уйлар

КУЛЛАНА БЕЛСӘҢ КУЛАЙ

Хәзерге көнкүрештә иң киң кулланыла торган нәрсә – пластик эшләнмәләр. Чыннан да, печән өстендә, кыр эшләрендә азык-төлекне пыяла савытлар белән йөртү бик кыен иде бит. Ватыла, авыр, күләме зур... Ә хәзер дөнья рәхәте, пластик шешәгә эчемлек саласың, ризыгыңны түгелми, ватылмый торган пластик контейнерга тутырасың да, эшеңдә тиз генә микродулкынлы мичтә җылытып ашыйсың. Ә бер генә тапкыр куллана торган савыт-сабаларның уңайлыгы! Табигатькә ял итәргә чыгасың икән, кулланасың да... Юк инде, ташлыймы соң безнең халык! Юып, сөртеп, алып куя ул аларны. Икенче юлы кирәк булачак ич алар. Ертылмаган, ап-ак, ник ташлыйм, бушлай килмәгән бит алар миңа дип фикер йөртә безнекеләр. Нилектән “бер генә тапкыр куллану өчен” дип аталганын уйлап та карамый.

Полимер материаллар, төгәлрәк әйтсәк, поливинилхлорид (ПВХ), полипропилен, полиэтилен, полистирол, поликарбонат тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Алардан көнкүреш кирәк-яраклары, автомобиль промышленносте эшләнмәләре, төзелеш материаллары һәм алда әйтеп киткәнемчә, азык-төлек өчен савыт-сабалар һәм тагын әллә ниләр җитештерәләр. Полимерларның сәламәтлек өчен зыянлы түгеллеге фән тарафыннан күптән исбатланган һәм дәлилләнгән инде. Дөрес, галимнәребез боларга өстәп, дөрес кулланган очракта дип тә әйтәләр. Полимерларда да “картаю” процессы күзәтелә икән. Төрле тышкы тәэсирләр нәтиҗәсендә материалларның өслегендә таркалу башлана һәм полимерларны ясаганда кушылган технологик кушылмалар, эретмәләр бүленеп чыгып, ризык белән бергә кеше организмына эләгә ди белгечләр. Шуны да искәртү урынлы: югарыда санап үтелгән һәртөр полимер агулы матдәләрне төрле шартларда бүлә. Берәүләре – юганда, икенчеләре югары температурада кулланганда бүлеп чыгара, өченчеләре алкоголь кебек зәһәр сыеклыкларга каршы тора алмый. Шул полимерларның иң арзанлысы һәм иң киң кулланыш тапканы – поливинилхлоридның нигезендә хлор ята. Нәкъ шушы полимердан без яраткан пластик шешәләр ясала да инде. Берникадәр вакыттан соң ПВХ винилхлорид дигән концероген матдә бүлеп чыгара башлый. Мисал өчен, бер айдан соң газлы суга шешәдән берничә миллиграмм шушы матдә кушыла. Онкологлар, хәтта кечкенә генә микъдарда да, винилхлорид организм өчен куркыныч диләр. Ә без суын эчкәч тә ул шешәләрне ташларга ашыкмыйбыз. Чәй йөртәбез, кайнатма тутырып куярга уңайлы дибез, базардан шул шешәләр белән сөт алабыз... Белгечләрнең фикере бер: су шешәсенә судан кала бүтән әйбер салырга ярамый. Икенчел кулланганда савытның маркировкасына күз салу мәслихәт. Намуслы җитештерүчеләр шешәнең төбенә билге сугарга онытмыйлар. Мәсәлән, шешә төбендә өчпочмак эченә 3 саны язылган билге яки PVC билгесе күрсәң, колагыңны торгыз. Димәк, шешә ПВХдан. Ул материал төзелеш әйберләре, йорт җиһазлары, аяк киемнәре, медицина җиһазлары, су шешәләре өчен генә кулай. Тик безнең илдә намуслы җитештерүчеләргә исәп тотарга ярамый, шуңа да шешәнең сыйфатын тырнак белән басып карап тикшерергә мөмкин. Сәламәтлеккә зыян салырдай шешәдә аксыл эз кала, ә “дөрес” шешә шомалыгын саклый.

