Атаклы тәртипкә салучы

Дөньядагы бөтен тереклек иясенә исемне швед натуралисты (ягъни биологы) Карл Линней биргән. Кешегә дә ул Homo Sapiens – “акыллы кеше” дигән исем кушкан...

Дөнья йөзендәге күпсанлы флора һәм фаунага исем бирү белән шөгыльләнүчеләр гасырлар дәвамында булмаган түгел, булган, әлбәттә. Әммә ләкин, җирдә телләр дә бик күп булганлыктан, коточкыч буталчыклык килеп чыккан, бу эшнең, кем әйтмешли, фәтвасы булмаган. Һәм, ниһаять, тарих күзлегеннән караганда чагыштырмача әле күптән дә түгел, фән дөньясында бөек системалаштыручы (ягъни тәртипкә салучы) Карл Линней (1707-1778) пәйда була. Биология өчен ул – химиядә Менделеев, физикада Ньютон кебек үк – аерым күренекле урын алып тора. Аның хәтта фамилиясе дә биология дөньясына ишарәли. Әтисе – авыл пасторы һәм гаҗәеп оста бакчачы – Ингемарсон фамилиясен Линнеус (шведча – юкә) дигән сүзгә алыштыра. Булачак атаклы галим туар алдыннан утырткан бакчасы малайда үсемлекләр дөньясына бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тәрбияли.

Бала чагында Линней иптәшләре арасында күбәләк, үсемлек җыюга хирыслыгы белән аерылып тора, ә 24 яшендә студент Карлны Европадагы иң өлкән университетларның берсе булган Упсала университетына укытучы итеп алалар, ул анда мәҗбүри рәвештә гербарий җыю практикасын кертә: Лондонның Линней җәмгыятендә генә дә Линней үз куллары белән җыйган 19 мең гербарий бите саклана. Нәкъ менә Линней, үсемлекләрнең җимешлек һәм серкәчләрен җентекләп күзәтеп, аларда да җенси үрчү барлыгы турында белдерә. Линней җәмгысе 7 мең төр үсемлеккә һәм 4 мең төр җан иясенә, шул исәптән 2 мең бөҗәккә аңлатма бирә. Ә бүген, 250 елдан артыграк вакыт узгач, фәнгә 1.7 миллион тирәсе тере организм барлыгы билгеле. Галимнәр фикеренчә, фәнгә умырткалы җан ияләренең 90%ы, бөҗәкләрнең исә 10%ы гына билгеле, ә гөмбәләрнең бары 5%ы гына мәгълүм. Җир йөзендә, төрле мәгълүматлар буенча, 10нан 100 миллион төргә кадәр тере организм барлыгы билгеле.

Үзенең төп фәнни хезмәтләрен Линней 30 яше тулганчы яза. Аның “Табигать системасы” хезмәтен унике мәртәбә бастырып чыгаралар. Бу хезмәтнең кайбер чыгарылышлары, бигрәк тә алтынчысы (1748), унынчысы (1758) һәм уникенчесе (1766) өстәмә материаллар белән чыга. Атаклы 10 нчы һәм 12 нче чыгарылышлар энциклопедик күптомлыкларга әйләнә. Боларда хайваннар, үсемлекләр һәм минералларга аңлатма бирелә, аларның кайсы географик киңлектә таралган булуы, яшәү мохите, гадәтләре һәм төрләре нинди булуы тасвирлана.

Линней тереклек дөньясында катгый иерархия тәртибе – классларга, отрядларга, төрләргә һәм вариацияләргә бүленеш кертә. Һәрбер тере җан иясенең әлеге системада үз урыны билгеләнә. “Төр” аңлатмасын да фәнгә беренче булып Линней кертә. Иң күренекле унынчы мәртәбә бастырылган хезмәтендә ул һәр җан иясенә икеле (бинар) исемнәр бирә. Һәр төрне ике латин сүзе белән атый. Беренче сүз фамилия ролен үтәсә, тереклек иясен охшашлыклар буенча берләштерсә, икенчесе – төрнең үз исеме, ул образлы һәм кыска. Болар, мәсәлән, “крапива жгучая”, “береза белая”, “медведь бурый” һ.б.кебек тәрҗемә ителә. Исемнәрне Линней латыньда (латин телендә) бирә. Карл Линней латин телен биологларның халыкара теленә әверелдерә. “Табигать системасы” хезмәте – әле һаман да иң күп кабатлап басыла торган фәнни хезмәт. Линней барлыгы 70ләп китап яза, боларның иң зур күпчелеге ботаника һәм зоология буенча, калганнары теоретик һәм практик медицинага карый.

Линней чын мәгънәсендә зур масштаблы, киң колачлы шәхес була. Ул Швед фәннәр академиясенә нигез салуда катнаша һәм 32 яшендә аның беренче президенты була. Аның медицина белән дә шөгыльләнүе өйләнүе белән бәйле, диләр. Кәләшнең әти-әнисенең, имеш, кызларын акчасыз биологка бирәселәре килмәгән, шуңа күрә Карл врачлыкка да укыган һәм, диплом алып, Стокгольмда табиплык итә башлаган.

Линней, бөек системалаштыручы буларак, бөтен тереклек иясен, хайваннарны, үсемлекләрне, балыкларны, минералларны, кеше расаларын һәм чирләрне, даруларны, агуларны – барысын да классификацияли һәм кешене хайваннар патшалыгының, имезүчеләр классына, приматлар отрядына кертә, икеле исем белән Homo Sapiens, ягъни “человек разумный” – “акыллы кеше” дип атый.

Ә бүген исә галимнәр җир йөзендәге тереклек дөньясын тулы мәгънәсендә “паспортлаштыру” эшен ДНК белән бәйлиләр. Бу эш барып чыкса, кешелек алдында яңа офык ачылыр, медицина, ветеринария һәм криминалистикада яңа ачышлар булыр иде.