Беләсезме?  

Эчләре тулы агу

Агулы җан ияләре арасында иң мәгълүмнәре, әлбәттә инде, еланнар. Барлык еланнар да корбанны бер үк төрле ысул белән аулый: чаккач, еланнар аның белән сугышып маташмый, җибәрә. Ә тегесе исә әлләни ерак китә алмый һәм озак та үтми тартыша башлый. Елан аның эзеннән бара һәм параличланган корбанын йота.


Европаның урта өлеше булган Русиядә агулы еланның бер генә төре – кара елан гына яши. Гадәттә ул тычкан, бака һәм кәлтәләрне аулый. Кара еланның агуы шулай ук куян һәм эт өчен дә куркыныч. Дуңгыз бу агуга бик бирешми, чөнки тиресе калын, май катлавында вак кан тамырлары бик аз булганга, агуның канга үтеп керү куркынычы аз. Кара елан чагуы кешене нык чирләтсә дә (чөнки бик авырта), куркыныч нәтиҗәләргә үк китереп җиткерми.

Африкада иң зур тешле кара елан – габон яши. Аның озынлыгы 1,83 см, теше – 5 см.

Иң озын агулы елан – «королева кобрасы» – ягъни гамадриада көньяк-көнчыгыш Азиядә очрый. Озынлыгы 5 метр ярымга кадәр җитәргә мөмкин.

Иң озын коры җир еланы тайпанның буе ике метрга җитә. Яшәгән җире – Австралия. Тайпан агуы атаклы «юлбарыс» еланы агуыннан тугыз мәртәбә зәһәррәк. Бер тайпаннан 110 миллиграмм агу сыгарга мөмкин, бу 218 мең тычканны үтерергә җитә.

Озак вакытлар елан агуының ничек эш итүен аңлый алмаганнар. XII гасырда гына таҗик галиме Зәйнетдин әбу Җурҗани беренче булып, «Харәзмшах хәзинәсе» трактатында: «Елан агуы бик кыска вакыт эчендә канны оета», – дип белдерә.

XVII-XVIII гасырларда бу проблема белән, ниһаять, галимнәр Ф.Фонтана һәм Ф.Реди шөгыльләнә башлыйлар.

1898-1905 елларда француз галимнәре Кальмет һәм Физали эпохаль ачыш ясауга ирешәләр – елан агуына каршы дару уйлап табалар. Статистика мәгълүматлары буенча, дөньяда елына миллион тирәсе кешене елан чага. Дару уйлап табылганга кадәр шуларның 20 проценты үлә торган була. Хәзер исә әлеге антидот аркасында елан чагудан үлү очраклары нибары 3-4 процент тәшкил итә.

Елан агуын беренче мәртәбә медицинада куллана башлау искитмәле очраклы вакыйгага бәйле. 1908 елда АКШның Техас штатында эпилепсия белән чирле кешене елан чага. Шалтыравык елан чагуыннан соң бу кеше эпилепсиядән тулысынча терелә. Шуңа күрә дә касәне урап алган елан сурәтенең медицина эмблемасы итеп сайлануы юкка гына түгел. Бик кечкенә дозаларда елан агуы күп чирләрне дәвалауда кулланыла.

Коры җирдә әле тагын агулы үрмәкүчләр дә бар. Болар зәһәрлек ягыннан еланнардан калышмый. Мәсәлән, Урта Азиядән Украинага кадәрге чүл һәм далаларда яшәүче кара-кортны алыйк. Ул корбанын сагалап торып аулый. Бер сантиметрлы бу үрмәкүчнең тешләве кешене генә түгел, ә бәлки ат, дөяне дә үтерә ала. Нигездә, ул бөҗәк аулау белән шөгыльләнә.

Кеше өчен тарантул дигән дүрт сантиметрлы йонлап үрмә-күч тә куркыныч. Тарантул тешләвеннән вак җанвар һәм кошлар йокыга тала, кеше өчен бу бик авырттыргыч булса да, үтергеч үк түгел.

Әмма иң агулы үрмәкүч – Бразилиядә очраучы «сукбай үрмәкүч» – фоневтра фара. Ул киемгә, аяк киеменә керә. Аның тешләвеннән бигрәк тә 7 яшькә кадәрге балалар күп үлә. Шунысы куанычлы, күптән түгел «сукбай» агуына каршы дару уйлап табылган.

Сигез аяклы чаяннар да агулы. Төньяк Африкада чаян чагудан үлүчеләрнең 80 проценты – андроктомус аустралис чаяны чаккан кешеләр.

Үрмәкүч белән чаянның туганы фаланга (сольпуга) да бик агулы җан иясе буларак атаклы. Ләкин аның агуы кешене үтерә алмый.

