9 февраль – Халыкара стоматология көне  

Тешсез калмагыз!

-Доктор, тешемне нинди
паста белән
чистартыйм икән?

Теш табибына бардым әле. Юкса, күптән эчем пошып йөри иде. Сызлый башласа түзәрлек түгел бит! Дәвалаганда да рәхәт түгел анысы. Күптән түгел әни булган дус кызым: «Теш дәвалатканчы, мин тагын бер бала табарга риза», – дип сөйләнгән иде. Чынлап та, теш табибыннан күпләр курка. Табибка чират торып та, кермичә кайтып китүчеләр бар. Стоматологлардан үзем дә шүрлим.

Университетта биш ел уку дәвамында, мин гел үзебезнең, “УНИКС” бинасында урнашкан студентлар стоматологиясенә йөрдем. Укып бетергәнче дип, беркөнне дә шунда бардым (студентларны бушлай дәвалыйлар. Түләүле стоматологияләргә хәл җитми, чөнки авызны ачтырып караган өчен дә ким дигәндә 100 сум сорыйлар). Бездә Миләүшә исемле ягымлы гына бер ханым эшли. Миләүшә апага инде биш ел буе йөрим. Менә, ичмасам, ул теш табибы! Үзе авыз эчендә кайнаша, үзе әкрен генә тыныч тавыш белән сөйли, аңлата. “Әшәкесен генә алып атабыз да, менә моннан гына чистартабыз да, бетә. Түз, сеңлем”, – дия-дия бөтен авыртуны баса. Бәлки басмыйдыр да, ләкин Миләүшә апа өчен булса да, түзәргә, чырайны сытмаска әзер буласың. Ул беркайчан да каты бәрелми, сорауларга дорфа җавап бирми, киңәшләрен кызганмый. Гомере буе студентлар белән эшләгәч, аларның проблемаларын да аңлый, алар белән төрле темаларга сөйләшә, уртак тел таба белә. Шуңа да, тешләр турында сүз чыккач, кызлар белән гел: “Миләүшә апага барырга кирәк, ул авырттырмый, яхшы дәвалый”, – дибез. Минемчә, авырттыру-авырттырмау, яхшы-начар дәвалау стоматологиянең түләүле яисә түләүсез булуыннан гына тормый, ә табибның үзенә дә бәйле. Дөрес, авырттырмый торган уколлар, дәвалауның заманча ысуллары күбрәк түләүле стоматологияләрдә. Түләүсез стоматологияләрдә исә, яңагың шешеп, сызлаудан калтыранып, ишек төбендә сәгатьләр буе утырсаң да, исләре китмәскә мөмкин. Ә Миләүшә апа андыйлардан түгел.

Русиядә теш сызлаудан интегүчеләр бик күп икән. Имән кебек нык, энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән, сау-сәламәт тешле кешеләр сирәк ди теш табиблары. Бездә һәр ике баланың берсендә кариес ди алар. Олыгая барган саен ул тагын да арта. Өлкән яшьтәге кешеләрнең авызында, гадәттә, нибары 5-6 үз теше кала (алары калса әле). Шулай ук аңкау канау, тешкә таш утыру кебек авырулар да бездә киң таралган. Статистика буенча, Русиядә инде 6 яшьлек балаларның 88 процентында шундый авырулар күзәтелә. 35-40 яшьләрдә, аннан соң 65ләрдә авыз эчендәге хәлләр тагын да мөшкелләнә. Теш сызлау ашказаны, хәтта йөрәк авыруларына китерә, зәгыйфь тешләр исә бик мөлаем кешене дә ямьсезли. Кыскасы, теш авырту, тешсез калу уен эш түгел. Ярый әле хәзер шәһәр урамнарында чат саен стоматологияләр бар (кыйммәт булсалар да), район җирендә дә теш табибына еш йөриләр. Элек бит теш дәвалауны бөтенләй белмәгәннәр. Русиядә, мәсәлән, 1810 елдан соң гына тешләрне дәвалый башлаганнар. Аңынчы законы булмаган, ярамаган, имеш. Теш табибы һөнәренә укыта торган мәктәп беренче тапкыр 1881 елда Петербургта ачылган. Мәскәүдә исә шундый мәктәп 1892 елда гына барлыкка килгән. Тора-бара, теш табибы булу өчен югары белем таләп ителә башлаган... Ә стоматологлар көне болайрак барлыкка килгән. Александрия дигән шәһәрдә танылган бер зур түрәнең Аполлония исемле кызы яшәгән. Бөтен шәһәр халкы берьюлы берничә Аллага табынганда, ул бер Христоска ышанган. Шуның өчен аны төрле җәзаларга тартканнар, бөтен тешләрен йолкып алганнар. Аполлонияне тереләй утта яндырасы көнне кыз утка үзе ташланган. Бу вакыйга 249 елның 9 февралендә булган. Теш сызлаганда Аполлонияне искә алырга, аңа атап дога кылырга кирәк дигән легенда да бар. Шуннан бирле тешләре йолкынган, теш тамырлары сызлап интеккән мескен Аполлония теш табиблары өчен изге саналган һәм ул үлгән көн тарихка аларның һөнәри көне буларак кереп калган. Безнең илдә дә 9 февраль инде күптәннән стоматологлар көне буларак билгеләп үтелә. Тик бу көн бездә бик популяр түгел әле, аны күпләр белми дә. Ул көнне теш табиблары да эшли. Ял итми. Шулай булгач, 9 февральдә теш дәвалатырга баргач табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз. Фәлән-төгән дип алар турында төрле нәрсәләр сөйләсәк тә, акчалары күп дип көнләшсәк тә, яхшымы-начармы безнең тешләр турында кайгырта бит алар.

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА.