Атаклы кешеләр тормышыннан  

Кем?

В.И.Ленинның әти-әнисе һәм гаиләсе турында һәрвакытта да бик күп язылды һәм сөйләнде. Ә менә И.В.Сталинның балачагы һәм гаиләсе турында мәгълүматлар бик аз. 1957 елда чыккан Зур Совет Энциклопедиясендә дә, И.В.Сталин (Джугашвили) 1879 елның 21 декабрендә Тифлис губернасының Гори шәһәрчегендә итекче гаиләсендә туган, 1894 елны Гори руханилар мәктәбен тәмамлап, Тифлисның православ руханилар семинариясенә кергән һәм, марксизмны пропагандалавы аркасында, 1899 елны аннан чыгарылган, дию белән чикләнелә. Әтисенең дә, әнисенең дә исемнәре бирелми.

Әле Сталин үзе исән чагында, 1952 елны чыккан Энциклопедиядә «Джугашвили» дигән язма бөтенләй юк. 1949 елны аның 70 еллык юбилеена язылган «Биография»дә әтисе турында искә дә алынмый дияргә була. И.В.Сталинның, юлбашчы булганнан соң, әнисе белән бер генә мәртәбә очрашканлыгы мәгълүм, ул хәтта аны күмәргә дә кайтмаган. Хәзер язуларынча, Виссарион Джугашвили эчәргә яраткан һәм аны исерек чагында сугышканда үтергәннәр. Әмма ләкин ул Сталинның чын атасы булды микән?

Атаклы сәяхәтче Н.М. Пржевальский (1839-1888) белән Сталинның искитмәле охшашлыгы күптән һәм күпләргә мәгълүм. Пржевальскийларның нәселе Запорожье казагы Корнила Паровальскийдан килә. Бу казак поляк короле Стефан Баторийга хезмәткә яллана һәм фамилиясен Пшевальскийга үзгәртә. 1581 елны Стефан Баторий аны батырлыгы өчен дворян титулы белән бүләкли. Русиядә исә бу фамилияне Пржевальский дип үзгәртәләр.

Генераль штаб офицеры, сәяхәтче-галим Н.М. Пржевальскийның кыяфәте истә калырлык: төз гәүдәле, чем-кара чәчле, чигәләре көмеш төсендә, каратут йөзле була. Ул европалылар аяк басмаган Көнчыгыш һәм Үзәк Азиядә сәяхәттә булып, аларны фәнни яктан өйрәнеп кайтканнан соң атаклы кешегә әверелә. Әмма ләкин Н.М.Пржевальский Азия чүлләрендә генә түгел, ә бәлки Кавказ тауларында да булган икән бит! Кавказда гына да түгел, ә нәкъ менә Горида! 1879 ел башында Джунгария һәм Тибетка экспедицияләр ясаган вакытта Николай Михайлович Горида торып алган. Бу турыда Сталинның оныгы Галина Яковлевна Джугашвилиның истәлекләре бар (нимес пленында һәлак булган Яковның кызы). Әле бу гына да түгел, соңыннан Н.М. Пржевальский Катеринага (Сталинның анасы) малаен тәрбияләргә даими рәвештә акча җибәреп торган. Ләкин Галина Джугашвили, акча җибәреп тору гына әле Пржевальский Сталинның атасы дип фикер йөртергә дәлил була алмый, дип тә өсти. Шуңа күрә алар үзләренең олы бабасы дип Виссарион Джугашвилины саныйлар.

Әлбәттә, тышкы кыяфәтләренең бик охшаш булуы гына аларны аталы-уллы дип раслаучы бердәнбер дәлил була алмый, билгеле. Ләкин Н.М. Пржевальский Горида булган икән инде һәм үзе үлгәнчегә кадәр Сталинның анасына даими рәвештә акча җибәреп торган икән, монда уйланырлык нәрсәләр бар. Бернинди җитди сәбәпсез, тик торганнан, Русиянең Генштаб офицерлары әллә кайдагы хәерче Гори шәһәрчегендә яшәүче туземкаларга акча җибәреп ятмыйлар... Шулай итеп, Пржевальскийның Гори шәһәрендә тукталуы соңрак Русиянең һәм бөтен дөньяның язмышында зур чагылыш таба. Чөнки әле тышкы охшашлыктан гайре бу ике кешенең эчке охшашлыклары да күп: икесе дә – кабатланмас, акыллы, искитмәле эшчән, ялгызлыкны яратучы, көчле рухлы, корыч ихтыярлы, бик үзенчәлекле язмышлы шәхесләр.

Шуны да өстәргә кирәк, законсыз туган баланың һәм аның анасының язмышы XIX гасырдагы кечкенә генә грузин шәһәрендә, әлбәттә, фаҗигале булуы көн кебек ачык. Чөнки Катеринаның бик чибәр урыс офицеры белән очрашып йөрүен һәм аннан бала табуын күршеләр белә. Аларның аңа карата да, баласына карата да мыскыллы мөнәсәбәте бәләкәй Иосифның психологиясендә патологик рәвештә «кимлек кәсафәте», дөньяның шәфкатьсезлеге турындагы фикерләр тудырмый кала алмый. И.В. Сталинның партиядәш иске дусларына, руханиларга, хәтта якын туганнарына һәм гомумән халыкка карата үчле рәхимсезлек күрсәтүен, бәлки, шушылардан чыгып аңлап та була торгандыр. Ул үзенең балачагы турында хәтта аз-маз хәбәрдар булган бөтен кешене я концлагерьларга тыга яки юк итә.

Әлбәттә, үз әтисенең кем икәнен Сталин белгән һәм Пржевальскийга зур хөрмәт белән караган. Совет заманында, билгеле, бу темага сөйләшү мөмкин түгел иде. Тикшеренүләр алып бару турында инде әйткән дә юк. Ләкин шуны искәртергә кирәк, юлбашчы исән чагында Пржевальский турында искиткеч күп языла, аның сәяхәтләре, ачышлары турында күп сөйләнә, болар турындагы мәгълүматлар мәктәп дәреслекләренә кертелә. 1955 елда дөнья күргән Энциклопедиядә Н.М.Пржевальский турында җентекле мәкалә, зур фотографиясе (Сталин белән искиткеч охшашлык күзгә ташлана), экспедиция карталары бирелә. Ә икенче бер бөек сәяхәтче галим Семенов Тян-Шанский турында әлеге Энциклопедиядә бер җөмлә дә юк. Ә инде Зур Совет Энциклопедиясенең 1975 елда чыккан 20 нче томында исә бөек сәяхәтче Н.М.Пржевальскийга (мөгаен, Сталинның атасына) бик кечкенә генә язма багышлана...

Бөек кнәз Н.В.Романов Далскийның матбугат хезмәте начальнигы булган А.В.Секуров-Орбелиани Сталинның төрле чит ил башлыклары белән очрашулар вакытында үзен искиткеч лаеклы тота белүе турында: «Биредә гаҗәпләнерлек берни дә юк, ничек кенә боргалама, Сталинның Русия таҗына ия булырга бөтен хокуклары да бар иде. Чөнки аның атасы Пржевальский бит. Ә Пржевальский үзе исә – император Александр IIнең законсыз туган малае», – дигән сүзләре бар. Чыннан да, бу өч шәхеснең сурәтләрен бергә куеп карасаң, искиткеч охшашлык күрәсең.

Менә бит нинди искитмәле хәлләр була тарихта. Чөнки тарих ул – тормыш. Ә тормыш – үзегез беләсез...

А.ПОРТНОВ, профессор.