Татар барда хәтәр бар

Бүгенге Троицк

Татар тарихында эз калдырган калаларны барлый башласаң, Троицкины искә алмый мөмкин түгел. Аның нинди кала икәнлеген күз алдына китерер өчен, меңь-еллыкка кадәр булган Казаныбызның иске татар бистәсен һәм хәзер инде сүтелеп юкка чыккан Федосеев, Тельман урамнарын күз алдыгызга китерегез. Биредәге һәр икенче йорт үзенчәлекле архитектура һәйкәле. Элекке заманда “кирәк” өчен генә төземәгәннәр шул, матурлык турында да уйлый белгәннәр.

Шәһәр халкының күпчелеге үз йортлары белән яши. Дөрес, шәһәр читендә тугыз катлы йортлар да төзелгән. Ләкин алар бармак белән генә санарлык. Хакимият, уку йортлары, тәртип саклау органнары, гомумән, барлык учреждениеләр дә диярлек шундый борынгы йортларда урнашкан. Әгәр тарихи шәһәр урынында бина төзергә телисең икән, ул иске шәһәр стилендә булырга тиеш. Безнең Иске Казанны хуплый-хуплый, мактый-мактый юк итсәләр, монда тарих закон тарафыннан саклана. Киноларда гына була торган борынгы шәһәр күрәсең килсә, монда кил дә кара икән. Хәтта кайбер юлларга асфальт та җәелмәгән – борынгы заманча шома таш түшәлгән. Өстәвенә шәһәрнең күп өлешенә газ кертелмәгән. Шул таш түшәлгән урамнан барасың атлап, морҗалардан чыккан ташкүмер исенә хозурланып... Тарантасына утырган берәр хозур татар бае, ашыгып, атын куалап үтеп китәр төсле...

Шәһәрнең төп проблемасы – эшсезлек. Заводлар туктап калган. Халык үз кәсебе белән көн күрә, кем киез итек баса, кем бүрек тегә, кем пешерә, кем төшерә. Җәй көне шәһәрнең ярты халкы кайсы кая эш эзләп таралып бетә. Троицкига терәлеп диярлек Казахстан белән чик сызыгы уза. Эшсезлек һәм чик буенда яшәү шәһәр өчен зур проблемалар да тудыра. Шәһәрне һәртөрле жуликлар баскан. Елга аша наркотиклар, корал, терлек урлап ташыйлар, ди. Наркоманлык киң таралган. Көпә-көндез, хуҗалары күз алдында йорт басарга, түбә калайларын куптарып, металлоломга тапшырырга ният итеп килгән хәясыз угрылар хакында монда гадәти нәрсә турында сөйләгән кебек бәян итәләр.

Шәһәр берничә райончыкка бүленгән. Татарлар башлыча “Амур”да яшиләр. Бу микрорайонда Тукай урамы да бар. Мемориаль тактасы булмаса да, бер йортны «Тукай тукталган йорт» дип, горурланып күрсәттеләр.

Троицкида барлыгы 80 мең кеше яши икән. Күпчелеге элек килеп төпләнүчеләр, соңгы елларда бу шәһәргә халык килми, китә генә.

Китапханәче Рәсимә

Шәһәр үзәгендә, бик матур бер бинада урнашкан Троицк китапханәсе бер гасыр элек – 1889 нчы елда “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы ярдәме белән ачылган. Берничә йөз китаптан гына башланган китапханә тиз арада зур популярлык казана, татарларның җыелу урынына әйләнә. Бина урнашкан урамны Татар тыкрыгы дип йөрткәннәр, совет заманында Комсомол урамы дип үзгәрткәннәр. Кунакларны мөлаем татар апасы – Рәсимә ханым Башарова каршы ала. Тумышы белән Тукай районыннан. Китапларны балалары урынына күреп сөйләшә, мондый кешеләр турында “китапханәче булып туган” дип әйтергә дә ярыйдыр.

– Рәсимә ханым, Троицкины ни өчен татарлар урыс шәһәре дип кабул итми икән?

– Аны ни өчендер элек заманнардан ук татар шәһәре дип санаганнар. Югыйсә, бездә татарлар ун гына процент. Элек тә шулай булган. Ни өчендер мондагы татарларның тоткан урыннары саннарына караганда бөегрәк. Хакимият башлыклары булсынмы, завод директорларымы – кая карама, бар җирдә татарлар җитәкчелек итәләр. Шәһәр җитәкчеләре арасында татарлар бар.

– Татарларга шундый мөнәсәбәт булгач, китапханәгә дә җиңелрәктер инде?