Без яраткан, ягъни “хөрәсәннәр савыт-сабасы” – бер генә куллану өчен ясалган савытлар полистиролдан ясала һәм аларның да үз билгесе бар – PS. Бу савытларның бары бер генә тапкыр кулланырга яраклы икәнен онытмыйк. Ә менә җәйге кафеларда полистирол тәлинкәләргә кайнар шашлык салып бирәләр, чәй автоматлары да 90 градус кайнарлыктагы чәйне пластик стаканга салып бирә. Ә бу төр материалның бары тик салкын ризыклар өчен генә икәнлеге күптән билгеле. Югары температурада гаять агулы химик кушылма – стирол бүлеп чыгара ул. Кызык, җәмәгать туклануы урыннарындагы мондый башбаштаклыкка тикшерү органнары нигә бармак аша карый икән ? Ә бит кайнар ризык-эчемлекләр өчен картон савытлар кулланырга да була. Тик хикмәт бәядәдер, мөгаен. Кеше сәламәтлегендә акча эшләү бездә табигый хәл санала. Кайнар ризыклар өчен савыт-саба исә полипропилен материалдан эшләнә һәм алар РР билгесе белән аерыла.

Полимер әйберләрне аера, таный белергә кирәклеккә үзем дә берничә ел элек төшендем. Әлеге дә баягы, без бит арзанлы товар күрсәк егылып китәбез. Хезмәттәш кызлар белән “распродажа”дан электр чәйнеге сатып алдык (халык аны “Тефаль” дип атый, ә чын “Тефаль”нең берничек тә 99 сумга сатылмаячагын уйлап бетерми). Бер-ике кайнатуга чәйнегебездән бөтен бүлмәгә әллә нинди, тынны кыса торган ис тарала башлады... Кытайдан безгә әнә шул “акрын үлем” чыганакларын көнкүреш приборлары, балалар уенчыклары (!), аяк киемнәре һ.б арзанлы товарлар рәвешендә инде ничәмә еллар вагоны-вагоны белән ташып торалар. Галимнәр сүзе чиновникларга ишетелми. Кытай шуның белән миллиардлаган халыгын туйдыра, ә бездә – демографик кризис.

Менә үзем тырыша-тырмаша яздым да, уйлап утырам. Мин язган икән дип, әни миңа җибәрәсе сөтен пластик шешәгә тутырмый кая тутырсын ди инде? Өйрәнгән ич инде гомер буе целлофан пакетларны да кулланганнан соң юып, кыстыргыч белән бауга элеп куярга. Әле бер дус хатын сөйләп торды: “Авылга кайткач әни-карчык күзлекләрен киеп, бик җентекләп ни юа икән дисәк... теш чистарткыч таякчыкларны юып, савытына кире тутыра икән! Алай ярамый дигәч: “Ник ярамасын, бик һәйбәтләп, “Фейри” белән юдым бит мин аларны”, – дип җаваплады”, – ди. Шулай шул, исрафтан курка өлкән буын. Ә “полимер буын” төкереп тә бирми. Җиңел, уңайлы, арзан полимерның тормышыбызга үтеп кергәненә ике-өч дистә ел, ә әйләнә-тирә мохит пластик чүп-чар өеме астында кала бара, чөнки ул череми, яндырсаң – агулы төтенгә буылып үләрлек (Пермьнең “Хромая лошадь” төнге клубында нәкъ полимер материалларны дөрес, урынлы кулланмау нәтиҗәсендә ике йөзгә якын кеше корбан булды). Ә шул бушаган шешәләрнең сыңарын да әрәм итми җыеп, икенчел эшкәртү мөмкин эш түгелме икән? Халык та кабат-кабат кулланып, сәламәтлегенә зыян салмас иде, шәт.

Табигать үзе белән шаярырга ярамаганын инде аңлата башлады. Шуңа да, өметсез шайтан гына ди, кешелек үз артыннан чүбен җыярга да, шул чүптән файда ясарга да өйрәнер дип ышаныйк. Әлегә үзебез турында үзебез уйларга тиешбез. Бар уңай да кулай түгел...

Галия ХӘКИМОВА.