кайтаваз

Аптыраган инде, Хәеретдин!

Борынгы грек фәйләсуфы Аристотельнең бер фикере безнең көннәрдә «Әфләтун миңа дус, ә хакыйкать кадерлерәк” шәкелендә әйләнештә йөри. Мөхтәрәм Хәеретдин Бәдриевнең «Ялгышмыйсыңмы, Рөстәм?» дигән репликасын укыгач, шул фикер күңелдә яңарды. Мөхәммәт ага Мәһдиевне халкыбызның классик язучысы булганы өчен генә түгел, кардәш буларак та (әтисе Сөнгатулла белән минем әнинең әнисе Гайниҗамал әбием бертуганнар) якын күрәм һәм аның иҗатына игътибары өчен дә хат язучыга рәхмәттән гайре сүз юк...

Минем “Булу һәм күренү” атлы мәкаләм уңаеннан яраткан газетабызда инде икенче хат дөнья күрә. Бу юлы сүз Казан каласының Бауман урамындагы «Татар Ашлары Йорты»ның (Дом Татарской Кулинарии) җөмһүрият белән кем идарә иткән чорда төзелүе хакында. Хат авторы «Татар Ашлары Йорты» Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә.Табиев чорында түгел, ә аның элгәре Игнатьев Семен Денисович чорында салынуын Мөхәммәт аганың «Ачы тәҗрибә» романына таянып раслый. Мәгълүм ки, Фикърәт Табиев Татарстан белән 1960-1972 елларда җитәкчелек итә. Кайчандыр һәр татар йөрәгенә якын булган мәшһүр “Татар Ашлары Йорты” (Дом Татарской Кулинарии) Казан каласының Бауман урамындагы 31 нче йорты булып Казан шәһәр советы башкарма комитетының 1967 елның 3 гыйнвар аенда чыккан карары нигезендә төзелә башлый һәм 1969 елны файдалануга тапшырыла. Ул татар кухнясының рестораны сыйфатында 1997 елга кадәр эшли.

Казанга кунакка килгән һәр милли җанлы татар әлеге «Йорт»ны чын милли музей санап та якын күрде дип хәтерлим. Бәяләр дә арзан иде. Күрәсең, ул як та дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителгән булган. Мәктәптә уку чорымда Казанга кунакка килгәч, мине дә шунда алып барып сыйлаганнарын онытмыйм. Соңрак, Мөслимдә эшләгән дәверемдә, Казанга йомыш төшеп килгәч, хәләл җефетемне, балаларымны шунда алып барганым булды. Ә күрше өстәлдә Мөхәммәт агабызның бертуган абыйсы Рәшит ага утыра иде, көтелмәгән очрашуга куанышып күрештек.

Хәзер нинди мәгълүмат кирәксә дә аптырыйсы юк, интернет һәммәсен “әйтә дә сала “. Татар кухнясына караган ресторан буларак дан казанган «Татар Ашлары Йорты»ның беренче шеф-повары – якташым, мәшһүр Юныс ага Әхмәтҗанов эше һәм бүген төшкә дә кермәгән тиражларда чыккан китаплары аша (беренчесе 75000 данә белән чыга) милләтебезнең гомер-бакый цивилизацияле халык булуын армый-талмый аңыбызга җиткерә, татар мәгънәләре пространствосын, галәмен киңәйтүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Шунысы да мәгълүм булсын, ул, Казан профессиональ сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда повар булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга (Игнатьев С.Д. эшләгән дәвердә). 1960 елны Юныс ага Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медаль белән бүләкләнә. Агабыз 1980 елны Мәскәүдә узган Олимпия уеннарына хезмәт күрсәтә, ГДРның Лейпциг шәһәрендә үткән ярминкәдә татар ашларын дөньякүләм мәйданга чыгара...

Мин «Булу һәм күренү»дә милләтебезнең затлы халык булуын аш-суыбыз аша СССР җитәкчесе Н.С.Хрущевтан, илебезнең ул чордагы иң күренекле кешесе Ю.А.Гагариннардан башлап һәркемгә – илебезнең башка халыкларына, хәтта чит илләргә дә танытканы өчен Ф.Ә. Табиевны хуплап искә алам, аның башлангычы дәвам ителеп, һәр район үзәгендә, калаларда татар кулинариясе нокталары ачылуын искәртәм һәм бүген әлеге башлангычның сүрелүе, Казанда бик күп кавемнәрнең мәдәниятле булулары аш-сулары аркылы артыгы белән тәгаенләнеп тә, татарныкы үгисетелүе хакында әрнеп язам...

