хайваннар
  Табигать һәм без  

Ятьмәдәге ерткыч

Елга каракошы, икенче төрле аккойрык-бөркет (русчасы: орлан-белохвост) дигән сирәк очраучы кош белән күзгә-күз карашып, аралашып алу бәхете эләкте миңа. Качып-посып төнлә балык тотучылар Иж елгасына ау салганнар һәм, күрәсе булгандыр инде, шушы ауга әлеге кош төшеп чорналган, төн буе ятып канатларын имгәткән. Ятьмәгә эләккән балыклар ычкынырга теләп чәбәләнгәндә су өстенә килеп чыгалар. Шушы мизгелдә акчарлаклар, ала каргалар һәм башка кошлар аларны чүпләргә тырыша да инде. Иртәнге якта ук моторлы көймәдә без – инспекторлар экипажы килеп чыкмасак, үлгән дә булыр иде, мескенкәем. Кошкаемны бик кызгансам да, якыннан күрүемә шатланып та куйдым. Ерактан бинокль аша күзәтеп була аларны, әмма үзләре янына якын җибәрмиләр. Биек яр башында, яр буенда һәм су эчендәге агачлыкларда сәгатьләр буе селкенми дә утырып су өстен күзәтәләр – алар бик яхшы балыкчылар.

Галимнәр төзегән китапларга күз салганда ашаган төп ризыклары да балык, шулай ук су кошлары һәм су тирәсендә яшәүче вак хайваннар. Төрле үләксәдән дә чирканмыйлар, еш кына акчарлакларның табышын да талап алырга мөмкиннәр. Аккойрык-бөркет Татарстан Республикасы һәм Русиянең Кызыл китабына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә бездә кышлаганнары да бар. 5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар.

Иж елгасы үзәннәренең “җуалык” (кыргый суган) дигән урынында яз көнендә сазан уылдык чәчкән вакытта бөркетләр шунда рәхәтләнәләр.

Зурлыгы буенча бездә аккоштан гына калыша торган бу яралы кошны үз хуҗалыгыма алып кайттым мин. Аны ятьмәдән арындырып капчыкка тыгу да авыр булды, бик сак кылансак та беребезнең резин итегенә тырнакларын батырып берничә урыннан тишкәләде, ярый әле аяк балтыры эләкми калды – бик аяныч буласы иде. Атнадан артык читлеккә ябып, балык ашатып тәрбияләргә туры килде. Шушы арада бу горур кош белән бераз дуслаштым да кебек. Ул ике аягындагы гигант тырнакларын батырып тәмләп балык ботарлаганда (!) аркасыннан да сөйдерде хәтта. Ачуы килсә канаты белән шап-шып кундырырга гына тора – ерткыч кош бит. Тамак гүргә кертер дигән халык мәкале шушыдыр инде. Эштән кайту белән читлеккә чумам да дустымны ашатам. Рәхәтләнеп фотога, видео тасмага да төшердем үзен. Канатларын җәйдереп карар өчен колачым җитеп-җитмәде, авырлыгы исә 9,7 кг иде. Яшенә килгәндә 3-4 чамасы дип уйладым, чөнки томшыгында сары эз дә бетмәгән һәм бик усаллыгы да әлләни сизелмәде. Канатлы дустым күзгә күренеп рәтләнүгә аны аягына балдак кигерү ысулы белән Татарстаннан җылы якларга сәлам юлладык. Бәлки берәрсенә барып ирешер. Безгә дә Голландиядә балдакланган кыр казын очрату насыйп булган иде ич (бу хакта “Татарстан яшьләре”ндә язмам да басылып чыкты). Балдакны Казаннан Экология министрлыгыннан кайтарттык. Күбәләк тота торган ятьмә белән каплап, аякларын бер таякка бастырып, шулай ук томшыгын да скотч белән урап куярга туры килде вакытлыча. Тырнакларының кысуы шундый көчле ки, таякны чытыр-чытыр тишеп керде. Соңыннан кул көче белән аерып та булмады, ә үзе ычкындырырга теләми дә. Үз-үзен саклау инстинкты аңа дошманын каптырдым дип хис иттергәндер мөгаен. Менә ни хикмәт тавыклар да куначадан йоклаганда егылып төшмиләр дигән уй килде минем башка бу вакытта. Аккойрык-бөркетне балдаклау 29 октябрь – ВЛКСМның туган көненә туры килгәнлектән һәм үземнең дә яшь чагында Әгерҗе районы Жданов исемендәге колхозның комсомол секретаре булганлыгымны искә алып, мин аны “Комсомолец” дип атап отчетка язып куйдым. Балдакта түбәндәге сүзләр язылган: “Сообщи mockwa –центр кольц А-354113”. Саклык чаралары күрелсә дә бармакны каптырып алырга җитеште ерткыч, ярый әле җиңелчә генә. Бармак ун көнләп төзәлми җәфалады. Нигә дисезме? Бөркетнең аскы томшыгы өскесенең эченә бераз кереп ябыла, ә алар лезвие кебек үткен икәннәр, әйтәм аны 300-350 граммлы чи балыкларны минут эчендә өзгәләп йотып җибәрә.

Тыюлыкның калку урынына урнашкан беренче санлы күзәтү пунктыннан яңадан табигать кочагына озаттык без аны. Аякларын, томшыгын ябыштырган лентадан арындыргач та очмый торды бер ара бөркетем, иректә икәнлегенә ышанмады, ахрысы. Аннан киң канатларын җилпеп һавага күтәрелеп, Иж елгасы яры буйлап үскән кара урманга таба, үзе ятьмәгә төшкән урынга таба очып китте.

Әмир ХӘСӘНОВ,
“Кичке Таң” Дәүләт тыюлыгы инспекторы.
Әгерҗе районы.