АЗИЯ АРЫСЛАНЫ

Безнең республика үзенә үрнәк итеп Сингапурны куя. Тәҗрибә өйрәнергә дә анда баргалап торалар. Нинди ил соң ул – Сингапур? Анда нинди халык яши? Ул нәрсәсе белән атаклы, безне үзенә ни өчен җәлеп итә?


Беренчедән, Сингапур – нефть эшкәртүче, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, диңгез суднолары, авиация, корыч кою, металл эшкәртү, химия, азык-төлек, туку промышленносте гөрләп эшләүче һәм тагы да киңрәк җәелә баручы ил.

Ә аның тарихы болайрак башлана. Малайзия реформаторы Махатхир, илдә кытайларның малайялылардан артыбрак китүен теләмәгәнлектән, күпчелек халкы кытайлар булган Сингапурны 1965 елда ирекле «йөзүгә» җибәрә. Сингапурның да үз реформаторы – Ли Куан Ю калкып чыга.

Сингапур («Арыслан шәһәре») – мәйданы 639 кв. километрлы утрау дәүләт. Халкы 3,53 миллион (шуның 1,6 миллионы Сингапур шәһәренең үзендә яши). Халыкның 80 проценты – кытайлар, калганнары бүтән милләт вәкилләре. Шуңа күрә дә илдә дәүләт телләре дүртәү – малайя, кытай, тамил, инглиз телләре. Дәүләт телләренә караш бөтенесенә дә бертөрле. Буддистлык, конфуцианлык, ислам, индус, христиан диннәре, бер-берсен кимсетмичә, тыныч яшиләр.

Риваятьләр буенча, Сингапурга XIII гасырда нигез салынган һәм ул шул заманнардан бирле «Көнчыгышның көнбатыш капкасы», «Көнбатышның көнчыгыш капкасы», «Азия Гибралтары», «Азия Венециясе» булып санала. Ә инде Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс үзәгенә әверелгәннән соң, аны «Азия Цюрихы» дип тә олылый башлыйлар.

1942-1945 елларда Сингапурны японнар басып ала, 1959 елда аңа мөстәкыйль идарә итү хокукы бирелә, 1963-1965 елларда Малайзия составында була да, шуннан соң бәйсез дәүләткә әверелә.

Сингапурда казылма байлыклар юк, шуңа күрә ул чит илләрдән чимал гына түгел, ә бәлки энергия чыганакларын, хәтта сазлыклы җирләрен яхшыртыр өчен ком да сатып алырга мәҗбүр. Эчәр су да юк, ул аны Малайзиядән ала (хәер, хәзер биредә куәтле су чистарту системалары үсеш ала башлаган). Ләкин шулай булуга карамастан, республика хөкүмәте үз алдына аны чәчәк атучы илгә әверелдерү бурычын куйган һәм бу планны бик уңышлы тормышка ашырып килә. Сингапур бүген җан башына туры килүче эчке тулай продукт буенча (28 мең доллар) АКШны (34 мең доллар) куып җитеп килә. Ул – иң бай «Азия арысланы». Шуның өстенә, алтын валюта резервы да 80 миллиард доллар тәшкил итә.

Әлеге кечтеки генә җирдә йөк әйләнеше буенча дөньядагы иң зур Роттердам портыннан бераз гына калышучы диңгез порты һәм нефть порты, биш нефть эшкәртү заводы, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, суднолар төзү, ремонтлау, авиация, металл эшкәртү, агач эшкәртү, химия, азык-төлек, туку, җиңел һ.б. тармак заводлары урнашкан. Каучук, кофе, чәй һ.б. беренчел эшкәртү предприятиеләре дә бар. Әле авыл хуҗалыгы өчен дә җир кала. Утрауда дуңгызчылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Халыкара аэропорт төзелгән. Тимер һәм автомобиль юллары белән утрау Малакка ярымутравы белән тоташкан.

Сингапурның экономик үсешенә промышленность белән авыл хуҗалыгы гына түгел, ә бәлки банклар һәм биржалар да нык булыша. Сингапур, Гонконг белән беррәттән, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс-сәүдә үзәге дә.

Экспорт буенча бәләкәй генә Сингапур галәмәт зур Кытайны куып җиткән һәм 1,5 мәртәбәгә Русияне узып киткән. Шуны да әйтергә кирәк, ул чит илләргә безнең кебек чимал түгел, ә бәлки оргтехника, телеаппаратура, нефть продуктлары сата.

Мондый уңышларның сере нәрсәдә?

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Сингапурның икътисады өч этапта үсә. Ил үзенең яшәүгә сәләтле булуын күрсәтер өчен беренче этапта протекционистлык (читтән кертелүче товарларга зур пошлиналар салу) сәясәте белән бергә, ирекле сәүдә зоналары да барлыкка китерә башлый.

Икенче этапта экспортка юнәлеш тоткан (60 нчы елларда Япониядәге кебек) җитештерү промышленносте үстерелә башлый, лицензияләр һәм патентлар сатып алып, арзанлы эшче көч кулланыла. Әмма бу этап озак булмый, чөнки башка «Азия юлбарыслары» – Көньяк Корея, Тайвань, Гонконг белән конкуренциядә эшләү кыен була.

Шуннан соң инде өченче этап башлана. Анысы исә – фәнгә йөз тотучы югары катлаулылыктагы продукция эшләп чыгаручы тармакларны үстерү һәм җәелдереп җибәрү. Ә территория һәм эшче көч ресурслары утрауда җитәрлек булмаганлыктан, хөкүмәт иске, перспективасыз тармакларны бетереп, халыкны яңа хезмәтләргә өйрәтү буенча чараларны кичектермичә уздыру эшен башлап җибәрә. 80 нче елларда «промышленность революциясенең» икенче программасын тормышка ашыру башлана, нәтиҗәдә Сингапур тормыш дәрәҗәсе буенча Япония белән тигезләшергә тиеш була һәм тигезләшә дә.

