уйлар

Бөгелмә «түрәсе»

Атаклы кешеләр тормышыннан


Ярослав Гашекның «Приключения бравого солдата Швейка» әсәрен укыган кеше булса, аның «ярты сүздә» өзелеп тәмамлануына игътибар итмичә калмас. Автор өч кисәктән торган әсәрендә дөнья сугышының ничек башланып китүе, әсәр героеның хәрби хезмәттән ничек котылып калырга тырышуы һәм, ниһаять, фронтка нинди маҗаралар кичеп барып җитүе турында сөйли.

Швейк – җыелма образ. Әсәрне тикшерүчеләрнең күбесе шук солдатның прототибы – язучының дусты, рота ординарецы Франтишек Страшпилка, ә үзен исә Гашек армиягә журналистлыктан килеп эләккән Марек образында чагылдырган диләр. Реаль тормышта Страшпилка белән Гашекны берләштергән нәрсә – икесенең дә үзенчәлекле юмор хисе булу һәм Австро-Венгрия монархиясенә хезмәт итәргә теләмәү. Ул вакытта чех һәм словакларның күбесе монархияне сөймиләр һәм Беренче бөтендөнья сугышы Габсбурглар династиясен таркатып, ирекле Чехословакия барлыкка киләчәк дигән өмет белән яшиләр. Әлбәттә, халыкта шундый уй-фикерләр кайнап торганда, армиядән качучыларның (дезертирларның) күп булуы гаҗәп хәл түгел. Болар арасында 91 нче «попугай» полкы (петлицаларының төсенә бәйле кушамат) ефрейторы Гашек белән Страшпилка да була.

«Шулай итеп, Швейк урыс әсирлегенә эләкте. Анда аңа ипи, чәй бирделәр һәм ул икенче көнне иреклеләр ротасының берсенә килеп капты». Гашек белән Страшпилка урыс ягына 1915 елның 24 сентябрендә Хорупан янындагы сугыш вакытында чыга. Башта аларны Киев янына, аннан соң Тоцк лагерьларына (Самара губерниясе) җибәрәләр.

Болар нинди ирекле роталар була соң? Әле 1914 елның августында сугыш башлану белән үк, Русиядә колонияләр булып яшәүче чехлар азат Чехословакия төзү өчен, беренче эш итеп Киевта Ирекле чех дружинасы оештыралар һәм аны урыс армиясенә кушалар. Шуннан соң яңа дружиналар да төзелә. Алар составына Австро-Венгрия армиясеннән качкан солдатлар да кушыла. Шуларның берсенә – 1916 елда төзелгәненә Гашек та килеп эләгә. Ирекле дружиначыларның бер өлеше чын мәгънәсендә азат Чехословакияне якласа, икенчеләре аны Русия империясе составында гына күрә. 1917 елның җәенә легионерлар Русиядә шулкадәр күп була ки, алардан хәтта тулы бер укчы дивизия оештырыла. Октябрь аена исә ул 50-60 мең кешедән торган корпуска әйләнә. Властька килгән большевикларга әлеге көч артык йөк кенә була. Дөрес, 1918 елның мартында чехословаклар аларга Бахмач янында нимесләрне җиңәргә булыша. Әмма Брест солыхына кул куелганнан соң, корпус тулы коралланган килеш Франциягә китәбез дип белдерә. Ләкин нимесләр аларны үткәреп җибәрергә риза булмаганлыктан, Франциягә эләгүнең бер генә юлы кала, ул да булса – Себер һәм Ерак Көнчыгыш аша. Гашекка бу фикер ошамый һәм ул «чехословак гаскәрләреннән чыгуы» турында гариза яза һәм турыдан-туры Мәскәүгә юл ала. Легионерларның төп массасы эшелоннарга төялеп, Русиянең иксез-чиксез киңлекләре буйлап юлга чыга. Бу юл ике ел ярымга сузыла һәм Чехословакия тарихына кереп кала.

«Швейк маҗаралары»нда Швейк белән сапер Водичка арасында үзенчәлекле диалог бар:

– Кыскасы, мадьярлар – әтрәгәләмнәр, – дип тәмамлады сүзен карт сапер Водичка. Аңа каршы Швейк:

– Мадьяр үзенең мадьяр булып тууына гаепле түгел анысы, – диде.

– Ничек инде гаепле булмасын? – дип кызды Водичка. – Һәрберсе гаепле!

Күпмилләтле Габсбурглар империясендәге ике халык – чехлар һәм венгрлар бер-берсен сөймиләр. Эш монда аларның икесе ике халык булуында гына да түгел. Венгрларның, чехлардан аермалы буларак, империядә үз автономияләре була. Шуңа күрә нимесләр белән бергә алар да өстенлекле, идарә итүче милләт сыманрак санала. Әле фронтка барганда да, юлда чех һәм венгр солдатлары бертуктаусыз бер-бере белән «мөнәсәбәтләр ачыклыйлар». Венгрлар чехларны урыс ягына чыгарга атлыгып торучы потенциаль сатлыкҗаннар дип исәплиләр. Һәм бу чынлыкта шулай була да. «Маҗараларда» Гашек шуны да бик кызык итеп сурәтли.

