Артыр кебек

Русиянең Баш санитар табибы Геннадий Онищенконың халыкны һәр сезонда кисәтә торган гадәте бар. Шушы көннәрдә ул чираттагы кисәтүен җиткерде: каникуллар бетте, укулар башланды, димәк, бу арада авыручылар саны артырга мөмкин. “Уку елы салкын көннәрдә башланды, димәк, чирләп китүче балалар булачак. Ләкин моннан фаҗига ясарга кирәкми, бу грипп түгел, ә сезонлы салкын тидерү генә”, – дип “сөендерде” ул.

АБАУ

Ставрополь сырхауханәсендә процедура вакытында 17 яшьлек үсмер пешеп үлгән. Фаҗига 30 августта булган. Үсмер барокамерада (тыгызланган кислород белән дәвалау камерасы) ятканда камера эчендәге кислород яна башлаган һәм егеткә ут капкан. Аны яна торган камерадан алып, реанимациягә күчергәннәр, ләкин тәне, сулыш юллары тулысынча пешкәнлектән, егет бер тәүлектән җан биргән. Әлеге эшне тикшерүне Стврополь крае прокуроры үз өстенә алган. Тикшерүчеләр барокамерада егет өстенә ябылган одеалда эреп төшкән яндыргыч (зажигалка) табылуын әйткәннәр. Ә барокамерадагы кислород яна башлауга нәкъ шул яндыргыч сәбәпче булырга тиеш диләр тикшерүчеләр. Ул барокамерага ничек килеп эләккән – ачыклау бара. Үз эшләрен тиешенчә башкармаганнары, саксызлык аркасында кеше үтергәннәре өчен табибларга каршы җинать эше кузгатылган. Гаеплеләргә өч елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Колорадо коңгызына... ярдәмгә

Россельхознадзор идарәсе белгечләре Русия территориясенә диабротика дип аталган куркыныч коңгыз үтеп керде дип чаң сукты.

Диабротика – кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч. Коңгызның личинкалары башта кукурузның тамырларын зарарлый, үсеп җитеп коңгызга әйләнгәч, үсемлекнең яфрак һәм кәчәнен кимерергә керешә. Нәтиҗәдә кукуруз кәчәннәре орлык бирер дәрәҗәдә үсеп җитлегә алмый.

“Советлар Союзы вакытында симәнә белән тулысынча үзебезне-үзебез тәэмин итә идек. Хәзер читтән сатып алабыз, шуңа күрә төрле корткычлар үтеп керү куркынычы да артты, – диде Россельхознадзорның җирне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Владимир Попович. – Моннан берничә ел элек АКШ безгә 10 мең тонна кукуруз орлыгы бүләк итте. Бүләккә кушып “орлыкны илнең көньяк өлешенә чәчәргә” дигән күрсәтмә дә бар иде. Лаборатор анализ орлыкларның бездә булмаган берничә төрле чир белән зарарланганлыгын күрсәткәч, аны илнең төньягында чәчәргә дигән карар чыгардык. Чөнки анда корткычларның үрчү мөмкинлеге түбәнрәк. Бу хакта белгәч, Америка илчелегендә ничек “котырганнарын” белсәгез иде!”

Россельхознадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, диабротикага каршы бик көчле пестицидлар ярдәмендә генә көрәшеп була.


P.S. Русия территориясендә ел саен 2 млн. гектар мәйданда кукуруз чәчелә, якынча 7 млн. тонна уңыш җыеп алына.