Н.С.Хрущев Казанга 1964 елны килә. Талантлы шәхес, аш-су остасы Юныс ага илебезнең шул чактагы иң зур бүләге Ленин орденын, кайбер гайбәтчеләр раславынча әлеге вакыйга уңаеннан түгел, ә дүрт ел элегрәк ала. Янә ассызыкларга мәҗбүрмен, Ф.Ә. Табиев эшләгән дәвердә һәр өлкәне талантлы, сүзләре – сүз, үзләре зыялы, телләре камил, җөмләләре төзек, фикерләре аек, татар фикри галәмен киңәйтүгә корылышлы шәхесләр җитәкли. Үзбәкстаннан СССР дәрәҗәсендә мәгълүм шәхес Нияз Даутовның Татар опера-балет театрына баш режиссер итеп кайтарылуы гына да ни тора! Мәгариф өлкәсен татарчасы, русчасы, французчасы, гарәпчәсе мөкәммәл М.И.Мәхмүтов җитәкли! Язучылар оешмасының башы – чын язучы, композиторларныкы – чын композитор... Татар театрының илкүләм, Татар җыр һәм бию ансамбленең дөньякүләм казанышлары Ф.Ә.Табиев идарә иткән елларга туры килә. Шул заманда татарча газета-журналларыбызның тиражлары йөз меңнәр белән исәпләнә, татар китапларының тиражлары да бүгенге белән чагыштырышлы түгел, китапны укучыга җиткерү сәүдә системасы аша хәл ителгән, Татарстан теле-радиоканалы милләт университеты вазифасын үти, театрларның репертуарында берсеннән-берсе кызыклы һәм төрле авторларның әсәрләре урын ала... Ә нинди җырчылар, нинди композиторлар, язучылар, шагыйрьләр ярышып иҗат итә иде татарда... Мин ул чорны милли мәдәниятебезнең күтәрелеш еллары дип бәялим.

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, 1969 елны файдалануга тапшырылган “Татар Ашлары Йорты”ның беренче катында 120 урынлы кафе һәм кулинария кибете, икенче катта 60 кешелек банкет залы, ә өченчесендә 20 кешелек кече зал урынлаша һәм һәркайсы татар кухнясы сый-хөрмәтен тәкъдим итә һәм пропагандалый...

1997 елны “Татар Ашлары Йорты” ябыла. Интернет мәгълүматлары буенча, ДТК (Татар Ашлары Йорты) 2004 елның 29 ноябрендә кабат ачыла. Кабат ачылганының беренче катында казино һәм бар, янә килеп, Ю.Ә.Әхмәтҗанов музее, икенче катта ике банкет залы – берсе «Русский бильярд» дигән аталышлы һәм ун кешелек европача-татарча кухнялы ресторан урынланган, диелә... Европача-русча дигәнне шартлы рәвештә катнаш никах шәкелендә дип чамаласак та дөреслеккә хилафлык килмәстер... «Миллилекне» саф дәрәҗәдә танытучы бер билге бар икән-барын, биредә аракының бары тик “Ханская” дигән төре тәкъдим ителә, имеш... Кайчандыр миллионнар өчен ишекләре киереп ачылган милли халык рестораны түгел инде ул, хәзер ул кыйммәтле ресторан, авылдан килдең дә, ишеге төбендә сәнәгеңне кадап кердең-киттең түгел... Рәхмәт инде, “бренд” хакынамы, иске исемен исән калдырганнар...

Интернетта Юныс ага Әхмәтҗановның 1965 елны, әле “Казан” ресторанында эшләгән чорында, үзе тәмамлаган Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесындагы укучыларга сабаклар бирүе искәртелеп, укучылары арасында төшкән фотосы да куелган. Шунда ук аның 1968 дән 1984 елга кадәр “Татар Ашлары Йорты”нда эшләве хәбәр ителә. Пенсиядә чагында атаклы ашчының өен басалар, мал-мөлкәт белән генә чикләнмичә, Ленин орденын да алып китәләр... Якташымның җанын бигрәк тә шул югалтуы талкый. Берни дә эзсез узмый, Татарстанда талантларның бәһасе төпкә тәгәри башлаган, иксез-чиксез йолдызлы милли галәмебез микрогаләмгә каулана башлаган дәвердә 57 яшендә дөнья куя...

Язмабыз башында хат авторының, Мөхәммәт аганың “Ачы тәҗрибә”сенә таянып, «Татар Ашлары Йорты»на нигез салучы дип Игнатьев Семен Денисовичны раславын әйтеп узган идек. Сүз юк, 1951-1953 елларда СССРның Дәүләт куркынычсызлыгы комитетын җитәкләгән, ә 1957-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган әлеге шәхес милләтебез өчен шактый игелекле эшләр майтарган. Җәлил һәм җәлилчеләр дә ул эшләгән чорда таныла. Ихтимал, халкыбызның рухи күтәрелеше өчен җиткелекле нигезне ул салып калдыргандыр. Ул җитәкчелек иткән чорда ныгып калган затлылык дуңгызпәрвәр-әтрәгәләмлеккә юлны озак еллар буып тора алгандыр. Бәлкем, татарга карата артыграк хәерхаклы булуын Мәскәү ошатмагангадыр, аны 1960 елны 55 яшендә үк пенсиягә аткаралар...Ә бит КПСС Үзәк Комитеты әгъзалары өчен бу бала-чага яше... Һәрхәлдә, җөмһүриятебез җитәкчесе булган әлеге шәхес турында хәбәрдарлар тарафыннан барча сорауларга җавап табылырдай бер булса да әтрафлы мәкалә язылмый калмас дип өметләник... Ул эшләгән чорда татар ашларына баглы аерым ханә төзелмәгән булса д, танырга тиешбез – Юныс агабыз Әхмәтҗанов нәкъ менә шул дәвердә “Казан” ресторанында эшләгән чорында канат ярган...

Рөстәм ЗАРИПОВ.