– Еллык планнарыбызны язганда, милли программа төзибез, шуның буенча эшлибез. Мин программага бөтен нәрсәләрне кертергә тырышам. Татар телен белмәсәләр дә, тарихын белсеннәр дип һәр мәктәп, һәр уку йортында – безнең монда ЧелГУ филиалы, медучилищебыз, педучилищебыз, авиация колледжы бар – мероприятиеләр үткәрәбез. Үзебезнең шагыйрьләребез, монда булган атаклы кешеләребез турында сөйлибез. Безнең максатыбыз – татарларның дәрәҗәсен күтәрү. Һәрвакыт шул турыда гына уйлыйбыз. Үзем Татарстанда туып-үскән кеше булсам да, Троицк шулкадәр якын. Татарстанга кайтсам да, сагынып киләм үземнең татарларымны, алар мине сагынып торалар. Кайчан җыелабыз, кайчан киләбез дип көтеп йөриләр. 30 ел эшләү дәверендә мин аларга, алар миңа ияләнде.

Рәсимә ханым үзләре яздырып алган татар матбугаты белән таныштырды. Татарстанда татарча күпме газета-журнал чыга, барысы да диярлек бар. “Ел саен газета-журналларны азрак яздырырга, экономияләргә кушалар, мин ел саен арттырыбрак яздырам, сүз әйткәннәре юк әле”.

– Соңгы елларда башка милләт вәкилләренә карата кимсетеп карау, җәберләү кебек күренешләр хакында еш ишетәбез. Сездә татарларга карата андый караш юкмы?

– Юк. Безнең Троицкида андый әйбернең булачагы да юк, чөнки татардан куркып торалар, – дип көлә Рәсимә ханым.

– Нишләп?

– Белмим, татар барда хәтәр бар диләр ич, – дип рәхәтләнеп көлә китапханәче. – Бәлки бу мәкаль аларга да ишетелгәндер. Татарлар эшлекле кешеләр. Үзләре дә эшли, башкалардан да таләп итә беләләр.

– Иң зур проблема дип нәрсәне саныйсыз?

– Иң зур проблема – тел. Никадәр генә өйрәтергә тырышсак та, телне өйрәтергә мөмкинлек булмады. Татар педучилищесын бетергән укытучылар бик күп иде элек, 3-4 мәктәптә факультатив дәресләр да ачып карадык, алга китеш булмады, чөнки өйдә әти-әниләре урысча сөйләшә. Үземнең гаиләдә дә шундый ук проблема, ирем казах, кызым татарча белми.

– Ә Татарстаннан игътибар бармы соң?

– Безгә Татарстаннан игътибар юк дип тә әйтә алмыйбыз. Нинди ярдәм булырга мөмкин, нәрсә сорыйсың инде? Чын дөресен әйткәндә, нәрсә эшләргә кирәклеген дә белмибез. Ул бөтен дөньяда шундый хәл бит. Чиләбедә дә шул ук хәл – татар мәктәбе ачабыз дип никадәр талпындылар. Ә бала җыя алмыйлар. Татарны урыс бетерми, татар үзен үзе бетерә ул.

– Ә болай ничек уйлыйсыз соң, халык урысча сөйләшсә дә, татар булып каламы?

– Әйе, татар булып кала. Танылган татарлар хакында ишетеп, үзләренең татар булулары белән горурланалар. Бер кырык яшьләргә җиткәч, ачынып китапханәгә киләләр, татарлар турында язылган китаплар кирәк, татарча сөйләшәселәре килә. Менә шундый ничә буынны күрәм инде мин монда. Башта бар дип тә белмиләр, аннары исләренә төшә...

Фәрит Якупов

Троицк шәһәренең татар-башкорт үзәге рәисе Фәрит Якупов баянчы да, җырчы да, шәһәр мәдәният үзәге хезмәткәре дә. Ялкынлы оратор, менә дигән оештыручы, баскан урынында биеп тора. Фәрит Якупов белән шәһәр балалар мәдәният үзәгендә очраштык.

– Эшләр төрлечә бара, кайвакыт сүрелеп китә я дөрләп кабынып китә, – ди ул. – Мин мәдәният йортында «Тулпар» татар ансамбле җитәкчесе. Тагын бер эшем бар – “Арман” (Хыял) казах ансамбле җитәкчесе мин. Әз-мәз казахча да сөйләшәм, татарча, башкортча сөйләшәм. Эшлибез шулай әкрен-әкрен.

– Кай өлкәгә барсаң да, татарларыбыз урыслаша дип кайгырышалар, сез нык торасыз кебек күренә.

