Кызыл тунлы көләч бабай

Фаразлар буенча, без белгән Кыш Бабай Кече Азиянең көньягында “туган”. Аның прообразы Мира (Төркиянең Демре шәһәре) архиепискобы Николай, имеш. Рим императоры Диоклетиан 310 (яки 312) елның 6 декабрендә аны үтерткән. Николай хезмәт иткән чиркәү бүген Демре шәһәренең VIII гасыр тарихи һәйкәле санала. Төрекләр аны “Баба Ноил Килизе” (“Ноил Бабай Чиркәве”) диләр.

Епископның “изге сөякләре” Мирадан Италиягә, шуннан соң Франциягә күчерелә. Шуның белән бергә бик күп легендалар туа һәм алар Европага тарала. XI гасырдан башлап, ул инде иң популяр, атаклы могҗизачы, изге буларак искә алына башлый. Тора-бара әлеге образ, барлык католик изгеләрен кысрыклап, балаларга бүләк бирүче “урынын” ала һәм әкренләп Кыш Бабайга әверелә.

Кыш Бабайның киеме Англиядә Елизавета хакимлек иткән чорда туа. Раштуа бәйрәмен уздырганда, артистларның берсе бүгенге Кыш Бабай төслерәк киенә һәм бу ел саен кабатлана башлый.

Ярый, Кыш Бабайның “бабасы” христиан изгесе ди. Ә аның чанасы, аңа җигелгән боланнар кайдан? Кайбер җирләрдә ул балаларга дигән бүләкне нигә төтен торбасы аша куеп чыга?

Бу сорауга җавап бирү өчен, Көнбатыш Европадан Аляскага килергә кирәк. Иксез-чиксез тундра киңлекләрендә яшәүче халыкларның да бик борынгыдан килүче традицияләре булган. Бу турыда атаклы сәяхәтчеләрнең язмаларыннан да укып белергә була. Төньяк халыклары кыш уртасы җитүне бәйрәм итә торган булганнар. Һәм бу бәйрәм боланнар белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки болан – бу халыкларны ашатучы, киендерүче, җылытучы, кыскасы – яшәтүче җан иясе. Болан “бөек рух” иясе саналган, шуның өстенә, боланнар, барлык Төньяк-Көнчыгыш Себер халыклары кебек үк, чебен гөмбәсен бик яратучылар: борын заманнарда бу агулы гөмбә бердәнбер исерткеч ролен үтәгән. Аның галлюциноген тәэсире бу халыкларда илаһилык чагылышы буларак кабул ителгән. Бу турыда, мәсәлән, 1730 елда швед Страленберг менә нәрсәләр язып калдырган: “Бай коряклар кышка мөмкин кадәр күп итеп чебен гөмбәсе җыеп калдыралар. Аны төнәтеп, бик озак кайнаталар. Килеп чыккан эчемлек аларны исертә. Ярлылар бәйрәм вакытында байларның торагы янына җыелып, кайнатканнан соң ташланган гөмбәләрне алып китәләр дә, шуны ашап, алар да исерә...” Страленберг –Кунике ел әлеге халыклар арасында яшәгән галим. Әгәр дә болан чебен гөмбәсе ашап агуланып үлсә, тундра халкы аның итен ташламаган, аны исерер өчен ашый торган булганнар.

Болар бар да болан җигелгән чанага утырып килүче Кыш Бабай турындагы Европа мифының тамырлары төньякка барып тоташуын күрсәтә. Кыш Бабайның, нигездә, кызыл чапаны – чебен гөмбәсенең төсе.

Тагын бер характерлы деталь: төньяк халыкларының торагы – казып кергән куыш, түбәсе кайры, өстендә төтен чыгу һәм кереп-чыгып йөрү өчен тишеге бар. Кыш Бабай да, бәлки, өйләргә шуңа күрә торба аша керә торгандыр?

1822 елда Нью-Йорк профессоры Клемент Мур балалар өчен “Изге Николайның килүе” дигән шигырь яза. Һәм бу көн Кыш Бабай туган көн дип исәпләнә. Шигырьдә раштуа бәйрәмендә изге Николайның тун киеп, болан җигелгән чанада килүе һәм өй торбаларына балалар өчен бүләкләр ташлавы турында сөйләнә. Шул рәвешле, тунлы, чаналы һәм боланлы, капчыкка бүләк тутырып килүче шат күңелле картлач – Кыш Бабай образы дөньяга туа.