1918 елның маенда чехословаклар төялгән поездлар Пензадан Владивостокка кадәр сузылган була. Аларга каршы хәрби тоткынлыктан туган илләренә кайтып баручы ярман, австрияле һәм венгрлар төялгән поездлар очрый. 14 майда Чиләбе станциясендә болар арасында сугыш чыга. Сәбәбе – венгрлар төялгән поезддан ыргытылган тимер брусокның чех легионерын авыр яралавы. Чехның дуслары иренмиләр, поездны куып җитәләр һәм бер венгрны үтерәләр, икесен яралыйлар. Җирле властьлар чехларны кулга ала, ләкин кичен, корал белән янап, чехлар иреккә чыга. Инцидент, мөгаен, җайланыр да иде, ләкин Троцкий: «Барлык совдеплар да чехословакларны коралсызландырырга бурычлы: тимер юлда очраган кораллы теләсә-кайсы чехословак шул урында атып үтерелергә тиеш!» – дигән фәрман чыгара. Нәтиҗәдә, барлы-юклы ике ай эчендә Совет власте Пензадан Владивостокка кадәр чехословаклар кулы белән бәреп төшерелә. (Болар тарихка «ак чехлар» булып кереп кала). Бу вакытта Гашек Совет власте ягыннан Самарада комиссар була – «ак чехлар» Самараны да ала. Гашек, «ак» милләттәшләре кулына эләкмәс өчен, тиле-миле булып кыланып, көч-хәл белән шәһәрдән кача. Бер-ике ай кагылып-сугылып йөргәннән соң, ниһаять, кызылларны таба. Октябрь аенда Бөгелмә хәрби коменданты ярдәмчесе итеп билгеләнә. Чынлыкта эчкече булган Гашек, түрә булганнан соң, эчкечелеккә каршы көрәш башлый – Бөгелмәдәге бөтен спирт запасын елгага түктерә. «Аек тормыш өчен» көрәшне ул Уфага күчеп килгәч тә дәвам итә – партия сафларын эчкечеләрдән тазарту эшендә армия гәзите мөхәррире урынбасары Гашек аяусыз көрәш алып бара.

Уфада ул Анна Малоярцева исемле кызга өйләнә һәм хатынын ияртеп, 5 нче армия белән бергә ил буйлап күченеп йөри.

Ә Совет властена каршы борылган чех легионерлары исә 1920 елның башыннан ахырына кадәр Владивосток һәм Тын океан, Һинд океаны, АКШ аша төркемләп-төркемләп Европага кайтып «егылалар». Туган илләрендә аларны, журналистлар тырышлыгы белән, геройлар кебек каршы алалар. Ноябрьдә легионерларның соңгы төркеме Прагага кайтып кергәндә, Ярослав Гашек та Прагага кайтып төшә. Бирегә ул Мәскәүдән Эстония һәм Германия аша кайта. Әмма ләкин җирле коммунистлар аны бик салкын каршылыйлар (әйтүләренчә, Мәскәүдән дә чех дусларга аның турында начар фикерләр килә). Шуңа күрә ул партия эше буенча карьера ясый алмый һәм үзенең сугышка кадәрге «гадәтләренә» кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Эчә һәм кабареларда типтерә башлый. Сул газеталарда, шул исәптән коммунистларның «Руде право» газетасында да мәкаләләр бастыргалап, «Җиде суалчан» кабаресында сугыш вакытында үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләп, әз-мәз акча эшли. Табигый, акча яшәү өчен җитәрлек булмый һәм ул, ниһаять, зур роман язу эшенә керешә. «Швейк маҗаралары» башта брошюралар рәвешендә генә чыга һәм укучылар күңеленә юл таба алмый. Китап кибетләре дә аннан баш тарталар: «Мондый вульгар әдәбиятның беркемгә дә кирәге юк!» – дип кире боралар. 1921 елның җәенә, ниһаять, китапның 10 мең данәсе сатыла һәм ул... «шарт итә»! Һәм ничек кенә әле! «Маҗаралар»ны бик кыска вакыт эчендә Европаның бөтен телләренә тәрҗемә итеп бастыралар. Совет коммунистлары да, Чехословакия коммунистлары да Гашекның «революцион биографиясен» искә төшерә башлыйлар, нәшриятлар һәм китап сәүдәгәрләре аны контрактлар белән аптыратып бетерәләр, торган өчен түләргә акчасы булмаганлыктан, аны фатирдан куып чыгарган хатынны бөтен таныш-белешләре, хәтта туган-тумачалары күралмый башлый һ.б., һ.б. Кыскасы, Ярослав Гашек атаклы шәхескә әверелә. Элеккеге легионерлар да, Гашекны бик үк өнәп бетермәүләренә карамастан, аның «маҗараларын» рәхәтләнеп укыйлар һәм Швейкның Русиядәге маҗаралары турындагы өлеше язылуын көтәләр. Әмма 1923 елның 3 гыйнварында Ярослав Гашек эчкечелек аркасында килеп чыккан йөрәк параличы һәм үпкә эмфиземасыннан кинәт кенә үлеп китә. Аның иң төп китабы язылып бетмәгән килеш кала. Әмма ләкин, бер яктан, аның язылып бетмәве начар да түгел. Чөнки үткен-ачы телле Гашек чынлыкта аның өчен чит-ят Русия һәм аның халкы турында ни-нәрсәләр язар иде икән әле – билгесез. Бәлки, ул язганнар Русия халкына бер дә ошамас иде. Мөгаен, шулай булыр иде. Язмышның бу «мәсьәләне» үзенчә хәл итүе аркасында, Ярослав Гашек безнең күңелләргә салгаларга яратучы шаян-шук мәзәкче, дөнья әдәбиятындагы иң көлке персонажларның берсен барлыкка китерүче талантлы язучы булып кереп калды һәм үз урынын алды.

Д.МИТЮРИН.


P.S. Ред. Хуҗа Насретдин кебек, Швейк та – ә аның белән бергә Гашек та, билгеле, мәңгелек. Әмма ләкин үзенең истәлекләрендә Гашекның ачы теле татарларны да «ялап» уза. Укучыларыбызның күбесенә бу факт, мөгаен, мәгълүмдер.


Рәсемнәрдә: Ярослав Гашек һәм аның Бөгелмәдәге әдәби-мемориаль музее.