фән һәм техник

КАйда син, Генри Форд?!

2011 ел – автомобильнең дөньяга килүенә 125 ел тулу белән дә истәлекле. Аны тудыру мәсьәләсе шулкадәр өлгереп җиткән була ки, төрле илләрнең завод һәм лабораторияләреннән бер үк вакытта диярлек сасы төтенле, «үзе йөри торган арбалар» тәгәрәп чыга. Әмма әлеге иҗат җимешләренә патент алырга «үзйөрешле арба»ларны иҗат итүчеләрнең берсенең дә башына килми ул чакта. Һәм күп кенә оригиналь «арбалар» эзсез-хәбәрсез югала, тарихка керми кала. Ә, югыйсә, «үзйөрешле арба» иҗат итүчеләр 400 ләп була.


Карл Бенц үзенең якынча бер ат көчле «үзйөрешле коляска»сын 1886 елның 26 гыйнварында патентлый һәм бу көн хәзер автомобиль туган көн дип исәпләнә. Бенцның сасы исле, дөбер-шатыр килүче нәмәрсәдә берничә тапкыр йөреп керүеннән соң «Мангеймер цайтунг» газетасы: «Атлар бар вакытта, бу нәрсә кемне кызыксындырсын?!» – дип язып чыга.

1888 елның язы. Даһи Карл Бенцның хәләл җефете Берта эшләпәсен чәченә беркетеп куя торган шпилька белән бензин трубкасын чистарта, ефәк оегы белән электр чыбыгын изоляцияли, артык озын чылбырны кыскартырга тимерчене чакыра – бу – автомобиль тарихында беренче ремонт була. Һәм тарихта беренче авточабыш та – чөнки Берта, даһи иреннән яшертен рәвештә, аның машинасын төзәтә һәм, ике малаен утыртып, 180 километр йөреп кайта.

Шул ук вакытта бу – дөньяда беренче тапкыр автомобиль рекламалау да әле – Берта малайларны утыртып йөреп кайтканнан соң, бу машина турында бөтен дөнья ишетә.

1888 елда Карл Бенцның автомобиле Мюнхендагы күргәзмәдә алтын медальгә лаек дип табыла.

ХХ гасырның беренче унъеллыгында «үзйөрешле арбалар»ны «үзйөрешле экипажлар» алыштыра. Бу «экипажлар» Европа аксө-якләре арасында модага керә, алар арасында узышлар да үткәрелә.

Әмма болар әле автомобильләр түгел. Бүген генә ул – ачкычны бордың да, кузгалып киттең. Ә 1898 елда «шоффэр»ның (ул вакытта нәкъ шулай язылган һәм әйтелгән) автомобильне кабызыр өчен ниләр эшләгәнен беләсезме? Ул «үзйөрешле экипаж» янына килә һәм, иң беренче эш итеп, аны, завод инструкциясендә язылганча, «мөмкин кадәр горизонталь итеп урнаштыра». Шуннан соң шланг ала да, глушительне чыккыч торбага тоташтыра. Аннан соң бакка бензин тутыра, чөнки бензинны төнгә бакта калдырмыйлар – ул агып утыра. Шуннан соң шоффэр магнето чыбыгын свечага тыга да, бензин бирү кранын ача һәм шунда ук машина тирәли бик кызу тизлектә йөгереп әйләнеп чыга – бу – карбюраторның энәсен басып, артык ягулыкны түгү өчен – алайса бердәнбер цилиндрга ягулык артык күп киләчәк. Әлеге манипуляцияләрдән соң шоффэр кәкре стартерны, инструкциядә әйтелгәнчә, «якынча биш мәртәбә» әйләндерә. Шуннан башта карбюраторны, аның арты махсус компрессион кранны ача төшә – бу – цилиндрдагы басымны төшерер өчен эшләнә, шулай булмаганда, аңа бензин килмәячәк... Движок эшләп китү белән, шоффэр кузлага менеп утыра. Бүгенге 100 шоффэрның 99ы «үзйөрешле экипаж»ны йөртә алмас иде – педальләр батмый, рульне борырга зур көч кирәк, ә беренче «үзйөрешлеләрдә» исә руль бөтенләй дә булмаган, аның урынына озын рычаг файдаланылган.

Әмма АКШның гап-гади бер кешесе, «Националь» компаниясе электригы Чарльз Кеттерингның башына, касса аппаратының эшләвен карап торганнан соң, даһи идея килә, ул стартер уйлап таба!

1901 елны Карл Бенцның «Мерседес»ы Ниццада үткәрелгән узышта җиңә һәм шушы җиңүдән соң автомобильләр эрасы башлана. Шул ук елны Парижда узган күргәзмәдә Русия императоры Николай IIгә өч машина сатып алалар.

ХХ гасыр башында Германия бөтен дөньяга «Даймлер» маркалы йөзләгән машина ясап сата. «Даймлер» маркасын «Мерседес» алыштыра. Ләкин заводта янгын чыгып, металл оригиналлар да, сызымнар да юк була – шуңа күрә бүген дөньяда 1901 елгы чын «Мерседес» берәүдә дә юк. «Мерседес»ның штаб-квартирасы Штутгартта.

Беренче Русия автомобильләре 1896 елда Нижгар ярминкәсендә күрсәтелә. Боларны караганнан соң Николай II үзенең көндәлегенә: «Карар нәрсә юк, чит илнекеләр күпкә яхшырак», – дип язып куя.

