уйлар
  (Уенын-чынын кушып)  

"Күңелем Ленин белән сөйләшә!"

Хәл-әхвәл белешкәндә адәм балалары төрлечә җавап бирә:

– Аллага шөкер!

– Шөкерле-бөкерле.

– Алда – гөл, артта – чәчәк!

Ә минем сабакташым Әүхәт һәрвакыт:

– Ленин бабай яшәсен! – дип җавап бирә.

Аның үзен дә, кәсебен дә белер-белмәс кешеләр аптырап кала:

– Күптән үлгән бит инде ул! – ди кайберәүләр.

– Кем өчендер үлгән, ә минем өчен исән ул! Мин аның ярдәме белән яшим!

...Мәктәптә укыганда ук Ленинга «каныкты» бу малай. Өйләренә кайчан гына барып кермә, өстәл өстендә дә, тәрәзә төпләрендә дә, урындыкларда да – Ленин рәсемнәре. Дәфтәр битләренә дә ясый Ленинны, катыргы яки фанер кисәкләренә дә. Әнкәсенең әйтүенә караганда, җыеп та, яндырып та өлгермәле түгел икән. Әткәсе еш кына өстәл төя:

– Ленинны мыскыл итә торган ямьсез рәсемнәр ясап ята бу малай дип, өтермәнгә тыгып куймасыннар тагын! Берсе дә охшамаган бит... Кулың бик кычыта икән кишер, күкәй, сыер, әтәч кебек нәрсәләр яса, ичмасам!

Ничек кенә тыймасыннар, кисәтмәсеннәр, барыбер Лениннан аерылмады Әүхәт. Күчереп тә, өстенә үтә күренмәле кәгазь куеп та, тора-бара диаскоп аркылы стенага төшереп тә ясый. Трафаретлар турый, шуларны алыштыра-алыштыра төрле төстәге буяуга манылган йонлы валикларны тәгәрәтә. Балкып, ягымлы елмаеп торган Лениннар конвейердан агылгандай коелалар. Ленинның 100 еллыгы вакытында бөтен районны тиендерде Әүхәт. Райком: «Нишләп сездә 100 еллыкка әзерлек юк!» – дип партком секретарьларын утлы табага бастыра. Ә тегеләре исә көтү-көтү булып, Әүхәт янына агыла. Акчаларын өстәлгә өя-өя ялваралар:

– Зинһар, тизрәк яса! Ату райком эшерә!

Шунысы да истә калган: кайберәүләр аннан Хрущев, тора-бара Брежнев сурәтләренә дә заказ бирмәкче булдылар. Ә ул, йөзен чытып:

– Аларын вак-төяк хыдужниклар да ясый аның... Шуларга барыгыз, – дип кенә җибәрде.

Ленин бабасының рәсемнәрен өстәл, ишек хәтле итеп тә, стена зурлыкларында да ясый торгач, район үзәгендә иң бай егеткә әйләнде Әүхәт: киемнәре – фырт, сылу кызлар – аныкы, ашаган урыны – ресторан... Коньяк йотканнан соң тамагын шампан белән чайкап җибәрә...

Ләкин, Ленин рәсемнәрен рекламалар алыштыра башлагач, ил капитализмга кереп киткәч һәм элекке коммунист түрәләр җитәкчелегендә Ленинны типкәләүләр, һәйкәлләрен җимереп ташлаулар киң колач алгач, Әүхәт ике кулсыз, дөресрәге, “иписез” калды.

Шул хәлдән соң күп еллар үткәч, язмыш безне кабат очраштырды.

– Хәл-әхвәлләрең ничек? – диюем булды, яшьле күзләрен сөрткәләп алды да:

– Бер атна инде һушыма килә алмый йөрим, туганкай... Хәтәр дә, күңелле дә, хикмәтле дә төш күрдем, – диде.

– Нинди төш?

– Ленин бабайны тептере итеп күрдем!

– Йә-йә, сөйлә инде.

