Мазарлыда бер көн

Бу юлы сәяхәткә чыгар алдыннан интернетта бик борыңгы һәм бай, заманында дәрәҗәле монгол сугышчылары да күмелгән авылга тап булдык. Тәвәккәлләдек тә, Пенза өлкәсе Неверкин районындагы иң зур татар авылларының берсе саналган Октябрьскоега кунакка барып кайттык.

Бәхет, Нурмай, Чирәб, Корка, Черәй, Бүре, Судук – тагын әллә нинди кушаматлар бар бу хикмәтле авылда! Авыл кешеләре бер-берсен әнә шул кушаматлар ярдәмендә генә таба, дип, безне алдан ук кисәтеп куйдылар. Рәсми исеме Октябрьское булса да, 1654 татар гомер кичергән әлеге авылны халык телендә Мазарлы дип атыйлар.

Кадада елгасы буенда урнашкан Мазарлы, чыннан да, зур авыл булып чыкты: буйга 5 чакрым, иңгә – 2 чакрым чамасы. Авылда нигездә бер-берсенә охшаш игезәк бүрәнә йортлар утыра. Аның каравы, барысының да тәрәз капкачлары милли бизәкле. Калай, кирпеч белән төрелгән каралты-кура юк диярлек. Шулай да, һәр йорттан да спутник тәлинкәләре калкып тора. Баксаң, авыл халкы ТНВ каналын карау өчен генә махсус шул тәлинкәне сатып ала икән.

Авылда ике катлы зур мәктәп, акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, 7 кибет бар. Мазарлының нәкъ уртасында һаман да алга өндәп кулын сузган Ленин һәйкәле басып тора...


Авылның беренче егете

Безнең Мазарлыга баруыбызга, беренче чиратта, авыл җирлеге башлыгы Ляпин Нәим Сәет улы сәбәпче булды. “Килегез, көтәбез!” – димәгән булса, бәлкем, әлеге авыл белән таныша да алмас идек, рәхмәт яугыры.

Нәим Сәет улы – бик тә үзенчәлекле кеше. Юкка гына аны биредә “Авылның беренче егете” дип йөртмиләрдер. Үзе авыл җитәкчесе, мәчеткә намазга йөри, бик тә ярдәмчел кеше, җитмәсә үзе буйдак та әле. “Кайчан өйләнәсең?” дигән сорауга Нәим әфәнденең инде ун елга якын җавабы бер генә: “Быел өйләнәм”. “Нинди генә уңган-булган, сылу кызлар белән таныштырып карамадык – өйләнми”, – ди авыл димчеләре. Нәим Сәет улы эштә чакта аның әнисе Сания апа янына да кереп чыктык. Ул исә лаеклы ялдагы укытучы икән, өч бала анасы. “Иң өлкәне – Нәим, кызым белән төпчек улым үз гаиләләрен корды, оланнар үстерә. Ә Нәимнең өйләнергә вакыты юк, авыл проблемаларын хәл итеп йөри: әле су торбасы тишелә, әле электр чыбыгы өзелә бит, әле Пензага хисап тотып чаба”, – ди Сания апа.

Сания Ляпинаны авыл халкы бик хөрмәт итә. Мазарлыга кунакка килгән һәркем ул пешергән бәлешне авыз итмичә китми икән. Бәлешне без дә татып карадык.

