спорт

Көрәшче. Остаз. Хөкемдар

Республикабызның спорт тарихына күз салсак, спортчы, тренер буларак аерым төрләрне үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән байтак шәхесләрне күрербез. Ирекле көрәш дигәндә исә күз алдына иң беренче булып легендар шәхес – Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов килә. Бүген аңа

80 яшь тулды. Меңләгән укучыларыбыз, спорт сөючеләр исеменнән аны олы юбилее белән тәбрикләп, тагын озак елларга җитәрлек сәламәтлек, күңел көрлеге, куанычлы көннәр теләп калабыз.


Шәйхетдинов Әсгать Шәйхетдин улы 1932 елның 1 декабрендә Мәскәү өлкәсендәге Клин шәһәрендә туа. Гаиләләре белән Казанга күченгәч, «Динамо» җәмгыятендә Николай Морящичев җитәкләгән секциядә ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый.


СССР чемпионатында бронза медаль яулый (1955), РСФСР халыклары спартакиадасы чемпионы (1956).


«Спартак» җәмгыятендә тренер һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент булып эшләгәндә 30дан артык СССРның спорт остасын, егермеләп милли көрәш остасын тәрбияләде. Алар арасында Виктор Маркелов, Владимир Копошкин, Геннадий Митин, Илгиз Миңнуллин, Иван Бәширов, Рәшит Сәмигуллин, Рафис Насыйбуллин кебек танылган көрәшчеләр бар. Русиянең атказанган тренеры (1970), Татарстанның

атказанган физик культура хезмәткәре (1986), «Русиядә Олимпия хәрәкәтен

үстерүдәге хезмәтләре өчен» мактаулы билгесе белән бүләкләнде (2004).


Казан шәһәренең мактаулы гражданины (2009).


Мәскәү өлкәсендәге Клин шәһәрендә дөньяга килгән Әсгатькә сугышка кадәрге һәм сугыш чорының ачлык-ялангачлыгын, әтисен югалтуны бик иртә татырга туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар әнисе белән Казанга күчеп кайталар. 1964 елда Әсгать Офицерлар йортындагы фехтование түгәрәгенә йөри башлый, аннан футболга күчә.

«Без зур залда туп тибәбез, ә өстә – балконда көрәшчеләр шөгыльләнә иде, – дип сөйли ул, үзенең ничек көрәшче булып китүен искә төшереп... – Бу вакытта мин гел аларны күзәтергә ярата идем. Беркөнне вахтадан көрәшчеләр белән бергә үтеп киттем, алар күнегүләргә бездән алданрак киләләр иде. Кердем дә, бер кырыйда аларны күзәтеп басып торам. Шулчак янымда тренер Николай Иванович Морящичев булып чыкты: «Ә син ник чишенмисең? Нука марш шөгыльләнергә!» – диде. Шулай итеп, миңа да чишенеп, көрәшчеләр янына барып басарга туры килде. Кечкенә буйлы булсам да, бөтерчек кебек хәрәкәтчән, башкаларга бер дә баш бирми торган, үзсүзле малай идем – көрәшү ошап китте бит, әй! Аста башта бераз туп тибәм дә, балконга менеп көрәшәм. Футбол секциясенә йөрү дә күп нәрсә бирде: сулыш юлларын киңәйтте, аякларны ныгытты. Аны ташлап, тулысынча көрәшкә генә күчкәч, шулар ярдәм иткәндер – ике ел дигәндә яшьләр арасында республика чемпионы булдым. Ә 1949 елда Равил Хәйруллин һәм Ленар Сәлимуллин белән бергә Русия күләмендә дә танылдык».

