уйлар
  Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал  

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал

Без Әл-Әкъса мәчете алдында.

Бу сәяхәт турында мин моннан ярты ел элек язарга тиеш идем. Шулай да кичерешләремне кәгазьгә төшерергә ашыкмадым: күргәннәрне тагын бер кат баш мие аша уздырдым. Борынгы заман һәм диннәр тарихлары китапларын, Мисыр пирамидалары турындагы кассеталарны карап чыктым. Ниһаять, илһам килде...


... Апрель аеның йомшак төне безне Казан аэропортыннан Мисырга озатып калды. Хөрмә пальмалары, хуш исле сәрви агачлары, папирус камышлары, 6671 чакрымга сузылган Нил елгасы, Хеопс, Хефрен һәм Микерен пирамидалары, аларны саклап торучы Зур сфинкс белән хәзер беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Теләгән кеше атна-ун көн эчендә әллә кайларда кебек тоелган Африка кыйтгасына бара да кайта. Ә шулай да Мисыр пирамидаларын күрергә бик күп сәяхәтчеләр хыяллана. Искиткеч бай тарихлы да, гыйбрәтле дә, үзенчәлекле сәнгатьле дә җирләргә – Мисыр белән Израильгә башланган сәяхәтебез турында хыялга чумып бара-бара, биш сәгатькә якын вакыт үтеп тә киткән.

... Казаннан 2010 елның ямьле язы озатып калса, Мисырның Синай ярымутравындагы Шарм-әл-Шәйх шәһәре үзенең җылы, йомшак саба җиле белән каршы алды. Виза тутыру, паспорт контроле, багаж алу эшләре дә бик тиз башкарылды. Менә аэропорт алдындагы мәйданга чыктык. Анда урыс телле гидыбыз каршы алып, ун көн яшәячәк «Оренталь» кунакханәсенә алып китте. Күзләребез – автобус тәрәзәсендә. Хәзергә бернинди яшеллек тә, матурлык та күренми. Кызгылт-сары комнар арасында кырыс кыя ташлары калкып тора. Тирә-як фәкать яңа салынып килүче биналар һәм төзелеш калдыклары белән чуарланган. Автобусыбыз шәһәр эченә керде. Тирә-як әкренләп матурлана башлады. Иң беренче ямь-яшел пальмалар күзгә ташланды. Менә биш йолдызлы «Оренталь» кунакханәсе капкасыннан үтәбез. Монда инде бөтенләй башка дөнья – без күрмәгән, исемнәрен дә белмәгән гаҗәеп матур үсемлекләр күз явын ала. Алар шау чәчәктә. Кыскасы, кеше кулы белән булдырылган җәннәт бакчалары, фонтаннар, ял итү урыннары, бассейннар, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр...

Безне керемгә алып, шушы «көтүнеке» икәнне аңлаткан зәңгәр беләзекләр кидерттеләр дә, ике кешелек бик тә уңайлы бүлмәләргә урнаштырдылар. Беләкләрендә тамгалары булган кешеләр өчен без ничә еллар хыялланган «коммунизм» икән... Мәсәлән, өчәр сәгать аралыгында иртәнге, төшке, кичке ашлар вакытында, хутың булса, әлбәттә, икешәр тапкыр ашасаң да, сине контрольгә, игътибарга алган кеше юк. Ә ул диңгез буендагы, бассейннар янәшәсендәге буфетларекларда тамак ялгап алу гына түгел, аны чылатырга да була. Ром, виски кебек эчемлекләрне ике-өч бармак калынлыгы гына итеп мөрәҗәгать иткән саен салып бирә гарәп егетләре. Ничә тапкыр килсәң дә, караңгы чырай күрсәтү юк. Аңа карап, бернинди дә сәрхуш очратмыйсың. Сырасын да краннан гына агызалар. Кайбер илләрдән килгән туристлар, бигрәк тә нимеслар көннәр буе сыра эчеп утыралар кебек...

