Беләсезме?  

Иреккә омтылу каннарында

Зоопарклардагы җанварларны кайвакыт табигатькә, ягъни иреккә кире җибәрәләр. Бу процесс фән телендә реинтродукция дип атала. Әлеге эш гади нәрсә түгел, ябылуда – кеше кулында үскән җанвар табигый мохиттә яшәүгә күнекмәгән була. Моңа мисаллар шактый.

Инглизләр читлектә үстерелгән макакаларны урманга җибәреп карыйлар. Әмма ләкин билгеле бер вакытта мул ризык ашарга ияләнгән маймыллар ризыкны үзләре эзләп ашарга теләми. Франциядә колаклы ябалакны вольерлардан иреккә җибәргәч, алар «азатлык һавасын» өч кенә көн сулыйлар да, читлекләренә кире кайталар. Бу ябалакларны иреккә җибәрүнең максаты тирә-юньдә нык үрчеп киткән тычканнарны юк итү була. Әмма улаклардан әзерне, ягъни интекмичә генә ак тычкан ашарга күнеккән кошларның кыр тычканнарын аулап азапланасы килми. Мәскәүнең Крылатское урман паркында тиеннәрне иреккә чыгаралар, әмма ләкин бер атнадан бу җәнлекләр авитаминоз белән авырый башлыйлар һәм аларны әстерхан чикләвеге, эремчек һәм витаминнар белән дәваларга туры килә. Чиләбе зоопаркыннан качкан селәүсенне (рысь) милиция һәм пожарниклар эзли. Әмма бер атнадан ябыккан һәм «кешелектән» чыккан җанвар «туган йортына» үзе кайтып керә – кеше кулыннан ашарга өйрәнгән ерткыч ризык ауларга сәләтле булмый.

Тыюлыктагы зубрлар ярымкыргый. Урман баһадирлары әзер печәннән, тоздан баш тартмыйлар, ана зубрлар исә үз аяклары белән загонга килеп, ветеринарлар күзәтчелегендә бозаулыйлар. Күбесенең кушаматлары бар, эндәшсәң, борылып карыйлар, мөгриләр. Мондый тыюлыкны, әлбәттә, ачык һавадагы зур зоопарк дип әйтергә була.

Әмма ләкин иректә яшәүне каннарыннан берни белән дә бетереп булмый торган хайваннар да бар. Болар – такхилар, безнең телгә «Пржевальский аты» дигән исем белән кергән атлар. 1878 елда Н.М.Пржевальскийның географик экспедициясе көньяк Монголия үзәннәренә килеп чыга. Эссе көннәрнең берсендә ялга туктагач, болар күзенә еракта, рәшә эчендә ат көтүе чалына. Сизгер атлар, кешеләр төркемен күрү белән, ә дигәнче юкка чыгалар. «Нәрсә бу?» – дип сорый Пржевальский аларны озата йөрүче монголдан. «Такхи», – дип кыска гына җавап бирә монгол. Әле шул чакларда ук бу кыргый ат бик сирәк очрый торган җан иясе була. Монголлар аларны ите бик тәмле булган өчен аулыйлар. Пржевальскийга да ике атны тотып бирәләр, тикшергәч, әлеге кыска аяклы, төз гәүдәле һәм ирек сөючән бу атның әле фәнгә билгеле булмаган токым икәнлеге ачыклана.

ХХ гасыр башында Монголиядә такхилар тулысынча юкка чыга. Дөрес, Европа зоопаркларына йөзләп кыргый атны алып чыгарга өлгерәләр-өлгерүен. Моннан 47 еллар элек монгол журналистлары Гоби тирәсендә такхилар сакланып калган, дигән сүз тараталар. Әлеге мәгълүматны ул чактагы совет галимнәре тикшерергә алына, әмма алар атларны тапмыйлар.

Кырык еллар элек инглиз зоологлары монгол далаларына зоопаркларда үстерелгән такхиларны җибәрәләр. Исәпләре – аларны иректә үрчетү була. Әмма әлеге игелекле ният бик аяныч тәмамлана – монгол аратлары (крестьяннары) бу атларны аулап, тәмле итеп ашап бетерәләр. Шуны да өстәргә кирәк, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нимес солдатлары да Европа зоопаркларындагы такхиларны ашыйлар.

