Төркиләрнең догалары сиңа, Арсланбәк!

Казанның нәкъ үзәгендә, Петербург урамы башында тыйнак кына һәйкәл тора. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү һәм шәһәребездә Петербург көннәрен уздыру уңаеннан Лев Гумилев хөрмәтенә ачылган һәйкәл бу. «Мин гомерем бу татарларны яладан якладым», – дигән сүзләрне Лев Гумилев исән чагында кабат-кабат әйтә торган булган. Шушы сүзләр һәйкәлгә дә уеп язылган.

Әле Лев Николаевич Гумилев исән чакта ук мин безнең редакциянең бер хезмәткәрен Ленинградка шушы тарихчы һәм әдәбиятчы белән очрашырга җибәргән идем.

Бу чорда аның «VI–VIII гасырларда борынгы төркиләр» дигән темага якланган докторлык диссертациясе матбугатта киң яктыртылган иде инде.

Төркиләр, гуннар, татарларның Кытай чикләрендә формалашып, Уралга, Кара диңгезгә, Иделгә таралуы уңаеннан Лев Гумилев диссертациясендә кызыклы фикерләрне алга сөрә. Аның милләтләрнең үсеше, өлгерүе, көчәюе һәм көчсезләнүе уңаеннан да яңа фикерләре күпләрне җәлеп итте. Алтын Урда һәм Русь мөнәсәбәтләре уңаеннан Лев Гумилев бөтенләй яңа һәм үзгә фикер сөрешенә нигез салды.

Лев Гумилевның тормышы озак еллар кыл өстендә торды.

Ни өчен дисәгез, бу егет Анна Ахматова белән Николай Гумилевның улы иде. Анна Ахматовага совет власте рәхәт тә, көн дә күрсәтмәде. Анна Андреевна – үҗәт шагыйрә, гадәти булмаган әдәбиятчы. Ә ире Николай Гумилев – репрессиягә дучар булган шагыйрь, бөек шәхес.

Шушы ике бөек әдәбиятчының улы Лев Гумилевны яшьтән үк эзәрлекли башлыйлар. Сылтау табып, аны 19 яшеннән үк төрмәгә ябып куялар. Анна Ахматова кая керергә, кемгә барып ялварырга белми. Әллә Сталинга багышлап берәр әсәр язып карыйсыңмы дип киңәш итәләр аңа. Анысын да яза ана кеше.

1938 елда Ленинград университеты студенты Лев Гумилевны тагын 5 елга ябып куялар. Яшәү, эшләү урыны – Норильск. Ул бакыр рудникларында чиләнә, техник, геолог, химик-лаборант һөнәрләрен үзләштерә.

1944 елда ул, гариза язып, үз теләге белән сугышка китә, зенит-артиллерия дивизиясендә сугыша, Берлинга барып җитә. Сугышны тәмамлап кайткан яшь егет янә Ленинград университетында белемен дәвам итеп, тиздән укуны тәмамлый һәм аспирантурага керә.

1948 елда Лев Гумилев «Беренче төрки каганатының сәяси тарихы» дигән темага диссертация өлгертә һәм аны яклый.

Яңадан бер елдан Лев Гумилевны тагын кулга алып (әнисе белән бәйле рәвештә Үзәк Комитет карарында хәтәр сүзләр әйтелә), Караганда шәһәре янындагы аерым режимлы лагерьга тыгалар. Галим 1956 елда гына котылып, иреккә чыга.

Тагын дүрт елдан галим «VI-VIII гасырларда борынгы төркиләр» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый. География белеме буенча да докторлык диссертациясен өлгертә.

Анна Ахматовага язарга, эшләргә мөмкинлек бирелмәгәндә, Лев Гумилев әнисенә шигырьләр тәрҗемә итәргә булыша, күбрәген үз исемендә, псевдоним куеп та чыгара торган була.

Бу гаилә искиткеч тугрылык белән татар шигъриятен өйрәнә, Тукай шигырьләрен, соңрак Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә, төркиләр тарихын дөньяга таныта, татар шигырен иң биек баскычта тәрҗемәләп бирә.

Менә шуңа күрә дә Анна Ахматова, Лев Гумилев гаиләләре безнең, Татарстанның зур хөрмәтенә лаек кешеләр.

Караганда нужаларын күргән мәхбүс-галимнең төрки халыкларга кагылышлы фәнни хезмәтләрен зурлап, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев Астанадагы Евроазия милли университетына Лев Николаевич Гумилев исемен бирергә дигән карар чыгарды.

Казан шәһәренең бөек юбилее көннәрендә шәһәр уртасына Лев Гумилевка һәйкәл торгызу зур мәгънәгә ия. Казаннар егетлек күрсәттеләр! Петербург урамы бәйрәмен ачканда, Казан, Петербург шәһәрләре башлыклары Исхаков һәм Матвиенколарның ике шәһәрнең дуслыгын, бөек галим Лев Гумилевның исемен бергәләп мәңгеләштерүләре күпләрнең күңеленә хуш килде.

Һәр иртәдә эшкә барганда һәм кичләрен эштән кайтканда, мин Лев Николаевич Гумилев һәйкәле яныннан узам. Николай улы Арсланбәккә (ул үзен шулай дип тә атаган) көн дә зурлап сәлам биреп узам.

Рәшит ЗӘКИЕВ.