Сингапурның икътисадый үсешендә чит ил капиталы зур роль уйный, аннан башка производствоның бүгенге дәрәҗәсенә ирешү, мөгаен, 50 елга кичектерелгән булыр иде. Сингапур властьлары чит ил капиталын кертүнең тискәре якларын белсәләр дә, бу адымга барырга мәҗбүр булалар, алар аны милли бурычларны хәл итү өчен файдаланалар. Мәсәлән, Малайзиядән Көнбатыш илләренә кертелүче чимал Сингапур аша уза. Малайзия бу эштә Сингапурның арадашчы булуыннан баш тарта алмый: чөнки Сингапур – тирән сулы, шәп механикалаштырылган, яхшы инфраструктуралы (складлар, портка килү юллары һ.б.) булган порт.

Сингапур базар икътисады законнары буенча яшәсә дә, аның экономикасы план буенча үсә. Инде ике бишьеллык һәм ике унъеллык план үтәлгән.

Ә шулай да Сингапурның үсешендә иң төп шарт – «кеше капиталына» зур игътибар бирелү: биредә хезмәткәрләрне, үсеп килүче буынны укыту-өйрәтүгә һәм торак йортлар төзүгә бик зур әһәмият бирелә.

Әле 70 нче елларда ук илдә эшсезлек тулысынча бетерелә. Элегрәк әз түләнелә торган эшләрдә Индонезия, Малайзия һ.б. илләрдән килгән гастарбайтерлар эшләгән булса, соңрак «Сингапур предприятиеләренә – Сингапур эшчеләре!» дигән чакыру ташлана. Пенсиягә чыгу вакыты 55тән 65 яшькә арттырыла. Эшче-хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, аларны һәрдаим укыту-өйрәтү биредә буш сүз түгел. Моны хакимият тә, гап-гади эшче дә бик яхшы аңлый. Чөнки искитмәле, дөресрәге, коточкыч конкуренция шартларында бу – бердәнбер исән калу юлы, ягъни югары квалификацияле эшче-хезмәткәрләр генә АКШ, Япония, Тайвань кебек илләрдә чыгарылучы продукциягә конкурент була алырдай әйберләр эшли ала.

Сингапурның горурлыгы – торак йортлар. Мондый кварталлар Япониядә дә, АКШта да юк. Бүген инде халыкның 90 проценты бик яхшы заманча фатирларда яши (80 проценты инде фатирларын әкренләп үзенә сатып алган).

Кереме төрлечә булган гаиләләр барысы да фатирлы булсын өчен, төрле ысуллар кулланыла. Мәсәлән, хезмәт хакының һәр 100 долларының кулга 50се бирелә, 25е фирманың үзәк саклык фондына китә һәм 25е эшче-хезмәткәрнең шәхси счетына күчерелә һәм пенсиягә чыкканчы сакланып-тупланып бара. Ләкин бу акчаны фатир сатып алырга, я булмаса, дәвалануга тота аласың. Фатир бәясенең 20 процентын туплаган хезмәткәр фатир ала, калган сумманы әз-әзләп түләп бара. Биш елдан фатирны сату хокукына ия була.

Сингапурның башкаласы Сингапур шәһәре – бакча-шәһәр, бик чиста, пөхтә, матур. Халык тәртипсез булмаса да, законнар каты: тәмәке төпчеге ташлыйсың икән, 500 доллар штраф түлисең. Монда берничек җайлап-майлап, сөйләшеп, штрафтан котылып булмый.

Илдә порнография тыелган һәм телевидениедә цензура кертелгән. Җинаятьчелеккә каршы көрәш бик уңышлы алып барыла, наркотик белән сату итүчеләрне рәхимсез җәза көтә. Халыкның сәламәтлеге мәсьәләсе көн-төн кайгырту астында. Кагыйдә: «Көн саен һәркемгә – бер алма» – аны исә әрчеп түгел, ә бәлки кабыгы белән ашарга кирәк.

Бүген Сингапурның мул тормышы компьютерлар, авиаприборлар һ.б. катлаулы техника эшләп чыгаруга нигезләнгән булса, якын киләчәктә байлык китерүче төп чыганак – белем һәм идеяләр сату, финанс арбитражы булачак. Ил читкә товар сатудан капитал сатуга күчәчәк. Илнең шул дәрәҗәдә үсүе өчен халыкның хезмәт сөючәнлеге, эшлекле-үткен булуы һәм хөкүмәтнең коррупциягә (төшемле яки җитәкче урыннарга кода-кодагыйларын, дус-иш әшнәләрен, балаларын урнаштырмау, бизнеста шуларга яки үзенә яхшырак шартлар тудырмау, ришвәт ярдәмендә эшләрне хәл итмәү, финанс-банк системасында акча үзгәрешләре турында хәбәрдар була калганда, моны үз файдаңа яки дус-иш, кода-кодагый һ.б. мәнфәгатьләрендә файдаланму һ.б., һ.б.) бирелмәве кирәк. Ә Сингапурда бу шартларның өчесе дә үтәлә. Аның искиткеч зр үсешкә ирешүендә төп рольне уйнаучы кеше – премьер-министр Ли Куан Ю, әлбәттә. Ләкин төрледән-төрле милләт вәкилләреннән торган ил халкын «Исән калырга!» дигән принцип та берләштерә һәм, хөкүмәт белән бергә, шул принцип та идарә итә. Шәхси милекчелек һәм рәхимсез конкуренция шартларында башкача мөмкин дә түгел.

М.АНТОНОВ.