Ә инде ресторандагы ризыкның төрлелеген моңарчы беркайда да очраткан юк иде әле. Кытайда, башка Азия илләрендә суда, җирдә үсә торган, чаба-оча, үрмәли һәм йөзә торган бар нәрсәне ашыйлар диләр. Ә Мисырда алай түгел, фәкать хәләл ризыклар гына кулланыла. Бөтен нәрсә, безнеңчә әйтсәк, «швед өстәле»нә көйләнгән, теләгәнеңне үзең сайлап аласың. Ул яшелчәнең, җиләк-җимешнең ниндиләре генә юк, иллеләп төрдәге тортлар кызыктырып тезелеп тора.

Ә менә җиңелчә балык, ит, йомырка тәбәсе кебек блюдаларны ике метрлы гарәп күз алдыңда ук пешереп йә кыздырып бирә, нинди тәмләткечләр кушарга кирәген генә күрсәтәсең. Ашка шулпа куелган, калганын – бәрәңгесен, итен, токмачын яки ярмасын үзең сайлап салып, күңелең теләгәнчә итеп аласың. Аш-су, кухня тирәсендә ир-атлар гына. Алар һәрбер ризыкка нәрсәне күпме салып пешерәсен, ничә минут кыздырасын граммына һәм секундына кадәр белә. Гарәпләр ризыкны бик хөрмәт итәләр, фәкать бисмилла әйтеп кенә бирәләр. Мөселманнарга хөрмәт аеруча зур. «Әссәәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи үә бәрә-кәәтүһ», – дип дәшсәң, йөзләре шунда ук нурланып китә. Елмая-елмая: «О, мөслим! Казан, Татарстан!» – дип сәлам бирәләр. «Рубин – чемпион», – дип өстәүчеләр дә бар. Гарәп чүлләрендә кар яумагач, «Ак барс» хоккейчыларын бик әйбәт белмиләр, ахры. Аларны искә алучылар очрамады.

Ә хәзер гүзәлләрдән гүзәл Кызыл диңгезгә керик инде. Күпләрне бирегә шул тартып китерә бит. Ник «кызыл» дип атаганнардыр, аның суы үтә күренмәле һәм зәпзәңгәр. Чисталыгы диңгезгә бер елга да коймавы белән бәйле икән. Су чиста булгач, төбендәге барлык тереклек иясе күренеп тора. Ара-тирә балыклар «сәлам биреп» китә, үзебездәге кычыткан чаккандай, медузалар кагылып үтә. Алар көне-көне белән бик күп була. Су тозлы – 36-39 промиллега җитүен әйттеләр. Мәсәлән, ул Кара диңгездә 18 промилле генә бит.

Кызыл диңгезнең матурлыгын су төбенә төшеп күрү өчен аерым экскурсияләр дә оештырыла икән. Су асты көймәсе белән диңгезнең тирән җиренә сәфәр кыла аласың. Бәясе дә әллә ни түгел – җан башына егерме доллар. Менә без, егермеләп кеше, киноларда гына күргән кондиционерлы көймәләргә кереп утырып, күзләребезне самолеттагы иллюминаторны хәтерләткән тәрәзәдән Кызыл диңгезнең гүзәллегенә төбәдек.

Беренче карашка кораллар Саба урманнарын хәтерләтте, әйтерсең лә, су астында төрледән-төрле ялтыравыклы агачлар үсеп утыра. Сихри кыялар шау чәчәктә кебек. Алар матурлыклары белән берсен-берсе кабатламый.

Бу мәрҗән утрауларына унбиш-егерме мең ел булса да, елына бер-ике миллиметр гына үсә икән таш кыялар. Могҗизалы диңгез дөньясында нинди генә балыклар юк: сарылар, аклар, каралар, кызыллар, шәмәхәләр, көмеш-алтын төсендәгеләр. Гәүдә озынлыклары, төзелешләре буенча да төрле рәвештәгеләре бар. Хәтта өчпочмак, трапеция формасындагыларын очратырга була. Кыскасы, биредәге илаһи матурлыкны үз күзләрең белән күрергә кирәк, язып-сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел.

