бакчачылык

Дөньяда иң татлы

Заманында Америка континентында гына үскән бәрәңге, помидор, кукуруз, фасоль бүген безнең аерылгысыз «юлдашларыбыз», алардан башка өстәлләребезне күз алдына да китереп булмый. Америкадан кергән тагын бер искитмәле үсемлек бар әле, ул – стевия. Туган җирендә аның 300дән артык төре үсә. Стевиянең яфрагы шикәрдән 300 мәртәбә баллырак.

Татлылыкның сере шунда – бу үсемлектә стевиозид бар. Ә стевиозид составында –глюкоза, сахароза, стевиол һ.б. кушылмалар. Стевиозид – иң татлы табигый продукт, аннан да баллырак нәрсә дөньяда юк. Шикәрдәге кебек зыянлы калорияләр һ.б. булмаганлыктан, стевиозид диабет, симезлек чирләрдән интегүчеләргә дә, сәламәт кешеләргә дә шикәрне алыштыру буларак хезмәт итә ала.

Стевия – күпьеллык үсемлек. Ул орлыктан, ботактан үрчи. Үсеп китү өчен оптималь температура – 22-28 градус. Җәй азагында тулы үсешкә ирешә һәм тиз шиңә. Безнең шартларда аны, үсенте ясап, берьеллык рәвешендә үстерәләр (помидор кебек, мәсәлән). Стевия Көньяк Америкада, Япониядә, Кытайда, Бөекбританиядә актив үстерелә. Стевия белән сәүдәнең 40 проценты – японнар кулында. Алар аны азык-төлек продуктларының 50 процентына кушалар, чи килеш тә күп кулланалар.

Стевия Русиядә 1934 елны пәйда була, ләкин таралып китә алмый. Бары тик СССР таркалганнан соң гына Воронеждагы Шикәр һәм чөгендер фәнни-тикшеренү институтында «Рамонская сластена» сорты чыгарыла.

Урта полосада, алда әйтелгәнчә, стевия үсенте ясап, берьеллык культура итеп үстерелә. Уңышны (яфрагын) куак чәчәк ата башлагач җыялар.

Стевия балалардагы диатез һәм аллергияләрне дәвалый. Ул гастрит, җәрәхәт (язва), атеросклероз, бавыр һәм бөер чирләре белән авыручыларга файдалы. «Баллы үлән» кариес һәм гөмбә инфекцияләрен бетерергә булыша, себорея, дерматит, бетчәгә каршы көрәшүче чара булып та хезмәт итә.