Истәлеккә - 150

Элек-электән Кукмара районындагы Мәчкәрә авылын Ишмән иле дип йөрткәннәр. Мәчкәрә исеме исә мариларның “маскар” сүзеннән алынып, “аю” дип тәрҗемә ителә. Аюлар бу җирдә күпләп булганмы-юкмы, анысы билгесез. Әмма Ишмән – иң элек сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган урын. Дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның бабасы яшәгән җир бу.


Мәчкәрәнең “Ишмән иле” булып йөрүе дә Үтәмешевлар нәселенә бәйле. 1610 елда дөньяга килгән Ишмән Туктар улы, Бөрбаштан (Балтач районы) Мәчкәрәгә килеп йорт сала. Бөрбашка исә алар XVII гасырда, Касыйм шәһәре юкка чыгарылгач кайткан була. Туктаргали Бөрбаш авылы зиратына күмелгән. Кабердәге дата – 1675 ел.

Ишмән нәселенең иң танылган вәкиле – Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев. Дөнья могҗизасы булырдай мәчетне 1791 елда Мәчкәрәдә ул төзетә. Ике катлы беренче Җәмигъ мәчете авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Ул заманындагы иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән. Изге бина классицизм элементлары кушылган “Петербург бароккосы” һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән. Манараның кыйбласын галим Г.Курсави күрсәтеп биргән була. 1793 елда монда беренче намаз укыла.

Габдулла Үтәмешев тарихка XVIII гасыр ахырында текстиль мануфактурасына нигез салган, беренче гильдия Малмыж сәүдәгәре буларак кереп калган. Габдулла белемле шәхес була, аның дин хакында берничә китабы бар. Хәләл җефете – дин белгече Г.Курсавиның бертуган сеңлесе Мәрхәбә.

Туку фабрикалары хуҗасы Габдулла Үтәмешевны Русия һәм чит илләрдә юмарт меценат буларак та белгәннәр. Ул Русиядә 150ләп мәчет төзеткән! Казандагы “Иске Таш” мәчете дә аның хисабына торгызылган. Ш.Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында болай дип яза: “Габдулла илнең олы байларыннан булып, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә дуслыгы белән шөһрәт казанган. Яхшылык һәм изгелекнең истәлеге итеп йөз иллеләп мәчет салдырды...” Шунысы да хак: иң беренче иман йортын Габдулла бай нәкъ менә туган җирендә – Ишмән илендә төзетә.

Беренче Җәмигъ мәчетенең Сатыш, Иж-Бубый белән бер дәрәҗәдә торган мәдрәсәсе дә булган. Шәкертләр Казан, Себер, Уфа шәһәрләре, Вятка губернасы, хәтта Азия илләреннән килеп укыганнар. Олуг шәхесләрдән – бөек акыл иясе К.Насыйриның әтисе, тарихчы-галим Х.Әмирхан, дин белгече Г.Курсави, галим-фәлсәфәче Ш.Мәрҗанинең бабасы да монда гыйлем алганнар.

Биредә дәресне идәнгә тезләнеп түгел, парта-урындыкларга утырып укыганнар. Мәдрәсәнең үз китапханәсе эшләгән: уку әсбаплары, сүзлекләргә мохтаҗлык булмаган. Тәртипкә, дәрескә йөрүгә нык игътибар бирелгән. Тәртип бозучыларга штраф чәпәгәннәр! Әйтик, баскычтан йөгереп төшкән укучы – ике тиен, өс киемен кимичә урамга чыгучы өч тиен штраф түләгән.

Габдулла бай йөз яшькә җитеп, Мәчкәрә зиратында җирләнә. Аның кәсебен улы Муса дәвам иткән. Ул Мәчкәрә һәм Бохарада белем алган. Христиан дине турында китаплар язып, берничә тапкыр поплар һәм укымышлы урыс белән бәхәскә керә.

Мусаның уллары шулай ук сәүдә һәм сәнәгать белән шөгыльләнгән. Исхак исемлесе Мәчкәрәдәге берничә туку һәм бәз ману фабрикасы белән идарә иткән, халык арасында җәдитчелекне тарату белән шөгыльләнгән. Аның гаиләсе танылган Казан сәүдәгәрләре һәм дин әһелләре Барудилар белән туганлашкан.