«Субмарина»да истә кала торган бер кызык мизгел дә булып алды. Су асты көймәсе тәрәзәсенә әледән-әле диңгез дулкыны, яисә балыклар килеп бәрелә. Шул вакыт безне озатып йөрүче гарәп егетләренең берсе минем яныма килде дә, урыс телен вата-җимерә: «Если жарко, окно откройте», – дигән булды.

Төшке аштан соң бер тапкыр Иске шәһәргә дә чыктык. Таксидан төшеп, кибетләргә таба якынаюга, безне яшүсмер гарәп каршы алды. Урысча бераз «пупалый» бу. Нинди товарның кайда сатылуын үз теләге белән күрсәтеп йөрде. Бушка түгел икән аның бу гамәле. Соңыннан «бакшиш», ягъни «чәйлек» сорый икән. Өч доллар бирдек инде, нишлисең.

Әйберләр очсыз түгел. Туалетка керү дә бер доллар тора. Кибетләрдә сатулашырга кирәк, билгеле. Шәхси кибетләр бит. Урамның ике ягына тезелгән кибетләр төн буе эшли. Хатын-кызлар күренми диярлек. Фәкать янәшәбездәге аптекада гына бер асыл зат очраттык. Азык-төлек кибетләрендә ашау ризыгы күп, спиртлы эчемлекләр бөтенләй күренми. «Без – мөселман дәүләте, исерткеч сатмыйбыз», – дип кенә җавап бирәләр мисырлылар.

Ә хәзер Израиль дәүләтенең башкаласы булган Иерусалимга сәяхәтебез турында.

Бирегә бер көнлек экскурсия оештырылачагын, анда барганда Үле диңгездә коену, зур теләкләре булган мөселманнарга Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в) күккә ашкан ӘлӘкъса мәчетенә керү мөмкинлеге булачагын әйткәч, шушы маршрутны сайладык. Мисырга чыккан уңайдан Израильне дә күреп кайту начар түгел бит.

...Менә көткән көннең киче килеп җитте. Без, бер зур автобуска утырган туристлар, изге сәфәргә кузгалдык. Мисыр таможнясын җиңел генә үттек. Әмма Израиль чиген узу бик үк җайлы булмады. Нәрсәгәдер вакытны суздылар, чиратта аягүрә озак тоттылар. Безне, дүрт бөртек мөселманны, сафның иң алгы өлешенә аерымлап чакырып бастырдылар. Моны ике ил арасындагы дошманлыктан киләдер дип уйладык. Ниһаять, паспортларыбызның 31 нче битенә Израиль тамгасы суктылар. Шулай итеп, тар коридордан тагын бер чит дәүләт туфрагына аяк бастык, чүл, ком-таш кыяларны күзәтә-күзәтә, Үле диңгезгә таба юл тоттык. «Израиль һәм Иордания биләмәләренә урнашкан акмый торган бу тозлы күлнең озынлыгы – 76, иңе 17 чакрым, тирәнлеге 356 метрга җитә, – дип сөйләде гидыбыз. – Әлеге урын диңгез тигезлегеннән 395 метр аста. Коры климат аның елдан-ел саегуына китерә, тагын да минеральләштерә. Күлдә Менделеев таблицасындагы күпчелек матдәләр бар, суның уртача тозлылыгы 260-270 промиллега, кайбер елларда әлеге күрсәткеч 310га җитә. Үле диңгез буенда төрле дәвалану үзәкләре эшли. Урыны-урыны белән тоз да чыгарыла. Аның ләменнән бик күп төрле косметика-бизәнү әйберләре дә ясала».

Шулай итеп, кайбер бактерияләрне исәпкә алмаганда, бернинди тереклек булмаган Үле диңгез ярына килеп җиттек. Безгә төшке ашка кадәр коенып чыгу өчен нибары ярты сәгать вакыт бирелде. Һәм суга кергәч, фәкать чалкан ятарга кушылды. Су температурасын күрсәткән таблога күз салабыз: җылылык 24 градус икән.

