Беләсезме?  

Бөек белән гади янәшә

Кытай – дөньяның иң бөек цивилизацияләренең берсе, кешелек тарихы үсешендә бик әһәмиятле роль уйнаган ачышлар (кәгазь, ефәк, фарфор, компас һ.б.) ясалган ил. Кытай бүген иң зур тизлектә үсеп баручы ил дә. Биредә борынгы пагодалар белән гигант көзгеләргә охшаган биек-биек биналар, традицион мәдәният һәм заманча менеджмент, берсен-берсе кысрыкламыйча, матур гына яшәп яталар. Һәр сәяхәтче бу илнең искитмәле үзенчәлекле, бик борынгы мәдәниятле, йолалы, фәлсәфәле һәм көнкүрешле җир булуын күреп шакката.

Иң зур шәһәрләре –Чунцин, Шанхай, Чэнду, Харбин, Тяньцзинь, Шинцзячжуан, Ухань, Циндао, Гуанчжоу.

Кытайга туристлык визалары бирү Кытай Халык Республикасының илгә чит ил гражданнары кертүне контрольдә тотучы законына таянып башкарыла. Аны үз илеңдәге Кытай консуллыгында, яки илчелектәге вәкаләтле хезмәткәр эшли. 5 кешелек яки артыграк туристлар төркеме өчен визаны турагентлар да эшли ала.

Тибетны күрәсе килгән кешеләр исә Тибетның туристлык эшләре идарәсеннән яки аның чит илләрдәге контораларыннан рөхсәт алырга тиешләр.

Кытайга визаның төрләре:

– 30 көн яшәү өчен 90 көнлек туристлык визасы – 1500 сум.

– Ике мәртәбә кулланылышлы һәм 30 көн яшәүгә хокук бирүче 90 көнлек туристлык визасы – 3000 сум.

– Күп тапкырлар кулланылышлы 6 айлык эшлекле виза – 4500 сум.

– Күп тапкыр кулланылышлы 1 еллык эшлекле виза – 4500 сум.

Эшләп бирү вакыты – визаның нинди булуына карамастан, 7 көн.

Кытай территориясенең зур өлешендә континенталь-муссон, кыскасы, уртача климат хөкем сөрә. Көньяк районнары субтропик һәм тропик пояста, төньяк районнары салкын пояс белән янәшә. Кытайның төрле районнары климат шартлары буенча бер-берсеннән кискен аерылалар.

Иң борынгы цивилизацияле илләрнең берсе булган Кытайның тарихы 5 мең елдан да артыграк исәпләнә. Хәтта әле 1,7 миллион ел элек үк Кытай территориясендә «юаньмоу кешесе», 800 мең ел элек «ланьтянь кешесе», 700 мең ел элек «пекин синантропы» яшәгәнлеге мәгълүм. Туристлар әлеге бик борынгы кешеләрдән калган таш гасыр коралларын да карый алалар.

Б.э.к. 21 гасырда Кытай борынгы җәмгыятьтән колбиләүчелек җәмгыятенә аяк баса. Б.э.к. 221 елны Циньшихуан Цин дәүләтен төзи, Кытай феодал җәмгыятькә аяк баса. Шуннан соң бик күп хаким династияләр берсен-берсе алыштыралар, алар арасында иң зурлары Хань, Тан, Сун, Юань, Мин һәм Цин. Шушы тарихи чорларда кытайлар колбиләүчелек һәм феодализм җәмгыяте культураларын тудыралар. Алар тудырган культуралар – бөтен кешелек дөньясы өчен горурлык. Борынгы Кытай культурасы казанышлары искитәрлек: Борынгы Кытай Стенасы, бронза коелмалар, керамика, кәгазь, императорларның сарайлары, торак архитектурасы һ.б., һ.б. – бар да искиткеч казанышлар.

1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

Кытай – бердәм, ләкин күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгур, мяоц, ийц, чжуан, буитя, корея, маньчжур, дунц, яотян һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы. Гомумкабул ителгән тел булып хань (кытай) теле санала. Ул шулай ук БМОдагы 5 төрле эш теленең берсе дә. Хәзер Кытайның рәсми теле – «путунхуа» (гомумхалык кытай теле).

Диннәр дә төрледән-төрле, иң күп таралганнары – буддистлык, даосистлык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.

Кытай акчасы жэньминбины (RMB) Кытай Халык банкы чыгара. Кытай акчасының төп берәмлеге – юань, «ярдәмчеләре» – цзяо һәм фэнь. 1 юань – 10 цзяо, 1 цзяо – 10 фэнь. 1,2,5,10,50 һәм 100 юаньлык акча берәмлекләре йөри (1 юаньлыклары кәгазь дә, тимер дә). 1,2,5 цзяолык акча кәгазь, ә менә 5 цзяолыкның тимере дә бар. 1,2,5 фэньлыкларның кәгазе дә, тимере дә йөри. Кытай вакыты Мәскәүнекеннән 5 сәгатькә алда.

