уйлар

Татар тамыры

Татар авыллары бетә дип чаң сугучылар белән һич тә килешәсем килми. Татар авылының бүгенге яшәеше белән якыннан таныш кешенең болай дип әйтергә теле бармас. Үзем авыл баласы булгангадыр инде, Русия төбәкләрендәге татар авылларына баргач, халкының көнкүреше, яшәе-ше белән кызыксынам. Шунысы куанычлы: чит төбәкләрдәге татар авыллары менә дигән итеп яшәп яталар. Димәк, авылларда нәсел дәвам итә, нигезләр корымый. Күптән түгел генә Ульян өлкәсе, Николаевка районының Зур Чирекле авылында булырга туры килде. Бу татар авылында яшәүчеләрнең уңганлыгын, эшчәнлеген үз күзләрем белән күрдем.

Авыл тарихы...

Чирекле тарихы белән шушы авылның имам-хатибы Усман хәзрәт Рафиков таныштырды. Чирекле авылына 1600 еллар тирәсендә нигез салынган дип фаразлыйлар. Төмән якларыннан Рызлейка елгасы буена, Ак яр тау итәгенә унике гаилә килеп урнаша. Бүтән диндәге күрше авыл кешеләре белән низаг килеп чыккач, бу гаиләләр елганың икенче ярына күчәләр һәм Зур Чирекле авылына нигез салалар. Авылны таулар әйләндереп алган. Якында гына урман, елга булуы яшәү өчен бик уңайлы. Авыл тирәсендә сазлыклы урыннар күп булу сәбәпле, черки-чебен мыжлап торган, имеш. Авылның исеме дә черки сүзеннән килеп чыккан дип аңлатты миңа Усман хәзрәт. Биредә авылга беренче булып нигез салучылар күмелгән зират урыны әле дә сакланган. Ул хәзер сөрелә торган кыр уртасында калса да, гомер-гомергә зират урынына кагылмаганнар. Төнлә кырда җир сөргәндә, башларына чалма ураган бабайларны күреп, куркып, тракторларын калдырып качып китүчеләр дә булган ди. Бүген авыл халкы зират урынын койма белән әйләндереп алган.

Дин...

Авыл гомер-гомергә ислам дине кануннары буенча яшәгән. Русия патшасы Указы белән 1800 елда Зур Чирекленең беренче мөфтие итеп Юсуп Юсупов билгеләнгән. Шул чорда беренче мәчет төзелгән, мәдрәсә ачылган. Мәдрәсәдә дин гыйлеме белән бергә татар, гарәп, урыс телләрен дә укытканнар. Тора-бара беренче мөфтинең эшен оныгы Гани Юсупов дәвам иткән, ул авылда тагын бер мәчет төзеткән. Аннан соң өченче мәчет сафка баскан. Әлбәттә, революциядән соң дингә карата булган сәясәт бу авылны да читләтеп үтмәгән, өч мәчетне дә җимергәннәр. “Мәчетләрне җимереп кенә халкыбызны диннән аера алмадылар. Ул безнең йөрәгебездә”, – ди Чирекле халкы. Ходай рәхмәте белән, үзгәртеп кору чорында авылның өч мәчете дә кабат торгызылган. Бүген аларның берсен Камил хәзрәт мәчете, икенчесен Усман хәзрәт мәчете дип атап йөртәләр. Өченчесе – Али мәчете. “Бу мәчетебезне 2000 елда Алиебыз төзетте, рәхмәт яугыры”, – ди авыл картлары. “Мәчет салдырырмын дигән ниятем бар иде, ярдәм итмәссеңме?” – дип миңа мөрәҗәгать иткәч, төзелеш эшенә бик теләп алындым. Ул мине Хаҗга да алып барды, рәхмәт Али дустыбызга”, – диде 17 ел мәчетләр рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Рафил абый Шәфиев. Али Муса улы Сөләйманов шушы авыл егете. Хәзерге вакытта Самарада яши. Самарадагы 2 нче икмәк заводының генераль директоры. “Балаларым кечкенәдән дини йолаларны күреп, үтәп үсте. Шуңа күрә алар динне хөрмәтлиләр, безне – әти-әнине кадерлиләр, Аллага шөкер”, – диде әнисе Асия ханым. Мәчетне исә ул зур итеп, мең кеше сыярлык итеп төзеткән. Мәдрәсәсе дә бар. Өлкәннәр дә, яшьләр, балалар да биредә ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Мәчет, мәдрәсәнең барлык чыгымнарын Али Муса улы үзе күтәргән.