– Әйе, әле тотынабыз бер-беребезгә. Җыйналганда, баян, аккордеон, гармун тартып, рәхәтләнеп матур итеп җырлап та алабыз. Туйлар үткәргәндә дә яшьләргә әз генә татар җанын, татар җүнен кертеп алабыз. Татар әле исән. Менә Сургут, Нефтеюганскиларны Татарстаннан килгән нефтьчеләр күтәрде бит. Аларга артистлар да еш килә. Безгә килмиләр инде, без читтәрәк, без ярлырак. Ярлы булсак та, тотынабыз бер-беребезгә. Менә газета-журналлар да безне онытмасын иде, борын-борыннан килгән татар шәһәре Троицк барлыгын искәртеп торсыннар иде. ТНВ безнең өчен кадерле. Аны саклап торабыз, бер ел элек ТНВ безгә трансляция өчен елына ун мең сум түләргә кушкан иде. Хатлар язгач, бәясен мең ярым сум итеп куйдылар.

Үзебезнең Троицк радиостанциясендә заманында татар телендә тапшырулар алып барган идек. Шуннан соң бөтен тапшырулар урысча гына булырга тиеш дигән закон чыгардылар. Әгәр татарча 12 минут сөйләсәк, аннары тагын 12 минут шуның тәрҗемәсен сөйләргә тиешбез. Мин әйттем, ярый, риза, эшлибез дидем. Үземнең җиһазларым бар, үземнең студиядә тапшыруларны ясый алабыз. Ләкин татар тапшыруын реклама кебек бәяләделәр – минутына 300 сумнан артык түлисе. Шуңа күрә татар тапшыруын эшли алмадык.

Ул Чиләбедә дә шундый хәл, бездә генә түгел. Безнең ил өчен иң зур проблема – милли проблема, чөнки илнең милли проекты юк.

“Безнең әти аючы...”

– Татарстаннан кунаклар киләме соң?

– Еш килмиләр шул. 7-8 ел элек зур гына делегация килгән иде. Җырчы Закир Шаһбан бар иде. 5-6 ел элек Нәфкать Нигъмәтуллин килгән иде, кеше җыелмады...

– Ә зур түрәләрдән?

– Юк килмиләр инде, без бит кечкенә генә шәһәр, нәрсәгә монда килеп йөрсеннәр инде.

– Шәһәрдә татарлар күпме соң?

– Рәсми саннар буенча 8 мең татар яши монда. Телефон китабын алып санасаң, 16 меңгә менә, ә мәчет санап караган иде, 24 мең булды. Аның арасында яртысыннан күбрәге телне бөтенләй белмәгәннәр, урыслар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар, казахлар белән катнаш гаиләләр...

– Мин инде моны Рәсимә ханымга да әйткән идем, сез Татарстан татарларына караганда кыюрак кебек.

– Усалрак без, – дип көлә Фәрит әфәнде. Аннары кинәт кайтып төшә. – Юк, алай усал түгел без. Безнең тамырлар Татарстаннан. Иван Грозный Казанны тар-мар китергәч, 1552 нче елда качып киткән хан балалары төпләнеп кала монда. Ханның балалары казахлар белән берләшеп килеп, Явыз Иванны орырга тиеш булалар. Рәсми рәвештә Троицк ныгытмасына 1743 елда Неплюев нигез сала. Ләкин татар зиратында 16 гасырдагы ташлар бар. Ул вакытта әле Троицк булмаган да. Зират күчмә халыкларда булмаган бит. Димәк, Троицк урынында татарларның торак пункты булган. Аны тарихта күрсәтергә ярамый, шуңа күрә күрсәтмәгәннәр. Беркем казымый да, казысаң, бәлки әллә ниләр килеп тә чыгар иде. Ефәк юлы моннан үткән, монда бөек татар байлары Яушевлар, Бакировлар, Вәлиевләр яшәгән, алар Петербургта үзләренең пассажларын салганнар.

– Ул байларның нәселләре бармы соң әле шәһәрдә?

– Минем бабайның сүзе бар: “Безнең әти аючы, аю сатып баючы, аннан калган без төлкече, булдык адәм көлкесе”. Аларның нәселләреннән калганнар алай бай, сәүдәгәрләр түгел инде. “Без Яушевлар” дигән булалар, үзләре ата-бабаларының тарихларын да ныклап белмиләр. Белмим, ул байларның кемнәре бар икән хәзер?.. Кайберәүләре Кытай, Япония, Төркия, Һиндстанга киткәннәр. Монда Кытай якын бит, Казахстан аша аска гына төшәсең дә – Кытай.

