авыл хуҗалык

Бодай түгел, борай

Кукмара, Балтач, Мамадыш якларына килгән кадерле кунакларны гадәттә борай бәлеше белән сыйлыйлар. Бу төбәкләрдә борай боткасын, ипиен, хәтта печеньесын да авыз итеп карарга мөмкин. Борай нинди культура, аны ни өчен шушы төбәкләрдә генә үстерәләр, аның кеше организмына файдасы бармы? Әлеге культура хакында аны күпләп игүче оешма – Кукмара «Агрохимсервис» җәмгыятенең генераль директоры Валерий Федорович Тимофеев белән әңгәмә кордык.


– Валерий, бала чакта минем бабаем авызыннан борай ипие, борай бәлеше дигән сүзләрне ишеткәнем булды. Бодайның хәрефләрен ялгыш әйтәме әллә дип кабатлап та сораштыргаладым. Бабай: «Юк, улым, борай бодай түгел. Ул икенчерәк. Аны хәзер үстермиләр», – дигәнен генә хәтерлим. Табында булмаган әйбер турында иркенләп сөйләшеп булмый бит. Сез аны берничә ел дәвамында игәсез. Нинди культура ул, нигә аны бүген онытканнар?

– Кешелек дөньясына борай элек-электән мәгълүм. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, ул Гомер поэмаларында, Геродот язмаларында да телгә алына. Ил территориясенә ул безнең эрага кадәр үк килеп кергән. Аны 17-19 нчы гасырларда шактый күп үстергәннәр. Ә менә узган гасырның 20 нче елларыннан соң, нигездә Бөек Ватан сугышыннан соң бөтенләй дә үстерми башлаганнар. Белгечләр моның берничә сәбәбен әйтә. 19 гасыр ахырында - 20 гасыр башында борайның урынын әкренләп бодай алган. Чөнки, беренчедән, бодайның уңдырышлылыгы бермә-бер югары, ул сабагыннан чиста килеш алына. Ә борай карабодай кебек кабыклы (тышчалы) була, шуңа да аның ярмасын әзерләү өчен махсус тегермәннәр кирәк. Югыйсә күп кенә күрсәткечләре буенча борай бодайдан файдалырак культура санала.

– Нинди күрсәткечләр инде алар?

– Борайда аксым күләме башка культуралардан 27-35 процентка артыграк. Анда кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 аминокислота бар, бодайда алар азрак. Борайның составындагы тимер, протеин кебек матдәләр, витаминнар да гадәти бодайга караганда күбрәк. Шуңа да ул диетик продукт санала. Аннан соң тагын бер үзенчәлекне әйтеп китәргә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, инсектицидлар бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт санала.

– Ә аны чит илләрдә игәләрме соң?

– Европада моннан 10-15 ел элек борайдан төрле ризыклар әзерли башладылар. Аны алар «Сәламәт туклану» дип аталган кибетләрдә саталар. Ул Германиядә, Италиядә, хәтта Һиндстанда да популяр ризыкка әйләнде. Хәтта аны американнар да киң куллана башлады: боткасын пешерәләр, ашка салалар. Голландиядә аннан пешерелгән ипине чират торып алалар икән. Беләсезме, борайны Европа галимнәре «кыяклы культураларның кара уылдыгы» дип йөртәләр. Русиядә ул нигездә Дагыстанда, Башкортстанның берничә хуҗалыгында һәм Татарстанда (нигездә Кукмара, Балтач, Мамадыш районнарында) игелә.

– Сез аны күпме мәйданда чәчәсез, аннан ниләр әзерлисез һәм

ул продуктларны кайдан алып була?

– Безнең предприятие аны быел 300 гектарда үстерде. Ярдырылган борай ярмасын махсус капларга тутырып сатуга чыгара башладык. Тиздән борай оныннан токмач та әзерли башлаячакбыз, хәзер моның өчен кирәкле документлар туплана.

Быел Мәскәүдә үткәрелүче «Алтын көз» дигән күргәзмәдән алтын һәм бронза медальләр алып кайттык. Күргәзмәгә алып барган борай ярмаларын ярты сәгать эчендә чират торып, сатып алып бетерделәр.

Безнең ярмаларны, оннарны Казандагы «Эдельвейс», «Пятерочка плюс», «Перекресток» кибетләреннән алырга мөмкин.


Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ.


Рәсемдә: Валерий Тимофеев борай басуында.