– Урамнан барам икән. Шул вакыт ниндидер ишектән каядыр килеп кердем. Башымны күтәреп карасам, рәхимле дә, ягымлы да карашын миңа төбәп, Ленин бабай басып тора. Каушап калуымны да күрмәгәндәй, гомер буе хәл белешеп яшәгән танышымдай, йомшак кына тавыш белән сорау бирде бу саф татар телендә:

–Йә, Әүхәт иптәш, ни хәлләрдә яшәп яту?

– Чыдашлы түгел, Владимир Ильич,– димәкче булам, әмма авыз ачылмый, тел әйләнми – аңкауга ябышкан. Ә ул, чынлап та ишетеп торган сыман, уйчан гына елмаюын һич тә киметмичә, сөйләшүен дәвам итә:

– Чыдарлык булырга тиеш... Социализмны без беркемне дә рәнҗетмәслек итеп планлаштырдык бит...

– Их, Ленин агай, социализм күптән артта калды бит инде ул...

Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, Фәнзаман, әмма күпме сөйләшеп, минем авызым бер мәртәбә дә ачылмады, скотч белән ябыштырып куйган кебек иде... Ләкин мин уйлаганны, әйтергә теләгәнне сүзен-сүзгә аңлап торды Ленин бабай.

– Әйе, шулайдыр, артта калгандыр социализм, – диде ул, – чөнки минем 100 еллык тулып үткәч Хрущев кереп чыккан иде. «Борчылма, тыныч ят, Владимир Ильич, социализмны төзеп бетерәбез дә, 80 нче елдан коммунизмга керәбез. Васыятьләрегезнең барысы да үтәләчәк!» – дигән иде... Тагын күп нәрсәләр сөйләгән иде... Менә, әйт әле, Әүхәт туган, трамвайларда билет бәясе һаман да 3 тиенме, әллә бөтенләй бушлаймы?

– Юк, трамвай бәясе хәзер 15 сум.

– Елынамы? Шулай укмыни?!

– Бер мәртәбә утырып барган өчен.

Әйтергә онытып торам икән, Ленин бабайның артында хәләл җефете Крупская бер күренеп, бер юкка чыгып, безнең сүзгә катышмый гына сул яктагы ишеккә кереп киткәли. Анда кухнядыр инде, берәр ризык пешерәдер – бүлмәгә тәмле исләр тарала.

Кашларын өскә чөебрәк, Владимир Ильич чираттагы соравын бирә:

– Хуш, ә ризык ягы ничек хәзер? Мулдандыр инде?

– Ризыклардан сәүдә киштәләре сыгылып тора.

Ленин балкыган йөзен хатыны ягына борды:

– Ишетәсеңме, Надюша? Иң мөһиме – хезмәт ияләренең тамагын кайгырту дигән девиз белән яшәгән идек бит! Ниһаять, тормышка ашкан планнарыбыз!

Аннары карашын кабат миңа төби:

– Ризыкларны әйтәм: тәмле дәме?

– Шулайдыр, иптәш Ленин. Ләкин ашап булмый бит аларны...

–Тешләрең бозылдымы әллә? Яңаларын куйдыр. Бушлай куялардыр бит, акча сорамыйлардыр?

– Дөресен генә әйткәндә, карап, кызыгып кына йөрибез ул ризыкларга. Пенсионерларның гына түгел, хезмәт ияләренең дә акчасы җитми тәмле ризыкларга.

– Жалу белән партия җитәкчеләренә барып, аңлатасызмы соң зарларыгызны? Алар бит кайгыртырга тиеш. Без бит большевик-коммунист иптәшләрне кешеләр ихтыяҗына игътибарлы һәм ярдәмчел булырга өйрәттек!

– Алар беттеләр бит инде. Большевиклар калмады хәзер.

– Әйе, шулайдыр инде, – ди Владимир Ильич, моңаеп. – Күпме гомерләр үтте бит, үлеп беткәннәрдер... Ләкин бит аларны коммунистлар алыштырган булырга тиеш!

– Алар да беттеләр...

– Ничек беттеләр?!

