уйлар

Башта тавыкмы, йомыркамы?

Төрледән-төрле мәшәкать-борчулардан, стресслардан интегеп яшәүче шәһәр кешесенә тавык җыры һәм әтәч тавышы рәхәтлек тойгысы бирә, нервыларын тынычландыра, күңелендә өмет чаткылары уята.

Шуңа күрә дә бу тавышлар РФАның Экология һәм эволюция институтындагы Экологик реабилитация кабинетында дәвалау чарасы буларак кулланыла, ягъни тавык җыры

һәм әтәч тавышы фонетик композиция буларак тасмага язылып, авыруларга тыңлатыла.


Әтәч тавышын будильникларда куллану да зыян итмәс иде, чөнки сискәндереп уята торган тавышлардан сикереп торган кешене инфаркт бәрергә дә мөмкин, андый очраклар юк түгел.

Әтәч тавышы тавыклар өчен дә бик файдалы. Моны белүче тавык фабрикасы директорлары цехларга әтәч тавышы яздырылган магнитофоннар куя. Даими рәвештә әтәч тавышын ишетеп тору тавыкларга җитештерүчәнрәк “эшләргә” булыша, ягъни алар йомырканы күбрәк сала.

Ә кеше өчен, үзегез дә беләсез, әтәч һәрвакыт таң атуын, көн тууын белдерүче тере сәгать булган.

Ләкин әтәч “җырчы” буларак кына түгел, ә бәлки сугышчан җан иясе буларак та кеше кавеменең ихтирамын яулаган кош. Аның сурәтен җиңү билгесе итеп яугирләрнең калканына төшерә торган булганнар. Французларның борынгы бабалары – галлар әтәчне үзләренең яклаучысы дип ышанганнар. Борынгы Римда әтәчләрне сугышырга махсус өйрәткәннәр. XVI гасыр Европа сәяхәтчеләре Ява, Таити, Суматра һәм Целебес утрауларындагы әтәч сугышлары турында истәлекләр калдырганнар. Әле ХII гасырда инглиз мәктәп укучылары каникуллар вакытында әтәч сугышлары карарга йөргәннәр. Һинд раджалары да яраткан бу шөгыльне.

Тавык бүген иң күп таралган йорт кошы исәпләнә. Кеше хуҗалыгына ул ничек килеп эләккән соң? Замана тавыгының борынгы әби-бабасы булып кызыл джунгли тавыгы санала.

Галимнәр фикеренчә, бу тавыкларны якынча 4000 еллар элек Көньяк-Көнчыгыш Азиядә кулга ияләштерә башлаганнар. Бу – безнең ерак бабалар җир эшкәртү эшенә яңа гына керешкән вакыт булган.

Бүгенге тавыкның ерак “әби-бабалары” Һиндстан, Бирма, Малакка ярымутравында һәм Суматра утравында таралган. Әлеге кызыл джунгли тавыгы урманнарда, куаклыклар һәм бамбук араларында яши. Ул оча белми, бер урында яши, чирәм, бөҗәкләр белән туклана, җирдә оя ясый. Әтәченең авырлыгы 900-1200 грамм, ә тавыкныкы – 500-750 грамм. Төсләре дә гел бертөрле генә түгел – шулай да барысында да кызыл һәм алтын төсләр, кара сызыклар өстенлек итә.

Кулга ияләштерелгән тавыкларның алга таба тарихын археологик табылдыклар аша күзалларга була. Болар – рәсемнәр һәм сөякләр. Мәсәлән, фиргавен Тутанхамон (б.э.к. 1350 еллар) пирамидасындагы таш плитәгә ясалган әтәч рәсеме. Якынча шул вакытларда тавык Сүриядә пәйда була, бирегә ул Месопотамиядән килеп эләгә. Әтәч рәсеме борынгы Вавилон һәйкәлләрендә дә очрый.

Б.э.к. 326 елда Пенджаб принцы (Төньяк-Көнбатыш Һиндстан) Александр Македонскийга әтәч сурәте сугылган көмеш акча түли.

Грециядә тавык бары тик б.э.к. I һәм II меңьеллык чигендә генә пәйда була. Ә инде б.э.к. VI гасырда тавык Элладаның (борынгы Греция) үзенә күрә бер “визит карточкасына” әверелә. Аристофан (б.э.к. 450-385 еллар) раславынча, Афинаның һәр кешесе, хәтта иң ярлысы да бер булса да тавык асраган. Әтәчләрне сугыштыру өчен асраганнар – чөнки әтәч сугышлары бик популяр булган. Грециядә әтәч шулай ук эротика символы булып та саналган, шуңа күрә өйләнергә ниятләп йөрүче егетләргә тере әтәч бүләк итә торган булганнар.

Көнбатыш Европага тавык б.э.к. VI гасырда Италия һәм грек колонияләре (Массали, Марсель һ.б.) аша килеп эләккән. Б.э.к. V гасырда Сицилиядә тавык сурәте сугылган акча басканнар.

