыннан шәһәр башкарма комитеты секретаре булып эшли. Гомумән, Нәгыймә кыргыз хатын-кызларын гаилә золымыннан азат итүдә, алар өчен ликбезлар, клублар, табиблар ярдәме оештыруда актив катнашкан. 1931-33 елларда Араван-Буурин башкарма комитетында хатын-кызлар бүлеген җитәкләгән. Нәгыймә Төрекулның тормыш иптәше генә түгел, көрәштәше дә булган. Биредә Айтматовларның өч баласы: 1928 елда – Чыңгыз, 1931 елда – Илгиз, 1934 елда Люция туган.

1935-37 елларда Төрекулны Мәскәүгә Кызыл профессура институтына укырга җибәрәләр. Төрекул монда да Хәмзә бертуганнарының балалары белән аралашып яши.

Институт тыңлаучыларының күбесе Мәскәүдә гаиләләре белән яши. Төрекул янына өч бала белән Нәгыймә дә килә.

Гаиләсе килүгә Төрекул Мәскәү читендәге бер матур җирдә йорт алып тора. Якташ туганнар өчен бу күрешү зур шатлык була. Институттан кайткач, Төрекул улы Чыңгыз белән кибеткә чыгып китә. Шактый чират торгач, Төрекул яртышар кило төрле-төрле кәнфит ала. Моны күреп Чыңгыз көлеп җибәрә: “Ата, мин боларның барысын да берүзем ашап бетерә алам, ә өйдә кунаклар күп. Барысына да җитмәс, мөгаен”, – ди. Әтисе улы белән килешә һәм алар кабат чиратка басып тагын кәнфит алалар. Чыңгыз тынгысыз бала булган, әтисенә күп сораулар биргән. Нәгыймә Мәскәүдә балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кергән. 1937 елның 8 мартында Айтматовларның кызлары туа, аңа испан партизанкасы исеме – Розетта дип кушалар.

Әмма Төрекул Мәскәүдә озак тормый. Аңа туган ягыннан яшь Кыргыз республикасын актив төзүчеләрне эзәрлекләүләр башланганы турында хәбәрләр килеп ирешә. Ул Нәгыймәне балалар белән Кыргызстанга озатып җибәрә. Әтиләренең кул болгый-болгый поезд артыннан йөгерүе балалар хәтеренә мәңгегә уелып кала. Бу әтиләре турында соңгы хатирә булып чыга.

Төрекулны дуслары кисәтә, Төрекмәнстанга яки Үзбәкстанга күчеп китәргә үгетлиләр. «Мин үз халкыма нинди дә булса зыян китерүемә ышанмыйм. Мин җинаятьче шикелле качып йөри алмыйм. Миңа укуымны тәмамларга кирәк”, – дип җавап бирә андый киңәшләргә Төрекул.1937 елның 1 декабрендә Төрекул Айтматовны кулга алып, Фрунзега кайтаралар, тиздән, хөкем итеп, атып үтерәләр.

Нәгыймә балалары белән иренең туган авылы Шекергә кайтып төшкән. Иренең туганнарында яшәгән, ләкин аларны да тиздән халык дошманы туганнары дип кулга алганнар. Нәгыймә беркая да эшкә керә алмаган. Эшкә урнаштыруларын сорап, партиянең Киров райкомына мөрәҗәгать иткән, әмма халык дошманы хатынына эш бирмәгәннәр, балаларын ятимнәр йортына тапшырырга киңәш иткәннәр. Райкомнан елап чыгып барганда, аны районның әзерләүләр идарәсе башлыгы урынбасары нимес Зюделман күреп, бик жәлләгән һәм, бер-кемнән курыкмыйча, үз оешмасына эшкә алган. Нәгыймә балалар белән Киров поселогына күчкән. Нимес үз гаиләсе яши торган йорттан аларга фатир да биргән. Әмма сугыш башлангач хәлләр мөшкелләнгән, Нәгыймә бер айлык хезмәт хакына бары тик бер ипи генә ала алган. Гаилә Талас өлкәсенә, Җийдә авылына күчкән, Нәгыймә анда хисапчы булып эшләгән.

Кызы Люция сөйләве буенча, Бөек Ватан сугышы вакытында алар михнәтне күп күргәннәр. Әниләре авыру килеш эшкә йөргән, Чыңгыз белән Илгиз дә эшләгәннәр. Кызлар өйдә торганнар. Уенчыклар турында сүз дә юк, хәтта киемнәре дә тузып беткән. Бервакыт бик салкын кыш көне урам башында ишәк җигелгән арба күренгән, ә аның яныннан итек кигән озын буйлы ир-ат бара икән. Ишәк сыртында – ияр аркылы бәйләп салынган ике капчык. Люция әнисенең энесе Габдулланы танып алган. Киң күңелле Габдулла, гадәттә, кием-салымны үз балаларына һәм тәрбиягә алган Шәриф (бертуганы) балаларына гына түгел, Нәгыймә балаларына да юнәтә торган булган. Аларны почта аша җибәрү турында уйлау да куркыныч заманнар. Сугыш елларында автобуслар йөрмәгән. Габдулла ничек итсә иткән, Фрунзедан Җамбулга кадәр поезд белән килеп, аннан олы юлга чыгып, Җийдә ягына баручы берәрсен яллап, халык дошманы Төрекул Айтматов гаиләсе янына килә торган булган. Ул килгәч, Нәгыймә гаиләсендә бәйрәм: күңелләр күтәрелә, ипи, бәрәңге һәм үзләрендә булмаган башка азык-төлек белән сыйланалар.