Халык тормышы...

Меңнән артык хуҗалыгы, 3500 халкы булган Зур Чирекледә һәркем заманадан артта калмаска, үз эшен булдырырга тырыша. Зур Чирекледә агач эшкәртү цехы, тегермән, куй көтүе тотучылар шактый. Фермерлар да бар.

Әсгать Яһудин меңгә якын сарык асрый. Һәр көн 10-20 баш сарык чалып, халыкка хәләл ит сата. “Корбан вакытында әллә кайлардан килеп алалар”, – ди ул. Ә сарык асрар өчен авылда мөмкинлекләр бар.

Чирекле егете Арыслан Гафаровның ипи заводында 25 төрдәге икмәк ризыклары әзерләнә һәм ул төрле авылларга озатыла.

Авылда үз эшен башлап җибәрүчеләрне саный китсәң, күп алар. Мәсәлән, Аббас Айбулатов – агач эшкәртү цехы хуҗасы. Ул авыл уртасындагы күлне алып чистарткан. Хәзер анда балык җибәргәннәр.

Хәмит Нугайбеков унбер елдан бирле туганнары белән бергә тегермән тота. Монда югары, беренче, икенче сортлы он тарттыралар. Әзер продукцияне Самара, Ульян, Пенза өлкәләренә озаталар. Авыл халкына да бик уңайлы. Кыскасы, булдыклы егетләр күп Зур Чирекледә.

Осталыгы еракларга таралган Фәрит абый Юмаев белән дә таныштым. “Кулларында алтын коя” диләр аның кебек кешеләр турында. Ул үзе слесарь, үзе мичче, үзе агач остасы, үзе гармунчы, үзе җырчы. Саный китсәң, тагын әллә нинди һөнәрләре бардыр әле. Без килгәндә ул остаханәсендә комган ясау белән мәшгуль иде. “Заказларым бик күп, бик теләп алалар комганнарны”, – ди Фәрит абый. “Бу эшкә кемнән өйрәндең?” – дигән соравыма: «Мине тормыш өйрәтте”, – дип җавап бирде. Фәрит абый хатыны Әлфия апа белән җиде бала үстергәннәр. Җәмәгате вафат булган. Балалары, 16 оныгы – барысы да Мәскәүдә яшиләр. “Юанычым – һөнәрем”, – ди ул. Фәрит абый озак уйлап тормый, кулына гармунын ала. Ульян өлкәсендә узган милли-мәдәни чараларда да бик актив катнаша икән.

Әйткәнемчә, Чирекле халкы үз көнен үзе күрә. Хакимияткә ялынып, кемнәндер көтеп утырмый, мескенләнә белми, горур. Кыскасы, булдыра торган татарлар яши Зур Чирекледә. Янгын сүндерү постын да мәчет каршында үзләре оештырганнар. Ике машина, өч янгын сүндерүче бар. Фәрит Бадаев һәм аның уллары Шамил белән Наил һәрвакыт сакта. Алар янгын булган урынга 5Р6 минутта килеп җитәләр.

Авылның җирләре дә, колхоз бетте дип, буш ятмый. Җирләр эшлекле егетләр кулында. Шуларның берсе – Умәр Айбулатов. Аның колхозы да, сәүдә үзәге дә, ягулык станцияләре бар. Ул үз авылын саклап калырга, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. “Бездә булдыклы егетләр күп. Бергәләп Сабантуйлар уздырабыз, Корбан, ураза гаетләрен зурлап билгеләп үтәбез. Мәктәпкә, балалар бакчасына ярдәм итәргә тырышабыз”, – ди Умәр Сәетович. Гаиләсендә өч баласы өчен – үрнәк ата, хатыны Равилә өчен терәк ул. “Николаевка районының иң яхшы кешесе” исемен алган ир-егет тә әле ул.

Мин Зур Чирекле авылы халкы белән танышкач, кабат халкымның иманлы, мәрхәмәтле, тирән тамырлы икәненә инанып кайттым.


Гөлназ ШӘЙХИ.
Казан-Зур Чирекле-Казан.


Рәсемдә: комган ясаучы Фәрит Юмаев.