1908 ел, Бөекбритания. Бик күп журналистлар төркеме күз алдында өч «Кадиллак К» машинасын сарайга кертеп сүтеп ташлыйлар да, өчесенең дә детальләрен бергә кушып-буташтырып бетергәч, 5 сәгатьтән яңадан өч «Кадиллак» чыгаралар! Бу ни дигән сүз була? Тарихта беренче мәртәбә машиналарны миллиметрына кадәр бертөрле детальләрдән ясый башлыйлар. Моңа чаклы әле һәр авто соңгы гайкасына чаклы эксклюзив була.

Фордны без һәм автомобиль, һәм конвейер уйлап табучы буларак беләбез. Әмма ул тагын бер ягы белән даһи – ул – миллионнарча халыкны автомобильле итүче. Беренче урында – «ФордТ» машинасы. Бик гади, арзан, йөртүе җиңел һәм рәхәт булганга, аңа АКШта «Калай савыт» кушаматы бирәләр.

1896 елда, 33 яшьлек Генри Форд исеме автомобильләр дөньясында әле ишетелгәләп кенә маташкан вакытта, машиналар бөтен дөньяда елына берничә дистә генә эшләп чыгарыла. Ә инде 40 елдан соң җир шарында инде елына утыз миллион машина эшләп чыгарыла башлый, шуның яртысы Фордныкы була.

Фермер малае Генри Форд, атаклы «Эдисон» фирмасында инженер булып эшләгәндә, үзенең беренче автомобилен җыя. Бертуган Стенлилар, Доджлар, Ренс Олдс, Генри Лиланд кебек уйлап табучы «автомобильчеләр» үзара «канга батып» көрәшәләр: әле беркем дә азакка кадәр төшенеп бетә алмый: кайсы җиңәр – пармы, бензинмы, аккумулятормы?

Фордка чынга ашмастай идея тынгы бирми: аның елына меңнәрчә генә түгел, ә бәлки миллионнарча автомобиль эшләп чыгарасы килә – әгәр дә эшчеләрнең һәркайсы хәрәкәт итүче тасмада машинага бары тик бер генә деталь, бер генә узел куйганда моны эшләп булыр иде, дип уйлый Форд. Ә ул вакытта эшче автомобильне башыннан ахырына кадәр үзе җыя.

Конвейер буенча исәпләүләр шаккаткыч була: Олдсның, мәсәлән, бер автомобильгә бер сәгать вакыты китсә, Фордның берничә минуты гына китәчәк!

1908 елда үлемсез «ФордТ»ның беренче үрнәк экземплярлары җыела. Бөтен машиналарны да җыюга, конкурентлар белән чагыштырганда, 3-5 мәртәбә азрак көч, вакыт, чыгым китә, ә машина сәгатенә 80 километрга кадәр тизлек бирә торган була. Ванадий корычыннан ясалган яңа рама нибары 550 килолы машинаны бик чыдам итә. Шуның өстенә, машинага 5 кеше сыя! 3 кенә литрлы двигатель 20 ат көчле, дүрт цилиндры да бердәм блок итеп ясалган; ягулык бактан үзагымы белән керә, чөнки двигательдән өстәрәк тора; аккумулятор урынына – магнето; ике тизлекле планетар тапшырулар тартмасы, ике буй рессора урынына аркылы ике рессора – барысы да яңалык була. Башта «фордларны» арзанлы кара буяу белән буйыйлар – әмма әлеге кимчелекне фирма үз файдасына эшли торганга әйләндерә: «Сез бездә теләсә нинди төстәге автомобиль сатып ала аласыз – әгәр дә ул кара төстә булса» дигән «хулиган» слоган уйлап чыгаралар. Әле мондый машинаны дөньяның күргәне булмый. Әмма иң шаккатырганы – аның бәясе була. Автомобиль нибары 850 доллар тора!

Бу инде триумф, конкурентларны тар-мар итү була. Форд үзенең булган бөтен акчасын, дусларыннан, компаньоннарыннан да әҗәткә алып, күзен йомып, бөтенесен язмыш рулеткасына ташлый. Яки-яки! Әмма аның компаньоннары автомобильне күпләп чыгару яклы булмыйлар, алар фикеренчә, аз чыгарырга, әмма кыйммәт бәядән чыгарырга. Форд исә, миллиардлы керем буласын бөтен күңеле белән сизеп, аларга әҗәтен кайтара һәм монополист булып кала.

1914 елда конвейер «юлга» кузгала. 19 ел эчендә аннан 15 миллион «ФордТ» төшә. Ә бәясе күзгә күренеп... кимегәннән-кими бара! 850 доллардан 480гә, аннан соң 290га төшә! Фордның хыялы тормышка аша: аның һәрбер (!) эшчесе үзе эшли торган машинаны сатып ала ала. Нольләр чынга әйләнә – ул дөньяның иң бай кешеләреннән берсенә әверелә.

Ике елдан «ФордТ»ны Бөекбританиядә, биш елдан Германиядә чыгара башлыйлар. Нәкъ менә шушы марка, ягъни «Форд» – автомобильне ХХ гасырның иң яраткан «уенчыгына» әверелдерә. Рекорд ярты гасырдан соң «шиңә», алгы планга «Фольксваген-Жук» чыга, ә монысы инде үзенә бер тарих.

Җир йөзендә хәзер елына 65 миллион тирәсе вто эшләп чыгарыла.


Рәсемнәрдә: Ford компаниясенең хәзерге шефы Билли Форд борынгы «ФордТ» янында; 1914 елда чыккан «ФордТ» автомобиле һәм аның хуҗасы Камил Шәйдаров (Казан).