бакчачылык

Әле ярый бәрәңге бар!

Бәрәңге алабыз. Көн матур. Без генә түгел, бөтен күрше-тирә бакчада. Күңелле. Үзара сөйләшүдән бакчалар гөрләп тора. Уңыш көткән кадәр үк чыкмаса да, канәгатьләнерлек. Сирәк булса да, йодрык кадәрле бүлбеләр тәгәрәп китә. Мин үзем бәрәңге чүпләргә яратмыйм. Гомерем буе көрәк белән казыйм гына. Быел балалар, паровоз кадәр ат була торып, кул белән казымыйбыз, сука белән алабыз диләр. Ничек каршы киләсең инде аларга?! Чүплибез. Капчыклар тулып тора. Әле дә бу дөньяда бәрәңге бар дип уйлап куясың. Булмаса, нишләр идең.

Колумб Американы ачканчы белмәгәннәр бит бәрәңгене. Без тарихны укыганда бу ризыкны Европага Колумб алып кайткан дип өйрәнгән идек. Юк икән. Колумб Америкага барып кайтканнан соң 85 ел узгач кына кайта ул Европага. Башта аны чәчәге өчен генә үстерәләр. Ул елларда бәрәңгене орлыгыннан үрчетәләр. Беренче булып бәрәңге үсемлеген бельгияле Филипп де Саври тасвирлый: ул акварель буяу белән аның рәсемен ясый һәм аңа тартуфель дип исем куша. Бәрәңгенең культуралашуына Пруссия короле Фридрих Вильгелм I зур өлеш кертә. Ул, 30 еллык сугыштан соң (1651 ел), бәрәңге игү нимесләрнең милли бурычы булырга тиеш дип белдерә. Ләкин ул Европада азык культурасы буларак 18 нче гасыр ахырында гына үрчетелә башлый. Бәрәңге Европадан Русиягә Балтыйк һәм Ак диңгезләр портлары яисә Польша аша үтеп кергән булса кирәк. Аның Русиягә керүен Петр Iнең чит илләргә сәяхәте (1697 ел) белән дә бәйләп әйтәләр. Патша Роттердамнан Шереметьевка бер капчык бәрәңге җибәртә һәм аны илнең төрле төбәкләренә таратырга куша. Ләкин бу омтылулар әллә ни нәтиҗә бирми. Бары Екатерина II вакытында гына (1765 ел) барлык губерналарга җир алмасы һәм аны үрчетү турындагы аңлатмаларны таратырга дигән фәрман игълан ителә. Һәм шуннан бәрәңге игү тарала башлап, Себергә кадәр барып җитә. Ә 1890 елгы ачлыктан соң, ул инде чынлап торып игелергә тотына. Менә бит, җәмәгать, 200-300 еллар элек безнең бабаларыбыз бәрәңгене бөтенләй белмәгәннәр дә. Алар аның урынына шалкан кулланганнар.

... Бәрәңге алабыз. Алда әйткәнемчә, бакчалар гөрләп тора. Ләкин шунда күңелгә борчулы уйлар да килә. Безнең якта шәхси хуҗалыкларда бәрәңге утырту мәйданы елдан-ел кими бара. Ялгыз карчыкларны аңлап була, анысы. Җәй буе азапланганчы, пенсия акчасына көзен берничә капчык бәрәңге сатып алу отышлырак. Ни кызганыч, яшь гаиләләр дә үзләренә ашарга җитәрлек кенә утырта башладылар. Бакчаның калган өлешендә печән үстерәләр. Бәрәңге игүнең мәшәкате күп шул. Сатам дисәң дә бик арзан. Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерүгә игътибарны бәлки дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәктер. Җитештерелгән бәрәңгенең күпчелек өлеше шәхси секторга туры килә бит. Авыл кешесе колорадо коңгызына каршы берни дә эшли алмый. Кибетләрдә агулы препаратлар күп анысы, тик коңгызны гына бетереп булмый, ә кесәгә суга. Агу җитештерүче монополистлар товарларын күп сату өчен әллә махсус шундый үтерми торган агу чыгаралар, әллә көрәшнең нәтиҗәле алымнарын уйлап табарга аларга юл бирмиләр? Колорадо коңгызының туган ягы, бәрәңге кебек үк, Көньяк Америка икән. Аларда бу корткычка карата нинди чаралар күргәннәрен беләсе иде. Безнекеләр чит илләргә күп йөриләр бит. Файдасы күренмәсә дә. Бер елны каз үстерергә өйрәнәбез дип Венгриягә күпме кеше барды. Ә казлар һаман шул. Сыерларны ничек тәрбияләргә өйрәнү өчен Канадага барумы, җир читендәге Австралиядән самолет белән таналар ташумы... Чит илләрдә андый алдынгы алымнар нигә табылып тора да, ә безнең авыл хуҗалыгы буенча галимнәребезнең бер генә нәтиҗәле хезмәтләре дә күренми? Бармак башы кадәр коңгызны җиңә алмыйлар, киресенчә, коңгыз һаман җиңүче булып кала бирә. Фитофтора дигән гөмбә авыруы да уңышны күп киметә. Бәрәңгенең яңа сортларының да әһәмияте зур. Безнең белән күрше Чуваш республикасында совет чорында бәрәңгенең яңа сортларын сынау һәм үрчетү белән шөгыльләнүче аерым колхозлар бар иде. Ул вакыттагы безнең колхоз рәисе Гафаров Мөнир шулар янына барып, сөйләшеп, фуражга алмаштырып, “Невский” сортлы элита орлыклы бәрәңге кайтартты. Әй уңды да инде ул елны бәрәңге! Казып чыгаргач, җир бөтенләй күренми, ап-ак бәрәңге генә. Кая куеп бетерерлек түгел иде. Хәзер инде ул сорт картайды, үзенең сыйфатын югалтты. Чуваш дусларда да колхозлар, сорт сынау участоклары күптән таркалып бетте.

... Башка шундый уйлар килсә дә, бәрәңге алу барыбер күңелле. Көзге муллык. Сизелми дә калынган – бәрәңгене алып та бетергәнбез.

Фәһим САЛАВАТУЛЛИН.
Апас районы, Кызыл Тау авылы.