1841 елда Филадельфия эшкуары Паркинсон, кибетенә халык игътибарын җәлеп итәр өчен, махсус бер кеше яллап, аны Санта-Клаус рәвешендә киендерә. Дөньяда беренче тере Санта-Клаус, кибет түбәсенә менеп, торба янында утыра башлый. Әлбәттә, бу яңалык халыкның кибеткә игътибарын көчәйтә. Ә 1862 елда Американың “Харперс” журналы рәссам Томас Найтка Санта-Клаусның портретын ясарга заказ бирә. Найт исә, Клемент Мурның шигырен укып, аны бик ошата һәм шигырь тәэсирендә Санта-Клаусның беренче портреты дөньяга чыга. Шулай итеп, Найтның җиңел кулы белән тудырылган кызыл тунлы көләч бабай культы бөтен дөньяны басып ала.

Европада исә икенче бер рәссам – нимес Мориц фон Швинд (1804-1871) бу образга өстәмә деталь кертә – ул Кыш Бабайның култык астына чыршы кыстыра.

Болгариядә кызыл тунлы бабайның исеме Дядо Мраз. Бразилиядә ул тун кими, ә бәлки җиңел кызыл халат, биек үкчәле итек кия. Кыш Бабай йөри торган транспорт, нигездә, чана булса да, Голландиягә ул корабта килә. Ерак Австралиядә Яңа ел эссе вакытка туры килгәнлектән, Бабай җиңел киемнән була һәм дулкын сыртында йөзүче вендсерф белән килә.

Англиянең Суиндон шәһәрендә Санта-Клауслар әзерли торган уку йорты бар. Анда өйрәтелә торган кагыйдәләрнең кайберләре: әти-әни турында сорамаска. “Йо-хо-хо!” –дип кычкырмаска – бу балаларны куркыта. Өй түбәсендәге төтен торбасы турында сөйләмәскә – чөнки күп өйләрдә ул юк. Балаларга берни дә вәгъдә итмәскә. Күзлек кимәскә. Түбәндәге алты сорау-җөмлә тирәсендә генә “бөтерелергә”:

1. Быел син тәртипле булгансыңдыр бит?

2. Нинди бүләк аласың килә?

3. Син кәбестә (ботка, аш һ.б.) яратмый торган кызмы (малаймы) әле?

4. Ничек матур киенгәнсең!

5. Син энең (сеңелкәшең) белән сугышмыйсыңдыр бит?

6. Бүләк өчен “рәхмәт” әйттеңме?

Төрле илләрдә төрле халыклар Кыш Бабайны төрлечә атыйлар:


Татарларда ул.................Кыш Бабай

(Суык Бабай, Кар Бабай)

Алтайда..........................Соок Таадак

Бразилиядә...................Папай Ноэль

Венгриядә..........................Микулаш

Гавайда..........................Канакалока

Германиядә..........................Вайнахтсман

Америкада.....................Санта-Клаус

Италиядә......................Баббо Натале

Казахстанда..........................Аяз Ата

Калмыкиядә.................................Зул

Карелиядә..........................Паккайне

Кытайда..............Шаньдань Лаожен

Голландиядә......................Сандерклаас

Норвегиядә.........................Юлениссен

Польшада................Святой Николай

Русиядә............................Дед Мороз

Румыниядә.................Мош Джарилэ

Сербия, Хорватиядә........Дэда Мраз

Төркиядә...........................Ноил Баба

Үзбәкстанда.......................Кор Бобо

Украинада.......................Дид Мороз

Финляндиядә.......................Йоллупукки

Франциядә........................Пэр Ноэль

Чехия, Словакиядә...........Микулаш

Швециядә......Крисе Крингл (Юлниссан, Юль Толитен, Йелотомтен)

Ләкин ул ничек кенә аталмасын, аның бурычы – балаларга бүләк өләшеп, аларны шатландыру. Безнең Кыш Бабай бүләкне чыршы астына куеп китә, инглизләр һәм ирландларда – оекбаш эченә, Франциядә һ.б. кайбер илләрдә торбага сала, ә Испаниядә балконга куя.

Шуңа күрә дә Кыш Бабайның барлыгына шикләнү – явызлык игелектән көче дип ышану кебек үк гайре табигый хәл.

Төкле аягың белән, Кыш Бабай!

P.S.Үзбәкстан телеканалларына Яңа елга багышланган программаларында Кыш Бабайны, Кар Кызын һәм урыс әкиятләренең башка геройларын күрсәтмәүне киңәш иткәннәр. «Яңа ел чыршысын исә күрсәтергә мөмкин, ләкин бик кечкенә генә итеп һәм әллә кайда – арткы планда гына. Мондый тыю турында фәрманны кем биргәнен телеканаллар хуҗалары әйтми», – дип яза «Узметроном» бәйсез порталы.