Диңгездә бату мөмкин булмаса да, куркынычсызлык сагында торучыларның даими күзәтүе астында икәнебезне сизеп-күреп торабыз. Иң кызыгы шул: суга аяк белән торып басуы кыен, бөтен гәүдәң белән күтәреп атарга чамалый тозлы куе су.

Үле диңгез янында безне яңа гид кабул итеп алды.Үзен Эдуард дип таныштырды. Белоруссиянең Брест шәһәрендә туган, безнең яһүд икән.

– Эдуард туган, монда дүрт кенә бөртек мөселман бар, – дибез моңа. – Без ислам динендәгеләр өчен изге саналган урыннарда, бигрәк тә мөселман дөньясындагы иң дәрәҗәле мәчетләрнең берсе Әл-Әкъсада булырга телибез. Шуны оештырсагыз иде.

– Юк, мин өч-дүрт кеше өчен берничек тә маршрутны үзгәртә алмыйм. Бу мөмкин эш түгел, – диде башта гидыбыз. – Әгәр дә инде өстәп түләсәгез, Иерусалимга барып җиткәч, бераз урысча белә торган таныш гарәпне чакырып китерә алам.

– Күпме чамасы була соң ул?– дип сорадык.

– Кеше башына 10-15-20 доллар чамасы...

Ризалаштык, әлбәттә.

...Менә без бик тә борынгы Иерусалимга килеп җиттек. Автобусыбыз шәһәр уч төбендә кебек күренә торган калкулыкка – Милли Бәллүр Үзәге урнашкан җиргә килеп туктады. Биредә Израиль рәссамнарының картиналар күргәзмәләре, ювелир эшләнмәләре залы, гыйбадәт кылырга килүчеләр үзәге, дини атрибутлар, сувенирлар сату кибетләре урнашкан икән. Христиан динендәгеләр изгеләштереп алып кайту өчен шәм, икона кебек әйберләрне күпләп алдылар.

Әнә, каршы яктагы тәбәнәк кенә кыяда утырган Әл-Әкъса мәчетенең ярымшар формасындагы алтынсу гөмбәзе әллә кайдан үзенә чакырып тора. Шушы Милли Бәллүр Үзәгендәге югары класслы ресторанда әзерләнгән төшке аштан соң, әйткәнемчә, яһүдиләрнең, христианнарның һәм мөселманнарның изге урыннарына киттек. Анда безне, дүрт мөселманны, үзебез ялларга тиеш булган озатып йөрүче гарәп каршы алды һәм бер түбә астына кергән базар-кибетләр аша мәчетләргә таба алып китте. Бу сәүдә үзәгенә килеп кергәч тә бик күңелсез вакыйгага юлыктык. Гомер буе дошман булган ике милләт – яһүд һәм гарәп гаиләләренең үзара конфликтка кереп, бик әче итеп кычкыра-кычкыра базар буйлап куышканнарын күреп хәйран калдык.

...Гидыбыз безне мөселман атрибутлары сатыла торган кибеткә алып кереп, җәмәгатьләребезгә йөзләре генә күренеп кала торган тоташ күлмәк кигертте.

Алдыбызда – Әл-Әкъса! Әмма әле аңа җайлы гына кереп китә алмыйсың ' икән. Керү юлында автомат тоткан Израиль солдаты тора. (Ул Иерусалимның иминлеген мөселманнардан саклый булса кирәк). Синең чын мөселман икәнеңне ачыклау өчен бер сүрә укырга куша. Белмәсәң – юл ябык. Минем Коръәндәге беренче сүрә – «Фатиха»ны белүем ярап куйды. Кычкырып укып бирдем. Ә инде җәмәгатем һәм сәфәрдәшләребез Әлфия белән Миннислам Зариповлар: «Ләә иләәһә иллә-лаааһу Мөхәммәдүр Рәсүлаллаһы», – дип җөпләп тордылар. Шуннан соң гына безгә мәчет юлы ачылды.