Шуны да белдек: Мазарлыда халык чеп-чи мишәр диалектында рәхәтләнеп аралашса да, күбесе татар газета-журналларын, китапларын укый белми икән. 70нче елларда мәктәптә татарча укыту туктатылганга күрә, хәзерге яшь буынның да Тукай, Җәлил шигырьләрен тотып та караганнары юк, билгеле. Нәим Сәет улы исә татар халкының үткәне һәм бүгенгесе белән чиксез кызыксынуы аркасында үзлегеннән татарча укырга да, язарга да өйрәнгән. “Буш вакытым килеп чыкса, татарча тарихи китаплар, газета-журналлар укыйм. Башта иҗекләп укысам да, хәзер шомардым инде”, – ди. Аннары безгә бай китапханәсен күрсәтте. Аңарда сакланган “Татар тарихы” томнарын, күренекле татар галимнәренең монографияләрен, татар классикларының әсәрләрен күргәч, тел шартлаттык. Үз нәселенең тарихы белән дә кызыксына икән. “Минем бабамның Петр Беренче биргән грамотасы булган. Шул грамота белән ул суд аша байтак җирләрне салымнан азат иткән. Бабаема рәхмәт йөзеннән авылда яшәүче чуашлар һәм удмуртлар ислам динен кабул иткәннәр”, – дип сөйләде Нәим Ляпин. Шундый гыйлемле кеше ничек авылда әрәм булып ята соң? Район үзәгендә үз фатиры, югары белеме була торып та, нишләп әле авылда су торбасын яматып йөри Нәим әфәнде?! Үзеннән бу сорауга тәгаен генә җавап ала алмасак та, авыл кешеләре моңа бераз ачыклык кертте: “Авыл тормышы аны үзенә суырып алды инде, әнисен дә ялгыз итмәде, авылдашларга да гел ярдәм итә, мәчеткә, мохтаҗларга сәдакасын кызганмый. Нәим Сәет улы – авылыбызның горурлыгы ул!” Үзе белән бергә эшләүче апалар да аның турында: “Таләпчән, әмма гаҗәеп киң күңелле, тыйнак кеше”, – диештеләр.

Авыл чишмәсе исә Нәим әфәнде тормышында аерым урын били. “Менә күптән түгел бу шифалы чишмәне төзекләндердек. Һәр иртәдә монда суга киләм, кран суын эчкәнем дә юк. Бу суның составында көмеш бар – район үзәгендә тикшертеп кайттым. Кыскасы, яшь һәм сәламәт буласыгыз килсә, һәр көн чишмә суы гына эчегез!” – диде киләсе елга 50 яшен тутырачак егет.


Эшсезлектән зарланучы юк

Мазарлы без уйлаганнан да кунакчыл, мәрхәмәтле, тырыш халыклы авыл булып чыкты. Биредә Матурин, Бәхетов, Ляпин, Акчурин, Апанаев, Еникеев, Зәбиров кебек затлы нәсел вәкилләре яши. Укытучы, пенсионер, кибет тотучы, умартачы – авылда иң бай кешеләр санала икән. Күпчелек ирләр Мәскәүдә төзелештә эшли. Әле 3-4 ел элек кенә авылда мебель җитештерүче эшмәкәрләр булган, тик алары да хәзер Күзнәйдә (Кузнецк шәһәре) хезмәт куя.

Зәбировлар – Мазарлының нәселле умартачылары. Биология һәм физкультура укытучысы Рәфыйк Зәбиров: “Үземне белгәннән бирле умарта асрыйм. Бабайлар, аларның бабайлары да умарта тоткан”, – дип сөйләде. Аның умартасы 22 башка җитсә, күршесе Хафиз Йосыф улының 60 баш умартасы бар икән. “Сезонына 500 кило бал алып, шуның 20 килосын кышка калдырабыз. Калган балны килосын 300 сумнан сатып бетерәбез. Мәшәкате күп булса да, табышлы хезмәт, тормыш итәргә ярдәме тия!” – ди Рәфыйк әфәнде.

Еналиевлар буасы исә – Мазарлыга терәлеп торган ял базасы. Еналиевлар гаиләдә алтау: Рәшидә белән Рәйфә ханымнар – эшмәкәрләр. Рашид, Рафаэль, Наил, Камил инде 15 ел мебель җитештерәләр һәм авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куялар. Аларның Күзнәйдә урнашкан “Элна мебель” фабрикаларында ясалган җиһазлар хәзер Русиянең төрле төбәкләренә җибәрелә. “Авыл халкына –Кял, ә ял итү өчен лаеклы урын кирәк. Биредә буа буып, куну өчен агач йортлар төзетү – максатыбызга беренче адымнар иде. Хәзер авылдашлар монда рәхәтләнеп туй, туган көн, юбилей, мәктәп укучылары – чыгарылыш кичәләре уздыра. Кайберәүләр эштән туйгач, шашлык ашап, балык тотарга, табигатьтә хозурланып яту өчен булса да килә. Читтән кайтучылар да күп, ә авыл халкына монда ял итү –бушлай. Аннан бу эшкә алынганда туган җиребезне онытмау дигән уй да бар иде. Хәзер үзебез – Күзнәйдә, Мазарлыда әти-әниләребез генә яши. Туганнарыбыз белән ешрак кайтып җыелу өчен бер урынга әйләнде хәзер бу буа”, – дип сөйләде Рашид әфәнде.

