Табигать могҗизасы  

Акыллылар

Кеше үзен планетаның бердәнбер хуҗасы дип саный. Җир шарының бөтен кыйтгаларында да миллионлаган халык яши торган мегаполислар (шәһәрләр) бар. Автомагистральләр һәм тимер юллар Җир йөзен челтәр сыман каплап алган. Кырлар, авыл хуҗалыгы фермалары халыкны ризык белән тәэмин итә. Әмма мондый мегаполислар кешегә кадәр миллион еллар элек үк булган инде. Боларны төзүчеләр – кырмыска дигән кечкенә генә бөҗәкләр. Әлбәттә, аларның йортлары, юллары, авыл хуҗалыгы кырлары һәм терлек фермаларының зурлыгы кешеләрнеке белән чагыштырырлык түгел. Кырмыска җәмгыяте үзе дә бүтән төрле законнар буенча төзелә, кырмысканың психологиясе дә кешенекеннән аерыла. Әмма акыллылык ягыннан кырмыска кешедән калышмый. Менә, мәсәлән, авыл хуҗалыгын оештыруны гына алыйк. Күпләр белә торгандыр, “йорт хайваны” итеп кырмыска тләне файдалана: “көтүче” кырмыскалар тләне көтәләр, “савалар”, бер куактан икенче куакка куалар, ерткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. Кайчакларда алар өчен “абзарлар” да төзиләр. Нимес галимнәре исәпләп чыгаруынча, тләдән “савыла” торган баллы патока җирән кырмыска ризыгының 60 процентын тәшкил итә. Кеше кебек үк, кырмыскалар да “ит”тән баш тартмый. “Ит”не ауда, яки үлгән бөҗәкләрне җыеп кына түгел, ә бәлки махсус үрчетеп тә табалар. Кырмыска ояларында “деликатеслар”: чебен, үрмәкүч һ.б. бөҗәк личинкалары үстерелә – кирәк чакта “ит”кә аптырый торган түгел.

Новосибирск галимнәре Ж.Резникова һәм Б.Рябко үткәргән тәҗрибәләр дә кырмысканың “башлы” икәнлеген раслый. Мәсәлән, кырмыска пространствода җиңел ориентирлаша һәм юл турында хәбәрне башкаларга тиз һәм төгәл тапшыра. Кырмыскалар ризык янына илтүче юлдагы 64 борылышны исләрендә калдыралар. Истә калдыралар гына түгел, моны иптәшләренә төгәл итеп аңлатып та бирәләр. Катлаулы тәҗрибәләр аша галимнәр кырмыскаларның бу очракта унлык системасын куллануын ачыклаганнар.

Кырмыска җәмгыятендә социаль система да бар. Фин галимнәре ДНК кулланып уздырган тәҗрибәләрдән мәгълүм булуынча, туганлык дәрәҗәсе “патшабикә”дән ераграк булган саен, кырмыскалар да аның тирәсеннән ераграк эшләрне башкара. Ә якын туганнар, киресенчә, “патшабикә” тирәсендәге эшләрдә эшлиләр.

Кырмыскаларның аерым төрләре арасында рәхимсез сугышлар булгалап тора. Нәкъ кешеләрдәге кебек. Бу сугышлар – XVII-XVIII гасырларда кешелек җәмгыятендәге төсле, коллар табу өчен бара торган сугышлар. Амазонкалар дип аталган кырмыскалар бик кансыз. Боларның “шәһәрләрендә” башка төр кырмыскалар кебек эшчеләр юк – бары сугышчылар гына. Шуңа күрә амазонкаларны ашатып тору өчен коллар кирәк. Разведка якын-тирәдә гади кырмыска ояларын табуы турында хәбәр итү белән, амазонкалар армиясе шунда ук һөҗүмгә ташлана. Тыгыз колонналарга тезелеп, чит ояга бәреп керәләр дә, ояның иң кадерле нәрсәсен – курчаклар һәм зур личинкаларны үзләре белән алып китәләр. Һәм шуннан соң болардан коллар тәрбияләп, һәртөрле эшләрен башкарттыралар.

Галим һәм публицист А.Белов раславынча, кырмыскаларның кайбер төрләре курчаклар һәм личинкалар белән мәшәкатьләнмичә, кырмыска балаларын алып китәләр икән – чөнки болардан кол ясау тизрәк була.

Кырмыскалар арасында социаль конфликтлар, хәтта забастовкалар да була, имеш. Мәсәлән, моңа бер мисал. Галимнәр кырмыскаларга нәкъ билгеле бер вакытта ризык биргәннәр, әмма беркөнне тиешле сәгатьтә ризыкны куйгач һәм разведчик кырмыскалар бу турыда ояга хәбәр иткәч, ризыкны кире алганнар. Бөтен оя демонстрациягә чыккан. Шуннан соң кырмыскалар галимнәр уздыра торган тәҗрибәләргә бойкот оештырганнар. Өч көн шулай галимнәргә каршы протест белдергәннән соң гына конфликт җайга салынган.

Төньяк Американың җылы ягында атта дигән кырмыска яши. Болар диаметры – 20, ә тирәнлеге 6-7 метрга җитүче җир асты шәһәрләре төзиләр. Бу шәһәрләрдә тормыш шулкадәр катлаулы, ә “коммуникацияләр” шулкадәр камил ки, алар беркайчан да сафтан чыкмыйлар, көйле эшлиләр.

Әлеге кырмыскаларны өйрәнүче галимнәр фикеренчә, атта кырмыскасы телепортация сәләтенә ия (күз ачып йомганчы бер урыннан күчеп, икенче урында пәйда булу).

Атта кырмыска анасы – гигант бөҗәк, аның бөтен эше – ашау һәм үрчү. Кырмыска анасы дөньяга китергән кырмыскалар аңа хезмәт итә. Әкренләп ана котчыкмалы зур булып үсә. Аны саклар өчен кырмыскалар махсус камера төзи, моның стеналары бетон кебек каты, аны лом ярдәмендә генә ватып була. Камера ананы бөтен яктан уратып ала. Иң аста гына эшче кырмыскалар кереп-чыгып йөрү, ризык алып керү һәм экскриментларны алып чыгып китү өчен кечкенә тишекләр калдырыла.

Галимнәрне тупикка терәгән телепортация мәсьәләсе нидән гыйбарәт соң? Галимнәр камераны тапканнан соң, аны ачканнар һәм анага махсус буяу белән тамга салганнар. Камераны япканнар. Берничә минуттан яңадан ачканнар: әмма ана юкка чыккан. Галимнәр башта, кырмыскалар ананы үтереп, вак кисәкләр итеп, теге тишекләрдән алып чыгып китмиләр микән, дип уйлыйлар. Әмма күпмедер вакыттан соң шул ук кырмыска шәһәрендә икенче бер камераны ачсалар, әлеге тамгалы ана ятуын күрәләр. Мондый тәҗрибәне атта кырмыскалары шәһәрләрендә галимнәр күп мәртәбә кабатлыйлар, әмма нәтиҗә шул ук була: кырмыска анасы бер камерадан юкка чыгып, икенче камерада пәйда була.

М.БУРЛЕШКИН.