...Гидыбыз урысчасы ярымйорты булса да, безне Әл-Әкъсаның тарихы белән таныштыра башлады:

– Бу тарихи мәчет Мигъраж вакыйгасы белән бәйле. Мигъраж – гарәпчә әл-исра вәл-мигъраҗ – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата, – дип сөйләп китте ул. – Буыннардан буыннарга күчеп килүче риваятькә караганда, 621 нче елда Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кич пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) Мәккә Мөкәррәмәдәге Кәгъбә мәчетендә гыйбадәт кылып, диварга сөялеп утырган вакытта Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәте белән, әлбәттә, Җәбраил фәрештә тарафыннан Әл-Коддус шәһәрендәге (Иерусалимның Коръәндәге исеме) Әкъса мәчетенә китерелә...Нәкъ менә шушы урында ике рәкәгать намаз укыгач, Пәйгамбәребезнең мигъраҗы, ягъни яктылык баскычы буенча күккә ашуы башланган.

Без бу Әл-Әкъса мәчетендә бер намаз укуның биш йөз намазга торуын белдек. Гыйбадәт кылучылар күп иде изге йортта. Намаз укучыларны, шулай ук оеп утыручыларны да күрдек. Аннары Әл-Әкъса янәшәсендәге берничә мәчеткә кереп, сәдака бирдек тә, озатып йөрүчебез «Стена плача» биләмәсенә проходной шикелле җирдән кертеп җибәрде. Үзе ул якка аяк басмады: «Безгә ярамый!» – диде һәм җан башына егермешәр долларны батырып сорап алып, китеп тә барды.

Без сәфәрдәшләребезне көткән арада, кап-карадан киенгән бик күп яһүдиләрнең – картларның да, яшьләрнең дә, хәтта балаларның да гыйбадәт кылганнарын, стенага башларын бәрә-бәрә нәрсәдер укыганнарын, теләк теләгәннәрен, хәтта елаганнарын кызыксынып карап тордык. Синагогаларына да кереп чыктык. Бу яһүдиләрнең изге бәйрәм көннәре булган икән. Халык шуңа күрә агылган.

Төн уртасында Израиль таможнясын җиңелчә генә үттек тә, бер тәүлек дигәндә, кунакханәбезгә кайтып җиттек.

Гомумән, санаулы көннәр тиз үтте. Туган җиребезгә кузгалу вакыты да җитте.

...Яңадан ун чакрым биеклеккә күтәрелде «Боинг»ыбыз. Көн аяз, кояш елмая, шагыйрь әйтмешли, күңел мәтәлчек ата. Самолетыбызның соңаруы да карап бару өчен бик тә шәп булды. Без Мисыр, Иордания, Сүрия, Израиль, Төркия кебек илләр аша кайтачакбыз икән. Ике сәгать буе ком чүлләре аша очтык. Кыяларның нинди генә түбәләре, сөңгеләре юк. Могҗиза.

Төркия башкаласы Әнкара шәһәрен узганнан соң, Кара диңгезне аркылы үтеп, Русия биләмәсенә кергәч, Краснодар, Волгоград, Сарытау һава юллары аша Казаныбызга юнәлеш алдык. Кубань тирәләре булгандыр инде, аста гүзәллек, яшел хәтфә төрле ситсылардан теркәлгән тоташ җәймәне хәтерләтә.

Әнә, Казаныбыз аэропорты. Йомшак кына итеп төшеп утырдык. Гадәттәгечә, шаулатып кул чаптык.

Самолеттан каршы алырга килгән машинага күчтек. Яз тантана итә. Бөтен җиһан яшеллеккә чумган. Тигез юлдан Сабабызга элдертәбез.

Әйе, бигрәк тә ямьле туган ягыбыз. «Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да», – дип, бик белеп җырлый иде шул мәрхүмә якташыбыз Нәфисә Васыйлова.

Тәлгат НӘҖМИЕВ.