Мазарлы халкы шулай ук мал-туар да асрый. Егермешәр кәҗә, дистәләп үгез, йөзәр данә каз, атлар тотучыларның барысын күреп бетерә алмадык, билгеле. Әмма авыл халкының уртак бер шөгылен белдек: ул ян бакчада күпләп бакча җиләге – виктория үстерү.


“Күгәрчен – оҗмах кошы”

“Любовь и голуби” фильмындагы мәхәббәтне күрәсегез килсә, Харуннарга барыгыз”, – дигәч, Кадрия һәм Рәмис Белякаевларга киттек. Бу гаилә 100дән артык күгәрчен асрау белән дан тота икән! Столяр булып эшләүче, үзешчән музыкант Рәмис әфәнде бу хезмәт белән 8 яшеннән бирле шөгыльләнә. Гәрчә әтисе Харун Белякаев инде 31 ел улына каршы торса да: елга берничә арба (!) күгәрчен тиресен түк әле син. Тик, нишлисең, Рәмис абыйның хәләл җефете Кадрия, балалары өчен дә күгәрчен асрау гаилә шөгыле булып киткән...

Күгәрченнәр ишегалдында – киртә, ризык салу өчен тагараклар белән җиһазланган ояда көн күрә. Кышын исә бу “йорт”ны хәтта җылыталар да. Киләсе елга хуҗаларның тимер челтәрдән ояның икенче катын торгызып, күгәрченнәр санын арттырасылары килә. “Моның кадәр кошны әллә ашау өчен тотасызмы?” – дип сорагач, “Юк, күгәрчен ите файдалы булса да, без аларны күңел тынычлыгы өчен асрыйбыз”, – диде Белякаевлар.

Шулай да күгәрчен кыйммәтле кош санала һәм аны парлап кына саталар икән. Арада “Бабочка”, “Курск”, “Николаев”, “Саратов” токымнары да бар. Өч көнгә бер тапкыр кошларны иреккә чыгаралар. Без барында да ояны ачып, кошларны һавага җибәреп күрсәттеләр. Бераз арлы-бирле очканнан соң, кошлар үзләре белеп ояларына тулдылар.

“Иң беренче алган күгәрченнәрдән берәү дә калмады. 1984 елда өебездә янгын чыгып, кошларның күбесе шунда янып үлде”, – диде Рәмис әфәнде боегып. Аның сүзләрен Кадрия ханым дәвам итте: “Рәмис мине үзенә әнә шул күгәрченнәре белән гашыйк итте дә инде. Кияүгә чыкканнан бирле аның күгәрченнәр белән сызгырып сөйләшә белүенә шаккатам. Кайвакыт бу кошларда кеше акылы юк микән дип тә уйлап куям. Алар мәхәббәткә шулкадәр тугры, берсе авырый башласа, яки тилгән тотып алса, икенчесе шундук кайгыдан үлеп китәргә мөмкин. Мондый очракларда без гаиләбез белән алар өчен борчылып, төннәрен йоклый алмый чыгабыз. Авырып китсәләр, медицина ярдәме күрсәтәбез. Күгәрченнәр – оҗмах кошлары, хуҗаларына ияләшеп яшиләр. Бервакыт көздә Күзнәйгә бер парын сатып җибәргән идек. Ни күрик – яз көне кире әйләнеп кайткан болар. Туйлар үткәргәндә парын 200-300 сумнан биреп торган күгәрченнәр дә нәкъ шулай әйләнеп кайта. Быел мәктәпкә чыгарылыш кичәсенә 11 күгәрчен сатып алганнар иде, алары да туп-туры өйгә кайткан”, – дип сөйләде ул. Безне тагын шунысы гаҗәпләндерде: күгәрчен елына 6 тапкыр бала чыгара икән. Бәләкәй генә гәүдәле булса да, тавыктан күбрәк ашый. 100дән артык күгәрченне ашату Белякаевларга ел буе сыер асрауга тиң.