Туристларга 4-5 йолдызлы кунакханәләр тәкъдим ителә. Бар да яхшы дәрәҗәдә. Номерларда бөтен нәрсә: кондиционер да, мини-бар, суыткыч, телевизор, халат, бер мәртәбә киелешле тапочкалар, бер мәртәбәгә исәпләнгән теш пастасы һәм щеткасы да бар. Ял итүчеләр өчен путевка бәясенә иртәнге ашаулар гына кертелә. «Швед өстәле» дә бу илдә популяр түгел.

Метрода язулар кытай һәм инглиз телләрендә, игъланнар да ике телдә укыла, әмма кеше бик күп, тыгыз булганлыктан, туристлар ориентацияне югалта. Шуңа күрә туристларга отельнең үзәк ишеге янында такси алырга киңәш итәләр – тарифлар бертөрле. Дежур швейцарлар туристка таксиның номеры язылган купон тоттырып җибәрәләр, бу – таксида әйбер-мазар онытылып калган сурәттә, машинаны табу җайлы булсын өчен. Кытайда «частник» тоту мөмкин түгел: шәхси таксилар тыелган.

Бөтен акчаңны үзең белән йөртергә киңәш итмиләр: Кытайда, бигрәк тә кеше күп урыннарда, вак караклык бар. Туристларга шулай ук үзләре белән һәрвакыт кунакханә визиткасын йөртергә киңәш ителә. Әгәр дә адаша калсаң, урамда теләсә-кемгә күрсәтеп, дөрес юлны табарга мөмкин булачак.

Суны кунакханәдә краннан эчәргә киңәш ителми. Теләсә-кайсы кунакханәдә кайнар сулы термос, яки электр чәйнеге була. Шулай ук бушка газсыз минераль су да куялар. Кытайда электр көчәнеше 220 вольт, кунакханәләрдә ул азрак була, кагыйдә буларак, переходник кулланыла.

Гонконгта җәмәгать урыннарында (аэропорт, кибетләр, метро) тәмәке тарту тыела, штраф – 5000 жмб (RMB). Храмнарда һәм музейларда кинога, фотога төшерү дә катгый тыелган. Дәүләт учреждениеләрен, стратегик объектларны (хәтта күпер һәм плотиналарны) фотога, тасмага төшерүдән сак булу сорала – чөнки шпионга санарга мөмкиннәр, ә моның ахыры ни белән бетәсен чамалау кыен түгел.

Кытай банклары чит ил юл чеклары һәм кредит карточкалары буенча акчаны жэньминби (RMB) белән бирәләр, 22 төр чит ил валютасына: АКШ долларына, Англия фунтына, евродолларга, япон иенасына, Австралия, Канада, Сянган долларлары, норвег, швед кроннарына, Сингапур долларына, Малайзия ринггитына һ.б. алыштыралар. Үзеңдәге акчаны кайбер кунакханәләрдә һәм кибетләрдә дә кытай акчасына (RMB) алыштырырга мөмкин.

Кытай банклары Master Card,Visa Card, Amerikan Ekspress Card, JCB, Diners Card кредит карточкаларына хезмәт күрсәтә.

Кытай кухнясы – әлеге искитмәле цивилизациянең иң мөһим компоненты. Француз һәм төрек (?!) кухнясы белән рәттән, ул – дөньядагы иң төп өч кухняның берсе. Кытайның үзендә дүрт иң төп кухня бар: шандунь, сычуань, янчжоу һәм гуандун кухнялары. Махсус ризыклар – «сарай» ризыгы, вегетариан, мөселман кухнясы, дәва ризыклары.

Кытайның көньягында нигездә дөге оны, ә төньякта бодай оны кулланыла.

Кытайларның күбесе бер чит тел дә белми. Зур кунакханәләрдә һәм кибетләрдә персонал туристлар белән инглиз телендә аңлаша.

Кызыклы фактларны белеп тору да комачауламас.

Әдәпле-ихтирамлы булыгыз! Кытайлар йолаларын бик саклыйлар: өлкәннәргә ихтирам күрсәтү һәм башка кешегә карата әдәпле булу аларның канына сеңгән.

Шуның өстенә алар бик пунктуаль. Соңга калып килү абруегызны нык төшерәчәк.

Әгәр дә сезне кичке ашка чакырганнар икән, 17.30дан да соңга калмыйча килергә кирәк. Кытайда кичкене иртә ашыйлар. Буш кул белән килү әдәпсезлек санала.

Кытайда кешегә фамилиясе белән эндәшергә кирәк. Исеме белән эндәшү – үзе рөхсәт итсә генә.

Кочаклашмаска, үпмәскә! Монда кул кысу яки кулларыңны күкрәк турысына куеп, җиңелчә генә бөгел әдәплелек санала.

Кытайлар бүләкне бик ярата. Бүләк алучы аны бүләк бирүче янында ачмаячак, бу – әдәпсезлек, ә бәлки кунак киткәч кенә ачып, рәхәт чигәчәк.

Безнең өчен бик кыргый тоелучы гадәтләре дә бар: кытайларда беркемнән читенсенмичә голдыр-голдыр бугаз чайкау һәм шуны кырыйга төкерү гадәте яши.