Зәйнулла ишан

Халкыбыз тарихында шактый зур эз калдырган икенче бер шәхес – ишан Зәйнулла Рәсүлевнең дә язмышы Троицк белән аерылгысыз бәйләнештә. Тумышы белән Башкортстан якларыннан булса да, ишан нәкъ менә шушы шәһәрдә таныла, кабере дә шушында. Борынгы татар зиратында аның каберенең кайда икәнлеген иң нык тапталган сукмак күрсәтеп тора – күрәсең, кеше өзелми. Зәйнулла ишанны әүлия санаганнар, аның турында күпсанлы хикәятләр сөйлиләр. Мәсәлән, бер елны шәһәрне су баса башлаган, имеш. Халык моның янына ярдәм сорап килгән. Зәйнулла ишан су буена килеп, бер сүз дә әйтмичә, кулындагы таягын яр буена кадый да, китеп бара. Су таякка кадәр генә күтәрелә дә, артудан туктый, шушы чикне узмый. Ишан хәзрәтләре бик күп кешеләрне дәвалаган да ди. Бүгенге заманча әйтсәк, “халык табибы” булган. Октябрь түнтәрелешеннән соң, Зәйнулла ишанның уллары төрлесе төрле язмышка дучар була. Кайберләре хакында мәгълүмат бөтенләй юк. Кадыр (язучы Атилла Расихның әтисе) гомере буе дингә хезмәт итә, ләкин 1959 елда “Мулла буласым килми” дип мәкалә яза. Халыкны диннән читләштерүдә гаять әһәмиятле документ буларак, ишан улы язмасын газеталарда бастырып чыгаралар. Зәйнулла ишанның “Рәсүлия” мәдрәсәсе тар-мар ителә. Анда белем алган күп кенә шәкертләр ГУЛАГ корбаннарына әйләнә... Бөек Ватан сугышы башлангач, СССРның мөфтие Габдрахман Рәсүлев (Зәйнулла ишанның олы улы) Гитлер Германиясенә каршы җиһад игълан итә, танк колоннасы өчен акча җыюны башлый. Сталин, мөфтигә үзенең рәхмәтен җиткереп, хат яза...

Лут хәзрәт

Троицкида кайчандыр 7 мәчет булган, үзгәртеп кору башлангач, шуларның икесен татарлар кире үзләренә кайтара алган. Ә калган мәчетләрнең берсендә хәзер – суд, икенчесендә – мунча, кайсыларындыр бөтенләй сүтеп ташлаганнар... Үз вазифаларын үтәүгә күчкән мәчетләрнең иң зурысында мулла булып Лут әфәнде тора. Әйе, үз исеме Лут. Борынгы пәйгамбәр исемен аңа әтисе кушкан. Мәчет тышкы яктан бик матур булса да, эчке ягы бик таушалган. Шуңа күрә намазны да мәчет янындагы бинада укыйлар. Лут әфәнде белән дә шунда сөйләштек:

– Үзгәртеп кору башлангач, шәһәрнең уникаль тарихи бизәген торгызу буенча эш башланды. Шәһәребез мөселманнары Чиләбе мөфтиен, шәһәр башлыгын, өлкә хакимияте вәкилләрен чакырып, мәчетне тернәкләндерү өчен акча сорадылар. Губернатор өч миллион сум акча бирде. Без Аллаһка, өлкә, шәһәр хакимиятенә, аеруча эшмәкәр Рафаэль әфәндегә рәхмәтле. Ул эшмәкәребез үз акчасына мәчет манарасын ремонтлады. Андый кешеләргә Аллаһ тагын да күбрәк бирә. Мәчетебез телевизор экраннарыннан түгелгән пычраклык, әхлаксызлыктан киртә булып тора.

Икенче мәчетнең (анысын «Октябрьский» мәчете дип йөртәләр) имам-хатыйбы – Гыйззәтуллин Габдерәүф Нәҗип улы. Монысы да шул ук хәйриячеләр – Яушевлар, Бакировлар, Рәсулевләр ярдәме белән 1863 елда салынган, шул вакыттан бирле рәтле ремонт күрмәгән. Габдерәүф хәзрәт саный-саный, шәһәрдә 27 мең мөселман бар дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу мәчеттә дә ремонт бара. Акча – байдан, өмет – Ходайдан. Шәһәргә Татарстаннан Вәлиулла хәзрәт килүен зур шатлыклы вакыйга буларак кабул иткәннәр.

* * *

Менә шулай яшәп ята Чиләбе өлкәсенең көньягында урнашкан кечкенә генә Троицк шәһәре татарлары. Тукайга кымыз эчергән бу каланың тагын бер үзенчәлеге – аннан чыккан татар театры эшлеклеләре. Монысын ни белән аңлатыргадыр, ләкин “Татар театры” китабы буенча фикер йөртсәк, Троицк, Казан, Оренбург, Уфадан кала, татар дөньясына танылган театр артистларын иң күп биргән шәһәр. Бер Иляловлар гына да ни тора!


Рәмис Латыйпов.
Казан – Троицк – Казан.


Фотоларда: китапханәче Рәсимә Башарова, Фәрит Якупов, Гөлйөзем Әюпова, шәһәр күренешләре.


Автор фотолары.