Бу шанлы нәселнең һәр вәкиле ил, халык тормышында файдалы эш калдырган. Мөхәммәтгариф Үтәмешев чәй, шикәр белән сәүдә итеп, беренче гильдия Казан сәүдәгәренә әйләнгән. Ул 1888 елда Арча сәүдәгәрләре Гомәр Якупов һәм Мөхәммәтйосып Госманов белән мануфактура товарлары җитештерүче һәм сатучы “Үтәмешев һәм К» ширкәтен оештырган. Соңрак алар сабын кайнату заводы ачканнар. Мөхәммәтгарифнең улы Исмәгыйль берничә тапкыр шәһәр Думасына сайланып, училище һәм мәктәпләр төзү, финанс комиссияләрендә эшләгән.

Ишмән илендә Үтәмешевлар яшәгән ике катлы йорт бар.

Байлар йортында хәзер районның балалар өчен коррекция мәктәбе урнашкан. Әлеге йорт хакында шундый риваять тә бар. Имеш, өйне салып бетереп, гаилә табынга утыргач, йорт хуҗасы абыстаеннан: «Тәрәзәдән кемне күрәсең?» – дип сораган. «Бер эт күрәм», – дигән абыстай. «Алайса, этләргә калачак йорт инде бу...» – дип, әйтеп куйган мулла. Аллага шөкер, Үтәмешевлар йорты бүген этләр кулында түгел.

Хикмәт акчада гына түгел

Беренче Җәмигъ мәчете тарихы кызыклы фактларга бик бай. Быел иман йорты төзелгәнгә 218 ел икән! Мәчет манара белән – 139 ел, манарасыз 79 ел торган. Һәм хәзер дә манарасыз утыруын дәвам итә... Габдулла бай мәчетенең манарасы 1930 елда киселә. 1971 елга кадәр ул ындыр табагы була. Аннары – бер кемгә дә кирәксез булып, буш тора.

Ташландык хәлдә ятып, җимерелә башлаган Җәмигъ мәчетен 2005 елда төзекләндерә башлыйлар. Бу изге эшне авылның яңа имамы – Мөнир Фәтхетдин улы Йосыпов җитәкли. “Мәчетне төзекләндерүдә Кукмара районының элеккеге башлыгы Наил Камил улы Шакиров, Равия Абдулла кызы Кәримуллина, “Мирас” фондыннан Флера Зыятдинова аеруча ярдәм иттеләр, – диде имам. – ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, ярдәмсез калдырмады. Мондый зур архитектура һәйкәлен торгызырга 10 миллионга якын акча кирәк! 1 миллион 200 мең сум узган ел фундаментны ныгытуга тотылды, 4 миллионга якын стенага кереп бетте... Хәрам юл белән акча керми монда. 3 миллион 300 мең сум гади кешеләрдән җыелды. Аларның исемнәрен “Хезмәт даны” газетасы да бастырып бара. Бер апа һәр ай саен пенсиясен кыстырып төшә, “минем исемне газетка язма”, ди. “Син бит үзең мохтаҗ кеше”, – дим аңарга. Кайберәүләр авызларыннан өзеп бирә! Чит төбәкләргә дә хат яздык – ярдәм булмады. Иң кызыгы шунда: татар эшмәкәрләреннән акча сорап, бик күп хат җибәрдек. Ышанасызмы, алардан акча түгел, җавап хаты да килмәде!”

Җәмигъ мәчетен яңарту өчен фәлән миллион акча кирәк, диләр. Акчада гына түгел бит әле хикмәт! Мөнир хәзрәт кебек “боз кузгатып” торучылар булмаса, Габдулла бай мәчете дә тагын бер гасыр рәнҗеп ятар иде...

* * *

Матбугат битләрендә Мәчкәрә авылы, беренче Җәмигъ мәчете турында күп язмалар басылды. Менә күрерсез, бу темага әле кабат әйләнеп кайтачаклар. Моңа сөенергә кирәк. Ә хәзергә, Алла боерса, Габдулла бай мәчетенә ярымай куелыр дип көтеп калабыз!


Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА, Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.


Рәсемнәрдә: беренче Җәмигъ мәчете бүген шундый хәлдә; Үтәмешевлар яшәгән йорт.


Авторлар фотолары.