спорт

БСОдан нәрсә көтәргә?

Русияне, ниһаять, Бөтендөнья Сәүдә оешмасы (БСО) составына кабул итәләр. Хәзер безгә 2012 елның 15 июненә кадәр кирәкле документларны әзерләп бетерәсе генә калды. Шуннан соң Русия әлеге оешманың тулы хокуклы әгъзасына әвереләчәк.

Ни өчен “ниһаять”ме? Чөнки Русия БСОга кушылу буенча 18 ел буе (!) сөйләшүләр алып барды. Анда керү өчен ике дистә елга якын көрәшерлек булгач, бу шулкадәр шәп оешма микәнни? Шушы вакыт эчендә илдә сөйләшүләр башында әле гамәлдә булган кайбер промышленность тармаклары да юкка чыкты. Әмма Русия шулай да максатына таба барды. Димәк, БСОга керү ил өчен отышлы?

Нәрсә соң ул БСО? Әлеге оешма сигез ел барган сөйләшүләрдән соң 1995 елда туган. Ул Швейцария башкаласы Женева шәһәрендә урнашкан. Аның составында бүген барлыгы 153 ил бар. БСОның төп максаты – үзе составындагы илләрнең үзара сәүдә-сәяси мөнәсәбәтләрен җайлау.

Президент Д.Медведев фикеренчә, БСОга керү Русиягә шактый файда китерергә тиеш. “Безнең ил дөнья икътисадына яраклашачак, шул ук вакытта бу адым Русия компанияләренең үзара көндәшлеген көчәйтәчәк. Әлбәттә инде, бу хәл безнең гражданнарның тормышында да чагылмый калмаячак”, – диде ул.

Русиянең элеккеге финанс министры А.Кудрин да илнең БСО составына керүе кайбер тармакларда проблемалар китереп чыгарса да, гомумән алганда, икътисад өчен файдалы дип саный. “Бәхеткә, мондый проблемаларны хәл итү өчен безгә БСО тарафыннан җиде ел вакыт бирелә. Шушы күчеш чорында без сәүдә сәясәтебезне дөнья стандартларына туры килерлек итеп үзгәртергә тиеш булачакбыз. Бу оешмага кергәч, Русия кайбер тотрыклы кагыйдәләргә буйсынып яшәячәк һәм бизнес, шушы кагыйдәләргә карап, үзенең планын төзи алачак, киләчәктә үзен нәрсә көтәсен белеп торачак”, – диде экс-министр, бер утырышта чыгыш ясап.

Әгәр экспертларның, белгечләрнең бөтенесенең дә фикерләрен бергә кушсаң, БСОга керү Русиягә тышкы базарларны ача, шул ук вакытта Русия базары да тышкы дөнья өчен ачык булачак.

Чыннан да, бу оешма бик күп илләрне берләштерә һәм алар барысы да диярлек базар икътисадлы илләр. БСОның төп өстенлекләренең берсе – аның үз суды бар. Әгәр нинди дә булса бер ил икенчесен кыерсыта икән, әйтик, бу илдән товар кабул итәргә теләми икән, мондый очракта рәхәтләнеп судка бирергә була. Һәм суд гадел карар кабул итә. Русиянең әлегә кадәр бу судка мөрәҗәгать итәргә хокукы юк иде һәм безне шактый кыерсытып килделәр. Мәсәлән, металлургия экспортыбызны алыйк. Без металлны АКШка сатарга телибез. Ләкин Америка безнең металл аларның үзләрендә җитештерелгәненә көндәшлек тудыра дип саный һәм Русия металлын сата алмасын өчен төрле киртәләр куя. Күпчелек экспертлар фикеренчә, БСОга керүнең төп өстенлеге – үз мәнфәгатьләреңне даими яклый алу мөмкинлеге. Без әлегә АКШка каршы берни дә эшли алмыйбыз, бары тик белдерүләр ясау белән генә чикләнергә мәҗбүрбез. Ә БСОга кергәч, суд аша мәнфәгатебезне яклый алачакбыз, суд, безне яклап, карар кабул итәчәк һәм нәтиҗәдә, металлны АКШка күпме телибез – шулкадәр кертәчәкбез.

Дөрес, бүген БСОга кердең дә, иртәгә үк хәлләр үзгәрәчәк дигән сүз түгел. Бу оешмага керүнең нәтиҗәләре тиз генә күренмәячәк әле. Ник дигәндә, теге яки бу ил БСОга кергәндә бу адым ил өчен, җитештерүчеләр өчен шок булмасын дип, алдан килешеп куя. Ә шок нидән булырга тиешме? БСОның үзенең шарт-кагыйдәләре бар. Ул илнең читкә сатыла торган товарларының сыйфатына катгый таләпләр куя. Яшерен-батырын түгел, Русия икътисадының кайбер тармаклары бу таләпләргә җавап бирә алмый торган товар җитештерә. Нәтиҗәдә, аларны дөнья базарына кертми башлаулары да ихтимал. Бу тармакларга БСО биргән берничә ел вакыт эчендә җитештерүләрен гомуми стандартларга яраклы итеп җайларга, яки инде, җайлый алмаган очракта, бөтенләй бүтән юнәлеш буенча китәргә кирәк булачак.


12-13 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә кул көрәштерү, ягъни армрестлинг буенча халыкара турнир үтте. Анда ветераннар арасында республикабыз спортчылары, мәскәүлеләргә генә оттырып, икенче урынга чыкты һәм кубок белән бүләкләнде. Шәхси беренчелектә дә сынатмадык. Мин һәм якташым Ольга Орехова – алтын, Чистайдан Валентина Хөснетдинова көмеш, Чаллыдан Николай Бердников бронза медальләр яуладык.

Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.


Рәсемдә: безнең ветераннар командасы. Сулдан уңга – Николай Бердников, Мария Урсегова, Фәнис Нуретдинов, Валентина Хөснетдинова, Ольга Орехова.