Сергач якларында


Түбән Новгород өлкәсе мишәрләр күпләп яшәгән төбәк санала. Башкалабыз Мәскәүдәге милләттәшләребезнең дә күпчелек өлешен нәкъ менә Сергачтан чыгучылар тәшкил итә. Биредәге авылларда яшәүче милләттәшләребезне эзләп баргач, ике нәрсәгә исебез китте: ике катлы йортлар һәм беленгә төрелгән уылдык...

Уразавыл

Пара елгасы буендагы бу авылны урыслар Уразовка дип йөртсә, татарча исеме исә Уразавыл, Кызыл Октябрь районы үзәге ул. Әүвәлге заманнан Мещера мишәрләре яшәгән җир бу. Совет чорыннан башлап Уразовка – Нижгар татарлары үзәге. Бүген аркага-арка терәшеп, монда тагын урыслар һәм мордвалар яши.

Уразавылга кунакка килсәгез, белеп торыгыз: сезне “нижгар” ризыклары белән сыйлаячаклар! Авыллар елга буйларында утырганга, монда күпчелек азык – балыктан. Беленгә төрелгән кызыл уылдык, балык сумсасы, салатлар... Аның каруы, өчпочмак урынына дүртпочмак пешерәләр. Аермасы шунда, аның эченә ит белән бәрәңге урынына яшел суган кыягы белән пешкән йомырка салына.

Бу якларның “фирменный” азыгы – казы. Ул Түбән Новгород мишәрләренең төп ризыгы. Моның өчен һәр гаилә ел саен ат ите сатып алып, ел буе ашарлык казы әзерли икән. Саклау урыны – суыткыч. Казыны өстәлгә кәгазь юкалыгында кисеп чыгаралар. Табын артына утыргач, шуны белдек: һәр хуҗабикәнең казы ясау сере бар. Казы юкарак киселгән саен, ашарга тәмлерәк була, имеш.

Уразавылга Финляндиядән дә кунаклар еш кайта икән. Хикмәт шунда, Скандинавия илендә яшәүче зыялы милләттәшләребез – чыгышлары белән шушы Уразавыл Сергач мишәрләре. 1870-1920 елларда алар сату-алу эшләре белән Финляндиягә барып чыгып, сәүдә юллары ябылу сәбәпле, шунда төпләнеп калганнар. Хәзер фин татарлары булып йөрсәләр дә, ата-бабалары җирен онытмыйлар.

Уразавыл татарлары дини һәм милли бәйрәмнәрне авыл клубында үткәрә. Бирегә Казан артистлары да гастрольләр белән еш килә икән.

Мәдәнә

Мәдәнә авылында без могҗиза артыннан могҗизага юлыктык. Шуның беренчесе – “Рәшидә” мәчете.

Бу уникаль комплекс-корылма Мәдәнәгә җиткәндә үк күренеп, ромашка чәчәге формасында калкып утыра. Иман йорты түбәсе астына мәдрәсә, музей, хәтта кунакханә сыйган! Аны Мәдәнәдә туып-үскән эшмәкәр Фәиз Гыйльманов әнисе Рәшидә истәлегенә 1990 елда төзеткән.

Мәчет ачылу тантанасына Согуд Гарәбстаны, Төркия, Иран һәм башка илләрдән вәкилләр килгән. Хәзер дә биредән кунаклар өзелми.

Мәчет эченә үткәч, шаккаттык: һәр бүлмәдә – музей! Экспонатлар арасында ни генә юк: җир асты казылмалары, борынгы йорт җиһазлары, кием-салым, Сталин бүлмәсе, ел фасыллары күргәзмәсе, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев бюстлары... Мәчет үзәгендә – намаз уку залы. Икенче катында хатын-кызлар өчен дә бүлмә бар.

Клубта исә китапханә, компьютер классы, музыка бүлмәсе, бильярд һәм кино заллары эшли.

Мәдәнә авылының икенче могҗизасы – “Ясин” монументы. Ул “Рәшидә” мәчете каршында. 8 почмаклы, биеклеге 25 метрга җиткән әлеге һәйкәлне репрессия корбаннары истәлегенә куйганнар.

Мәдәнә Түбән Новгород өлкәсенең иң яшь татар авылы. Әмма монда беренче мәчет 1780 елларда ук булган. Аның беренче имамын авылдашлары бүген дә хәтерли: Абдул-Кәрим Сәлимов.

Мәдәнәдә бүген 400 йорт бар. Күпчелек йортлар ике катлы. Каралты-кура, капка – бар да җиренә җиткереп эшләнгән. Урамнарга асфальт түшәлгән. “Элек күпләп мал тота идек. Хәзер терлекчелек икенче планда. Халык Мәскәүгә барып эшли. Яшьләр авылда калмый, калага ыргыла. Укырга яки эшкә. Мәскәү белән Мәдәнә арасы нибары 600 чакрым. Шунысы бар, кем генә читкә китеп солтан булмасын, туган өен онытмый. Мәскәүдә яшәүче авылыбыз байлары, җитәкчеләр Мәдәнәгә гел ярдәм итеп тора. Берсе мәчет салдырса, икенчесе бәйрәм үткәрә... Туган җиргә патриотизм сакланган бездә”.

Мәдәнәдә без Ләйлә һәм Хәннан Насыйбуллиннар гаиләсендә кунак та булдык. Өйләнешкәч, әлеге яшь пар, модага ияреп, Мәскәүгә китмәгән. Бүген Ләйлә ханым мәктәптә укыта, Хәннан әфәнде “Сергач электр челтәре”ндә генераль директор урынбасары.

