Черки тешләсә, үтерерлек тешли

Малярия – Җир шарында киң таралган куркыныч чирләрнең берсе. Узган ел Татарстанда малярия белән авыручы дүрт кеше теркәлгән. Берсе – Казанда, өчесе Нурлат шәһәрендә. Аннан алдагы елда җиде кеше малярия йоктырган булган.

Малярия вакытында тән температурасы кисәк кенә 40 градуска кадәр күтәрелә, кешене бизгәк тота башлый, ул тирли, хәле китә, башы авырта, бавыры, талагы зурая. Бу халәт, гадәттә, 3-4 көнгә сузыла. Тропик малярия вакытында кешенең организмы агуланып, мәрткә китәргә яисә үләргә дә мөмкин. Шуңа күрә авыруның беренче билгеләре күренүгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз вакытында дәвалансаң, авыру озакка сузылмый.

Малярияне булдырмау өчен аны таратучы черкиләргә каршы көрәшергә кирәк. «ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге» белгечләре ел саен сулыкларны экологик яктан зыянлы булмаган биологик препаратлар белән эшкәртеп чыгалар. Шул рәвешле черкиләргә артык үрчергә ирек куймыйлар.

Черкиләр караңгылыкны яратучы җан ияләре. Кояш баегач урамга чыксагыз, озын җиңле кием кияргә тырышыгыз, тәнегезнең ачык калган өлешләренә черкиләрне өркетә торган махсус кремнар сөртегез. Тәрәзәләргә дә черкиләр кермәслек итеп вак тишекле материал тарттырып куйсаң, яхшы.

Малайзия, Вьетнам, Һиндстан, Көньяк Америка илләренә барганда бигрәк тә сак булырга кирәк. Ул илләрдә маляриянең тропик формасын ияртү куркынычы зур. Шунысын да истә тотарга кирәк: тропик һәм субтропик илләрдә булып кайтканнан соң, өч ел дәвамында, тән температурасы күтәрелгән саен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм элегрәк тропик илдә булуыгызны искәртергә кирәк.

Маляриянең кайсы да булса бер төре белән бер тапкыр чирләгән кешегә ул икенче тапкыр йокмый дигән сүз дөрес түгел. Әлеге чиргә каршы кешедә иммунитет юк.

Е.ТАНЕНКОВА,
ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең паразитология бүлеге мөдире..