Күгәрченнәр асрау өстенә, Белякаевлар авылда иң тату гаилә дә әле. Күптән түгел авыл күләмендә узган “Иң уңышлы гаилә” конкурсында аларга беренче урынны биргәннәр.


“Бергә чәй эчсәң – серемне сөйлим”

Мазарлыда чәй табыны янына шулай дип дәшәләр икән. Бер-береңнең күңел серләре чәй эчкәндә ачыла, имеш. Авылга килеп төшкәч, безне үз канаты астына алган Рауза апа Бәхетова белән дә чәй артында бик тиз уртак тел таптык. “Мазарлы хуҗабикәләре аш-суга оста. Күптәнге гадәт буенча без төрле мәҗлесләр уздырабыз: туй ябу мәҗлесе, оланнар мәҗлесе, корбан мәҗлесе...” – дип санап китте Рауза апа. Корбан мәҗлесендә бары тик хатын-кызлар гына катнаша, аларга бүләкләр таратыла. Туй ябу мәҗлесе, әлбәттә, туйдан соң үткәрелә. Монда якын туганнар гына чакырыла икән. Мазарлыда мәҗлестә ризык чыгару тәртибе дә бездәгедән аерыла. “Бездә иң элек табынга квас чыга, аннары: бәрәңге белән ит-салма, кайнар бәлеш-күрәгә бәлешләре, чәй, төрле җиләк-җимеш, – ди хуҗабикә. – Мәҗлес өчен ясалган кваска аерым игътибар бирелә. Аны Мазарлы окрошкасы дисәк тә була. Арыш оны белән әчетелгән кваска хәзер әллә ниләр тутырып бетерәләр: уылган кыяр, яшел суган, укроп, кара җимеш, алма. Кыскасы, шәп кваслы окрошка авыз итәсегез килсә – безнең авылга килегез!”

Җор телле, һәркемгә ачык күңелле Рауза апа безне күршесе Мәчтүрә апага да кунакка алып керде. Мәчтүрә апа Бәхетова авылда иң оста итеп йөзәнге (уртасы тишек көлчә) пешерүче икән. Керә-керешкә: “Синең йөзәнгеңне генә ашап үләр идем дия иделәр миңа авылдашлар”, – ди остабикә. Әлбәттә, йөзәнге, чәк-чәк, тагын әллә нинди татлы сыйлардан табын сыгылып тора иде. Әмма барыннан да бигрәк безне өйдә бер-берсе белән ягымлы гына серләшеп, чәй әзерләп йөргән килен белән каенананың дустанә мөнәсәбәте гаҗәпләндерде. “Мәчтүрә белән килене Рәшидә – аерылмас дуслар. Алар кебек тату килен белән бианай бөтен Пенза өлкәсендә юктыр”, – дип, ачыклык кертте Рауза апа. Мәчтүрә апаның килене ире белән дүрт кенә ел яшәп калган, күпме сорап килсәләр дә, тагын кияүгә чыгарга ризалык бирмәгән. Мәчтүрә апа белән бергәләп бердәнбер кызын үстергән. “Кияүгә чыгып, әнине ташлап китәсем килмәде. Без бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Инде 30 елга якын дус, тату яшибез, Аллаһка шөкер”, – диде мөлаем килен.

Менә шулай ул чәйләп йөрсәң. Мазарлы халкы “бергә чәй эчсәң, серемне сөйлим” дип белми әйтмәгән.

Мазарлыда революциягә кадәр 7 мәчет эшләсә, бүген халыкка 3 иман йорты хезмәт күрсәтә: Черкиле, Урта, Тау мәчетләре. Тел өйрәнү өчен татар теле укытучыларына, авылның бай тарихын өйрәнерлек татар галимнәренә мохтаҗ булсалар да, тормыш-язмышларыннан бер дә зарланмады Мазарлы халкы. Шуңа өстәп, авылда тел, дин, гореф-гадәтләр сакланса да, биредә инде 3 ел Сабан туйлары оештырылмый икән. Ә бәлкем... дини, дөнья кумый торган, шөкер кылып яши белгән мазарлыларга Сабантуй үткәрү алай мөһим дә түгелдер?! Алар болай да бәхетле күренә...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА.
Казан-Мазарлы.


Авторлар фотолары.