1950 елда армиягә алынгач, Киев шәһәренә эләгә ул. Ә Киев ул чорда ирекле көрәшнең башкаласы булгандыр, мөгаен. СССРның атказанган тренеры Владимир Рыбалко җитәкчелегендә шөгыльләнү Әсгатькә күп нәрсә бирә: ул 1955 елда ил беренчелегендә бронза медаль ала, берничә халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясый. Ә яңадан Казанга әйләнеп кайткач, ул өч тапкыр Русия беренчелегендә җиңә. Әсгать абыйның келәмдәге кайбер җиңүләре, чыннан да, игътибарга лаек. Әйтик, биш тапкыр дөнья чемпионы Али Алиев – Дагыстанның милли герое дәрәҗәсенә ирешкән көрәшче. Келәмдә аны отучылар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Әсгать абый. Ул Алиев белән келәмдә дүрт тапкыр очраша һәм шуларның икесендә танылган көндәшен баллар буенча ота. Үзе исән вакытта ук легендага әверелгән һәм моннан 20 ел элек арабыздан киткән Али Алиевны якташлары онытмый – ел саен аның истәлегенә Махачкалада зур турнир оештырыла. Һәм аңа мактаулы кунак итеп Әсгать абыйны да чакыралар. Әле менә үткән турнирда аның берүзенә истәлек итеп Кубачи корычыннан ясалган кылыч бүләк иткәннәр.

– Махачкала дәүләт педагогия университетының спорт комплексында миңа аны тапшырганда 5 меңнән артык тамашачы аягүрә басып кул чапты, – дип сөйли Әсгать абый.

Әсгать абыйның барлык шәкертләре дә – тормышта үз урыннарын тапкан, җитәкче урыннарда эшләүче шәхесләр. Рөстәм Кәлимуллин, Петр Чекмарев, Ингель Фәттахов, Әгъләм Садретдиновлар – район хакимиятләре башлыклары булып эшләделәр. Иван Бәширов, Хәбир Хәбибуллин, Рәшит Сәмигуллин, Нияз Хисмәтов – Казанда, Шамил Сәләхов, Рим Мингалин – Зәйдә, Ринат Гыймадиев белән Фәнил Шәйхаттаров – Буада, Нәбиулла Хаҗиев – Лаешта, Александр Золин – Питрәчтә, Шакирҗан Милаев – Әлмәттә, Михаил Петров, Георгий Антипов – Түбән Камада, Валерий Тимофеев – Кукмарада, Әхәт Бәдретдинов – Азнакайда, Рафис Насыйбуллин белән Хәмит Кәримуллин – Балтачта, Исмәгыйль һәм Ибраһим Галимовлар Чаллы төбәгендә, Илгиз Әхраров – Башкортстанда, Әсгать Рәхимов Ульян өлкәсендә зур предприятие, хуҗалык җитәкчеләре булып эшлиләр, илдә-көндә билгеле ир-егетләр.

– Кайчакта күнегүләр вакытында җеп өзәрлек хәл калмый. Менә шул чакта Әсгать абый берәр шаян сүз әйтеп җибәрә дә, яңадан көрәшә башлыйбыз, – дип сөйли Теләче, Мамадыш, Биектау төбәкләрендә хакимият башлыгы булып эшләгән һәм анда байтак батырлар үстергән Рөстәм Кәлимуллин. – Ул безне өенә алып кайтып та ашата иде. Ә бит үзе дә өч кыз үстерде – тормышы җиңел булмагандыр. Бик рәхмәтле без аңа.

Гадәттә зур спортчылардан әйбәт тренерлар чыкмый. Танылган тренер квалификацияле судья сирәк була. Әсгать абый исә – өч амплуада да үзен таныткан шәхес. Көрәш буенча халыкара категорияле судьялар республикабызда бармак белән генә санарлык. Шуның өстенә Ә.Шәйхетдинов – гер күтәрү спорты буенча да халыкара дәрәҗәдәге хөкемдар. Спортның аяклы тарихы буларак зур турнирларда, чемпионатларда алып баручы, ягъни судья-информатор вазыйфасын да уңышлы башкарды. Инде менә ничә ел республикабызда билбау көрәше буенча Әсгать Шәйхетдинов һәм Мәгаз Сәхәбетдинов хөрмәтенә халыкара турнирлар оештырыла. Атаклы остазлар аңа мактаулы кунак сыйфатында чакырылалар. Исән вакытта ук үзләре хөрмәтенә үткәрелгән турнирларны күргән спортчылар күп түгел. Йөзләгән шәкертләреңне, балаларыңны, оныкларыңны шатландырып, йөзгә кадәр яшә, Әсгать абый!

Атлас ГАФИЯТОВ.