Мәдәнәнең 9 еллык мәктәбенә дә сугылып чыктык. Ике катлы, бар яктан уңайлы зур мәктәптә нибары 60 бала калган (әле кайчан гына 500ләп укучы булган).

Мәктәптә компьютер классы, интерактив такталар, спорт инвентарьләре – һәммәсе бар. Мәктәп директоры Наил Айнуллин сөйләвенчә, биредә 11 укытучы эшли. Уку, нигездә, урыс телендә алып барыла. Моңарчы француз телен өйрәнсәләр, быелдан инглиз теле керә башлаган. Һәр класс расписаниесендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бар. Әйтик, 5 класс атнага – 3 тапкыр татар теле, 2 тапкыр әдәбият, башка класслар – атнага 2 татар теле, 2 әдәбият дәресе укый.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айнетдинова Зөһрә Таир кызы Хәйдәр Бигичевның классташы булып чыкты. “Аллага шөкер, без дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Әмма заманча әдәби китапларыбыз юк. Татар телен кысу дигән сүзләр күп йөри хәзер. Авылыбыз чеп-чи татар булгач, бездә андый проблема юк. Хәйдәргә килгәндә, без бергә уйнап үстек, укыдык. Ул кечкенәдән искиткеч матур җырлый иде. Хәйдәр: “Алла кушса, үскәч зур җырчы булам!” – дия иде. Быел аның әтисе үлде. Төп йортлары Чүмбәлидә, ул Мәдәнәдән 3 чакрым ераклыкта”, – дип сөйләде Зөһрә ханым.

Түбән Новгородның Кызыл Октябрь районында татар авыллары Уразавыл белән Мәдәнә генә түгел. Суыксуы, Чүмбәли, Актүк, Куйсуы, Зур һәм Кече Рбишчә, Семёновка, Карга, Пашат – күп алар. Зур Рбишчәдә икенче бер уникаль мәчет барлыгын ишеткәч, Мәдәнәдән туп-туры шунда киттек.

Зур Рбишчә

Зур Рбишчәнең (русча исеме Рыбушкино) үткәне һәм бүгенгесе тулысы белән меценат Садыйковлар гаиләсенә бәйле. Бу нәселнең чыбык очы исә Зур Рбишчәгә нигез салучы Урмай Утәшевка барып тоташа.

1997 елда Садыйковлар 3 ай эчендә мәчет салдыра. Төзелешне 90 төрек көн-төн йокы күрми башкара. Иман йорты ике катлы, ак төстә, таштан эшләнгән. Бирегә көн дә биш вакыт намазга җыелалар. “Мәчеткә яшьләр күп йөри. Мәдрәсә дә шушында. Беренче кат – ирләр, икенче кат хатын-кызлар өчен бүлмәләр, подвалда мәдрәсә класслары эшләдек. Җәй көне сабактан бала-чага өзелми”, – дип, сөйләде җирле үзидарә башлыгы Халит Садыйков.

Әлеге нәселнең бер вәкиле Абдулхәмит Садыйков Русия күләмендә билгеле эшмәкәр булган. Мәскәүдә нәшер ителгән “Возрождённая элита Российского бизнеса” китабында аның тормыш юлы, эшчәнлеге турында аерым мәгълүматлар китерелә. Биредә аның “Волга-Петролеум” фирмасы җитәкчесе, уйлап табучы, фән эшлеклесе, авылы өчен җан атучы шәхес булуы языла. Хәзерге вакытта Абдулхәмит Садыйков белән туганнары гына түгел, бөтен Зур Рбишчә халкы, төбәктәшләре горурлана!

Шулай булмый ни, беренче категорияле Зур Рбишчә урта мәктәбе дә Абдулхәмит Садыйков исемен йөртә. Беренче катта аның истәлегенә хәтер почмагы оештырганнар. Зур Рбишчәдә һәр ел Сабантуй ярышлары да Абдулхәмит Садыйков истәлегенә үтә. Билгеле, Сабантуйның гына түгел, Зур Рбишчә белән бәйле һәр чараның иганәчеләре – Садыйковлар. Мәктәпкә дә алар үз хисапларына газ керткәннәр, юлларны төзекләндергәннәр.

Зур Рбишчәдә барлык йортлар ике катлы. Капка төбе саен йөк машинасы тора. Аларның әһәмиятен Халит әфәнде бик гади аңлатты: “Йөк машинасында Мәскәүгә, башка шәһәрләргә товар ташыйбыз. Хатын-кызлар хуҗалыкны, йорт-җир эшләрен алып бара. Ирләрнең күбесе – “дальнобойщик”лар. Шуңа йокыны белми Зур Рбишчәләр. Һәркем терлек тота. Кулдан килмәгән эшебез юк”.

* * *

Түбән Новгородта тагын шунысы хикмәт: олымы ул, кечкенәме, һәр татар авылында сезне айлы манаралар сәламли. Халык дингә ышана, зур мәчетләр төзи. Халит Садыйков сөйләвенчә, биредә язылмаган канун шундый: “Үзең баесаң, башкаларга да ярдәм кулын суз! Ятимнәр, мохтаҗларга булыш!” Кыскасы, монда берәү баеса – бөтен авылы байый...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА.
Түбән Новгород өлкәсе.