Алып килгән әйберләр арасында кызларга – курчак, малайларга кием-салымнар да булган. Габдулла кая барганын беркемгә дә, хәтта хатынына да әйтмәгән. Әле соңрак, Чыңгыз авыл хуҗалыгы институтында укый башлагач та, Габдулла абыйсы аңа яшертен генә кием-салым, бәрәңге җибәреп торган.

Нәгыймә, әтисе Хәмзә кебек, балаларын укытуга бар тырышлыгын куйган. Мәктәбе яхшы булган Покровка авылына да шул сәбәпле күченгәннәр алар. Нәгыймәне яхшы белгеч булганлыктан, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш хисапчысы итеп куйганнар. 1954 елда ул пенсиягә чыккан. “Халык дошманы” хатынына тиешле газапны ул тулысынча кичергән. Мәктәпнең иң яхшы укучысы – Люция Мәскәү электр элемтәсе институтына имтихан тота, имтихан Фрунзеда уза. Бөтен фәннәрне дә “биш”кә биргән кыз баланың өметен кисәләр: халык дошманы кызы буларак, аны Мәскәүгә укырга алмыйлар. Әнисе шул чакта, әрнеп: “Йә, ходай, кайчан бетәр бу газап, минем балаларыма беркайчан да юл ачылмас микәнни?” – дип елаган. Әмма ул көчле итеп тәрбияләгән балалар барлык юлларны үз тырышлыклары белән үзләре ачканнар. Люция Фрунзеда политехника институтын, Роза Кыргыз хатын-кызлар педагогия институтын, Илгиз Мәскәү геология институтын тәмамлаганнар. Барысы да үз эшләрендә уңышка ирешеп, олы хөрмәт казанган шәхесләргә әйләнгәннәр.

Гаиләдә иң өлкән бала – Чыңгызга исә 10 яшеннән үк эшли башларга туры килгән. 14 яшьтә, ир-атлар барысы да сугышта чакта, ул авыл советы секретаре булган, аңа авыл тормышының иң мөһим мәсьәләләрен чишәргә туры килгән. 1948 елда сигезьеллык мәктәпне бетереп, Җамбул шәһәрендәге ветеринария техникумына укырга кергән. Аны гел “бишле”гә тәмамлау сәбәпле, аны Бишкәктәге Авыл хуҗалыгы институтына имтихансыз кабул иткәннәр, институтны 1953 елда тәмамлаган. 1952 елда Чыңгызның хикәяләре матбугатта басыла башлаган. Институтны тәмамлагач, аны Кыргыз Республикасы терлекчелек фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь фермасына эшкә билгеләгәннәр. Анда Чыңгыз Айтматовка утын белән ягыла торган ике бүлмәле фатир биргәннәр. Шул вакытта Чыңгыз әнисен һәм сеңелләрен Җийдә авылыннан Фрунзега алып килгән. Чыңгыз Айтматовның беренче хатыны Керез истәлекләре буенча, Нәгыймә апа хиссиятле, бик җаваплы ханым булган. “Балалар кечкенә чакта ул минем рухи яктан иң төп таянычым иде, – дип яза Керез Айтматова. – Юата, киңәш бирә, мин төнлә дежурствода вакытта балаларны карый иде. Без аның белән 20 елдан артык бергә, дус тату яшәдек. Ул миңа бер тапкыр да исемем белән дәшмәде, гел кызым, кызым диде. Ә мин аны әни дия идем. Аның бик матур бер гадәте бар иде, моны хәтта минем белән эшләүчеләр дә белә иде: ул көн саен сәгать нәкъ көндезге бердә мине шулпа пешереп, әбәткә көтеп тора иде. Чәйнеккә бөртек чәйне дә салып куя, әмма мин кайтып кермичә пешерми. Безнең өчен бу әбәтләр шундый күңелле иде! Гүя ул миңа каенана түгел, ә иң якын дустым. Бу елларны ул бездә генә яшәде. Әни Чыңгызга да, оныкларына да, хәтта минем өчен генә аерым җылы сүзләр таба белә иде. Беренче улыбыз тугач, аңа әни үзе исем кушты – Санҗарбәк, димәк, җиңелми торган. Ана назы дисәң, мин Нәгыймә әниемне күз алдына китерәм. Ул көне буе балалар белән кайнаша, һәрберсенә махсус ризык пешерә. Алар белән урамга йөрергә чыга, китаплар укый. Үзара серләре дә бар иде, безгә әйтмичә нидер пышылдашалар иде алар. Аның вафатын без барыбыз да авыр кичердек. Ә Санҗарбәк әбисе сурәтен һәрвакыт күкрәгендә йөртә. Дәү әнисенә карата мәхәббәт хисенең чиксезлеген шуннан да аңлап була...” – дип язган Керез Айтматова.

Дөньяга бөек әдип үстереп биргән ана – татар кызы Нәгыймә 1971 елда вафат булган. 1992 елның февралендә Җәләл-Абад шәһәренең үзәк аллеясенә Нәгыймә Айтматова исеме бирелгән.

Нурсөя ШӘЙДУЛЛИНА.