Шулай итеп, такхи аты Кызыл китаптан беркайчан да төшмәс кебек тоела. Ләкин көннәрдән бер көнне күренекле инглиз зоологы Джералл Даррел, Украинаның Аскания-Нова тыюлыгындагы такхиларны күреп: «Дөнья йөзендә болардан да матур җан иясе юк. Аларның атаклы инглиз чабышкыларыннан акыллырак икәнлеге дә күренеп тора!» – дип белдерә һәм, шушы сүзләргә таянып, 1978 елны ике голланд энтузиасты – психолог Ян Боуман һәм социолог Инга Хейнсдийк такхи атларын эзләү, табу, торгызу эшен башлап җибәрәләр. Эзләүгә һәм Монголия далаларына җибәрергә яраклыларын сайлап алуга җиде ел вакыт китә. Такхи аты ул вакытларда Чехословакия, Германия, Англия, Куба, Австралия, Уругвай һәм Украина зоопаркларында була. Акрынлап, голланд фермасына 53 яшь ат туплыйлар. Аларны иреккә җибәрү өчен Монголиядә яраклы урын табу бурычы алга килеп баса.

Беренче табун өчен далада яраклы төбәк табу гына җитми әле, монда тулы бер системаны эшкә җигәргә туры килә: атларны саклау, читкә таратмау, ветеринария хезмәте, бүреләрдән саклау өчен егерьлар отряды булдыру хаҗәте алга килеп баса. Ниһаять, олы яшьтәге бер монгол яраклы урынны табарга ярдәм итә. Кечерәк таулар белән уратып алынган Хөстәин Нороос дигән 50 мең гектарлы җирдә, аның әйтүе буенча, борын заманнарда ук киек-җанвар яшәгән, бирегә ханнар, ә соңгырак елларда партия «ханнары» ауга килә торган булганнар.

Шулай итеп, 1992 елның июлендә 16 такхи атын әлеге матур җиргә алып киләләр. 1995 елны тагын бер төркем такхины китерәләр. Ә инде 1997 елда далада 140 такхи чабышып йөри, боларның яртысы инде – Монголия җирендә иректә туган атлар була. 2000 елда исә баш саны икеләтә арта.

Монгол тыюлыгындагы атлар өчен төп куркыныч бүреләр була. Әмма борынгы инстинктлары аларга ерткычлардан әйбәт сакланырга булыша. Берсендә зоологлар ат көтүенә бүре өере һөҗүм итүнең шаһиты булалар. Башлыкка ияреп, атлар, колыннарны эчтә калдырып, бик тиз генә түгәрәк ясап басалар. Башлык исә үзе әйләнә тирәли сикереп чабып йөри: бүреләргә тоягы белән дә эләктерә, тешләп тә ала. Бер сәгать буе ерткычлар оборонаны өзәргә маташалар, әмма бер генә колынны да, атны да эләктерә алмыйча китеп барырга мәҗбүр булалар.

Ә атлар өчен икенче куркыныч – кеше. Якын-тирәләрдә яшәүчеләр яшертен генә хуҗалыктагы атларын такхилар белән кушалар. Ә токымны бозарга ярамый. Киләчәктә, такхиларның баш саны Монголиядә тиешле күләмгә – 30 меңгә җиткәч, җирле атларны да кыргыйлар белән «иснәштерергә» мөмкин булачак, ди белгечләр.

Бер интервьюда Боуманнан: «Кыргый хайваннарны зоопарктан иреккә җибәрү уңышлы тәмамланмый бит. Монголиядәге эксперимент ни өчен шулай тиз һәм шома гына тормышка аша алды?» – дип сорагач, голланд: «Без үзебез дә бу эш шулкадәр дәрәҗәдә уңышлы булыр дип ышанмаган идек. Галимнәр моны такхиларның генетик хәтере белән бәйләп аңлата. Табигать ирек сөюне аларның канына мәңге җуелмаслык итеп салып калдырган, моны бернинди читлекләр дә, гасырлар да юып чыгара алмаган. Бу атларның геннары искитмәле уникаль», – дип җавап биргән.

Такхилар – бик борынгы ат. Аның сурәтен Испаниянең борынгы мәгарәләре стеналарында күрергә мөмкин: неолит чорында бу ат Пиреней ярымутравында яшәгән. Якынча Бөек Күченеш чорында такхилар Европаның көньяк чикләреннән Кара диңгез буйларына, Идел артына, Ырымбур далаларына, Азиянең үзәгенә таба күченгәннәр. Ырымбур галимнәре дә такхины (бездә «Пржевальский аты» дияргә яраталар) далада иркендә үрчетү эше белән шөгыльләнергә исәплиләр. Менә шундый ул ирек сөюче искитмәле җан иясе такхи – татар аты.