– Төрле партияләргә кереп беттеләр. Инде кайберләре өч-дүрт партия алыштырды. Элекке коммунистлар шулай күчеп йөри хәзер, ирдән-иргә күчеп йөрүче уйнаш хатыннар сыман.

– Алайса, капиталистик илләр рәхәтләнеп көләләр инде бездән. Гарьлек! Ә СССР башында кемнәр тора? Коммунизм яулаган байлыкларны кемнәр саклый?

– Коммунизмның җитмеш ел буе җитештергән байлыгын элекке коммунистлар үзләренә, кардәшыруларына бүлешеп бетерделәр дә, капиталистларга әйләнделәр, Владимир Ильич. Коммунизм үзе дә ауды...

– Ләкин совет кешеләре матди яктан да тигез булырга тиеш дип тырыштык бит без. Әйт әле, тигезлек ягы ничек?

– Тигезлек бар-барын, ләкин кайберәүләр миллиард тапкыр баерак хезмәт ияләренә караганда.

– Болай барса, СССР да озакка чыдамас... – дип уфтанды Ленин бабай.

– Анысын инде егерме ел элек таркаттылар.

Шулай диюем булды, аның артында тыңлап торган Надежда Константиновна телгә килде:

– Сизеп торам, Володя, безгә җыенырга һәм кузгалырга вакыттыр, әйеме? Минемчә, пролетариат безне бик сагынып көтәдер.

Владимир Ильич исә, башын иеп, мин күп еллар ясарга яраткан пеләшен ялтыратты да, хәйләкәр генә елмаеп, сакал-мыегын сыйпаштырды, аннан соң гына хәләл җефетенә җавап бирде:

– Бераз сабыр итик әле, Надюша. Биш-алты ел түзик. Үзең дә беләсең бит, зур юбилейга күп калмады. Шул елда кузгалырбыз.

Хатыны тыныч кына әйтеп куйды:

– Ярый, алайса. Шулай хәерлерәк булыр... Аш әзер, табынга куям, кулларыгызны юып керегез, – диде.

.... Шулчак Әүхәт сөйләүдән туктап калды да, кинәт кенә сәерләнеп киткән карашын миңа текәде:

– Карале, кордаш, ныклы бауларны кайдан табарга икән?

– Нәрсәгә ул сиңа?

– Кул юарга чыккач, Ленин бабай миңа: «Күп итеп баулар сатып ала торыгыз. Кеше талап баеган буржуйларны үзләреннән алган бауларга асу күңеллерәк була, Әүхәт туган», – диде. Шул ук сулышта сорау да биреп куйды Әүхәт: “Теге юбилей дигәне нәрсә юбилее икән ул, кордаш? Белмисеңме?”

– 2017 нче елдыр инде – Октябрь революциясенең 100 еллыгыдыр. Анысы да монысы, син, Әүхәт, тәмле исләр чыгарып пешкән ризыкны ашавың турында сөйләмәдең бит әле. Төшеңне дәвам итми-сеңмени?

– Анысын ашарга насыйп булмады бит, сабакташ. Уянып киткәнмен. Ә инде тәмле исләргә килсәк, ул көнне мин, азга гына булса да хәерчелегемне онытып торыйм ичмасам дип, пенсия алгач бер кафеда аракы эчкән идем. Исереп китеп, өстәл астына егылып йоклаганмын. Шундагы аш исләре кергәндер инде борынга, күрәмсең. Мин әлеге матур төшне дә шул өстәл астында күрдем бит...

– Кайгырма, Әүхәт, – дидем мин, аны юатырга тырышып, – Ленин булып Ленинны ясаган кулларың эшсез тормас әле! Атаң әйтмешли, бүтән рәсемнәр ясап булса да акча табарсың.

– Бүтән рәсемнәр дисеңме?! – дип кабатлап сорады Әүхәт һәм кеткелдәп көлеп җибәрде. – Мин бит Лениннан кала кишер дә, күкәй дә ясый белмим! Тавык күкәен дә дип әйтүем...

Фәнзаман БАТТАЛ.