Кәлтәләрнең күбесе агулы түгел. Әмма Төньяк Америкада яшәүче ярты метрлы агутеш кәлтәсе вак хайваннарны үтерә ала. Көньяк Америка һәм Африкада очраучы кайбер бакалар да куркыныч агуга ия. Колумбиядә очраучы «алтын» кокои бакасы аеруча агулы. Бер «алтын» бака бүлеп чыгарган агу 200 кешене үтерергә җитә.

Имезүчеләрнең дә бик зәһәрләре бар. Шуларның берсе – үрдәкборын. Агуы – тәпиләрендә. Ул «чакса», кеше дистә еллар буе авыртудан җәфа чигә. Ехидна агуы да зыян китерә ала.

Агулы имезүчеләр Австралиядә генә түгел, бездә дә очрый. Тычканга охшаган җирказучы дигән вак җәнлек бөҗәк, суалчан, лайлачларны башта «чага», шуннан соң ашый.

Яңа Гвинеяда агулы кошлар яши. Питаху һәм ифрит кошларының каурыйларында һәм тиреләрендә батрахотоксин дигән нерв-паралитик агу була.

Агулы диңгез хайваннары арасында кеше өчен иң куркынычы – медуза. Ерак Көнчыгыш суларындагы тәреле медузалардан шактый кеше зыян күрә. Алар «яндырган» җир куыклар белән каплана, кеше хәлсезләнә, аңын җуя, сулышы авырая – кыскасы, кичекмәстән кешене коткару хаҗәте туа. Физалия (португал көймәсе) дигән медуза да кеше өчен куркыныч.

Ә иң куркыныч медуза булып, шулай да, Австралия суларындагы диңгез шөпшәсе санала. Аның кардиотоксины бик тә куркыныч: кеше дүрт минут эчендә үләргә мөмкин. Әлбәттә, медуза «чагу» белән үк медицина ярдәме күрсәтелсә, кеше исән кала.

Зур барьер рифларында конус дип аталучы әкәм-төкәм яши. Статистика күрсәтүенчә, Тын океанда акула һөҗүменнән үлүләрнең бер очрагына конус «чагудан» 2-3 кеше үлү очрагы туры килә.

Тропик диңгезләрдә агулы сигезаяклар да очрый. Иң агулылары – Австралия яр буйларында яшәүче макулоза һәм лунулата сигезаяклары. Болар тешләсә, кеше санаулы минутлар эчендә үлә.

Япон балыкчылары теленә «үтерүче» дип кергән диңгез керпесе токсопнеустос та бик әшәке. Диңгез төбен өйрәнгән атаклы Жак Ив Кусто исә аны диңгезнең иң куркыныч хайваны дип санаган. Грейпфрут зурлыгы бу керпенең энәләре бөтенләй юк. Йомшак тәне бик кечкенә «кыстыргычлар» белән капланган. «Кыстыргычлар» корбанның тәнен эләктереп алса, мәңге җибәрми. Кеше шуннан соң йөрәк мускулы параличыннан үлә.

Күп кенә балыклар да агу бүлеп чыгара. Кара диңгездәге ук койрыклы скатның койрык очы агулы. Диңгез шыртлакасы скорпенаның да сыртында агулы угы бар. Ул кадалса, кеше берничә көн авырый. Һинд һәм Тын океандагы сөялле балыкның сыртындагы йөзгече агулы энәләрдән тора. Ялгыш кына боларга орынсаң, бу энәләр бик тирән кадала һәм нерв үзәкләрен параличлаучы агу мускулатурага үтеп керә. Әгәр дә эре кан тамырына эләксә, агония башлана һәм берничә сәгатьтән кеше үлә. Аның агуына каршы антидот юк. Яра урынын кичектермичә кайнар су белән юу ярдәм итәргә мөмкин. Ялгыш шушы балыкка басып агуланган кешенең гомерен саклап калу өчен еш кына кешенең аягын кисәргә туры килә.

Диңгез-океаннардагы әлеге искитмәле куркыныч җан ияләре исемлегенә агулы ризык буларак бик мәкерле фугу һәм скалозуб балыкларын да кертсәң, диңгезләрнең төрледән-төрле агулы җан ияләре өчен чын мәгънәсендә туган йорт булуына инанасың. Хәтта мәрҗән кыяларын (коралл рифларын) «ясаучы» примитив полиплар да агу ярдәмендә туклана. Аларның кармавычлары, нигездә, вак кысласыманнарны эләктереп, агулы сыекча бүлеп чыгара һәм корбанын параличлый. Кыскасы, диңгез-океаннар борын-борыннан ук кеше өчен ят, агрессив мохит булып тикторганнан гына саналмаган. Аның икенче төрле исеме дә Океан планетасы бит.