хайваннар
  Сәер дөнья  

ЭТТӘН ДӘ УСАЛ БАЛЫК

Табигый тыюлык инспекторы булып эшләү дәверендә бик күп кызыклы кешеләр белән очрашырга, бик күп сәер хәлләр турында ишетергә туры килде миңа. Тыюлык территориясендәге күлгә балык тотарга килүчеләр арасында маҗаралы вакыйгалар турында тәмләп сөйләргә, күңел кичерешләрен уртаклашырга яратучылар еш очрый. «Мин балык тоту белән бик күптәннән «җенләндем», – дип сөйләде Әгерҗе шәһәреннән килгән Евгений исемле ир. – Күп еллар элек шушы урында бер иптәшем суга батып үлде. Шуннан соң мин балык тотарга йөрүне ташладым. Берничә ел буе елга-күл янына якын бара алмас булдым. Нишләптер теге үлгән иптәшем төшемә кереп җәфалады.

Бервакыт үлгән дустыбызны искә алу ниятеннән шул күл янына җыелдык. Чыршы ботакларына бер такта кисәге элеп, өстәл кебек нәрсә әмәлләдек. Өстәл өстенә шулпага дигән ит кисәген куйганымны ап-ачык хәтерлим. Күпмедер вакыттан соң карасам, иттән җилләр искән! Эзләп-эзләп тә тапмагач, берәр кош-мазар күтәреп киткәндер дип уйлап, кул селтәдек. Бәрәңге пешереп ашадык та, палаткага кереп йокларга яттык. Ләкин йокыбыз йокы булмады, төне буе палатка өстенә шыбырдап яңгыр яуган төсле тавыш ишетеп яттык. Чыгып караган идек, ник бер тамчы яңгыр булсын, үләннәр дә кып-коры. Куркудан йокыбыз качты, озак кына теге үлгән дустыбызны искә алып, сөйләшеп яттык. Иртән иптәшем рухына дип, болыннан кыр чәчәкләре җыеп, күлгә салдым, кызганычка каршы, аның кабере су булды шул. Иртәнге ашка дип бераз балык каптырганнан соң өстәл хәстәрләргә дип барсам, исем китте: алдагы көндә дөнья бетереп эзләгән ит кисәге өстәл өстендә ята! Аптыраудан кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Без күл буендагы сәерлекләрне нәрсәгә юрарга да белмәдек. Шуннан бирле сирәк булса да килештер-гәлим мин бу күл янына. Үлгән иптәшем дә төшкә керүдән туктады».

Балыкчыларның телендә – гел балык кына. Миңа азу ярган балыкчылардан җәен (сом) турында күп кызыклар ишетергә туры килде. Җәен яши торган тирән чоңгылларны, су астында калган күл урыннарын балыкчылар бик яхшы белә. Җәен балыгы 3-4 ел буе урынын алыштырмыйча бер урында яшәргә мөмкин икән. Ул 1-1,5 метр тирәнлектәге ләмле, су үләне һәм камышлар каплаган урыннарны ярата. Су өстенә ауган-түнгән агачлар, йөзеп йөрүче камыш утраулары астында якты көнне уздырып, төнлә ауга чыга. Җәен – ерткыч балык, аның суда йөзеп йөрүче кошларга, вак су җәнлекләренә һөҗүм итүе дә билгеле. Җәен 5 метр озынлыкка һәм 300 кг авырлыкка җитәргә мөмкин икән.

Моннан 35 еллар элек данлыклы «Ижевский источник» ял йортында булган фаҗига турында бөтен тирә-як шаулады: өч бала яр буена бәйләп куйган көймәдән аякларын асылындырып, су чәпелдәтеп утырганда, берсенең аягыннан нидер аска сөйрәп алып төшеп китә. Ул урынны ятьмәләр белән әйләндереп алып, ярга бер галәмәт зур җәен балыгын өстерәп чыгаралар. Авызында – мескен баланың үле гәүдәсе...

Җәен балыгы турында балыкчылардан ниләр генә ишетмәдем.

Алабуга шәһәреннән килгән Александр: «Җәен усал эт кебек өстеңә ташланырга гына тора, кулыңны каптырып алырга да күп сорамый».

Ижауда яшәүче Салават сөйли: «Җәенне каптыру өчен берничә көн каравылларга кирәк. Бака кабырчыгының эчен алып кармакка киертәм, шуңа эләгә. Кызыл суалчанга да каба. Кызу челлә вакытында да җәен балыгын бозмыйча атналар буе сакларга була: авыз куышлыгыннан бау чыгарып, агачка бәйләп куясың, үзен суда калдырасың. Тиз генә үлми. Минем Иж елгасында 44 килолы җәен балыгы тотканым бар. Агыйделдә дә күп ул балык».

Можга шәһәреннән килгән Сергей: «Җәен тотарга дип әзерләнгән кармакны ярдан суга авышкан беләк юанлыгы каен агачына бәйләп куйган идем, шуны төбе-тамыры белән умырып алып киткән. Балыгы бик зур булган ахыры», – дип сөйләгәне хәтердә.

Антон: «Иж елгасының «Җиде күл» дип аталган җирендә, камышлар арасына бер метр тирәнлектә ятьмә суздым. Ул җирдән китәргә дә өлгермәдем, су чупылдаган тавышка борылып карасам, җәен балыгы сикерде. Сезгә – ялган, миңа – чын. Су өстендә күренгән койрык өлеше генә 1-1,2 метр чамасы иде. Ятьмәдә метрга метрлы тишек кенә калган иде», – дип шаккатырды.

Әмир ХӘСӘНОВ.
Әгерҗе районы, Кичке таң авылы.