Грекларның Кара диңгез буе колонияләре аркылы тавык б.э.к. V-IV гасырларда безнең җирләргә дә килеп җиткән. Б.э.к. беренче меңьеллыкта бөтен Европага таралган.

Беренче инкубаторлар Мисырда 2,5 мең ел элек пәйда булган. Болар – ике катлы бина – камералар булган: өстәге катта ягулык яндырганнар, аста җылы идәнгә йомырка салганнар. Мондый инкубаторларда берьюлы 90 меңләп йомырка “асралган”, чебешләрнең чыгышы 70 процент тирәсе булган.

Азиядә инкубатор итеп кәрзин файдаланылган. Йомырка тутырып, кояшка, аннан соң мич башына куя торган булганнар.

Кытайда Тайвань утравында XVI гасырда чеби чыгару өчен киңлеге – 70, тирәнлеге 60 сантиметрлы траншеялар файдаланылган. 800әр йомырка сыешлы кәрзиннәрне траншеяларга куеп, кәрзин араларына дөге яки бодай кибәге тутырганнар. Йомыркаларны көнгә ике мәртәбә әйләндергәннәр, суынган кибәкне җылы кибәккә алыштырганнар.

Европада инкубаторлар XVIII гасырда гына барлыкка килгән. Шушы гасыр азагында Русиядә дә инкубация эше белән шөгыльләнә башлаганнар. Ә беренче инкубатор-завод Мәскәү янында 1928 елда төзелгән.

Барлык кош кавеме (кош кына да түгел, рептилияләр дә, мәсәлән,) йомыркадан башлана. Әмма «Башта йомырка булганмы, әллә тавыкмы?» дигән фәлсәфи сорауга җавап бирә алучы юк.

Тавыкның искитмәле әйберсе йомырка – иң камил продукт. Аның составында 20 аминокислота, шул исәптән никотин, фолий һәм пантотен кислоталары, 8 минераль тоз, 10 фермент һәм бик күп витаминнар: А, Д, Е, К, В1, В2 һ.б. бар. Белгечләр раславынча, ике йомырка кешенең барлык төр витаминнарга булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә. Ә йомыркадагы идеаль аксым 97 процентка үзләштерелә!

Яки менә йомырканың кабыгын алыйк. Ул – табигатьнең уникаль әйберсе: бер үк вакытта нык та – чөнки чебине саклый, нәфис – тиз уалучан да – чөнки чебеш аны томшыгы белән тишеп дөньяга чыгарга тиеш, тыгыз да – эчтә үсүче чебигә төрле микроблар үтеп кермәслек һәм эчтәге нәни сулый алсын өчен күзәнәкле (вак тишекле) дә булырга тиеш. Болар өстенә әле йомырка кабыгы яктылык та үткәрә. Ул чебине нык җылынудан яки нык суынудан да саклый. Һәм, ниһаять, кабык тавык авырлыгыннан ватылмаслык каты-чыдам да булырга тиеш. Һәм бу таләпләрнең бөтенесенә дә җавап бирә йомырка кабыгы.

Кабык нигездә ак төстә була, кызгылт төстәгесе дә бар.

Йомырка сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Ул иммунитетны, нерв системасын көчәйтә, матдәләр алмашын нормальләштерә. Борын заманнардан ук тәкәрлек (перепел) йомыркасының дәва үзлекләре билгеле. Аны бавыр, бөер, йөрәк, ашказаны чирләреннән, шулай ук азканлылыктан, гипертония, бронхиаль астма, шикәр диабетыннан интегүчеләргә тәкъдим итәләр. Көн саен ач карынга дүрт тәкәрлек күкәе эчү теләсә кайсы чирдән терелергә ярдәм итә. Аны әз генә (чирек стакан) сөт, кефир яки җиләк-җимеш согы кушып эчәргә тәкъдим итәләр.

Шуның өстенә, йомырка – антидот, ягъни агуга каршы чара. Алла сакласын, әгәр дә алай-болай агулансагыз (мәсәлән, фтор һәм терекөмеш кушылмалары белән), ике тавык йомыркасы агына 1 стакан җылы сөт болгатып эчегез. Бу – врач килеп җиткәнче тормышыгызны саклап калырга булышыр. Әлеге чара мышьяк кушыл-малары белән агуланганда да булыша.

Йомырка – матурлык чарасы да. Борынгы Греция хатын-кызлары төнгә битләренә ясмык онын йомырка белән болгатып ясаган битлек сылый торган булганнар. Мәсәлән, берничә бик гади битлек рецепты. Майлы тирегә: күперткән йомырка агына яңа сыккан 1 бал кашыгы теләсә нинди җиләк-җимеш яки яшелчә согын тамчылап кушып болгатырга.

Бит тиресен бик әйбәт йомшартучы һәм хәл кертүче битлек: бер йомырка сарысына 50 г сыек бал һәм 50 г үсемлек мае кушарга.

Чәчнең сәламәтлеген саклау өчен, юар алдынан баш тиресенә бер-ике йомырка сарысы ышкырга киңәш ителә.

Ә шулай да кайсы беренче: йомыркамы, тавыкмы?!